Чәршәмбе, 17 Октябрь 2018 14:48

"Ак максатың бармы, Мөслимем?" Рәшит Минһаҗ язмасы.

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 

 

Сентябрь җитсә, кыбырсый баш­лыйм. Якташларым быел Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен кайвакыттарак уздырыр, читтә, эш сәфәрен­дә калмаммы, һавалар аяз торырмы, дип борчылам. Шөкер, айның соңгы көннә­рендә кояш си­рәк күренсә дә, каләм әһелләренең мөслим­леләр белән күрешеп сөй­лә­шүләре быел да ихлас, эшлекле булды. Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән һәм бүген Мөслим җирендә яшәп иҗат итүче егермедән артык әдип катнашты. 

 
Әүвәл әхлак бозыла

 

Ел да әдәбият көннәренең төп чарасы – язучылар катнашында ”түгәрәк өстәл” үткәрү була иде. Быел да шулай уйлаганнар. Ни кызганыч, быел да, әдипләр күбрәк сөй­ләп, укытучыларга, мәдәният хез­мәт­кәрләренә тәкъдим­нә­рен җит­ке­рер­гә вакыт калмады. Күрәсең, алып баручының ”кызып киткән”­нәрне туктатырга, регламентны сак­лагыз, тәкъдимнәре­гезне генә әй­тегез, дияргә кыюлыгы җитмәде. Бу юлы оештыручылар ”Татар теле һәм әхлак” дигән теманы үзәккә куй­ган иде (дөрес, тора-бара кысалар киңәйде). Алып баручы: ”Әүвәл әхлак бозыла, аннан дин бетә, тора-бара халык үзе дә югала, дигән Гаяз Исхакый. Әхлак төшен­чә­се түбән тәгәрәгән вакытта хал­кы­бызның телен, гореф-га­дәт­лә­рен ничек сак­ларга?” – дип мәсьә­­ләне кабыргасы белән куйды. Шундук мисал итеп, кайберәүләр интим күренеш­ләр­не тасвирлауга бик зур урын би­рә, дип язучыларга дәгъва белдерде.

 

– Әдәбиятта тыелган тема юк. Хикмәт шунда: кайсы язучы ничек тасвирлый бит. Хәзер, бу ярый, теге ярамый, дип торсак, күп нәрсәне сызып атарга тиеш булабыз. Безгә кадәр дә натурализм белән шөгыль­ләнгәннәр. Кеше ашаучылар, фә­хишәлек турында да язганнар. Мәс­кәү телевидениесенең, Көнба­тыш­н­ың да йогынтысы бардыр. Кайбер телеканаллар көне-төне юрган астын, кемнәрнеңдер уйнаш­тан туганын ”яктырта”. Урыс әдә­биятын карагыз, ”Тын Дон”ны гына укыгыз... Акча заманында хатын-кызны яулап алу өчен нәрсә генә эшләмә­гәннәр?! Хәзер кабат акча хакимлек итә башлады. Акча нәрсә әйтә, шулай бара. Шуңа күрә мин ”Казан утлары” журналында басылган әсәр­ләр өчен оялмыйм, хурланмыйм. Журналыбыз заман белән бергә бара. Дөрес, без килгән кулъязма­ларның мәктәп укучылары укырлык җирләрен генә бастырабыз, – дип, быелгы Тукай премиясе лауреаты, прозаик Камил Кәри­мов бу тән­кыйть белән килешмәвен җит­керде.

 

Язучы Фәүзия Бәйрәмова исә, милли тарихыбызга, узмышыбызга керә башласаң, мәхәббәт, чишен­дерү мәшәкатьләре калмый; дәүлә­тен югалткан халыкларга, дәүләтле чакларын искә төшереп, горурланырлык, гыйбрәт алырлык итеп язарга кирәк; дөрес, минем әсәр­ләр­дә дә мәхәббәт бар, тик мин анда геройларымны җирдә аунатмадым, зөфәф кичәсендә алар аккош булып күккә күтәрелде, әдип символлар табарга тиеш, шуңа күрә язучы да ул, һәр язган җөмләбез өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе бар. Шулай да мин бирегә телебезнең язмышы турында сөйләшербез дип килдем, дип сөйләшү темасын киңәйтергә тәкъ­дим итте. ”Әллә нәрсә турында я­з­саң да, укучың бетә икән, әсәрлә­реңнең китапханәдә, архивта гына калу куркынычы бар. Бүген төп мәсьәлә – ничек, нәрсә язасы түгел, тел мәсьәләсе. Бүген фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә. Укытучылар, хакимият вәкилләре, милләт язмышы һәрберебезгә бәйле. Әгәр мәктәптә татар халкына, тарихыбызга, әдә­биятыбызга мәхәббәт уята аласыз икән, татар теле һәм әдәбияты укыту өчен бирелгән ике сәгатьтә дә күп мәгълүмат бирергә мөмкин. Гаиләдә татарча сөйләшеп кенә милли мәдәниятне, милли рухны саклап калып булмый, аның нигезен мәктәптә генә бирергә мөмкин”, – дип, татар мәктәпләрен, миллилегебезне сакларга, бер-беребезгә каты кагылмаска чакырды ул. 

 

Киләчәктә татарча әдәби әсәр­ләр язучылар булырмы дигәннән. Чаллы язучылар оешмасы рәисе, ”Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин бу җә­һәттән: ”Хәзер мәктәптә әдәби иҗат түгәрәкләре оештырган өчен акча түләнми, берәүнең дә бушка эшлисе килми. Моннан ун ел элек, ”Көмеш кыңгырау” газетасына эш­кә килгәндә, укучы балалардан хикәяләр, повестьлар, романнар килә иде. Без алардан өзекләр бас­тыра, шул укучыларны үзебезгә чакыра, мәктәпләренә бара идек. Хәзер балалардан бернәрсә килми дип әйтергә була. Татарстанда өч мең мәктәп бар. Бүген шуларның нибары 7-8еннән иҗат эше килә. Болай дәвам итсә, безгә алмаш булмаячак”, – дип бик тә күңелсез нә­тиҗәгә килүен сөйләде. Бу җәһәттә шагыйрь Газинур Морат: ”Без гомер буе ”Ялкын” журналын, ”Сабантуй” газетасын әдәби әсәрләр – шигырь-хикәяләр басылганы өчен көтеп алдык һәм укыдык. Бүген аларда әдәби әсәрләр басылмый диярлек. Мондый хәл чиновник­ларыбызның җавапсыз адымы аркасында булды”, – дип өстәде.

 

– Тел буенча мөшкел хәлгә төшүебезнең төрле сәбәпләре бардыр. Һәрхәлдә, моның бер сәбәбе – Татар иҗтимагый үзәгенең бүгенге хәле. Аларны ничек тә таркатырга тырыштылар, биналарыннан куып чыгардылар. Заманында без Мөс­лимдә ТИҮ бүлеген ачып ниләр генә эшләмәдек. Чаллы ТИҮе нинди актив иде! Шартнамәгә кул куелмаган очракта шул оешма күтәрелеп чыгарга тиеш булгандыр. Тик булмады. Димәк, үзебезне үзебез суйдык. Ул бит безнең милләт сакчысы иде, – дип аны район җирлегендә кабат оештырырга, туган телебезне сак­лау, милли үзаңыбызны уяту өчен ата-аналар белән эшләүне арттырырга, киңәйтергә, тел-әдәбиятны укыту методикасын гадиләште­рергә, дәресләрне мөмкин кадәр кызыклы итеп уздырырга тәкъдим итте үз чиратында Мөслимнең тере классигы Фоат Садриев.Татар мәктәбе дигәннән. ”Тү­гәрәк өстәл” эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Муллинның: ”Ничек бүген физиканы татарча укытасың? Бүген физиканы татарча укытучылар әзерләнми. Инде хәзер әдәбиятыбызның матурлыгын аң­лата алырлык укытучылар да бетеп бара”, – дип чаң сугуы да урынлы, билгеле. Менә бит үз вакытында озак уйлап тормыйча Казан дәүләт педагогия институтын бетерү-кушу нинди нәтиҗәгә китерде. Хәзер байтак кына мәктәп­ләребез төгәл фәннәрне, бигрәк тә математика, физиканы татарча укытучы бел­геч­ләр таба алмый аптырый. ”Түгәрәк өстәл”дән соң бер укытучының яныма килеп зарлануы да истә калды. Мәктәп эшчән­леген тикшерергә килгән прокуратура хезмәткәре: ”Стенада ”татар” дигән сүз кычкырып тормаска тиеш. Нигә стенага гарәп хәрефләре белән язылган күрсәтмә материал элдегез?” – дип кисәтү ясаган икән. ”Шул чакта, Тукай шигыре бит бу, ул бит гарәп хәрефләрендә язган, дип әйтергә башым җитмәде”, – дип авыр сулады ул. 

 

Кайсы телдә пупалыйсыз?

 

Телебез, милләтебез язмышы турында сөйләшү кичен Зифа Басыйрова исемендәге район мәдә­ният йортында уздырылган әдә­бият һәм сәнгать кичәсендә дә, икенче көнне район үзәге мәк­тәпләрендә оештырылган укучы балалар белән очрашуларда да дәвам итте. Әйтик, кичә барышында сәхнә түреннән шагыйрә һәм журналист Шәмсия Җиһангирова залдагы әби-бабайларга: ”Оныкларыгыз белән кайсы телдә пупалыйсыз?” – дип мөрәҗәгать итте. Ни кызганыч, ”урысча” дип җавап кайтаручылар да аз булмады. 

 

– Көнбатыш илләрендә ”туган тел компетенциясе” дигән төшенчә бар. Әгәр укучы бала мәктәпне тәмамлаганда туган телендә укый-яза белми икән, аңа урта белем алуы турында өлгергәнлек аттестациясе бирелми. Ни кызганыч, илебез белем бирү системасында Болония кагыйдәләрен кабул итсә дә, бу таләп бездә урыс теленә генә карый. Әмма Көнбатыш илләрендә туган телебездә яза белмәвегезне белсәләр, сезгә икенче сортлы кеше итеп караячаклар, – дип кисәтте, үгетләде балаларны шагыйрь Зиннур Мансуров, гимназиядә очрашу вакытында. Язучы Нәбирә Гыйматдинова исә, күке ни өчен үз йомыркасын башка кошларның оясына сала, дип балаларны аптырашта калдырды. ”Күкене юкка гаеплиләр. Утырып бала чыгару өчен, аның тән температурасы җитми. Мондый фактларны белү өчен, мәктәптән тыш та белем алудан туктамагыз”, – дип китапханәләргә ешрак барырга, күбрәк китап укырга өндәде ул. Минем үземнән, язу өчен теманы ничек табасыз, дип кызыксынды гимназистлар. ”Тема аяк астында ята. Игътибарлы, кызыксынучан булырга гына кирәк. Әйтик, Казандагы Иске татар зиратына барасың, капка өстендә ат башы хәтле хәрефләр белән ”Улгәннәрнең кадерен бел...” дип язганнар. Күпме кеше күргән. Игътибар итүче юк: ”үлгәннәрнең” дип язылырга, беренче хәреф ”у” түгел, ”ү” булырга тиеш. Шуны тән­кыйтьләп чык”, – рәвешендәрәк берничә хилафлыкны бәян итәргә туры килде аларга. Сүз уңаеннан, әлеге хата әле дә төзәтелмәгән.

 

Без үз чиратыбызда укучылардан, сездә әдәби иҗат белән шө­гыльләнә, яза-сыза торганнар бармы соң, дип кызыксындык. Хәзер әллә ни актив каләм тибрәтүчеләр булмаса да, быел гимназияне тәмамлап киткән Метрәй авылы кызы Илүзә Кашапова Казанда укучы балалар арасында уздырыла торган ”Ак җилкән” хикәяләр конкурсында ике тапкыр, ”Илһам” конкурсында дүрт мәртәбә беренчелекне яулаган икән. Тик менә ул, остазлары көткәнчә, КФУның филология институтына түгел, Чаллыга, менеджментлык белгечлеге буенча укырга кергән. Бер караганда, каләм хакы белән генә тамак туйдыруы кыен бу вакытта заманчыл һөнәр алуы да яхшы. Күңелендә илһам уты сүнмәсә, язучылык дәрте борчып торса, әдәбиятта үзен күрсәтми калмас әле Илүзә!

 

Кояшлы Ык

 

Чәчкеч, тырма кебек авыл ху­җалыгы машиналарының яңа төр­ләрен җитештерүче ”Агромастер” ширкәте, ”Кояшлы Ык” паркы – Мөслимнең бренды, визит карточкасы хәзер. Бу юлы да каләм әһел­ләре Көнбатыш бакча-парк­ларын хәтерләтүче, ял итәргә уңай­лы булган ямьле Ык буен гизеп, ”Агромастер” ширкәтендәге авыл хуҗалыгы коралларын күреп хозурланды. Әле биредәге осталар яңа төр трактор, комбайн чыгару хыялы белән янып йөри. ”Ул комбайннарга исем бирергә кирәк булачак. Әйтик, ”Муслимагро” дип, атамагызда ”Мөслим” сүзен куллансагыз, бик тә урынлы булыр, шулай кулланылышка керер иде. Район исеме булгач, сезне гаепләргә бе­рәү дә җөрьәт итмәс. Ык буйларыгызны кемгә дә күрсәтеп мактанырга була. Районны этнотуризм маршрутына кертеп булмасмы?” – дигән тәкъ­дим­н­әр кертте анда Фәүзия Бәйрә­мова. Әүвәл ширкәттә 220 кеше эшли дисәләр дә, Сармандагы филиалларында тагын йөз кеше мәшгуль икән. ”Нигә читтә ачтыгыз? Үзегездә янә йөз кешегезгә эш урыны булыр иде”, – дип кызыксындык без. ”Югары квалификацияле кадрлар җит­ми бит”, – дип җаваплады осталар. Мөслим егетләрен укытырга җибә­реп, кирәкле белгечләр­не әзерләр­гә уйламыйсызмы дип сорамакчы идек тә, ширкәт җитәк­чесе Илгиз Исламов ялда булып чыкты.

 
Йомгак урынына

 

Сәет урманнарын җырга керт­кән шагыйрь Зөлфәтнең, авылда яшәп иҗат итүче мәшһүр язучыбыз Фоат Садриевның йорт диварларына бу нигездә талантлы әдиплә­ребез гомер итүе турында истәлек­ле элмә такта ачу тантаналары, прозаик Флүс Латыйфиның, шагыйрь Харрас Әюпнең каберләренә чәчәк салулар да – Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренең якты сәхи­фәләре булып истә калды.

 

Сабакташым Газинур Морат Казанга китеп барышлый, язмаңа, җанга якын ерак Мөслим, дип исем куя аласың дип тәкъдим иткән иде. Туган ягымны ошаткан, димәк. Шулай да сабакташымнан ишеткән икенче бер гыйбарә урынлырак булыр. Сәфәр барышында, телебез­нең киләчәге хакында сүз чыккач, Мөдәррис Әгъләмовның, һәр кеше­нең ак максаты, төп максаты булырга тиеш, дигән гыйбарәсен берничә тапкыр искә төшерде ул. Әйе, һәр кешенең, һәр халыкның ак максаты, төп максаты булырга тиеш. Як­таш­ларымның авылларны гөлбак­чага әйләндерергә, көнкү­реш шарт­ларын яхшыртырга тырышулары – күркәм эш. Шул ук вакытта туган телебезне кайгырту мөслим­леләрнең ак максаты булырга тиеш. Минемчә, моны тормышка ашыру­ның бер юлы – район үзәгендәге өч мәктәпнең һичьюгы берсен татар мәктәбенә әйләндерү.

(Рәшит Минһаю. “Ватаным Татарстан”,   /№ 149, 12.10.2018/)

 

Read 24 times
Союз писателей РТ