Чәршәмбе, 17 Октябрь 2018 16:19

Тынлык эчендәге зилзилә...

Rate this item
(1 Vote)

 


Өч сәгатьтән артык барган кичәдә тамашачыңны югалтмас өчен иҗатың нинди булырга тиеш? Шагыйрь Рәмис Аймәт­нең 50 яшь­ле­генә багышланган концерттан чыкканда, мөгаен, һәр­бер тамашачы үзенә әнә шул сорауны биргәндер. “Пирамида” күңел ачу комплексы шыгрым тулы иде һәм азагынача шулай калды да. Димәк, тамашачы ихласлыкка, хисле шигърияткә, җан­лы концертка сусаган.


Соңгы вакытта шагыйрь­ләрнең иҗат кичәләренә билетларны юнәтеп булмый. Шул ук вакытта кайбер җыр­чыларның, концертка йөр­миләр, дип зарланудан туктаганы юк. Димәк, тамашачы талымланган, кибәкне бодайдан аера башлаган икән. Шагыйрь әйтмешли, халык җан­га мунча эзли. Рәмис Ай­мәтнең шигъри компози­цияләрен исә Камал, Тинчурин театры артистлары сәх­нә­ләштерде. Алар аша ул халыкка үзен “айдан сынып төшкән ялгыз нур мин”, “тынлык эчендәге зилзилә” дип таныштырды. “Мин әле тумаган, ә инде арылган яшәп тә”, – дип сискәндерде. Аның иҗаты аша без татар теленең хушлашу сүзен дә ишеттек. Заманында ша­гыйрә Лена Шагыйрьҗан бу үзенчәлекне эләктереп алып, иҗатында заманга протест бар, шул ук вакытта романтик шагыйрь дә, дип әйткән булган икән.


Экраннар аша без туган авылы – Чүпрәле районының Мунчали авылы табигате, туган нигезе белән дә таныштык. Кайчандыр аның: “Мунчали – тарихи авыл. Районда беренче җидееллык мәктәп безнең авылда ачыла. Заманында Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури кебек танылган язучылар да безнең мәктәп­не тәмамлый”, – дип бик тәм­ләп сөйләгәне искә төште. Шунда ул беренче сыйныфка укырга барганын, укытучы апасының, кем булырга телисез, дип соравына, артист булам, дип җавап биргәнен дә әйткән иде. Артистлык, чыннан да, канында икән. Юкса концерт шулкадәр эчтәлекле, зәвыклы була алмас иде. Ә инде Айдар Галимов репертуарындагы “Син минем җанымның яртысы” дигән җырны да башкаргач, аның тумыштан артист булуына шик калмады.


Рәмис Аймәт – бик күп популяр җырлар авторы. Аның шигырьләренә ком­пози­тор Резедә Әхиярова егермәдән артык җыр һәм романс иҗат иткән. Композитор Илһам Байтирәк исә, Рәмис мине янә җыр жанрына кайтарды, рәхмәт аңа, дип сөйләде:


– Без аның белән бик матур җырлар иҗат иттек. Аннан мин эрерәк әсәрләргә алынып, дистә елга якын җыр жанрыннан читләшеп тордым. Рәмис юбилеена яңа җыр сорагач, берничәне иҗат иттем. Аның шигырь­ләре үзеннән-үзе көй сорап тора. Һәм бу көй берничә ноталы гына була алмый. Чөнки һәрбер әсәре фәлсәфи, ти­рән эчтәлекле.


Һәм менә шундый тирән мәгънәле җырларны Винера Ганиева, Резедә Галимова, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Илшат Вәлиев, Раяз Фасыйхов, ИлСаф, Чулпан Йосыпова, җәмгысы ике дистәдән артык затлы җыр­чы тере тавышка башкарды. “Голос” проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина махсус кайткан, “Голос. Балалар” проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чакырулы иде.


Мөгаен, күпләр аның тәү­ге җырларын искә тө­шереп утыргандыр. Әйтик, Илфат Дәүләтшин көй язган “Көзгә керәм” әсәрен. Бак­саң, әлеге композитор иҗа­тында бу – бердәнбер романс та икән әле. Аны бик озак еллар Зилә Сөнгатул­лина башкарган. Аймәтнең шигърияте композиторлар – Урал Рәшитов, Луиза Ба­тыр-Болгари, Оскар Усманов, Фәрит Хатыйпов, Марат Мухинны да тәэсир­ләндер­гән. Шулай итеп “Кө­тәм сине”, “Шомырт салкыннары”, “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй” кебек матур җырлар туган. Кичәдә Рәмис Аймәт­нең популяр җырлары гына түгел, өр-яңалары да яңгы­рады. Шундыйлардан Илгиз Мө­хетдинов башкаруындагы “Җирсү” җыры булды. Автор бу җыр хакында менә ниләр сөйләде:


– Бу җыр еракларга китеп туган якларына озак кайта алмый йөргәннәргә багышлана. Хәер, хәзер мин үзем дә шулар рәтендә. Әни вафатыннан соң туган нигез ябылды, кайтулар сирәгәй­де. Җырның композиторы Ил­һам Байтирәк аны ташландык туган нигезенә кайткач җан әрнүе белән иҗат итте. 
Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган “Китмә, җәй” (Луиза Батыр-Болгари) җырын да тамашачы тәүге тапкыр ишетте.


Рәмис Аймәтне юбилее белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та котлады. Ул аңа, шигърият – аның яшәү рәвеше, дигән бәя бирде. Бу бәялә­мәне филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина тулыландырды:


– Чын шагыйрьлек нәрсә белән билгеләнә? Чын шагыйрьне шигырь язучыдан аерып торучы критерий-бил­геләмә кайда ул? Бу со­рау­га мин, билгеле бер милли әдәбиятка яңалык алып килгән, шушы яңалык белән әдәбиятны үзгәрткән кеше, дип җавап бирер идем. Рә­мис Аймәт – татар әдәбия­тында үз юлын, үз язу рәве­шен, хәтта иҗат мәктәбен булдырган кеше. Рәмиснең ялкыны бәлки күзгә күрен­мидер, ләкин ул йөрәккә барып җитә, аңга үтеп керә һәм татар әдәбиятына укучыларны тарта.


Психолог Рамил Гарифуллин концерттан соң: “Эстрададан шулкадәр күңел бизгән иде, ә безнең шундый матур җырлар бар икән”, – дип гаҗәпләнүен яшермәде. Эс­траданы шундый затлы җыр­лар биләп алсын иде, дип теләде ул. Без дә шул теләктә калабыз.

(Гөлинә Гыймадова. “Ватаным Татарстан”)

 

Read 1559 times
Союз писателей РТ