Җомга, 19 Октябрь 2018 14:40

Тукай районында Фәннүр Сафин истәлегенә әдәби очрашулар уза.

Rate this item
(0 votes)

Бүген Тукай районы мәктәпләрендә татар язучылары катнашында әдәби-мәдәни очрашулар уза. Очрашуларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Тәлгать Галиуллин, Факил Сафин, Рифат Җамал, Марсель Галиев, Рөстәм Галиуллин, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, композитор Риф Гатауллин, җырчы Гөлзада Сафиуллина һ.б. катнаша. Әдәби-мәдәни чаралар Чаллы шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сараенда данлыклы татар шагыйре һәм журналист Фәннүр Сафинның тууына 70 ел тулуга багышланган  «Җырымда юатырмын» дип аталган әдәби -  музыкаль кичә белән тәмамланачак.  Башлана – 17 сәгатьтә

 

Фәннур Шәйхенур улы Сафин — татар шагыйре, журналист.

Ул 1948 елның 27 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама төзелешенә китә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә редактор, аннары «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1983 елдан бирле ул – Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре.

Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән “Ялкын” журналы һәм “Яшь ленинчы” газеталарында күренә башлый. Студентлык елларында иҗат иткән шигырьләре исә “Беренче карлыгачлар” (1970), “Юл башы” (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – “Кеше юлга чыкса” (1976) исемле җыентыгы “Җитмешенче еллар Корчагиннары” дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.

Ф. Сафин – нигездә лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган була. Аның лирикасында халыкчанлык, беркадәр моңсулык һәм җорлык хас. Бу сыйфатлар аның “Сез кемнәр?”, “Тынлык” һәм “Күкчәчәк” исемле чираттагы җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләрендә дә ачык сиземләнә.

 

Read 50 times Last modified on Якшәмбе, 21 Октябрь 2018 21:01
Союз писателей РТ