Пәнҗешәмбе, 15 Ноябрь 2018 13:14

Язучылар берлегенең Тукай клубында XIX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы уза.

Rate this item
(0 votes)

2018 елның 20 ноябрендә (11.00)Татарстан  Язучылар берлегенең Тукай клубында XIX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы уза.
Чарада бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар, алдагы елларда бәйгенең Гран-при бүләгенә ия булган яшь язучылар катнаша. 

 

 «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Татарстан Республикасында,  Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. 
Бәйге өч этаптан тора:
I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү; 
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү; 
III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен 7 көнлек иҗат мәктәбе оештыру.

 

 Тантанага керү ирекле. Рәхим итегез!

 

Read 143 times
Союз писателей РТ