Пәнҗешәмбе, 22 Ноябрь 2018 11:47

Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсендә «Гомер калейдоскобы» дип аталган китабын тәкъдим итәләр!Онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/292/

Rate this item
(0 votes)

Бүген, 22 ноябрьдә, Дворяннар йортында (Казан Ратушасы) Бөтендөнья Рыцарьләр җәмгыяте әгъзасы, Россиянең атаказанган мәдәният хезмәткәре һәм “Дружба” ордены кавалеры, Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил, Г.Исхакый премияләре лауреаты  Равил Фәйзуллинның 75 яшьлек юбилей кичәсе була һәм «Гомер калейдоскобы» дип аталган яңа китабы тәкъдим ителә. Китап халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Габдрахман улының тормыш юлындагы мөһим этапларны, замандашларының бәясен-фикерләрен, кабатланмас гомер мизгелләрен – уникаль фотосурәтләрне колачлый. Әлеге саллы, эчтәлекле басма Равил аганың 75 яшьлек юбилеена бер куаныч, аның иҗатын яратучы һәм шигырь сөючеләргә исә – затлы бүләк!

Кичә 18.30 сәгатьтә башлана.

 

Read 167 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 22 Ноябрь 2018 16:42
Союз писателей РТ