Пәнҗешәмбе, 29 Ноябрь 2018 13:21

Чаллыда Айгөл Әхмәтгалиева белән иҗади очрашу булды

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 

 

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә күренекле язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсе булып узды. Кичәгә каләм иясенең күпсанлы иҗатташ дуслары: язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, мөгаллимнәр, сәнгать әһелләре һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде. Дистәдән артык китап, киносценарийлар  авторы Айгөл Әхмәтгалиева турында без инде барысын да беләбез кебек, әмма кызыклы ачышларга да бай булды бу очрашу. Сәхнәдән Айгөлнең бик күп лирик шигырьләре, җырлары (Дания Сибгатуллина, Зөлфия Җиһан, Лилия Шәймехәммәтова башкаруында) яңгырады. Педагогия көллияте студентлары исә кичәгә язучының  «Ачкыч кайда?» комедиясеннән өзек сәхнәләштереп алып килгәннәр иде. Чаллы татар драма театрының күренекле артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә ханым Гайнетдиновна сәхнәдән аның әсәрен башкарды.

Язучыны иҗат кичәсе һәм матур гомер бәйрәме белән тәбрикләргә сәхнәгә бик күп билгеле әдипләр күтәрелде. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Айгөл Әхмәтгалиеваның талантына гына түгел, тырышлыгына, максатчанлыгына, өлгерлегенә дә зур бәя бирде. Республикадагы иң саллы журналларда проза бүлеге мөхәррире һәм «Ислам нуры» газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкару  өстенә аның соңгы бер ел эчендә генә дә өч («Хәния», «Ак читек», «Сагынган чакларымда») китабы дөнья күргән. Беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында өйрәнеп язылган әдәби-документаль әсәре «Туташ» та озакламый китап булып басылып чыгачак.  

Язучыны туган көне һәм иҗат бәйрәме белән күренекле әдипләр Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Рәзинә Мөхияр, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов һәм башка бик күпләр тәбрикләде. Һәммәсе дә, чын йөрәктән, талантлы каләм иясенә саулык, яңа иҗат үрләре теләде.

Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина әзерләде.

 

Ризидә Рәхмәтуллина.

Read 61 times
Союз писателей РТ