Print this page
Җомга, 30 Ноябрь 2018 11:09

Пензада Гадел Кутуйга багышланган фестиваль узды

Rate this item
(0 votes)

 

 28-29 ноябрь көннәрендә Пенза өлкәсе Кузнецкий районының Татар Кынадысы һәм Кече Дәхтәрни авылларында татар мәдәнияты фестивале үткәрелде.

Каһарман шагыйрь Гадел Кутуйның тууына 115 ел тулу кысаларында узган бәйрәм чараларында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова, язучы, галим Өлфәт Закирҗанов катнашты.

Фестваль Кутуйның туган авылы Татар Кынадысында урта гомумбелем мәктәбендәге өч музейны — каһарман шагыйрь Гадел Кутуй, Россия Герое Яфәс Җаффаров һәм Татар Кынадысы авылы музейларын караудан башланды. Соңрак кунаклар Гадел Кутуй туган нигез янында булдылар. Кич белән авыл мәдәният йортында Кутуй иҗатына багышланган «Герой, патриот, шагыйрь» исемле әдәби- музыкаль композиция күрсәтелде.

Икенче көннефестиваль Кече Дәхтәрни авылында дәвам итте. Авылның башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы белән танышкач, белән танышкач, бәйрәм мәдәният йортында Гадел Кутуй әсәрләре буенча әзерләнгән «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Уңышлы чыгыш ясаган Дистән, Татар Кынадысы, Кече Дәхтәрни мәктәпләре укучылары һәм укытучыларына истлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Read 152 times