Пәнҗешәмбе, 06 Декабрь 2018 14:35

Аксубайда «Хәсән Туфан укулары» уза

Rate this item
(0 votes)

Бүген Аксубай район мәдәният йортында III  зона «Хәсән Туфан укулары» узды.  Укулар шагыйрьнең туган авылы Иске Кармәттә музей-йорты белән танышудан башланды. Чарада язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова; шагыйрь,Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт; Аксубай якташлар җәмгыяте сәркатибе  Вәсилә Гыйматдиновалар катнашты.

Кунакларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. «Хәсән Туфан – халкыбызның горурлыгы. Районыбызда узучы әлеге чара елдан-ел киңрәк колач җәя», – диде ул үз чыгышында.

Рәмис Аймәт Хәсән Туфанның татар әдәбиятында тоткан мәртәбәле урыны, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә эшлисе эшләрнең әле бик күп икәнлеге хакында әйтте. «Әлеге укуларны  киләчәктә Республика, хәтта, Бөтенроссия статусына күтәрәсе иде», – диде Рәмис Аймәт.

Быелгы «Туфан укулары»нда катнашу өчен 200гә якын гариза кергән, 55е финалга узган.

Read 82 times
Союз писателей РТ