Җомга, 07 Декабрь 2018 14:27

Вакыйф Нуриевның юбилеен туган авылында да уздырдылар

Rate this item
(0 votes)

Язучы-прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәгне әдәби премия лауреаты Вакыйф Нуриевка 60 яшь  тулуны  туган авылында – Арча районы Сеҗе авылы мәктәбендә билгеләп уздылар. Юбиляр авылына үзенең хезмәттәшләре – «Казан утлары»  журналының баш мөхәррире, язучы-празаик Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәррире, сатирик язучы Камил Кәримов, журналның даими авторы Алмаз Хәмзин белән кайтты. Кунакларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев кабул итте.

Мәктәптә оештырылган бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар җыелды.  Вакыйф Вәкил улы Нуриевка  район мәгариф идарәсе,  авыл мәктәбе исеменнән, авылдашларыннан котлаулар яңгырады. Очрашу программасына язучының әсәрләреннән өзекләр, әсәрләре буенча куелган интермедияләр кергән иде.

Read 40 times
Союз писателей РТ