Җомга, 14 Декабрь 2018 14:55

Сарманда Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

Rate this item
(0 votes)

Бүген Сарманның сәнгать мәктәбендә Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган очрашу булды.Очрашуны Сарман «Үзәкләштерелгән китапханә» хезмәткәрләре оештырды. Әдәби чарада Аяз аганың хатыны Нәкыя Гыйләҗева, улы- драматург Мансур Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова катнашты. Сәнгать мәктәбе укучылары Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән торган зур программа әзерләгәннәр иде. Казаннан килгән кунаклар язучы хакында хатирәләре белән уртаклаштылар.

Read 111 times Last modified on Дүшәмбе, 17 Декабрь 2018 16:41
Союз писателей РТ