Сишәмбе, 25 Декабрь 2018 13:37

«Әдәби ел йомгаклары - 2018» җыелышында ясалган чыгышлар. Сәхнә әдәбияты.

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Әлфәт Закирҗанов

Сәхнә әдәбияты 2018 елда

Әдәбиятның драматургия төре театр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булып, алар бер-берсенә зур йогынты ясап, үсеш-үзгәреш кичерә. Соңгы елларда театрга игътибар арту күз алдыбызда. Моның сәбәпләре булып, беренчедән, татар телебез, гомумән, мәдәниятебез сакланышында театрның гаять зур ролен тану торса, икенчедән, милләтебезне һәм Татарстанны башка халыкларга танытуның юллары арасында спорттан тыш әле Мәдәният – зур сәнгать барлыгын аңлау җәмәгатьчелектә тирәнрәк урын ала бара. 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителү – татар театрларына да уңай йогынты ясап, җитди алгарышка китерер дип уйлыйм. Хәер, агымдагы елда да  Әтнә дәүләт драма театры 100 еллыгын, К.Тинчурин театры 75 еллыгын зурлап билгеләп үтсә,  22 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Татар театрларының эчке хәле, торышы, залга тамашачы җыю һ.б. турындагы фикерләр еш кына репертуар мәсьәләсенә килеп тоташа. Ә бу инде хәзерге татар драматургиясенең эчке торышы, асылы турында сөйләшүне алгы планга чыгара. Нәтиҗәләребез исә мактанырлык түгел – сәхнә әдәбиятыбыз шактый тирән торгынлыкта. Бу һәм сан, һәм сыйфатка карый. 2016 елда “Яңа татар пьесасы” конкурсы тәмамланганнан соң басылып чыккан драма әсәрләре саны чагыштырмача бик аз һәм бүгенге көндә аның тагы да кими баруы күзәтелә. Дөрес, поэзия һәм прозадан аермалы буларак, драма әсәре сәхнә өчен языла, шуңа да автор пьесасын бастырып чыгаруга караганда, театрга тәкъдим итүне кирәк дип таба. Ә ул исә театр кабинетларында 1-2 ел йөрергә мөмкин, кайвакыт исә театрда да кабул ителми, басылып та чыкмый. Театрларның проза инсценировкаларына торган саен активрак мөрәҗәгать итүе дә хәзерге пьесаларның сыйфаты түбән булуны күрсәтә кебек. Еракка китмичә, соңгы ике елда матбугатта чыккан пьесаларны барлап карыйк. 2017 елда Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар”, Д.Салиховның рус телендә пьесалар җыентыгы, яшь автор Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” җыентыклары басылып чыкты. “Казан утлары”нда А.Әхмәтгалиева, Ю.Сафиулла әсәрләре, “Мәйдан”да Б.Сәлахов һәм Р.Сәгъди пьесалары дөнья күрде. Театрларда премьера буларак З.Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” (Әлмәт), С.Гаффарованың “Килмешәк” (Камал театры), Н.Исмәгыйлованың “Тамчылар” (Курчак театры), Р.Мөхәммәтшиннең “Өрә белмәгән көчек”е (Курчак театры) уйналды.

Ә инде 2018 елда, кызганычка каршы, сан ягы тагын да аянычрак: И.Зәйниевнең “Бәби” җыентыгы китап нәшриятында басылып чыгу төп вакыйга булып тора икән. Әлеге җыентыккка И.Зәйниевнең балалар өчен язылган пьесалары туплап бирелгән. Алар байтак алдан язылып, барысы да сәхнәләрдә уйналса да, китап драматург иҗатын барлап, аның турында тагын бер сөйләшү, фикер алышу мөмкинлеге бирә. Драматург тормышны оста күзәтүче, шуңа да әсәрләрендә сайланган тормыш материалы тирән мәгънәле булу белән бергә, гаять тормышчан һәм төрле. Аның күпчелек пьесаларында яшьләрнең олы тормышка килү мәсьәләләре киң чагылыш тапса да, ул балалар дөньясын, шулай ук зурлар өчен яшәешнең җитди әхлакый һәм фәлсәфи проблемаларын чагылдырудан һич тә читләшми. Җыентыктагы “Бәби”, “Ак чәчәкләр иле”. “Кәҗә, сарык һәм башкалар”, “Урман-club”  пьесаларында автор яшәеш кануннарына, заман проблемаларына үзенә хас фәлсәфәдә бәя бирә, башкаларга охшамаган, тамашачы күңеленә кереп кала алырлык образлар тудыруга ирешә. Җыентык исеменә чыгарылган “Бәби” әсәрендә “Бәби” авторның идея-эстетик карашларын җиткерүдә үзенчәлекле символ буларак кабул ителә. Иске, җимерек йорт образы аша ачылган урын һәм вакыт хронотобы караңгылык сурәте тудыра. Әмма яшәештә әле яхшылык, изгелек, кешелеклелек төшенчәләре дә сүнеп бетмәгән. Җимерекләр арасында яшәгән этләрнең уй-фикерләре, эш-гамәлләре аша, без яктылыкка омтылыш белән очрашабыз. Автор җәмгыятьне борчыган мәсьәләләрне алга куеп, яшәеш кануннары хакында уйлана. Этләр һәм кешеләр янәшәлеген чагыштыруның икенчеләре файдасына булмавы тормыш ямьсезлеге, кешелек сайлаган юлның хаксызлыгы турында фикерләүгә этәрүе белән драма яңача яңгыраш ала.

Театрларда премьералар белән хәл түбәндәгечә: Г.Камал театрының Кече залында И.Зәйниевнең “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”е, Оренбургта Р.Зәйдулланың “Мәхәббәт, футбол һәм мафия” сатирик комедиясе, (Түбән Камада Р.Зәйдулланың бу көннәрдә Ч.Айтматов әнисенә багышланган “Нәгыймә” драмасы премьерасы көтелә), К.Тинчурин театрында Ш.Фәрхетдиновның “Гомер буе көтәм сине” мелодрамасы, Кариев театрында З.Хөсниярның “Ут чәчәге” драмасы, Минзәлә театрында З.Хөсниярның балалар өчен “Баһадур”ы куелды.

И.Зәйниевнең “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” музыкаль драмасында ХХ йөз башы вакыйгалары сурәтләнә. Белгәнебезчә, бу чор татар дөньясының уянып, яңарыш дәверенә кергән вакыты: газета-журналлар чыга башлый, классик булып танылачак бер төркем яшьләр әдәбиятка килә, татар театры формалаша һ.б. Автор геройларның эш-гамәлләрен әлеге вакыйгалар фонында ачуны максат итә. Драманың исеменнән күренгәнчә, вакыйгалар үзәгендә Җәүдәт белән Зөбәрҗәтнең мәхәббәт тарихы булып, ул романтик купшылык, тирән хисләр, фаҗигале пафос белән үрелеп бара. Геройларның ярату хисен, үзара мөнәсәбәтләрен җыр-музыка аша аңлатуы да әлеге күтәренкелекне, хисчәнлекне баетып, укучы-тамашачыга эмоциональ тәэсир итә. Автор чор үзгәрешләренә бәйле әдәбият-сәнгатькә тартылучы яшьләргә капма-каршы рәвештә русча укытуга, җәдит мәдрәсәләренә ачыктан-ачык каршы чыккан Мотыйгулла байны сурәтли. Ул ата-баба традицияләрен дәвам итеп яшәүче, үзенең, якыннарының, нәселенең исемен, дан-дәрәҗәсен теше-тырнагы белән яклаучы буларак та тәкъдим ителә. Каршылык фаҗига белән тәмамлана: ялган хәбәргә ышанган кыз егетне үтерүгә бара. Бу яктан ул билгеле “мәхәббәт өчпочмаклары”ның яңа шартларда дәвам ителеше булып тора. Шуның белән бергә, драматург җәдитчелек һәм кадимчелек белән бәйле мәсьәләне берьяклы гына хәл иткән дигән фикер кала. Пьесаның финалы һәм автор яклаган төп идея дә бәхәс уята. Авторның социаль тигезсезлек шартларында мәхәббәт бары тик фаҗига-үлем белән бетәргә тиеш дигән фикере белән килешү дә кыен.

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры яңа сезондагы премьерасы буларак З.Хөснияр пьесасы буенча куелган “Ут чәчәге” спектаклен тәкъдим итте. З.Хөсниярның моңа кадәр курчак театрында берничә әсәре куелган иде, ә менә зурлар сәхнәсенә әле аның беренче чыгуы. Пьеса чор афәтенә әверелә барган наркомания күренеше, аның таралыш сәбәпләре турында. Дөрес, проблема укучы-тамашачыга яхшы таныш булып, аның төрле планда чишелеше белән әдәбият-сәнгать әсәрләрендә байтак (М.Маликованың “Чәчкә балы”, Р.Сәгъдинең “Алсу томан” һ.б.) очрашкан идек. Әлеге катлаулы тема яшьләр турында һәм, беренче чиратта, яшьләргә аталган булуы белән игътибарны җәлеп итә. Вакыйга-күренешләр шактый таныш булып, спектакльдә нигездә ак һәм кара төсләр генә өстенлек итсә дә, ул фикер-карашларның ачыклыгы, чынбарлыкка якынлыгы белән җәлеп итә. Үзара катлаулы мөнәсәбәтләрне ачыклауга нигезләнгән вакыйгалар тезмәсе ата-ана һәм бала, байлык һәм бәхет, дуслык һәм мәхәббәт, ярату һәм хыянәт турындагы җитди сөйләшүгә алып килә.  Яшь кызның наркомания сазлыгына бату сәбәпләрен ачу – спектакльдә җитди проблема итеп куела. Автор акыл сатмыйча гына киңәш бирә: тормыш ыгы-зыгысы арасында балабызның хәлен белергә, башыннан сыйпарга, кызыксынулары белән танышырга, кирәк урында киңәш бирергә онытмасак иде! Шулай да әсәрдә психологик анализның йомшак булуы, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең ачылып бетмәве, урыны белән ясалмалыкка килү сизелә.

З.Хөсниярның “Баһадур” пьесасы мәктәп укучыларына атап язылган. Автор б.э.к. вакыйгаларга мөрәҗәгать итеп, борынгы бабаларыбыз тормышыннан тарихи сәхифәләрне күз алдына бастыра. Балаларга тарих турында сөйләү-күрсәтүнең авырлыгын һәркем яхшы аңлый. Шуңа да вакыйга-күренешләр фантастика һәм серлелек белән тыгыз үрелеп бара. Эчтәлеккә шактый таныш сюжет салынган: Дию Ханнан башта атын, аннары хатынын таләп итә. Ярдәмчеләре бирмәскә, сугыш белән чыгарга дип киңәш бирсәләр дә, Хан атын һәм хатынын меңнәр үлеме белән чагыштыра алмый, болар үтәлә ала дип, ризалаша. Соңгысында Дию дәүләтнең җирен сорый. Ярдәмчеләре җир күп, бераз биргәннән берни булмас, дип киңәш итсәләр дә, Хан җир бирүнең Ил бирүгә тиң икәнен аңлап, баш тарта һәм сугыш белән чыга. Диюне җиңүгә ирешә. Соңыннан исә җыр-музыка ярдәмендә Айдан Җиргә нур сузылып, Хан хатынын да коткара. Яхшылык-Явызлык каршылыгына нигезләнгән әсәр, риваять-легендалар белән баетылып, тарих белән кызыксыну уята, билгеле бер мәгълүмат бирә, матурлыкның, җыр-моңның кеше тормышындагы урыны турында уйланырга этәрә.

Р.Зәйдулланың Оренбург театрында куелган “Мәхәббәт, футбол һәм мафия” сатирик комедиясе гаять заманча булып, Россиядә, шул исәптән Татарстанда спорт тирәсендә барган һәртөр “шоу”лардан көлеп язылган. Төп вакыйга шактый беркатлы һәм абсурд: акчасызлыктан интеккән Илгизәрне дусты, шәһәр башлыгының ярдәмчесе, чит илдән килгән футболист дип тәкъдим итә. Уч тутырып акча бирәләр, ә уен вакытында каршы як капкага ялгышлык белән кертелгән туп аны шәһәрнең иң “атаклы” кешесенә әйләндерә. Әлеге сәер дә, мәгънәсез дә күренеш бүгенге заманның социаль-психологик үзенчәлеген ача – кеше ышанмастай әйбергә халык күбрәк ышана икән. Шуның ярдәмендә җәмгыятьтәге шартлар, рухи бушлык, имансызлык, тормышта ике әйбергә – акчага һәм хакимияткә табыну көлү алымнары ярдәмендә фаш ителә. Кызганыч, әсәр үткен сатирага үсеп әверелми, авторга шәһәр башлыгын, хәтта тагы да өстәрәк утырган түрәне, спорт тирәсенә сырышкан җилкуарларны акылга утырту, хур итү мөмкинлеге бар иде. Әмма ул очраклы “футболистны” хатыны ярдәмендә “акылга” китерә һәм алар әлеге “шайтан” оясыннан бик вакытлы качып китәләр.

К.Тинчурин театрының бер үзенчәлеге булып мелодрама жанрына караган әсәрләрне сәхнәгә менгерү тора. Ш.Фәрхетдиновның “Гомер буе сине көттем...” пьесасында да мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшылык һәм явызлык, миһербанлылык һәм кешелексезлек кебек мәсьәләләргә бәйле вакыйгалар төп сюжетны тәшкил итә. Үткәннәрне хәтердә яңарту һәм бүгенгенең гыйбрәтле хәлләре Әдилә исемле китапханәче образы аша ачыла. Ул – Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар”ындагы Мәдинәнең бүгенге көннәрдәге дәвамчысы. Әмма әлеге әсәр героинясы хис-кичереш кешесе буларак сурәтләнә. Ул язмышка буйсынып, һәр нәрсәне Аллахедән дип кабул итүче, ягъни көрәшче түгел. Ахырда бәхетле тормышка ирешүе нәкъ менә түземлеге, корбанчылыгы нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Гомумән, пьеса сызланулы, сыкранулы, күз яшьләре белән тулы язмышларны ачып, җыр-музыка яратучы тамашачыга атап язылган.

Шулай итеп, 2018 елда драматургиягә караган пьесаларның шактый аз булуы күзгә ташлана. Алар арасында вакыйга булырлык әсәрләр юк диярлек. Авторларга тематик киңлек, тирәнлек, чор проблемаларын милли яшәеш белән тыгыз бәйләнештә ачу җитми. Күбесе көндәлек, көнкүреш мәсьәләләреннән күтәрелә алмый. Югарыда без күзәтү ясаган пьесаларда олы характер дип аталырга лаеклы бер генә герой да юк.

Әлеге каршылыклы хәлдән чыгу юлын җиңел генә күрсәтеп булмый, билгеле. Шулай да безнең бит әзерлекле 15 ләп драматургыбыз бар (Батулла, Ю.Сафиуллин, Р.Сәгъди, З.Хәким, Д.Салихов, Х.Ибраһим, Р.Сабыр, Р.Вәлиев, Л.Лерон, М.Гыйләҗев, Э.Яһүдин), аларга проза һәм поэзиядән Р.Зәйдула. А.Әхмәтгалиева, З.Хөснияр, театрдан Б.Салахов һ.б. килеп кушылды. Яшь авторлардан Р.Мөхәммәтшин, С.Гаффар, Й.Миңнуллина, Р.Мөхсинова һ.б. онытмыйк. Без алардан пьесаларын театрлар кабул итмәгән очракта да, 3-4 елга бер җыентык чыгаруларын сорый алабыз. Шулай ук безгә драматургларга  заказ биреп пьеса яздыруны һич тә көн тәртибеннән төшерергә ярамый. Бүгенге шартларда “Яңа татар пьесасы” кебек зур конкурслар оештыру мәслихәт түгел. Безнең фикеребезчә, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге урынлы-локаль конкурс игълан итү белән дә хәл-торышка үзгәреш кертү мөмкинлеге бар. Драматургларгны махсус курсларда укыту, башка халыклар әдәбиятлары тәҗрибәсе белән таныштыру да үзен аклар иде.

2019 елның Театр елы дип игълан ителүе уңаеннан режиссерлар һәм драматурглар кулга-кул тотынышып тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә омтылырлар, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә драматургиягә һәм театрга йөкләнгән олы вазыйфага игътибарны арттырырлар дигән теләктә калабыз.

 

Read 1065 times
Союз писателей РТ