Чәршәмбе, 26 Декабрь 2018 15:36

«Әдәби ел йомгаклары -2018» җыелышында ясалган чыгышлар. Шигърият.

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең

ел йомгакларына багышланган җыелышында

2018 ел татар шигърияте буенча доклад

Докладчы: Лилия Гыйбадуллина

(Сираева Л.Ф.)

 

Халык гамен аңлыйм дисәң, шагыйрьләрен тыңла. Ил-көн күзенә чәчрәп чыккан моң-зарлар, хыял-өметләр, сөенеч-көнечләр – барысы да шигырь калебенә язылып бара. Шигырь – милләтнең көзгесе ул. 2018 ел бай тарихлы татар шигъриятендә нинди эз калдырды соң? Чыгышыбызда шуны ачыкларга тырышырбыз.

Иң элек шуны билгеләп үтик: узган ел ахырында туган тел, милл мәгариф өстендә куерган кара болытлар, чорның иҗтимагый-сәяси вәзгыяте шигърияткә ныклы басым ясады. Туган телнең кысылуы күпчелек шагыйрьне телле, хәтта ки тешле итте. Иң җәһәт жанр буларак, халыкта милли үзаң уятырга мәйданга шигырь чәчрәп чыкты. Р.Мөхәммәтшинның «Ялгышып телеңне төкермә»,  Марсель Галиевның «Бәгырь авазы», Йолдыз Миңнуллинаның «Ишеттеңме, оныт, барма җырлаучыга...», Л.Янсуарның «Өзмә!» шигырьләре һ.б. әсәрләр массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылып, халык арасында танылу тапты.

2018 ел вакытлы матбугатын күздән кичергәннән соң, тәгаен шуны әйтергә мөмкин: бүгенге татар шигъриятендә публицистика һәм гражданлык лирикасы төп урын алып тора. Әлеге юнәлешкә караган әсәрләрнең зур күпчелеге туган телнең кадерсезләнә баруы, милли үзаң юкка чыгу кебек бәгырьне тырнап торган мәсәләләрне калкытып куя. Илсөяр Иксанова “Минем илем төнгә кереп бара...”, Салисә Гәрәева “Хәтер көне”, “Минем телем”, Гөлүсә Батталова “Тик үзең булсаңчы”, Р. Аймәт “Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту...” һ.б. әсәрләрне шулар рәтендә карарга мөмкин.

Шигърият бу катлаулы проблемаларның чишелешен эзли, телен-денен җуеп барган чор кешесенә юл күрсәтергә омтыла. Караңгылыктан чыгюу юлы Рифә Рахман, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Халисә Мөдәррисова һәм башка каләм әһелләре әсәрләрендә игелекле татар авылы, туган җир, туган нигез, туган як мотивы белән бәйләнештә  яктыртыла.

Бер төркем шагыйрьләр татарның бүгенге халәте, аның киләчәге турында уйлануларын, үткән тарихны барлап, милләтнең бөек шәхесләренә бәйле рәвештә калкыталар. Бу уңайдан Л.Шәех «Ике Салих», «Туфаннар», Л.Лерон «Алар дуслар иде», Ирек Сабиров «Нәни  Тукай», Илдус Диндаров «Хәсән Туфан сәгате», Сания Әхмәтҗанова “Халкым мәрҗәне” шигырьләрен һ.б әсәрләрне атарга мөмкин.

Лирик-публицистик шигырьләр чорның сәяси-иҗтимагый хәле белән канәгатьсезлек, җәмгыятьтәге гаделсезлек, әхлахсызлык кебек проблемаларны кабыргасы белән куя. Алар, нигездә, заман контекстында татар халкының урынын, саклану юлларын барлау ноктасыннан карала. Мәсәлән, М.Мирза («Соң булмаса», Р.Аймәт («Йолдыз ташы»), Р.Миңнуллин («Көндезге Казан...»), Р.Фәйзуллин («Без әйтмәсәк..») кебек әсәрләрдә бу ачык күренә. Шигърияттә публицистик башлангыч аеруча өлкән буын шагыйрьләр иҗатында сөрән сала. Моны аксакал әдипләребезнең  заманага бәясе, киләчәк буыннарга киңәше һәм кисәтүе буларак та кабул итәргә кирәктер.

Публицистиканың көчәюе шигырьдә дидактика белән мавыгуга, ясалмалылыкка китерүен дә искәртеп үтәсе килә. Нәтиҗәдә шигырьнең ихласлыгы, серлелеге һәм тәэсир көче югала сыман.

Билгеләп үтик, 2018 ел татар шигърияте тирән психологизмга, фәлсәфәгә, яңа алымнарга корылган нечкә лириканың күркәм үрнәкләре белән дә куандырды. Мондый әсәрләрне сызлану фәлсәфәсе буларак та карарга мөмкин. Шул ук милли гамь, шул ук инкыйраздан качып бәргәләнү, шул ук җан ачысы. Әмма бөтенләй башка яссылыкта, нәзакатьлеле белән сискәндерә торган әсәрләр. Л.Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Р.Зәйдулла. Газинур Морат, Марсель Галиев, Сирень Якупова һ.б. каләм осталарының соңгы елда дөнья күргән шигырьләре шундыйлардан.

Узып баручы ел татар шигъриятендә жанр төрлелегенә килгәндә, югарыда телгә алынган жанрлардан тыш,  Мөхәммәт Мирзаның «Бакы кубарык җил», Рәниф Шәриповның «Эт урамы» һ.б. поэмаларны, Лилия Фәттахованың мәсәл жанрында кызыклы эзләнүләрен, Дамир Гарифуллин, Әлфия Ситдыйкова һ.б. авторларның робагый, сонет кебек шигъри жанрларга да мөрәҗәгать итүләрен атап үтү мәхкүл. Баллада, поэма кебек күләмле поэтик әсәрләрнең аз булуы күзгә ташлана.

Татарстан китап нәшриятында агымдагы елда 23 шигъри җыентык дөнья күрде. Алар арасыннан М.Галиевнең «Су каргышы», Илсөяр Иксанованың «Гомер сурәте», Р.Зәйдулланың «Янды сөю чатырлары» Фәйрүзә Мөслимованың «Каен җылысы», Э.Шәрифуллинаның “Каюм коесы” һ.б. китаплар бүгенге көн татар шигъриятенең матур үрнәкләре булып. Татар шигъриятен чит телләргә тәрҗемә итү, чит ил укучысын татар әдәбияты белән таныштыру җәһәтеннән Ленар Шәехнең Лондонда инглиз телендә дөнья күргән “Арагыздан берегез» китабын билгеләп үтәсе килә.  

Китап дөнья күрү – куаныч. Ләкин яңа китапларны, шул исәптән шигъри җыентыкларны укучыга тәкъдим итү тиешле дәрәҗәдә түгел. Яңа китапны тәкъдим итү кичәләрен кызыклырак, заманчарак форматта оештыру кирәк. Бу чаралар, эзлекле рәвештә, Язучылар берлеге, аның пропоганда бүлеге катнашында да оештырылса отышлырак булмас иде микән? 

Татар шигърияте исән. Ул бай. Ул көчле, затлы, кызыклы. Аның Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Рәшит Бәшәр, Роберт Миңнуллин һ.б. кебек аксакаллары, Г.Морат, Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Факил Сафин һ.б. кебек олпат сүз осталары, иҗатта үз урынын тәгаенләп, сүз куәтен ныгыткан Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтша, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова һ.б. кебек урта буын вәкилләре бар. Татар шигъриятенең җегәре бар!

Ә шушы төзек чылбырны дәвам итүчеләр, милли шигърияттә кан алмашы булырмы соң? Агымдагы елда дөнья күргән вакытлы матбугатта Сәрбиназ Шәйхелова, Алмаз Мансуров, Гөлназ Газизова, Нурлан Ганиев, Миләүшә Гафурова кебек яңа исемнәр сокландыра, уйландыра, ышандыра. Алар киләчәктә шигъриятебез тарихында үз урыннарын табар дип өметләник. Бу уңайдан яшь каләм әһелләренә мәйдан биргән, һәр санында диярлек яшь шагыйрьләр иҗатын яктыртып килә торган игелекле «Идел», «Казан утлары» журналларына мең рәхмәт. 

«Ни мәгънә соң шигырь язуыңнан,

Әгәр аны кем дә укымаса!»

Әлеге юллар Равил ага Фәйзуллинның “Казан уртлары” журналында дөнья күргән шигъри шәлкеменнән. Бүгенге әдәбиятыбыз аксакалларының җан авазы бу. Татар шигърияте, шөкер, үсештә. Ул көннән-көн яңа җәүһәрләр белән байый. Әмма бармы шуны танучы, бәя бирүче? Яшерен-батырын түгел, шигырь укый һәм аңлый алырлык укучы көннән көн азая бара. Татар шагыйре бүген үз укучысын үзе булдырырга мәҗбүр. Нишләргә соң? Затлы, татлы татар шигырен укучыга ничек җиткерергә, ничек укытырга? Заманыбызның техник  мөмкинлекләреннән файдаланырга! Шигырь укытам, милли әдәбият белән таныштырам, ахыр чиктә татар укучысын булдырам, тәрбиялим дисәң, бүтән юл юк. Әлбәттә, кулга тотып китап, газет-журнал укунының тәмен берни дә алыштыра алмый. Аларның үз урыны, үз мөнбәре. Әмма бүген халыкның кулында телефон да планшет. Шулай икән, ник әле татар шигъриятен, татар әдәбиятын уку мөмкинлеге бирә торган мобиль кушымталар ясамаска. Һәм гомумән нигә әле матур әдәбиятны гына түгел, фәннәрне дә татарча өйрәтә торган андый кушымталар булдырмаска? Татар трихын нибары “татаро-монгольское иго” гыйбарәсе аша гына белгән манкорт буынның кулына ни өчен әле кызыклы кышымта рәвешендә татарның чын, данлы тарихын ачып салмаска? Уйлый китсәң, мөмкинлекләр күп бит! Рус һәм чит ил әдәбиятларын уку мөмкинлеге бирә торган кушымталар бихисап бит. Татар әдәбиятыныкы – берәү дә юк! Югыйсә, моның өчен «Гыйлем» проекты һәм башкалар шикеле милли кадрлар да бар кебек. Әлеге эшнең башында, әлбәттә, Язучылар берлеге торырга тиештер дип уйлыйм.

Әйе, социаль челтәрләрдә «Татар поэзиясе», «Татар шигърияте», «Укы» кебек берничә берләшмә бар. Алар ярдәмендә татар әдәбиятын пропогандалап, сүз сәнгатебезнең асыл үрнәкләрен урнаштырып торучы Л.Янсуар, Р.Сәлахларга зур рәхмәт.

Кем генә соң каләм каурый чарлап,

Канатын канатмаган?!

Кемнәр генә сүзен саклап,

Офыгын тарайтмаган?!?

Бу шагыйрь! Мәгәр каләмең

Калебеңә тап-таман...

Хөрмәтле каләмдәшләр, әсәрләребезне оныкларыбыз да укырлак итеп иҗат итәргә һәм яшәргә язсын безгә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

  

 

 

Read 1116 times
Союз писателей РТ