Пәнҗешәмбе, 27 Декабрь 2018 10:36

Дөнья сугышын туктаткан татар

Rate this item
(0 votes)

 

Әдәбият тарихына күз салсак, анда Ватан сугышы каһарманнарына багышланган роман-бәяннар шактый. Без, бүгенге урта буын, алар турында укып, аларның батырлыгына сокланып үстек.

 Күп кенә әсәрләрнең уйдырма икәнен архивлар ишеге ачылгач кына аңладык. Галиҗәнап Вакыт һәр нәрсәнең гомер озынлыгын үзе билгели шул: бүген ул «шедеврлар»ның күбесе халык хәтереннән сөртелде-җуелды, чөнки ялганның койрыгы кыска, тиз тотыла. 1945 елда Германия башкаласы Берлинның Рейхстагы гөмбәзенә иң беренче җиңү байрагын Егоров белән Кантария элде дигән уйдырма СССРда яшәгән һәр милләтнең аңына ук сеңдерелгән иде. Ә җиде кат җир астына күмелгән хакыйкать, авырлык белән булса да, туфракта шыта икән ул. «Рейхстаг түбәсенә алар түгел, татар егете Газетдин Заһитов байрак кадаган», – дигән кыюсыз гына хәбәрләр, төрле язмаларда шул хакта суктырып-суктырып кына әйтергә маташулар, үтеп барышлый гына аның исемен телгә алулар элегрәк булды, әйе, булды. Ләкин каләм әһелләреннән беркем дә батырып, тирәннән казып, кантарларны актарып ташлап, һәм ниһаять, дөньясына шәрран ярып, бу татар баласының батырлыгы турында яза алмаган иде, менә сөенечле хәл, күренекле әдип-язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар агабыз Хәлим әлеге бушлыкны тутырды: 2016 елда «Татар солдаты» дигән тарихи-документаль романын китап итеп бастырып, укучыларыбыз хөкеменә тапшырды. Язучы әсәрен төрле чыганакларга таянып, истәлекләр өйрәнеп яздым, фәлән-фәлән документларга таяндым дисә дә, бу – аның гына бәяләп бетергесез зур хезмәте. Айдар аганың проза әсәрләреме, публицистикасымы – һәркайсы югары кимәлдә иҗат ителгән. Ә менә монысы – «Татар солдаты» – иң кодрәтлесе, дисәм, шәт, ул үпкәләмәс. Кодрәт нәрсәдә соң? Кодрәт җир шарына сыймаган ялганның аста калып, хаклыкның өскә калкып чыгуында дип уйлыйм. Бит Егоров-Кантария әкиятенә чынлап та бөтен дөньяны ышандырганнар иде. Аңа поляк та ышанды, француз да, венгр да. Четерекле тема. Һәр сүзеңне, һәр җөмләңне оптик прибор белән үлчәргә кирәк. Язучы шул кадәр дә төгәллеккә ирешә ки, байрак элү мәрәкәсенең һәр минутын арифметик төгәллек белән исәпләп, дәлилләре белән ныгыта. Күрәсең, эзтабарның ике дистә елдан артык эзләнүләре белән тынгылык бирмәгән Газетдин Заһитов язмышы хакында уйлап көенүләре аның каләменең көч-дәрманын арттырырга ярдәм иткәндер. И-и, безнең түрә-җитәкчеләребез Зөләйха, Сөембикә кебек милләтебезнең затлы кызларын пычратып-түбәнсетеп күрсәткән «чидиврлар»ны күкләргә чөярләр, авторларын мактарлар, алар хөрмәтенә генә «приемнар» оештырырлар, ә Газетдин кебек лачыннарын күрмәсләр. Рәхмәт төшкере, 2018 елда бу роман Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты булып, авторы махсус диплом белән бүләкләнде. Бу бүләк белән бер Айдар Хәлим генә түгел, татар милләте дә зурланды дияр идем. Кайчан безнекеләр «күзен ачар» икән, ә?

 

Хуш, безнең максат бүтән. Әсәр сугышка билгеләмә бирүдән башлана. Ул – «Үлеш-үтереш тегермәне». Шушы тегермәндә төп каһарман – Газетдин Заһитов та «әйләнә». (Минем язма нигездә романнан өзекләр белән тулыланыр, һәм минем әсәрне игътибар белән укып чыгуыма дәлил дә булыр. Югыйсә кайбер иптәшләр әйберне укымыйча, өстән-өстән генә күз сирпеп ала да сиңа да, миңа да яраклы теш сындырырлык терминнар белән чуарланган рецензия әтмәлли. Сынаганым бар, мин кулланган алым укучыда да әсәргә карата кызыксыну уятачак.) Берлинның почтамт ярымподвалы: күптән ял күрмәгән дуслары – штурм төркеменең дүрт бөркете изелеп-таралып йоклый. Газетдин исә бурычына төшкән төнге сакта тора. Беренче тапкыр без төп каһарман белән шунда очрашабыз. «Кинәт аның борынын әчкелтем чәчкә исләре ярып керде. Ул ишелеп килгән шомырт исләре иде. Берлинда да шомырт булырмы?»
«...Каян килә бу дары, төтен, көйгән тире-йон исләре, йокы әчесе белән бергә кирпеч валчыкларына кадәр очып йөргән куе тузанлы һавада мондый хуш исләр?! Кайда, нинди яланнарда йөри ул? Шомыртлар һәм болыннар чәчкә аткан Бөре елгасы һәм Чуртанлы күл буйларында түгелдер бит?»
Солдатның хисси халәтен сурәтләгән автор чама хисен югалтмыймы икән? Ничек бу мәхшәрдә аның күңеле нечкәрергә мөмкин? Юк, чама югалмый. Әгәр Газетдин югары материяләр хакында уйланса, укучы шикләнер иде. Бит ул авыл баласы! Язучы хиссият өлешен тагын да тирәнәйтә төшә: «Газетдин туган авылы Яңа Куыш – Янагышы, биш бала үстергән әткәсе-әнкәсе, сугыштагы Тимербай белән аны беренче тапкыр мәктәпкә күтәреп барган Сәгыйдулла агалары, апасы Хөсникамал, сеңлесе Сафра һич кенә дә хәтердән чыкмый газаплыйлар. Һәм, әлбәттә, күрше Орьяды авылыннан сөйгән кызы Саҗидә...» Яки: «Миллионнар арасында сугышчының гәүдәсе ялгызлык кичерүе мөмкин, ә менә рухы-җаны аның беркайчан да ялгыз булмый. Ул атакаларга ялгыз бармый. Һәркемне үз Саҗидәсе озата бара. Солдатның җаны атакага ялгыз барса – үлә. Аны теге... кадерле хис... ничек дип атарга?.. Мәхәббәт дисәң, шапырыну булыр... Шундый кадерле хис, сирәк тойгы окоптан окопка очыртып йөртә. Аның кесәсен, кесәсен генә түгел, йөрәген, җанын, башкайларын Саҗидәнең кулъяулыгы җылыта».
Еракта, туган илдән бик еракта, герман туфрагында иптәшләрен ял иттереп, «башкалар сагында» торган татар солдатына Айдар Хәлим аерым бер мәгънә сала. Үз дәүләте юкка чыгарылган милләт баласының Рәсәй алып барган йөзләрчә сугыш, меңнәрчә бәрелешләрдә катнашып, аларның үзәгендә булып, әүвәлдә урыс, аннан СССР империясен оештырышкан, тулы мәгънәсендә үзе оештырган, алар өчен биш гасырга якын кан түккән, тир түккән татарның (бу урында солдатының) әдәбиятыбызда моңа кадәр күрелмәгән-күтәрелмәгән күләмдәге образын тудыруга ирешә автор. Шуңа күрә ул әсәрен хаклы рәвештә «Татар солдаты» дип атаган да. 

 

Каһарманның сагыну-юксынулары, сакта торганда да хискә бирелүе җебегәнлек билгесе түгел, Икенче Балтыйк буе, ә хәзер Беренче Белоруссия фронты солдаты Газетдин Заһитовның күкрәгендә арыслан тибенеп ята. Батыр татар солдатының образы әсәрдә яңа төсмерләр, яңа буяулар белән тулыланган саен тулылана гына бара. Айдар Хәлим 1406 көн сугыштан чыкмаган Газетдинне: «Бөтен Европаны буйсындырган Гитлерны җиңү, бөтендөнья сугышын, галәми канкоешны туктату өчен Аллаһ тарафыннан яратылган Бөек бер Мөдәррис, Уралдан килгән Биек Күкрәкле бер Пәһлеван, Кояштан төшкән бер батыр Генератор», – дип атый. Каһарманыбызга хас булган сирәк сыйфатларны, шул сыйфатларның рухи-рухани чыганакларын билгели: «...Барыннан да элек ул татар сабырлыгыннан яратылган зат иде... (...) Борынгы дала учагыннан очкан очкын, шул ук скиф, сармат, һуннар мирасын дәвам иткән төрки-татар, әлбәттә, мөселман баласы иде. Боларга өстәп ул төрки-татарның анасы булган гүзәл табигать табылдыгы иде... (...) Ул беренче чиратта Идел буеннан, көчләп чукындырудан качкан Урал татарларына хас аерым татарлык – мәгърифәтлек, иманлык, туган җанлылык, ватаныйлык һәм табигыйлек белән көчле иде... (...) Кыскасы, ул татар сызлавы белән сызланган солдат, татар гына тудыра алган Газый-солдат, Җиңүче солдат иде».

 

Мәгәр автор Газетдиннең гыйбрәтле һәм фаҗигале язмышы турында гына бәян итсә дә, романның кыйммәте сакланыр яисә бары тик татар солдатын гына калку итеп күрсәтсә, аңа беркем дә: «Ник алай эшләдегез?» – дип рәнҗемәс иде. Заһитовлар төркеме тарих дәфтәрендә биш саны белән теркәлгән, Айдар Хәлим исә кайбер шовинист хәрби язучылар милләтләрне кечерәйткән-түбәнсеткән кебек хәрәмләшү юлына басмый, Газетдиннең сугышчан дусларын да төп каһарманы биеклегенә күтәреп бәяли. Без, билгеле, монда ул бәяләмәдән берничә җөмлә генә суырып алабыз. Әнә: «Өлкән сержант Александр Филиппович Лисименко галиҗәнаплары... ...Сугыштагы шушы 1406 көн эчендә Газетдин һич арттырмый әйтә ала: аның кебек эчкерсез, ышанычлы дусты беркайчан һәм беркайда булмады... ...Сөт өсте кебек чиста урыс егете ул». Әнә: «Болай да тәбәнәк буйлы, пыяла кисәге белән булса да кырынган-төзәнгән, поход мунчасында ак якасын тегеп барган Саша... «Ул йоклаганда да нурлы иде...» Әнә: «Полковникларга хас озын, мәһабәт буйлы, кискен яңгыравык аһәңле, дивизионның мәзәк капчыгы өлкән сержант Алексей Петрович Бобров... ...Иң мөһиме, аңарда курку юк. Аның янында куркак куян да арысланга әйләнә...» Әнә: «Штурм төркеменең өченче әгъзасы, батарея парторгы сержант Михаил Петрович Минин. Таза бәдәнле, төз гәүдәле, итләч йөзле, калын иренле, вакытыннан иртә агара башлаган, һәрчак купшы итеп таралган чәчләре йоклаганда да чуалмаган, йөзендәге ныклы ихтыяры атламына да бәреп чыккан бу чын урыс кешесе – адәмзатлылыкның бер тере үрнәге». Әнә: «Штурм төркеменең командиры капитан Владимир Николаевич Маков. ...Кеше ничек шундый сихәтле була ала? Аңарда ниндидер каршылыклар бердәмлеге: матур киенә, әмма купшы түгел, батыр – әмма мактанчык түгел, күп сөйләми – әмма эше йөгереп алга бара...»

 

Дошманның өненә җиткән совет солдатларын алда тәмугның да тәмугы көтә. Берлин операциясендә көн саен 15 мең сугышчы үлем тозагына эләгә. Романда берничә мөһим сюжет сызыгын ассызыкларга мөмкин: вакыйгаларның бер өлеше – Заһитовлар төркеме, ә икенчесе Ставка тирәсендә барса да, әсәрнең бербөтенлегенә хилафлык килми. Укучы күчеш авырлыгын сизми. Без әле генә Газетдиннәр арасында идек, инде язучының осталыгы белән үрелгән күпер аша Мәскәүгә күчтек. «Иптәш Җюков, Берлинны кем алачак?» – диде Сталин 30 мартта генераль штаб начальнигы Антонов, оператив идарә начальнигы Штеменко, Жуков, Рокоссовский, Конев һәм барлык башка фронт һәм армия гаскәрбашлары катнашкан киңәшмәдә...»
Кем ала? Билгеле, Газетдин кебек гади солдатлар. «Теге котырган... кәкре фашистның» оясын алар туздырачак. Миллионлаган корбаннар хисабына. иленә, туган җиренә кайталмаган күпме ир-егетләр Берлин урамында башын салачак... Рейхстагны яулаган тәкъдирдә аның биек түбәсенә Җиңү байрагы эленергә тиеш. Җиңүнең иң соңгы ноктасы шул. Газетдин һәм аның дүрт дусты байракчылар сафына кабул ителә. Ә штурман төркеменә «энә күзеннән үткәзеп, сайлап кына алалар. Күпләрнең гаризасы кире кагылды, үзара гына рәнҗеш-үпкәләүләр дә булмады түгел, булды», – ди автор, һәм моның фаҗигасен дә күрәзә кыла: «...Әлегә Җиңү байрагын үз күзләре белән күрми торып, почтамт подвалында сибелеп йоклаган, бәлки, дошман башны күтәрергә мөмкинлек бирсә, бүген кичләтеп шул байракны кулларына алачак байракчылар, ошбу бурыч, ошбу миссияне үтәгән хәлдә үзләренең никадәр дәрәҗәдә ошбу чынбарлыкның коллары булулары белән бергә никадәр дәрәҗәдә шул ук чынбарлыкның мәгънәсез һәм кансыз корбаны булачакларын күз алларына да китерә алмыйлар иде». «Юк, җиңү дәрте белән җилкенгән совет солдаты мондый күңелсез нәтиҗә ясамас», – дисеңме, укучым? Бүгенге заман яшьләре белән чагыштырырсыңмы?

 

Әсәрнең кыйммәте шунда ки, ул Айдар Хәлимнең фәлсәфи уйланулары белән үрелеп бара, һәр вакыйганы йөрәге аша үткәреп язганга күрә, аның каһарманнары, каһарманнары гынамы, нәфрәтләндергән гаделсез адәмнәре дә битараф калдырмый. Автор үзе дә, лирик чигенеш ясап: «Шул заманның сәяси атмосферасы, геройларның холкы-характеры, аларның фикерләү һәм хәрәкәт итү алымы, тәэсире-йогынтысыннан чыгып бәя биргәндә, вакыйгалар агышы, мәсьәлә-бурычларның хәл ителеше, гомумән алганда, мантыйгы-логикасы мине, вакыйгалар бары тик шулай хәл ителүе мөмкин, дигән ышанычка этәрде», – дип тана бит. Бу өзеккә талантлы язучыга хас тоемлау-сиземләү сәләте дә ярдәм иткәндер дип өстисе килә. Шунысы рәхәт, Айдар абый гөманлау-фаразлау кебек эчпошыргыч нәрсәләр белән мавыкмый, чөнки алынган темасын белеп-аңлап яза. Хуш, каһарманнарыбызга әйләнеп кайтыйк. Бригада командиры Писарев барлык дивизионнардан җыелган 11 артиллерист-штурмчыга байраклар өләшә. «Һәм ул 79нчы укчы корпус штабына кадәр төркемнең җитәкчесе итеп билгеләнгән Заһитов янына килде, политбүлек җитәкчесе Бумагин белән икәүләп бригаданың әлегә Кызыл байрак дип аталачак сапсыз кызыл тукымасын бирде. (...) Байрак Рейхстаг эчендә хәрәкәт иткәндә комачауламасын өчен, аны култык астында йөртү уңайлырак булыр», – диде Бумагин. «Без аны гәүдәбезгә урап йөртербез, иптәш полковник, – диде Газетдин. – Борчылмагыз, җылырак булыр».
Байракчыларның яшерен киңәшмәсенә Маковлар төркеме барысыннан да алдарак килә. Корпусның политбүлек җитәкчесе полковник Крылов:
«Гайрәтле батырларым! Сезгә юлбашчыбыз, Иң Төп Боеручы гаскәрбашыбыз Иосиф Сталин тарафыннан дәүләт күләмендәге мөһимнәрдән мөһим бурыч – фашизм парламенты – Рейхстаг түбәсенә Җиңү Байрагын элү бурычы куела», – дип нотык тота. Вәгъдә зурдан: байрак элгән һәр төркем, һәр сугышчы, дивизия-бригада командирлары Советлар Союзы Герое исеменә лаек булачак! Автор шунда ук бу «уенның» фаҗигале азагы турында искәртә: «Әмма бу минутларда һәркемгә «байрак беренчелеге»н биреп, 10 миллионлы армиядә киләчәктә «беренчелек» өчен көрәштә ярыш-буталыш тудырып, аның оятсыз рәвештә кеше язмышлары белән уйнауга, шәхес, кеше ихтыяры, хәтта аларның гаиләләре киләчәген җимерүгә кайтып калачагын, вәгъдәгә нибары берничә көннән иман белән түләргә туры киләчәген зу-у-ур «нәчәнникләр» күз алдына да китерә алмый иде... «Крылов, бер калын кәгазьне сүтеп, сапсыз, өске почмагын урак-чүкеч янып торган кызыл тукыманы – СССР Дәүләт әләмен чыгарып, байракчыларга күрсәтте».
Тугызынчы байрак капитан Маковка тапшырыла. Төркемдә – артбригада һәм корпус байракчылары. Маковның урынбасары Газетдин Заһитов аларның икесен дә биленә урап йөрсен өчен Мининга бирә... Искәрмәсендә язучы: «Шунысы аерым игътибарга лаек: өченче армия дивизияләренә таратылган тугыз байракның бары тик шунысында гына йолдызлы урак-чүкеч сурәте һәм аскы өлешендә «5» саны булуы әйтелә. Башка байракчыларда бу үзенчәлек хакында бернинди мәгълүмат китерелми».
Баш очында туктаусыз үлем сыбызгысы сызгырган, адым саен таракан кебек ярыкка поскан фашистларның каршылыгына очраган совет солдатлары, Рейхстагка бәреп керер өчен, үз гәүдәләрен сукмак итеп түшәр. 30 апрельдә Рейхстаг камап алына, әмма аннан бөркелгән ут көлтәсе беркемне дә якын җибәрми. Кенигсплац мәйданыннан бу бинаны күзәткән Газетдин чамалый: биредән Рейхстагка 300-500 метр. Димәк, җиңүгә ерак дигәндә, 500 метр чамасы гына калган. Син тыныч күңел белән ашап, йоклап кара! Алга табан автор Рейхстагның тышкы-эчке күренешләрен, тарихи фактларга хилафлык китермичә (Газетдин аша, билгеле), конкрет детальләр белән сурәтләп күрсәтә. Хәтта ки, укучы үзен шул бинада сәяхәт иткән кебек тоя. «Манаралар арасындагы кыек арасында ике мәһабәт сын. Газетдин бинокль окулярын мөмкин кадәр зурайтып тукталды: көнбатыш яктан – атка атланган хатын. Газетдин белә: «Җиңү Алиһәсе» шушы булырга тиеш. Әйе, нәкъ үзе. Көнчыгыш яктан, алиһәнең каршында – ир-егет сыны. Газетдин монысын да белә – король Вильгельм».

 

Автор вакыт-вакыт вакыйгалар агымын төрле якларга борып җибәрсә дә (Ставка, «Җир өсте» һәм «Җир асты» күренешләре һ.б.), тузмый-чәчелми, әсәрнең бербөтенлеген һәм үзәктә торган каһарманын күз уңыннан ычкындырмый. «Җир өсте» һәм «Җир асты» дигәннән, ул бик уңышлы алым. Өстә – Газетдиннәр «Кайда качып, кайда посып, кайда сикерә-атлап, кайда шуышып билгесез каналга юнәлделәр. Газетдиннәр адымга адым Рейхстагка якынлашкан саен, Гитлерның җан-калеб газабы озыная-сузыла, гомере кыскара барды». «Аста» исә «Үзен агу эчәргә мәҗбүр иткән, Газетдиннән 300 адымда булган Гитлер, менә хәзер кәнәфиенә җимерелеп төште...»

 

Әсәрнең иң югары ноктага җиткән өлеше, әлбәттә, Җиңү байрагын кадау. Маков төркеме әләмнең берсен Рейхстагның диварына беркетә. Бобров хәтта байрак почмагына химик карандаш белән бишесенең дә исемен сырлап өлгерә. «Моннан алдагы 30 минутта каһарманнар кичергән кичерешләрне романнар, трилогияләр, симфония-операларга сыйдырып бетереп булыр микән?» – ди Айдар Хәлим. Сыйдыра автор, сыйдыра. Газетдин юан башыннан күтәргән бүрәнә белән солдатлар бинаның корыч капкасын ватып керүе дә, татар егетенең беренче булып эчкә томырылуы да, артыннан дуслары – байракчылар Лисименко, Бобров, Минин, командирлары Маковның йөгерүе дә, Газетдиннең караңгы юлны фонарь белән яктыртуы да, подвалга кереп качкан немецлар белән кул сугышы да – барысы, барысы да язучының үткен каләме – хаклык каләменнән суырылып чыккан бит.
Әгәр дә автор байрак элү моментын факт буларак кына билгеләп узса, әсәрнең көче бермә-бер кимер һәм 74 ел буе «Кем элде?» дигән табышмак төене чишелмәс тә иде. Автор геройларның сулышы белән сулый, геройларның адымы белән атлый, аның да йөрәге геройлары белән бергә тибә. Әйе, шулай булмаса, хакыйкатьне танытуы авыр. Төркем, ут чәчә-чәчә, икенче каттагы мәйданчыкка күтәрелә. «Газетдин уңга-сулга янә граната ыргытып, юлны фашистлардан тазартты. Фонаре яктысында өскә, чарлакка алып менә торган чылбырга охшаган нәрсә янына килеп чыкты...» Ләкин бәхетсезлеккә, чарлакка менә торган баскычлар шартлатылган икән. Үз төркемнәреннән тегермән ташы кебек киң күкрәкле, багана кебек озын буйлы элемтәче сержант Печниковны тотып алды, чарлак авызына китерде, бераз чүктереп, иңенә атланды. Печников аны күтәреп аягына басуга, Газетдин инде чарлакка кош кебек кунып та өлгерде».
«Стоп, тукта! – дияр укучым. – Егоров һәм Кантарияләр тирәсендә укмашкан әкияти ялганның койрыгын көйдерер өчен шушы күренеш тә җитә ләбаса!» Җиңү Алиһәсе манарасы төбендә итекләрен салып аткан Газетдин «сынның баганага охшаш урынын Сабантуй баганасы кебек кочаклады һәм менеп тә китте... (...) Колак төбендә, йөрәктән сулдарак кына ярылган снарядлар, Җиңү байрагы, Җиңү байрагы белән Газетдин Казыйхан углы Заһитов тирбәлде... (...) Берлин вакыты 1945 елның 30 апреленең 22 сәгать 40 минутын күрсәтте. Бу шулай ук Рейхстагта татар вакыты иде. Әллә шуңа да бу вакыт җәзаланырга тиеш идеме?»

 

Шунысы кызганыч, татар солдатының бу батырлыгы икенче дөнья сугышы тарихы, кешелек әдәбияты тарафыннан, мин инде татар тарихы һәм әдәбияты турында сөйләп тә тормыйм, әле булса тулы сәяси, иҗтимагый бәясен алмаган. Шунысы куанычлы, автор әсәрендә, үз дәүләте-державасы булмаса да, дөнья тарихына державалардан һич тә ким өлеш кертмәгән татар солдатын бөтендөнья сугышын туктатучы каһарман сыйфатында гомумиләштерүгә ирешә.
...Киная белән: «Сугыштан соң батырлар күбәя», – диләр. Ул «батырлар» Рейхстагка байрак элүчеләр арасында да шактый була. Газетдин яралана, әмма «түбәдәге байракны корпус командирына тапшырмый торып беркая да китмим», – ди. Яралы солдат таң атканчы өч тапкыр түбәгә күтәрелеп алар элгән байракның «исән-саулыгын» тикшерә. Корпус командиры Переверткинга рапорт биргәннән соң, аңын җуеп егыла Газетдин. Генерал Маковка: «Бишегезне дә Советлар Союзы Героена документлар әзерләү өчен төркемегезне иртәгә 8.00 сәгатьтә артбригада штабына алып килегез», – ди. Ә югарыда мәкерле уен башлана. Аннан «ялган геройлар» төшерелә. Алар ике тату-дус милләт вәкиле булырга тиеш. Берсе – рус, берсе – грузин... Егоров белән Кантария легендасы әнә шулай барлыкка килә. Язучы кеше факторы тудырган ялганның чын йөзен ача. Төркем нибарысы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. «Сөекле бөркетләрем!» – дип шапырынган генерал Переверткин аларны яклап сүз әйтми. Әлеге гаделсезлек турында Айдар Хәлим бәйнә-бәйнә яза. «Шунысы кызык, – ди ул, – бу ташкынның башлангыч дулкыннарында Егоров белән Кантария бөтенләй исемлектә дә, истә дә юк иде».
Сталинның үзенә барып тоташкан Берия-Щербаков-Абакумов-Серов-Кузнецов-Переверткин-Шатилов-Зинченко чылбырын фаш итә каләм остасы. Ул хәтта байракларны элгәндә күрсәтелгән вакытларда да (сәгате, минуты) әллә ничә ялган таба.
Кызганыч, Газетдин Заһитов 1960 елда Хәрби Совет әгъзалары, армия, полк, рота гаскәрбашлары киңәшмәсендә барган сөйләшүләрнең шаһиты була алмый. Анда исә: «Рейхстаг түбәсендәге Җиңү Алиһәсе сынына беренче байракны Маков төркеме күтәрде», – дигән нәтиҗә ясала. Ясала, тик... Язучы, ачынып: «Киңәшмәләр бүген дә дәвам итә. Инде алар Путин хакимиятенең «иске тарихка кагылмау, аны бозмау демагогиясе астында алып барыла», – ди. Тагын бер тапкыр кызганыч, Бөек Ватан сугышында 161 татарга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә бит аларның 162нчесе, 75 елга соңлап булса да, Газетдин Заһитов булырга тиеш иде... 

PS. Сугыш гарасатыннан котылып исән-имин туган авылына әйләнеп кайткан Газетдин Заһитовны үз җирендә нинди «козгыннар» сагалый? Нишләп ул 37 яшендә йөк машинасыннан егылып төшеп үлә? Аны үтергән җәллад кем? Урман каравылчысына кияүгә чыккан хатыны Камиләнең исерек ире нишләп мәрхүмнең трофей гармунын балта белән чапкалый? – Китапны ахырына хәтле укыганнан соң, син бу сорауларга, һичшиксез, җавап табарсың, укучым.

Нәбирә Гыйматдинова.

 

Read 862 times
Союз писателей РТ