Пәнҗешәмбе, 27 Декабрь 2018 16:44

Әдәби ел йомгаклары-2018». Проза

Written by 
Rate this item
(0 votes)

«Әдәби ел йомгаклары-2018».

 Проза.

Докладчы: Гөлфия Гайнуллина

 

Чыгышыбызны «2018 елда «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында дөнья күргән хәзерге прозага күзәтүгә багышлыйбыз.

Хәзерге татар прозасы турында фикер җебен сүтә башлар өчен игътибарны әдәбият галиме Д.Заһидуллина бәясенә юнәлтәсе килә: “бу дәвер татар прозасы турында сүз алып барганда, анда ике юнәлештәге хәрәкәт, тизләнеп үсү мөһим икәнлекне күрсәтергә кирәк: беренчесе – реализм, романтизм, модернизм традицияләрен баета бару, синтетизм ярдәмендә үзгәртә, нәтиҗәдә эчтәлекне киңәйтә бару юлы. Ул чор әдәбиятында магистраль юл булып тора. Икенчесе – шартлы-метафорик формага өстенлек бирү, тулысынча шартлы модельләр кору омтылышы, татар прозасында постмодернимзга таба хәрәкәт буларак бәяләнә ала. Анысы аерым эзләнүләр, тәҗрибәләр, мәдәни экспериментлар дәрәҗәсендә”.

Шушы нәзари нигезгә таянган хәлдә, журналларда дөнья күргән әсәрләргә күзәтүне реализм юнәлешенә мөнәсәбәтле әсәрләрдә башлыйк.  

 Хәзерге проза “реализм юнәлешендә калган хәлдә, татар прозасы әлеге төп юнәлеш белән иҗади бәхәскә керү мөмкинлеген дә ычкындырмый. Бу бәхәс тоталитар үткән белән бәйле, совет чорында тыелган темаларны яктырткан әсәрләрдә аеруча ачык күзәтелә”. Д.Заһидуллина, әдәбият галиме  Н.Лейдерман хезмәтләренә сылтама биреп, мондый әсәрләрдә «постреализм» дип атала торган, реализмга хас кайбер үзәк принциплар белән килешмәгән һәм шуннан этәрелеп киткән күренешнең төп сыйфатларын билгели:

1. чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр  тупланмасы итеп карау;

2. тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү шундыйлардан[1].

Галимә карашынча, “мондый кискен үзгәрешләргә язучыны тема этәрә”.

Тема җәһәтеннән дә, ягъни чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр  тупланмасы итеп бәяләү җәһәтеннән дә, тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү яссылыгында да” Ф.Бәйрәмованың “Гөләйза” тарихи романы (2018, 9 май) аерым игътибарга лаек. Посмодернистик повестьлар авторы, татар прозасында 1980-1990 елларда беренчеләрдән булып  тулысынча шартлы яссылыкта язылган повестьлар биргән, 2000 еллардан башлап бүгенге көнгәчә милли прозада постколониаль тенденцияне алып баручы әдибә тарихи романның журнал вариантындагы керештә үк искәртеп куя: “Татар әдәбиятында бик аз яктыртылган өлкәләр бар, көчләп чукындыру шундыйлардан. Бигрәк тә XIX гасырда булган фаҗигале  хәлләр аз өйрәнелгән”. Язучы, архив документларына таянып, романда 1838 елның февраль ахырыннан башлап 1846 елга  кадәрге фаҗигаләрне  колачлый, тарихи вакыйгаларны  асылда 1837 елның 18 ноябрендә язылган әләк вакыйгасыннан башлап, 1855-1856 елгы вакыйгалар белән тәмам итә. Әдибә алдан ук вакыйгалар барган урынны, тарихи чорны билгеләп куя: “XIX гаырның беренче яртысында татарлар арасында яңадан исламга кайту хәрәкәте бигрәк тә Кама аръягында, тарихи Болгар-биләр төбәгендә, Чистай һәм Спас өязләрендә зур көч ала”. Гөләйза-Пелагея тарихы дип исемләнгән коточкыч тирән фаҗига милләт фаҗигасе буларак экзистенциаль әрнү-сызланулар аша тәкъдим ителә. Автор алдан ук Г.Исхакыйның “Зөләйха”сы белән аваздашлыкның тарихи җирлеген аңлатып куя: “Гөләйза белән Зөләйха икесе дә бер төбәктән, авыллары янәшә генә. Икесе дә бер чорда яшәгәннәр, икесенең дә язмышлары уртак. Хәтта ике авыл арасындагы “Керәшен зираты” да уртак”.

Тарихи романда постколониаль мотив калку билгеләнә, “абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү” алга куела. Гөләйза, Ишмөхәммәт, Гөлзада, Әкълимә, морзалар, аерым алганда Гомәр морза  һ.б.– иң фаҗигале чынлыкта милләткә, мөмкин булмаган шартларда гомерләрен дингә хезмәт итүгә багышлаган, хәтта үзләреннән соң шул юлга тугрылыклы диниятле, аңлы һәм зыялы буын калдыра алган көчле шәхесләр буларак тергезелә.  Бу урында Д.Заһидуллинаның чор прозасына мөнәсәбәтле тагын бер әһәмиятле күзәтүен ассызыклыйк. “Чынбарлыкны хаос халәтендә тасвирлап, татар әдипләре шушы тәртипсезлекне аңлаган һәм гармониягә китерерлек көчле геройлар тудыралар, бу вакытта героик эпос структураларына мөрәҗәгать итәләр”. Ф.Бәйрәмова исемнәрен милләткә таныткан тарихи шәхесләр нәкъ шулай – героик эпостагыча тәкъдим ителә. Шул рәвешле хәзерге татар прозасының постколониаль канатына тарихның аз мәгълүм тагын бер битен ачкан яңа роман өстәлде. Милләтнең киләчәге турында җан сызып язылган, әдибәнең әрнүләрен бөтен тирәнлеге белән ачып салган, кан-елаулар белән тулган, көчле шәхес концепциясен милләтнең бүгенге халәтенә бәя бирү үлчәме итеп тудырган әлеге роман хәзерге милли прозаҗбызның югарылыгын да билгели.

Тарихи чынлыкны гәүдәләндергән әдәби эшләнеше ягыннан уңышлы реалистик әсәрләр рәтенә Айзирәк Гәрәева-Акчураның “Мөнҗия” бәянен кертергә кирәк. Танылган опера җырчысы Мөнҗия Еркимбаева хакындагы әлеге әсәрдә репрессия сәясәтенең гаилә язмышына тәэсире тарихи фатларны  әдәби уйдырмага төреп тетрәнерлек итеп тасвирлана. Иң тетрәндергәне менә шушы: “Кыргыз операсына нигез салучларның берсе буларак тарихка кергән, сугыш елларында фронт юлларын татар, кыргыз һ.б. телләрдәге җырлар башкарып узган Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен сагынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес”.

Исемнәре ил тарихы битләренә алтын белән коелып язылырга тиешле милләт вәкилләре – шәхесләр турында язылган әсәрләр реалистик прозаның әдәби-документаль канатына карый. Быел күркәм юбилеен билгеләп үтүче мөхтәрәм галимебез, остазыбыз, язучы Т.Галиуллинның “Ник керәсең төшләремә?” хакыйкый бәяне шундыйлардан. Әдип алдан ук максатын тәгаенләп куя: “гади эшчедән иң югары баскычка күтәрелгән татар кешесе – “ата нефтьче” Әкълим Мөхәммәтҗанов язмышы турында ихлас җан авазы”. Документаль нигезле текстта әдип милләтне таныткан, аның гаярь, хезмәткә дәртле  асыл улына  дан җырлый. Тагын кайтып, бу урында Айзирәк Гәрәева-Акчураның  “Төркиянең беренче нефтьчесе –татар» дип исемләгән Кәмал Локман турында документаль бәянен милләтебезнең зыялы шәхеләрен җәмәгатьчелеккә таныту ягыннан билгеләп үтәргә кирәк.

Хөр фикерле, киң карашлы әдибебез Ринат Мөхәммәдиевнең журнал укучыга быел “Аязучан болытлы һава” хикәясе тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, Р.Мөхәммәдиев узган ел җәмәгатьчелеккә шулай ук “Күзачкысыз буран” исемле әдәби-документаль романын тәкъдим итте. Роман төрки дөньяны өйрәнү фондын нигезләгән шәхес, Истамбул университеты профессоры, күп кенә уку йортларының, шул исәптән Казан федераль университетының дәрәҗәле профессоры Туран Язган хакында. “Төннәрен йокламадым, көннәр буе эшләдем –кара тиремне түктем, кызыл канымны йөгерттем – төрек кавеме югалмасын диеп...” Орхон-Енисей язмаларыннан алынган сүзләр белән ачылаган әсәр шулай ук прозабызның тарихи шәхесләр турындагы  канатының югарылыгын билгели.

Әсәрләрдәге тарихи материал татар халкының узганына караган бик күп фактик мәгълүматларны укучыга җиткерергә мөмкинлек бирә. Фирдәвес Хуҗинның шулай ук тарихи чынбарлыкны халыкка җиткерү максаты белән язылган “Сугыш күләгәсендә” повесте әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, “бары тик рус булмаган халыклардан торган,  1941 елның июлендә оешып, 1943 елның ноябренә кадәр Кызыл Армия өчен пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыкчылар әзерләнү белән шөгыльләнгән” ун меңгә якын кешенең гомерен өзгән Суслонгер лагерендагы фаҗигаләрне – “кеше ышанмаслык күренешләрне”  бөтен тирәнлегендә беренче тапкыр ачып сала. Повестьта лагерь прозасына хас булган алымнар аерымачык. Ф.Хуҗин, гаепсез корбаннарны искә төшереп, авылдашлары язмышы турында сөйләп, алар өчен «дога кылырга», ил тарихындагы бу авыр сәхифәләрне истән чыгармаска чакыра. Хисаметдин Исмәгыйлевның “Әфган тауларын кичеп” әсәре дә Әфганда хезмәт иткәннәргә бер һәйкәл булып тора. Авторның әфган кызы Фатыйма сызыгын кертеп җибәрүе фаҗиганең тирәнлеген тәэсирлерәк бирүгә хезмәт итә.  

Быел журналда басылган әсәрләр арасында шулай ук М.Әмирхановның “Зиннәтулла хәрәт” әсәрен бөек шагыйребез тормышына мөнәсәбәтле тарихны әдәби-нәфис кимәлдә сөйләп бирүе белән игътибарны җәлеп итә. Бәян олпат-салмак сыгылмалы теле, Г.Тукай портретына аерым штрихлар өстәве, гыйлемлелек, зыялылык, диниятлелек турындагы карашларны гаҗәеп тыйнак, тирән белемле аксакал хәзрәт образы аша яктыртуы ягыннан  хәзерге әдәби барышта тиешле  урынын тамгалый.

Бу урында Т.Галиуллинның милли горурлык турындагы фикерне калкытып куйган “Татар әреме” хикәясенә туктыйк. “Татар әреме” хикәясе үзбәк катыш татар канлы ир затының татар җиренең сихәте турында бәяненә корылган. Ирнең әтисен дәвалаган, үзен тулы гаиләле иткән гыйлемле татар җире татар әреме символик детале аша сакральләштерелә, гади генә көнкүреш ситуациясенә бәйле милли горурлык хисе алга чыгарыла. Т.Галиуллинның прозасы киң җәмәгатьчелекә быел “Китек көзге” китабы аша тәкъдим ителде.

Бу юнәлештәге әсәрләргә күзәтүне безнең карашка, әдәби эшләнеш җәһәтеннән иң камил,  гаҗәеп тирән экзистенциаль сагыш, психологизм алымнары ярдәмендә тарихи чынлыкны сөйләп биргән хикәя – Рифә Рахманның “Икмәк исе” хикәясе белән төгәллисе килә. Гражданнар сугышы елларында Габдулла гаиләсен ачлыктан коткару өчен читкә чыгып китә, юлда ачлыктан кибеп үлгән газиз улын, хатынын поезд тукталышында җирләп калдыра, ничарадан бичара бар булган яңа гаиләсе Дөррия белән Әлмире дә игендә җирләнгән. Символлаштыру осталыгын, психологизм тирәнлеген бәяләү өчен әсәрдән өзекне укып китәргә рөхсәт итегез:  “Ачлык елны, исән калыр өчен, авылдан чыгып киткән иде Габдулла. Ачлыктан үлеп тә котылырсың, күңел ачлыгыннан, җан ялгызлыгыннан салкын каберләр дә коткара алмас кебек аңа бүген. Каршында шаулап утырган иген кыры булса да, башакларда атынган бөртекләрдә югалту тәме генә бардыр. Балачагында өлгереп җитмәгән бөртекләрне ашап, эче күбенүдән бик нык чирләгән иде. Тамагын туйдыу хакына хәтта күбенергә әзер чаклары. Инде менә бодайларның өлгергәнен авызына да аласы килми. Нәкъ шушы урында, нәкъ шушы төшкә күмелгән иде бит Әлмире… Бу кырларда искән җилләрдә икмәк исе генә түгелмени соң?” . Шул рәвешле, психологизм, экзистенциальлек, икмәк исе, салкын кабер, иген кыры кебек образларны символллаштыру исәбенә көчәйтелә.

Шул рәвешле, реалист “прозаиклар тарафыннан үткәннең авыр мирасыннан тәүбә итеп арыну мөмкинлекләре дә, мәрхәмәтлелек, милли әхлакый кыйблаларны тергезү, дин-иман, хакыйкатькә төшенү юллары да тәкъдим ителә”. Тарихны белмәү гамьсезлегенән, милләт тарихы белән горурлану ноктасына, туган җирен өзелеп ярату,  югалтулар, эчке тетрәнүләр аша килгән татар егете язмышы С.Шәмсинең “Кендек каным тамган йорт” әсәрендә үзенчәлекле бирелә.  Рабит Батулланың “Китек күңел” бәянендә Мостаңгир образы бирелешенә салып, мәхәббәт тарихына төреп башка халыклар тарихына исемнәре батыр булып теркәлгәннәрнең татар йөрәгендә дә урыны булырга тиешлек идеясе алга куела, хакыйкатьне тану турында фикер җиткерелә.

Әхлакый проблемаларны колачлаган реалистик әсәрләр шактый күпсанлы. Алар шартлы-метафорик формаларга мөрәҗәгать итүләре, жанрлар төрлелеге, эпик телне баету  ягыннан кызыклы гына. Мисал өчен, хәзерге прозада сатирик һәм маҗаралы, фәлсәфи, фантастик  жанрларга мөрәҗәгать омтылышы кимеми. Бу яссылыкта В. Нуриевның “Кышның озын бер төне” сатирик бәяне һәм Х.Бәдигыйның маҗаралы дип куелган “Җиләк чәчәге” бәяне символлаштыру алымына мөрәҗәгать итү җәһәтеннән игътибарга лаек. Кәрим Караның иҗат кешесе күңелендәге каршылыкны ачып бирүгә корылган “Депрессия” повесте психологизм алымнарын төрләндерү ягыннан кызыклы. Психологизмның аң агышы алымын да файдаланып язу, символлаштыруны отышлы куллану ягыннан аерып Фирүзә Җамалетдинованың “Адаштырма, буран...” повестен билгеләп үтеп булыр иде. Повесть төп герой Маратның эчке каршылыкларын иҗтимагый, фәлсәфи мотивларга төреп сөйләп бирү ягыннан кызыклы. Әхлакый проблемаларны үзәккә алган, психологизм алымнарына отышлы мөрәҗәгать ителгән әсәрләр рәтенә Дилбәр Булатованың “Соң түгел” повестен да кертергә кирәк. Яшь әдибә Алинә Галиеваның фантастик шартлылыкка корылган “Киләчәккә атап” хикәясендә фантастик һәм модернистик шартлылык ярдәмендә  милли телебез, гомумкешелек кыйммәтләре турында уйлану үзәккә куела.

Милли әхлакый кыйблаларны тергезү җәһәтеннән А.Әхмәтгалиеваның “Ак читек” бәяне укучының игътибарын үзенә тартып тора. Бәян дөнья күрүгә үк журналның “Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсендә беренче бәясен дә ала. Д.Заһидуллина, хаклы рәвештә, әдибәнең хәзерге проза телендә шигърилек аһәңен яңгыратучы икәнен ассызыклый. Быел әдибәнең шулай ук шактый уңышлы елы икәнен,  бер-бер артлы берничә китабы табадан төшкәнен  дә билгеләп үтми ярамас.

Реалистик юнәлештә прозаиклар  милләт тарихын сакральләштерә (В.Нуриевның “Хуҗалар тавында”), җир кешесенә мәдхия укый, җир хезмәтенең тәме турында яза (Г.Гыйльмановның “Алтын басуы”, Рашат Низами “Шахмат дәресләре”), сентименталь дулкында ятим балачак тасвирын бирә (Айгиз Баймөхәммәтов “Әкиятсез балачак”), әни кадере (Фатыйма Гыйльметдинова “Сабыным кала, сатыгыз”), югалтулар аша табылган ана булу бәхете (Ахир “Кыргый алмагач”), кимсетелгән хатын тәрбиясендә үскән садә кыз бала фаҗигасе (Лира Ибраһимова “Айзидә”),  җитәкче, ата булу җаваплылыгы (Н.Гыйматдинова “Түрә”, “Әти-и”), ил-ватан алдында бурыч үтәү турында сөйли (Г.Даутов “Генерал”), эчке сызланулар турында да юмористик һәм лирик дулкында бәян итә (Рифкать Хуҗи “Карт кыз”), җәмгыятьтәге әхлаксызлык (Рәфкать Шаһиев “Аяк ялы”) турында яза, кеше үтерү, җинаятьчелеккә кереп баткан абсурд яшәешне тасвирлый (Ф.Зыятдинов “Әгәр бу кеше вафат булса”), нефтьчеләр тормышын сурәтли (Фәтхулла Абдуллин “Кемгә сөйлим серләремне”, Альберт Хәсәнов “Кәҗәкәй – матур бәләкәй”), мәхәббәт тантанасын бәян итә (Ф.Яхин “Яз яме белән бергә”). Шул ук вакытта реалистик проза ХХ йөз дәвамында ныгыган традицияләрне бик теләп дәвам иттерә. З.Тимергалиевның “Сәмига” әсәрендәге ана образында М.Галәү, Х.Сарьян, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, Ф.Садриев, Г.Гыйльмановлар  тудырган татар хатын кызы – ана белән аваздашлык сизелә. Г.Гыйльманның Ак бабае-аксакал мифологемасы да әдипнең әсәрләрен үзара бәйләп торучы күпер. Символлар теленең прозада активлыгын югалтмавы хәзерге татар прозасында  шәркый традицияләрнең саклануы кебек кабул ителә.

Бөек язучыбыз киләсе елга 110 еллыгы билгеләп үтеләчәк Ә.Еникинең әсәр теле мәсьәләсенә үтә дә җаваплы якын килгәнлеге дә билгеле: “Язган чакта әсәрнең теле ниндидер бер кодрәт белән үзеннән- үзе җиңел генә агып бара дип уйлау һич кенә дә дөрес булмас иде. Тел ярдәмендә ни әйтергә, нәрсә күрсәтергә телисең – хикмәт шунда бит. Хәтта әсәрне редактор өстәленә илтеп салганнан соң да баш ватудан туктамыйсың – күңелгә ошамаган берәр сүз сине, җаныңа кадалган шырпы шикелле, гел борчый тора. Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы да, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала”. Бу яссылыкта Ркаил Зәйдулла хикәяләрен аерып билгеләп үтә мәслихәт. Әйтик, “Сунар”, “Ахияр һәм Алла” хикәясендә әдип тема белән алдыра дип әйтү дөрес булмас, ләкин символлаштыру, сүз уйнату, композицион алымнар ярдәмендә публицистиклыкка урын калдырмау хикәяне гаҗәеп җиңел укылышлы, ә яшьрәк буын өчен үрнәк итә.

Форсаттан файдаланып, Ә.Еники исеме янында тагын бер язучы Миргазиян Юнысның моңа кадәр кулъязма хәлендә яшәгән быел алдан «Казан утлары»нда, аннары Татарстан китап нәшриятында Равил Рахмани белән Галимҗан Гыйльман редакциясендә китап булып басылган “Кыпчак кызы” романын билгеләп үтик. Әдип 60-80 еллар әдәбиятындагы миллилекне үстерүче, татар милли мифын иҗат итүче буларак та танылу алды. Бүгенге көндә М.Юнысның әдәби һәм публицистик  иҗаты КФУ аспиранты, яшь язучы Ландыш Әбударова (Фәезова) татафыннан “Миргазиян Юныс прозасында һәм публицистикасында милли миф иҗаты” дип исемләнгән гыйльми хезмәт буларак өйрәнелә.  Тирән гыйльми әзерлекле, талантлы яшь әдәбият белгече Ландыш Әбүдарованың быел язучы буларак тәүге “Мандариннар” китабы дөнья күрүен дә билгеләп үтик. Аның карашынча, “Кыпчак кызы” романында сүз Юныс иҗатындагы даими герой – Габдрахман Рахманкулов исеменнән бара, сюжет аның Украин кызы Оксанага мәхәббәт сызыгына корыла. Диңгезче Габдрахман чит милләт кешесенең тамырында татарлар белән уртак кан – кыпчак каны агуын, аның Аксанә булуын таныса да, аның милли хисләре җиңеп чыга. Милләт чисталыгы хакына ул мәхәббәтеннән ваз кичә. Миргазиян Юныс “Кыпчак кызы”  романында әлеге темага яңача якын килә, ләкин чишелешенә төгәл ачыклык кертмичә калдыра. Ихтимал, әдипнең яңа әсәрен басмага бирмәвенең сәбәбе шуның белән аңлатыладыр да. Әмма романның әдипнең иҗатына объектив бәя бирү өчен әһәмияте бик зур”, – дип яза романга бәясендә Л.Фщезова.

Янәдән кайтып, Д.Заһидуллина XXI гасыр башы татар прозасында милли яшщешне юк итүче совет һәм постсовет җәмгыятен фаш итүгә корылган постколониаль мотивларның активлашуына романтизмның көчәюе дә йогынты ясый”, – дип билгеләп үтә. Галимә яшь күркәм каләм әһеле Зилә Сабитованың 2018 елда дөнья күргән “Таныш кешем” хикәясен  романтик проза,  “кәеф прозасы» мисалы буларак бәяли: “Хикәя тышкы чынбарлыкның күңел дөньясында чагылышы итеп уйланылган. Бүгенге татар әдәбиятында бу язу рәвеше киң таралмаган, әмма яши”. Галимә З.Сабитованың хикәяләүнең төрлелегенә, аң-хәтер агышына мөрәҗәгать итүен игътибарга ала. Традицион романтик калыпта язылган әсәрләр дә бар (Сания Әхмәтҗанова “Зәңгәр күзле мәхәббәт”, Гөлүсә Шиһапова “Күгәрченнәр”).

Шул рәвешле, журналларда дөнья күргән бүгенге прозаның төп сыйфатлары булып  милли мәсьәләләрне калкуландыру, форма һәм алымнар ягыннан шәркый әдәбиятлардан килгән структураларны, образ-символарны,  файдалану билгеләнә ала.  

 

 

 

 

 



[1]Лейдерман Н.Л. Гипотеза о постреализме // Лейдерман Н.Л., Липовецкий М.Н. Современная русская литература: 1950-1990-е годы. В 2-х томах. Т.2: 1968-1990. – М.: Издательский центр «Академия», 2006. –  С.587.

Read 1180 times
Союз писателей РТ