Шимбә, 29 Декабрь 2018 10:29

«Әдәби ел йомгаклары - 2018» җыелышында ясалган чыгышлар. Балалар әдәбияты.

Written by 
Rate this item
(0 votes)


Докладчы: Айсылу Галиева

 

Хәерле көн, хөрмәтле язучыларыбыз!

Татар теле гаиләгә куып кертелеп, телебезне саклау, һәм киләчәк буыннарга тапшыру җаваплылыгы гаиләләргә генә терәлеп калган вакытта бу мөнбәрдән балалар әдәбиятының уңышлары турында сөйләү бик сәер булыр иде ул, килешәсездер? Шуңа  күрә бу  чыгышымда мин быел матбугат чараларында һәм нәшриятларда дөнья күргән балалар әдәбиятына күзәтү, күпмедер дәрәҗәдә контент-анализ  ясарга тырышам, бәяләү, мактаудан ераграк торып, бәя бирүне үзегезгә калдырырмындыр.

Чыгышның беренче өлеше матбугатта басылган әдәби әсәрләргә, ә икенче яртысы – китап нәшриятларында басылган балалар китапларына багышланыр. Шунысы бар, басылган китапларның барысын мин яшь буенча бүлеп чыктым, шулай иткәндә сез – авторлар бүген балалар өчен нәрсә җитмәгәнен ныграк тоемларсыз һәм нәшриятка чираттагы туган тел, яшел чирәм турындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр китергәнче, нәшрият ихтыяҗын да искә алырсыз дип уйлыйм, һәм бу чыгышта яңгыраган фикерләр сезгә иҗатыгызда берникадәр ярдәм итә алыр иде дигән фикердә торам.

Иң элек, балалар әдәбиятының нәрсә икәнен ачыклыйк әле. Әдәбиятыбыз теоретиклары балалар әдәбиятын балалар өчен һәм балалар тарафыннан тудырылган әсәрләр ди. Безнең авторларыбыз һәм гади кешеләр өчен балалар әдәбияты ул – балалар укый торган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр һәм башка әдәби әсәрләр. Шулай да бу категориягә киңрәк карау кирәктер, балалар әдәбияты ул – балаларны тормышка әзерли торган, кешелекнең гасырлар буена җыелып килгән тәҗрибәсен тапшыра торган, аны социальләшү процессына әзерли торган, инде дә килеп, бөтенебез дә кабатлап туктамый торган фикер – әдәп-әхлаклы буын тәрбияли торган әдәбият. Матур әдәбият та, тирә-якны, дөньяны танып белүгә корылган әдәбият та, дидактик әдәбият та. Шуңа күрә, сез күзаллаган әдәбият турында гына сөйләүдән китә башласам, кичерерсез.

 

Татар матбугатында - балалар әдәбияты

Бүген балалар өчен “Салават күпере” (9100), “Сабантуй” (3210), “Тылсымлы куллар” (1000), “Ялкын” (2870) журналлары, “Көмеш кыңгырау” (3464) гәзитләре нәшер ителә. Кара исәп белән чутлаганда, 10000ләп бакча баласы, 8550 мәктәп баласы  өенә үз туган телендә матбугат алдыра. Республикада 160 меңләп бакча урыны булуын, әле бакчага йөрмәгәннәре күпме, 300 меңнән артык мәктәп баласы булуны исәпкә алганда, бик аз саннар.

Инде шушы матбугат чараларында басылган әдәбиятка күчик. 

“Сабантуй” журналының  якынча 17 проценты балалар иҗатына багышланган. Бу  - басманың һәр санында 4-6 полоса балалар хатларына, шигырьләренә, әкиятләренә бүленә дигән сүз.  Бер санда язучы Галимҗан Гыйльмановның балалар шигырьләренә күзәтүе бирелгән. Балалар өчен язылган әдәби әсәрләргә килгәндә, ел дәвамында әлеге журналда Х. Халиков,  М. Җәлил, Ф. Яруллин, Р. Шәйдуллина, Ф. Мәрдәнова, Йолдыз,  Ш. Галиев, Л. Шәех шигырьләре, Лилия Фәттахова, Рөстәм Галиуллин хикәяләре басылган. Шунысы бар, әлеге хикәяләрне журналда укып бетереп булмый, номерда аларның бер өлеше генә тәкъдим ителә, теләгән кеше аны QR-код буенча сайтка кереп, сайтта укып бетерә ала. Моның өчен камералы смартфон кирәк. Шушындый ук ысул белән журналда басыла торган җырларны да өйрәнеп була. Журналда җыр сүзләре ноталары белән бирелә, QR-код ютубтагы видеога җибәрә, анда җырны тыңларга, музыкантның уйнавын күрергә мөмкин.

“Ялкын”да әдәбиятка урын азрак бирелгән. “Сабантуй” белән “Ялкын” икесе бер филиал булып, аудиторияләрен берсе башлангыч класс балаларына, икенчесе яшүсмерләргә аталган буларак, “Ялкын”да яшүсмерләр, студентлар – кичәге мәктәп укучылары үзләре авторлар буларак катнаша. Балалар хатлары 7 бит алып тора. Һәр сан саен 1 бит дөнья әдәбиятыннан тәрҗемә бирелә. Соңгы биттә әкият басыла. Авторлардан ел буена Илсөяр Иксанова, Элвира Һадиева,  Булат Ибраһимов, Эльмира Җәлилова, Рифат Сәлах, Ләйсән Фәтхетдинова, Халисә Ширмән шигырьләре басылган. Болар инде балалар өчен түгел, үсмерләр, яшьләр өчен, уйландыра, уйларга мәҗбүр итә торган шигырьләр. Лилия Фәттахова хикәясе, Вакыйф Нуриевтан өзекләр бирелгән.

“Салават күпере” 16 битлек журнал, балалар иҗаты басманың 12 процентын алып тора, бу - сан саен уртача ике бит, кайбер саннарда күбрәк тә, әдәбиятка бирелә. 2018 ел саннарында Р. Вәлиевнең рус, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән шигыре, Толстойдан, Н. Саеджиевтан (калмыкчадан) тәрҗемәләр бар. Х. Халиков табышмаклары, Ф. Әмирхан, Н.Каштан хикәяләре, Батулла әкияте, В Нуриевның повестеннан өзек басылган. Шунысы игътибарга лаек, “СК” дә ел буена әлифба басылып килде, һәр хәрефкә бер бит багышланып, шигырь, иҗекләп уку өчен сүзләр, буягыч – бала шөгыльләнсен өчен тулы бер методик комплексны хасил итте. Әлеге хәрефләрне бергә җыеп, аерым дәфтәр итеп чыгарырга да мөмкин булыр иде.

“Тылсымлы куллар”, “Салават күпере” шикелле үк 16 битле журнал. Балаларның һәртөрле үсеше өчен файдалы материаллар бастырып чыгара. Анда остаханәләр дә, дини хикәятләр дә, мантыйк, математика буенча күнегүләр дә, халкыбызның материаль мирасына багышланган язмалар да бар. Басма, төрле конкурслар үткәрү юлы белән балаларны үзе дә иҗатка тарта. Балаларның үз язмаларына (алар шигырь дә, әкият тә, бала хаты да булырга мөмкин), рәсемнәренә ике бит бирелә. Бу ел буена басылганнарның 12 проценты. Балалар өчен язылганнардан А. Алиш, Ә. Бикчәнтәева, Ш. Галиев, Г. Бәдертдинова, Надия Вәлиева һ.б. күрсәтергә була.

Балалар иҗатына, гомумән балалар әдәбиятына иң күп игътибар биргән матбугат чарасы – “Көмеш кыңгырау” газетасы. Балалар әдәбиятына газетаның 75 проценты бирелгән дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. “Көмеш кыңгырау”да барлык язмаларның яртысы балалар иҗатына багышланган. Шигырь-хикәяләр, әкиятләр, балалар хатлары – сан саен басыла килә. Арада аерым мәктәпләргә багышланган саннар да бар. Язучылар иҗаты белән  “Әдәби сәхифә”дә  танышырга мөмкин.  Резедә Шәрипова, Ямаш Игәнәйнең 80 еллыгына, Лилия Гыйбадуллина (балалар өчен  2 генә шигырь, калганнары фәлсәфә), Мөҗәһит Әхмәтҗан, Факил Сафин, Сирень Якупова, Ә. Ситдыйкова, Р. Бәшәр, В Хәйруллина, Ф. Мәҗитов, Л. Шакирҗанова, Р.Фәйзуллин, Р. Габделхакова һ б шигырьләре урын алган.  Прозадан А Алиш, Л. Фәттахова, Г. Әдһәмова, Ф Мәрдәнова, Р Батулла әкиятләре, Рәмилә Китабова, А Әхмәтгалиева, Ирек Диндаров, Алмаз Гыймадиев хикәяләре басылган. Шулай ук тәрҗемәгә дә игътибар бирелә, газетада мәктәп укучыларының русчадан тәрҗемәләре дә, язучылар Сания Шәвәлиева, В. Черняева әкиятләре тәрҗемәләре дә  басылган. Рус телендә дә басылган материаллар очрады берничә мәртәбә, газетаның теркәлү турында таныклыгында татар теле белән беррәттән рус теле дә күрсәтелмәгән булса, бу адымнан тыелып торырга, ә таныклыкка үзгәреш кертергә киңәш итәр идем.

Балалар әдәбиятын пропагандалауда “Мәйдан” журналы да зур эш башкара. Журналның 9,3 проценты балалар әдәбиятына бирелә, бу 160 битнең 15 бите. Анда сан аралаш И. Вәлиуллина, Г.Исхакова, Г.Гайнетдинова, Р.Бәшәр, В.Хәйруллина әсәрләре балалар иҗаты белән чиратлаштырып бирелгән.  “Казан утлары”нда “Ак җилкән” рубрикасы бар иде, аның эше сүлпәнләнгән булса кирәк, студентларның берничә әсәреннән һәм Ф. Җамалетдинованың “Адаштырма, буран” хикәясеннән башка, балалар яки үсмерләр кызыгып укырлык әйбер күрмәдем. “Гаилә һәм мәктәп” бала тәрбиясенә кагылышлы, әти-әниләр басмасы буларак, анда да күпмедер әдәби әсәрләр очраштыра. “Илһам чаткысы”, “Әллүки” рубрикалары да бар. Марат Закир, Надия Вәлиева, Сөләйман шигырьләре, Ринат Нуруллинның шигъри табышмаклары басылган.

Әлеге басмаларны карап, актарып чыккач, аларның берничәсе өйгә дә килә, шул күзгә ташланды: кайбер матбугат чараларында бер үк авторларның бер үк әсәрләре басыла, яки бер үк саннарда бер үк язучының юбилеена багышлана. Бу хәлнең башка елларга караганда  кимүе сөендерә, шулай да матбугат әһелләре башка коллегаларының эшенә дә игътибарлырак булсалар, кабатланмасалар иде. Гади укучы һәр матбугат чарасында бер үк әйбер басыла дип, икенче юлы сезгә язылмаска да мөмкин. Өзелеп-өзелеп үтенәм, әдәби әсәрләрне сайлаганда талымлырак булсагыз иде, чөнки аворларның кайберсе нәшриятка килгәч, аяк терәп, бу фәлән басмада басылды, сез моны чыгарырга тиеш, дип сөйләшә, әсәрләрне укып таныша башлагач, йөзе арасыннан ике-өчен генә сайларга мөмкин икәне билгеле була.

Инде нәшриятларга күчик. “Татарстан китап нәшрияты” белән, шәхси яки хосусый нәшриятларда басылган китапларга да туктарбыз.

Алда әйткәнемчә, китапларны аудиториясенә карап классификацияләдем. Маркетинг бүлеге әйтүенә караганда, иң зур сорау кечкенә балалар өчен язылган юка һәм арзан китапларга, әкиятләргә, дөньяны танып белергә өйрәтә торган, баланың үсешенә ярдәм итә торган дидактик материалларга. 3 бала әнисе буларак, балалар бакчалары белән аралашу тәҗрибәсеннән чыгып, шуны да әйтә алам, 2 яшькә кадәр кыска фольклор жанрлары, сөйләгәндә истә кала торган 4-8 юллык  шигырьләр, хайваннар турында кыска әкиятләр әйбәт кабул ителә. Аннары 5-6 яшькә кадәр шаян, юморга бай шигырьләр, шигъри табышмаклар, баланы уйларга  мәҗбүр итә торган арифметик табышмаклар, логиканы үстерә торган мәсьәләләр бара. Озынлыгы 7-8 минуттан артмаган, арытмый торган хикәяләр, әкиятләр яратып кабул ителә. Шушы чорда ук дөньяны танып белүгә ярдәм итә торган материаллар кызыксындыру тудыра. Мәктәпкә укырга кергәндә балада уку рефлексы барлыкка килгән икән инде, алар күңелле шигырьләр, әкиятләр, маҗаралы һәм фантастик китаплар сайлаячаклар. 8-10 яшьтәгеләр фәнни-популяр китапларны да үз итәр, күпмедер дәрәҗәдә тарихи китаплар белән дә кызыксыныр, тагын да бераз үсә төшкәч олылар өчен язылган, мәхәббәт турындагы әсәрләргә, мотивацион китапларга өстенлек бирә башларлар.

0-2 яшьлек балалар өчен. Сабыйлар өчен чыгарылган Р. Батулланың  “Колакчын Тафи” катыргы китабы бик яратып кабул ителде. Әсәр турында сөйләп тормыйм. Узган елның планын төзегәндә, илдәге вазгыятьтән чыгып, бу китапны үзем махсус тәкъдим иттем. Аңлаган кеше аңлап укыды, сатып алучыларыбыз арасында 4-5 айлык балаларына укучылар да булды дип беләм, укып аңламаганы, Тафины кызганганы рәсемнәренә кызыгып алды. 5 айлык балаларга да тәкъдим итә алырлык “Төсләр”, “формалар”, “Саннар”, “Хайваннар” дигән карточкалар басылды. Әлбәттә, болар методик әйберләр, ләкин алар әдипләребез шигырьләре, табышмаклар, бармак уеннары белән тулыландырылган. Авторлары – балалар бакчаларында, балалар үзәкләрендә эшләүче тәрбиячеләр, нәшрият үз чиратында, аларны матур әдәбият белән баетты. Хаталар да бар, аларын икенче эшләрдә истә тотарга кирәк булачак. Г. Тукайның каты картоннан ясалган ясалган “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен дә кечкенәләр өчен яратып алалар. “Юлбасма” нәшриятының Йолдыз Миңнуллина эшкәрткән “Ай кызы Зөһрә” китабы да татар балалар әдәбиятының матур үрнәге. Әлеге китап “Зөһрә кыз” риваяте буенча эшләнгән, классик китап кануннарыннан китеп, иң элек рәсемнәре, аннары шул рәсемнәр буенча текст барлыкка килгән, соңыннан шушы китап буенча тере китап – видеотрейлер ясалган һәм спектакль дә сәхнәгә чыгарылган. Бу проекты белән берничә еллык кына эш тәҗрибәсе булган “Юлбасма” нәшрияты безгә ничек эшләргә мөмкин икәнлеген күрсәтте. Полиграфия җәһәтеннән дә тел-теш тидерерлек түгел. Китапка сорау зур, чагыштырмача арзан булмаса да, 340 сум, әйбәт сатыла дип беләм.

3-6 яшьлек балалар өчен, “Камыр батыр” интерактив китабын мисалга китереп була. Әлеге татар халык әкияте аерым бер китап итеп, аудиториясе өчен гадиләштереп, төрле биремнәр белән баетып бирелгән.  Шушы сериядән икенче китап, беренчесе “Дүрт дус” дип атала иде, әйтергә кирәк, уңышлырак эшләнгәне. Әкиятне уку барышында, мантыйкый сорауларга җавап табарга, буярга, наклейкалар ябыштырырга  мөмкин. Яңа укый башлаган балалар аны укый да алачак. Укый башлау дигәннән, узган елларда “Акбүре” нәшриятында,  “Алтын балык” нәшриятында иҗекләп уку өчен китаплар басылган иде, аларга сорау зур, быел, кызганыч, андый китаплар басылмаган, бу безнең дә, китап нәшриятының да уйлап бетермәве инде.

Резедә Шәрипованы “Сабантуй”  китабы шундыйларга керә. Әлеге китапта басылган гади, кызыклы шигырьләрне рәхәтләнеп укырга да, яттан өйрәнергә дә мөмкин. Автор сабан туеның һәрбер ярышын, һәр бәйгесен шигъри тезмәләргә салган. Булат Гыйльванов рәсемнәре белән бизәлгән “Татар халык әкиятләре” китабында да  3-6 яшьлекләр өчен дә, зурраклар өчен дә әкиятләр шактый, кайсын укырга икәнен әти-әниләр үзләре хәл итә инде. Әкиятләр арасында “Гөлчәчәк”, “Үги кыз”, “Ак бүре” кебек популяр әкиятләр белән беррәттән, “Тимеркендек”, “Аю Әппәз” шикелле, онытылган, күптән басылмаганнары да бар. Вак, бөртекләп ясалган иллюстрацияләр дә баланың игътибарын озакка үзенә җәлеп итәр. Айгөл Әюпованың “Теория” нәшриятында басылган, “Искәндәр, Йолдыз, Кети һәм башкалар” комикслар китабында төрле әкияти персонажлар белән танышырга, шушы мавыктыргыч китап әкият дөньясына аша беренче адымнарны ясарга мөмкин. Анда Шүрәле дә, Зөһрә кыз да, Алмачуар да, татар язучыларының тагын әллә нинди персонажлары бар.

6-11 яшьлек балалар өчен китаплар. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Фирүзә Җамалетдинованың “Тешле карандаш”, Йолдызны “Китаплы кич”, Илдус Миңнуллинның “Балыкчы үрдәк” шигырь җыентыклары чыкты. Факил Сафинның “Рухият” нәшриятында чыккан китабы да шушы ук аудиторияне күздә тота. Мөнирә Сафинаның “Болыт кызы”, Роберт Сәләхиевнең “Мин болай тырыш малай” китаплары – авторларның балалар өчен беренче китаплары булып, шулай ук кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган. Зинаида Захарованың “Җил малайлары” китабы, Лилия Фәрхетдинованың “ Җылы сүз” дигән өч телдәге әкиятләр китабы – телләрне чагыштырып өйрәнгәндә бик әйбәт. Гәрәй Рәхимнең “Иске самавыр торбасы” җыентыгында авторның элекке елларда яратып кабул ителгән әсәрләре кабат нәшер ителгән. Э. Успенскийның “Крокодил Гена һәм аның дуслары” әсәре татарчага тәрҗемәдә дөнья күрде. Әсәрнең теле җиңел, кызыклы, гади, авторның стиленә дә, юморына да хилафлык юк, ул Ф.Мөслимова тәрҗемәсендә чыкты.

12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Кызганыч, бу аудитория өчен тартып-сузып Илгиз Зәйниевнең “Бәби” ен атарга була. Анысы да утырып рәхәтләнеп укыр өчен түгел, мәктәп сәхнәләрендә уйнар өчен. Бу вакыт баланың шәхесе формалаша торган, үзе өчен дә, әти-әниләр өчен дә авыр чор. Ата-ана авторитеты җимерелә торган, үзе өчен яңа кумирлар булдыра торган чор. Һәм шушы чорда безнең аңа тәкъдим итәрдәй бер генә әйберебез дә юк. Тормышта үз урыныңны табу, мәктәптә буллинг, өйдә, дуслар, туганнар белән уртак тел таба алмау проблемалары, ак карга булудан курку, тормышта китәр юлыңны сайлау, дөрес максатлар формалаштыру – һәм безнең шушы чорда балага тәкъдим итәрдәй әдәбиятыбыз юк.

Җәй көне Раил Гатауллин балалар арасында әдәби марафон уздырган иде. Бүләкләү тантанасына 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге утызлап баланы сайлап алдык. Аларның бик азы гына Шәүкәт Галиев белән Хәкимҗан Халиковны укый. Аларның яраткан китаплары арасында З. Кадыйрова, Г. Галләмова, Г. Галимуллина, Р.Шәйдуллина китаплары. 12-13 яшьлекләр өчен мотивацион китаплар да бик кирәк. Әйе, алар рус телендә Кийосакины укый. Татарча Дания Нәгыймова белән Рөстәм Нәбиевнең “Бөртекләп җыелган гомер”е кызык алар өчен. Гафу итегез, үсмерләргә моннан 60 ел элек булган вакыйгалар, сугыш чорында беренче тапкыр трактор күргән малай тәэсирләре кызык түгел. Бигрәк тә балачагын искә төшереп олы бабай язганы күзгә ташланып торса.

Фатих Әмирхан үзенең “Фәтхулла хәзрәтен” моннан 110 ел элек язган. Шул чакта ук видеоэлемтә, такси-беспилотниклар турында да әйткән. Кыскасы, бүгенге тормыш турында, бүгенге балаларга кызык булган һәм киләчәкне дә искә алып язылган әсәрләр кирәк. Моның өчен язучыларыбызның филолог кына түгел, физик та, химик та, математик та, географ та, биолог та булулары кирәк. Моннан ун, егерме, утыз ел элек басылып, егерменче тапкыр кабаттан басыла торган әсәрләр азрак булсын иде бит.

Шулай итеп, Татарстан китап нәшриятында балалар өчен 24 китап чыккан. Шуның 17 се әдәби китаплар. “Юлбасма”, “Теория”, “Рухият” нәшриятларын да исәпкә алсак, узган ел балалар өчен татар телендә нибары 22 китап басылып чыккан. Аз. Китап кибетләрендә балалар өчен 413 төрдәге китап булуын һәм алар арасында биш-алты еллар дәвамында укучысын таба алмый ятканнары шактый булуны искә алганда, укучыларыбыз да күп түгел. Аларны тәрбиялисе, үстерәсе бар. Әти-әниләр күбрәк бакчага барасы, яки бакчага киткән балаларына китап сорый. Ә мәктәпкә кергәч аларны укытучылары һәм, идеаль очракта язучылар үзләре укырга өйрәтә. Күптән түгел генә Чаллының бер татар мәктәбе директоры белән сөйләшергә туры килгән иде. Язучылар килсен, очрашуга гына түгел, балалар блән даими эшләргә, остаханәләргә, аларны иҗатка тартырга, язарга өйрәтмәсәлә дә, телгә кызыксыну уяту өчен булса да килсен иде ди. Узган ел, тел мәсәләсенең иң кызган вакытында, Кояш мәктәбе директоры татарча түгәрәк алып барырга татар зыялысын эзләде. Бик озак эзләде. Татарча укучыларны саклап калу, үстерү, тәрбияләү – үзе китап яза торган һәр татар язучысының бурычыдыр ул бүген. Язуыгызның төп максаты – китап бастырып гонорар алу да, аның кайда череп ятканын уйлап та карамау түгелдер дип ышанам. Минем эшем китап язу, шуның белән мин милләткә хезмәт итәм, тел сәясәте минем эш түгел дип әйтүчеләрегез дә бармак белән генә санарлык дип ышанасым килә. Мәгариф системасында милли мәгарифне саклап калабыз икән, балалар әдәбиятының да, татар китабының да, татар язучыларының да киләчәге бар. Юк икән, Исхакый сурәтләгән җәмгыятьләрдә тарихыбыз, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз турында, кайбер даирәләрдә инде бу чынбарлык, бары тик русча гына сөйләшер көнгә калачакбыз. Мәктәпләр бүген сездән, бездән ярдәм көтә, 19 гасырдагы народниклар йөргән кебек, укучыларны, аларның ата-аналарын агарту эшенә алынуыбызны, алар белән даими аралашып, мәдәниятебез, халкыбыз тарихы турында мәгълүматны сеңдереп, милли үзаңны арттыруны.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Кискенрәк тоелсам, гафу үтенеп куям.

 

 

 

 

 

 

Read 285 times Last modified on Шимбә, 29 Декабрь 2018 10:31
Союз писателей РТ