Бүген 12.30 сәгатьтә Язучылар берлегендә әгъзалыкка кабул итү комиссиясе утырышы ачылды. Әгъзалык дәгъвалаучылар өч кеше - Гүзәлия Галләмова, Натан Солодухо, Марс Яһудин.
14 сәгатьтә Язучылар берлеге Идарәсе утырышы башлана. Идарә остаханәләр тарафыннан Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген караячак.