Дүшәмбе, 28 Гыйнвар 2019 14:49

Хатыйп Миңнегулов эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм тармаклары

Rate this item
(0 votes)

 

I

Күп кенә остазлары, чордашлары, хезмәттәш-коллегалары кебек, Хатыйп Йосыф угылы да үзенең озын-озак гомерендә төрле урыннарда, яшәешнең төрле-төрле тармакларында эшләгән. Авылда туып үсүе аңа кечкенәдән үк җир, табигать тәрбиясе биргән, ел фасылларының, кар-яңгырларның, җил-давылларның, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының үзенчәлекләрен тоярга, теге яки бу дәрәҗәдә аңларга ярдәм иткән. Татар гаиләсе, татар авылы, татар мәктәбе, милли мөхит булачак профессорны халкыбызның телен, моңын, гореф-гадәтләрен, рухын белгән, кавемебезнең тырышлык,  үҗәтлек кебек сыйфатларын үзләштергән чын татар кешесе итеп үстергән. Ул балачактан ук җир казыган, бәрәңге утырткан, мал, кош-корт караган, колхоздагы эшләрнең күбесен башкарган; берара клуб мөдире булып мәдәният өлкәсендә дә хезмәт куйган. Хатыйпның әтисе сугышта һәлак була, гаилә арбасын тартуның, дүрт  баланы тәрбияләүнең төп авырлыгы  әнисе Гайнелхәят җилкәсенә төшә. Бу фидакарь ана һәм аның балалары, нинди генә авырлыклар булуга да карамастан, сынмыйлар, бөгелмиләр — алга баралар: укыйлар, эшлиләр, тулы канлы тормыш белән яшәүгә ирешәләр.

Балигъ булып килгән Хатыйп Йосыф угылы колхоз, туган авыл тормышы белән генә канәгатьләнмичә, Таҗикстан якларына да китеп бара: заводта эшләп «эшче сыйныф» вәкиле дә булып ала. Биредә аңа мамык җыярга да туры килә.

Яшь егетнең бик кыен шартларда алган урта белем белән генә канәгатьләнәсе килми: атаклы Казан дәүләт университетына укырга керә, анда белем ала. Студентлык чорында бер ел читтән торып укырга күчеп, Пенза тарафларындагы Качкару (Кутеевка) исемле зур гына «мишәр» авылы мәктәбендә мөгаллим дә булып эшли: татар теле һәм әдәбияты укыта. Студентлык чорында ул журналистика өлкәсендә дә кыю адымнар ясый: гәҗит-журналларда мәкаләләрен бастыра, радиога тапшырулар әзерли. Җәйге каникул вакытларында редакцияләрдә дә эшләп ала. Университетны төгәлләгәч, гәрчә аңа Мәскәүдә аспирантурада уку, Казанда редакцияләрдә, комсомолның өлкә комитетында («обком»да) эшләү тәкъдимнәре ясалса да, Хатыйп Йосыф угылы үзенең туган, урта белем алган тарафларына эшкә китә: Сарман районы Чукмарлы авылында ике ел мәктәп директоры, колхозның партоешма секретаре булып эшли, балалаларга гына түгел, өлкәннәргә дә белем, тәрбия бирә. Шушы вакытта гаилә дә корып җибәрә. Аннан  — КПСС райкомының партия мәгариф кабинеты  мөдире. Сарман якларында абруй казана. Хәтта аның исеме «Масса-политик һәм пропаганда эшендә актив  катнашуы өчен» КПСС өлкә комитетының 1966 ел 8 нче август карары белән Республика «Мактау китабы»на да кертелә. Әмма үсмер чактан әдәбиятны яраткан, шигырьләр язу белән дә мавыккан, студент елларында «яшь тәнкыйтьче» буларак  танылып килгән Хатыйп Йосыф улын район кысалары гына канәгатьләндерми, Казан, фән тарта. Район җитәкчелегенең җаваплы урыннарына кандидат булып торган, гомеренең икенче чиреген яңарак ваклый башлаган яшь кадр, 1967 елның ноябрендә, Сармандагы шактый көйләнгән тормышын, фатирын ташлап Казанга күчеп китә. Үзе укыган университетның татар әдәбияты кафедрасында аена 105 тәңкәгә ассистент булып эшли башлый. Дүрт кешелек гаиләсе белән тулай торакның кечерәк кенә бер бүлмәсендә сигез ел гомер кичерә. Аннан соң гына аерым фатир алуга ирешә.

Университетта ярты гасырдан артык эшләү чорында, мөгаен,  Х. Миңнегулов (ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор сыйфатында) укытмаган фән калмагандыр: әдәбият тарихының төрле чорлары, «Әдәбиятны укыту методикасы», Шәрык халыклары сүз сәнгате, әдәбият теориясе, махсус курслар (әдәби бәйләнешләр, «Диплом язу һәм фәнни эшләр методикасы», «Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты», «Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» һ. б.). Шулай да аның төп һәм даими курсы «Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты» булды. Галимгә, татар филологиясе шөгъбәсеннән тыш, журналистика, урыс бүлеге студентларына да аерым елларда лекцияләр укырга туры килә. Шулай ук Х. Миңнегулов Казан, Алабуга педагогия, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль институтларында, Милли университетта да дәресләр алып барды. Инде озак еллар буе мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә тора; мөгаллимнәргә ярдәм күрсәтә. Ул Казандагы 11 нче татар гимназиясендә дистә елдан артык фәнни консультант вазыйфаларын да башкарды. Республика укытучылар белемен күтәрү институтының даими лекторы да. Аның Төмән, Түбән Новгород, Пенза, Мордовия, Чувашстан, Ульяновск, Пермь төбәге укытучыларына, шул якларга барып, күп мәртәбәләр лекцияләр сөйләгәне, семинарлар уздырганы бар.  Хатыйп Йосыф угылы дистә елга якын Казан университетының Яшел Үзән һәм Чаллы, Чуваш университетының Батыр филиалларында дәресләр алып барды; Самара, Төмән университеты студентларына да белем бирүдә катнашты. Өч ай дәвамында Мәскәүдәге Әдәбият институтында да булачак тәрҗемәчеләргә, иҗат әһелләренә төрки-татар сүз сәнгатеннән лекцияләр сөйләде. Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Дүшәнбе, шулай ук Хельсинки калаларында берничә мәртәбә гыйльми стажировка узды, доклад-чыгышлар ясады; Финляндиядәге милләттәшләребезгә татар теленнән һәм әдәбиятыннан дәресләр алып барды. Х. Миңнегулов Төмән, Әлмәт, Түбән Кама югары уку йортларында берничә тапкыр Дәүләт имтихан комиссиясен дә җитәкләде. Соңгы вакытларда галимне чит мәмләкәт вузлары үзләренә еш чакырып тора. Аның Төркестан, Астана, Костанай, Семей, Дүшәнбе университетларында лекцияләр укыганы бар. Хатыйп Йосыф угылы җитәкчелегендә студентлар Ленинград, Мәскәү, Баку, Ереван, Тбилиси калаларында музей практикасы уздылар. Ул берничә дистә ел буена студентларның фольклор экспедицияләрен, педагогия практикаларын оештыручыларның да берсе булды.

Университетта эшләү елларында Х. Миңнегулов күп мәртәбәләр вакытлыча кафедра мөдире, декан вазыйфаларын башкарды, 1984—1989 елларда факультетның (ул вакытта әле  журналистлар, урыс, татар филологлары бергә иде) читтән һәм кичке бүлекләрен җитәкләде. 1999—2009 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире булды. Озак еллар эшләү дәверендә җәмәгать эшләрендә актив катнашып килде: куратор, бүлекнең парторгы, профоргы, тарих-филология һәм филология факультетларының партбюро секретаре, халык контроле рәисе, факультетның һәм университет гыйльми советларының күпьеллык әгъзасы, диссертацияләр яклау советының гыйльми секретаре (10 ел буена), рәис урынбасары, университет Халык контроле оешмасының бүлек мөдире һ. б. Аңа күп төрле комиссияләр (бәйрәм, юбилей, гыйльми, мәдәни...) белән җитәкчелек итәргә, күп дистәләгән чараларны оештырырга туры килде. Мәсәлән, М. Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган Халыкара конференцияне (2006 ел) әзерләү, уздыру, турыдан-туры Х. Миңнегулов җитәкчелегендә барды; бу гыйльми чараның җыентыгын төзеп бастыру да аның тарафыннан башкарылды. Г. Тукай, Г. Исхакый, Р. Фәхреддин, Г. Ибраһимов һәм кайбер башка бөекләребезнең юбилейларын, конференцияләрен уздыруда да Хатыйп Йосыф угылының роле зур булды.

Х. Миңнегулов университеттан тыш та, Казан, Татарстан, ил һәм халыкара күләмдә чараларда актив катнашып килә. Уз узган гасыр ахырларында Төркиядә нәшер ителгән 33 томлык төрки әдәбиятлар тарихы, антологиясе, энциклопедиясен әзерләүдә автор, редколлегия әгъзасы һәм татар әдәбияты өчен җаваплы (җитәкче) буларак актив катнашты. Дистә елга якын Рәчәй югары уку йортларында милли телләр һәм әдәбиятлар укытуның методик комиссиясе рәисе булып торды. Халыкара тюркология комитетының президиум әгъзасы, дистәләгән журналларның [«Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Билге» (Төркия), «Тюркология» (Казакъстан)...], гыйльми басмаларның редколлегия члены. Х. Миңнегулов 15 ел буена Тукай җәмгыяте президенты да булып торды. Татарстан Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге институтның. Татарстан Милли музееның, Казан дәүләт университетының гыйльми советлары әгъзасы. Аның җитәкчелегендә ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторы әзерләнде. Хәзер дә ул 5 докторантның (Астана, Төркестан, Костанай, Павлодар университетлары фәнни җитәкче-консультанты. Галим — Казан, Ленинград, Чебоксар, Ташкент, Уфа, Төмән, Дүшәнбе һәм кайбер башка шәһәрләрдә якланган күпләгән диссертацияләрнең рәсми оппоненты, рецензенты да. Аның редакциясендә берничә дистә гыйльми хезмәт дөнья күрде. Ул урта мәктәп һәм югары уку йортларында кулланылучы дистәләгән дәреслек-хрестоматияләр, әсбаблар авторы да.

Хатыйп Йосыф угылы Казан, Мәскәү, С.-Петербург, Анкара, Истанбул, Хельсинки, Киев, Ташкент, Дүшәнбе, Алматы, Уфа, Ашхабад, Астана, Җаек, Пекин һәм  Евразиянең кайбер башка калалаларында уздырылган гыйльми мәҗлесләрдә, симпозиум-форумнарда катнашып килә. Соңгы 10 елда гына да Халыкара конференцияләрдә йөздән артык доклад ясады (күпчелеген — пленар утырышларда). Иҗат, дини оешмалар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора. «Халыкара төрки академия» (Астана), «Ататөрек культур мәркәзе» (Анкара), Төркестан университеты, Татарстан Фәннәр Академиясе белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Даими рәвештә радио-телевидение аша чыгышлар ясый [Галимнең янә бер шөгыле бар: ул күп кенә мәҗлесләрнең алыштыргысыз тамадасы да].

Хатыйп Йосыф угылын партиянең өлкә комитетына, мәгариф министрлыгына, Язучылар Берлегенә һәм кайбер башка урыннарга эшкә кодалаулар да булып торды. Әмма ул университеттан китмәде, 50 елдан артык гомерен шундагы хезмәтенә багышлады.

II

Х. Миңнегулов укыту-тәрбия, җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләнештә, инде ярты гасырдан артык фән өлкәсендә дә нәтиҗәле генә эшләп килә. Бу шөгыленә ул студентлык елларында ук керешә: гыйльми конференцияләрдә катнаша, хәтта Башкорт дәүләт университетында доклад укып кайта. 60 нчы елларда аның республика матбугатында, шул исәптән «Казан утлары» журналында да аерым язмалары дөнья күрә. Әмма Хатыйп Йосыф угылы фәнгә чын мәгънәсендә университетта эшли башлагач, төгәлрәре 60 елның ахырларында гына керешә. Тулы педагогик нагрузкага эшләп, төрледән-төрле көндәлек, җәмәгать эшләрен башкарып, аспирантура узмыйча, моңа кадәр юньләп ишетмәгән, белмәгән өлкә буенча кандидатлык диссертациясе яза. Аны, фәнгә нормаль вакытта килеп, доктор булганнар яшендә  — 33 тә (1972 елда) яклый. XIV йөз әдибе Сәйф Сараи иҗатын комплекслы өйрәнеп язылган бу хезмәт рәсми оппонентлар, рецензентлар [(Г. Таһирҗанов, Ш. Абилов, Низами исемендәге әдәбият институты (Баку)] тарафыннан югары бәяләнә, тиздән ул 1976 елдан аерым монография рәвешендә басылып та чыга. Бераздан галимнең Котб, Әхмәд Үргәнчи, Хисам Кятиб, Мәхмүд Болгари кебек  XIV йөз әдипләре хакында хезмәтләре языла. Гомумән, Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбияты, аның традицияләре Х. Миңнегуловның гыйльми эшчәнлегендә бик тә мөһим урынны били.

Болгар-татар чоры сүз сәнгатенең йөзек кашы булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Казан ханлыгының бөек шагыйре Мөхәмәмдьяр, хикмәтләр язу остасы Мәүла Колый (XVII йөз), энциклопедик зат Г. Утыз-Имәни (1754—1834) эшчәнлеге дә галим игътибарыннан читтә калмый: болар хакында аның берничәшәр җитди язмасы бар.

Мәгълүм ки, борынгы дәвердәге рун истәлекләре, Мәхмүд Кашгарый китабы, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Батырганый, Әхмәд Йүгнәки әсәрләре, аеруча атаклы «Котадгу белек» китабы (1069) — милли төрки әдәбиятларның, шул исәптән татар сүз сәнгатенең дә нигезе. Нәкъ шуны күздә тотып, Х. Миңнегулов бу чорга еш мөрәҗәгать итеп, мәкалә-хезмәтләр яза. Аның, мәсәлән, Йосыф Баласагуни хакындагы язмалары төрки дөньяга яхшы таныш. Хатыйп Йосыф угылының XIX йөз татар әдәбияты,аның төп вәкилләре (Шәмседдин Зәки, Салихҗан Кукляшев, Каюм Насыйри, Габделҗәббар Кандалый, Шиһабеддин Мәрҗани, Акмулла, Яков Емельянов, бертуган Фәйзхановлар, Ризаэддин Фәхреддин, Акъегетзадә, Заһир Бигиев,  Фатих Халиди, Фатих Кәрими һ. б.) хакында да махсус язмалары бар. Аның Ш. Садретдинов белән берлектә архив материалларына, кулъязма чыганакларга нигезләнеп язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) исемле монографияләре гыйльми-мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде, алар Казан университетының иң яхшы хезмәтләре исемлегенә дә кертелде.

Х. Миңнегулов — ХХ йөз башы әдәбиятын өйрәнүгә, аеруча Г. Ибраһимов, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, М. Гафури, Ш. Бабич иҗатларын тикшерүгә дә үзеннән саллы гына өлеш керткән галим. Аның, мәсәлән, Г. Тукайга мөнәсәбәтле берничә дистә язмасы бар. Аларда бөек шагыйрь иҗаты күпгасырлык татар әдәбияты контекстында, әдәби  бәйләнешләр яссылыгында карала, аның әсәрләренең идея-тематикасы, сәнгати үзенчәлекләре, жанр табигатьләре тикшерелә. Атаклы «Габдулла Тукай энциклопедиясе»ндә (2016) галимнең 100 дән артык мәкаләсе бирелү үзе генә дә бу затны тукайчыларның алгы сафларына бастыра.

Х. Миңнегулов — совет чоры һәм хәзерге татар әдәбияты  фәне, аның аерым вәкилләре (К. Нәҗми, М. Җәлил, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, Рәдиф Гаташ, Клара Булатова, Әдхәд Синегулов, Марат Әмирханов, әдәбият галимнәре Х. Госман, И. Нуруллин, Г. Таһирҗанов, Ш. Абилов, Н. Юзеев, А. Әхмәдуллин, Р. Ганиева, Ш. Садретдинов, Э. Ганиева, Д. Заһидуллина  һ. б. хакында да үз сүзен әйткән галим. Гомумән, ул татар сүз сәнгатен буеннан буена, борынгы чордан алып хәзергәчә тикшерә. Аның нәтиҗәләре аерым мәкаләләрдә генә түгел, ә дәреслекләрдә, «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (2014), аеруча «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (2017) монографияләрендә шактый тулы гәүдәләнеш таба.

Билгеле ки, татар сүз сәнгате үз кысаларында гына үсми, ә башка кавемнәрнең һәм мәмләкәтләрнең, бигрәк тә Шәрык халыкларының әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнешләрдә яши. Шушы хакыйкатьне истә тотып, Х. Миңнегулов озак еллар буе татар сүз сәнгатенең Шәрык классикасы белән бәйләнешләрен махсус һәм җентекле тикшерә. Аның нәтиҗәләре «Татарская литература  и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)» исеме астында докторлык диссертациясе рәвешендә бик тә уңышлы яклана (1991). Бу хезмәт 1993 елда аерым монография рәвешендә басылып чыга һәм ул ике елдан соң Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Х. Миңнегулов тикшеренүләрендә татар сүз сәнгатенең гарәп, фарсы, төрки классик әдәбиятлары белән бәйләнешләрендәге тарихи һәм мәдәни алшартлар, төп факторлар яктыртыла, багланыш төрләре ачыклана, бу әдәбиятларның үзләре, төп вәкилләре (Әл-Мөтәннәби, Әл-Мәгарри, Рудәки, Фирдәүси, Сәгъди, Низами, Гомәр Хәйям, Гаттар, Җәләледдин Руми, Хафиз, Җами...) хакында да күп төрле  мәгълүматлар бирелә, фикер-күзәтүләр бәян ителә. Галимнең «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «1001 кичә», «1001 көн» кебек атаклы ядкярләрен — кысалы кыйссаларны тикшергән хезмәтләре шәрыкшенаслык фәнендә зур бер яңалык рәвешендә кабул ителде.Профессорның татар мәдәни, этник призмасы аша антик Греция, борынгы Рим, Көнбатыш Европа, урыс әдәбиятларын яктырткан монографияләре дә [(«Этапы развития тюрко-татарской античной и русской литератур» (2014. — 288 с.),  «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (2017. — 360 с.), «Записи разных лет (Татарская литература: история. Поэтика и взаимосвязи» (К., 2010. — 407 с.) һ. б.]  күп төрле фикер-күзәтүләргә, мул гына ачышларга бай.

Әдәби бәйләнешләр өлкәсендә Хатыйп Йосыф угылының игътибары аеруча төрки әдәбиятларына зур. Аның, мәсәлән, «Тюрское словесное искусство» китабында (2014) бу кардәш кавемнәрнең борынгыдан алып хәзергәчә булган сүз сәнгате үзара тыгыз бәйләнештә, бер система рәвешендә карала. Х. Миңнегуловның татар-төрек багланышлары, госманлы шагыйрьләре (Гашыйк-паша (1271—1332), Әхмәди (1329—1413), Мөхәммәд Чәләби (1358—1451). — Атаклы «Мөхәммәдия» поэмасының авторы) һәм башкалар турындагы язмалары билгеле. Галимнең берничә мәкаләсендә татар-үзбәк, татар-төрекмән мәдәни бәйләнешләре тикшерелә. Нәваи, Лотфый, Мәхтүмколый кебек шагыйрьләрнең иҗатлары яктыртыла.

Соңгы ике дистә елда Хатыйп Йосыф угылы Казакъстан белән бәйләнешләрен аеруча көчәйтте: ул бу илдәге төрле гыйльми-мәдәни чараларда еш катнаша, докладлар сөйли, андагы аерым оешмалар белән хезмәттәшлек итә (лекцияләр укый, докторатларның җитәкче-консультанты булып тора). Шуларның нәтиҗәсе буларак,  аның казакъ-татар бәйләнешләре, бу кавемнең Абай, Мохтар Ауэзов, Зәки Әхмәтов, Күлбәк Эргобәк һәм кайбер башка каләм әһелләре турында дистәләгән мәкаләсе дөнья күрде. Х. Миңнегулов Казакъстанда төрки телләрдә нәшер ителгән берничә җитди хезмәтнең соавторы да [Turkic upbringing — Tүрк тәрбие... Антология о тюркском воспитании... На восьми (в том числе и на английском) языках (Алма-Ата. 2013, — 1004 с.) и др.] .

Х. Миңнегулов дөньякүләм мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматов иҗатын да инде күп еллар буе өйрәнеп килә; аның бу әдип хакындагы язмалары татар, урыс, төрек, казакъ, кытай телләрендә басылып чыккан. Ул соңгы елларда гына да Ч. Айтматов хакында Казанда, Астанада, Истанбулда, Пекинда үткәрелгән дәрәҗәле конференцияләрдә докладлар сөйләде.

Х. Миңнегулов 2017—2018 елларда татар-фарсы-таҗик әдәби бәйләнешләрен өйрәнүне янә көчәйтеп җибәрде. Аның Әхмәд Дониш, Садреддин Айни хакындагы язмалары, Дүшәнбедәге халыкара конференцияләрдә яңгыраган докладлары — шуның ачык мисалы.

Хатыйп Йосыф угылының күпчелек хезмәтләре ориенталистика (шәрыкшенаслык), аеруча тюркология белән бәйле. Аның «Казанско-татарская тюркологическая школа» дигән махсус монографиясе бар. 2016 елда Алматыда өч китап булып урыс, казакъ, инглиз телләрендә дөнья күргән «Тюркология: История всемирной тюркологии» дигән күмәк монографиянең дә бер бүлеге Казан профессоры тарафыннан  язылган (Башка авторлар арасында Мәскәү, Төркия, Германия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кытай һәм кайбер илләрнең күренекле тюркологлары бар). Галимнең  «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII—XVI вв.» монографиясе (2016) төрки дөньяда зур кызыксыну тудырды. Аның аерым өлешләре төрле халыкара басмаларда да (шул исәптән Казакъстанда да) нәшер ителде.

Гаяз Исхакый (1878—1954)  — классик язучы, сәясәтче, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Совет чорында ул мәҗбүри онытылуга дучар ителгән иде. Х. Миңнегулов — бу бөек затның мирасын кайтаруда, аның күпкырлы эшчәнлеген (бигрәк тә мөһаҗирлектәге әсәрләрен)  өйрәнүгә зур өлеш керткән зат. Аның «Исхакый мөһаҗирлектә» (1999), «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004. — 368 б.) исемле монографияләре, бу әдип хакында 60 тан артык мәкалә-публикациясе бар. Галим Г. Исхакыйның күп кенә язмаларын, шул исәптән аның атаклы «Ислам мәмләкәтләрендә» исемле сәяхәтнәмәсен дә тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш сүз белән бастырып чыгарды.

Хатыйп Йосыф угылы, — Г. Исхакый эшчәнлеген тикшерү белән тыгыз мөнәсәбәттә, татар мөһаҗирлек әдәбиятын һәм матбугатын да җитди өйрәнгән шәхес. Аның «Kazan», «Яңа милли юл», «Яңа япун мөхбире», «Азат Ватан» журналлары, Хөсәен Габдүш, Хәсән Хәмидулла, Сания Гыйффәт, Минһаҗ Исмәгыйли , Әкъдәс Нигъмәт Курат һәм мөһаҗирлектә яшәгән һәм иҗат иткән кайбер башка татар әдипләре хакындагы язмалары татар, төрек, урыс телле укучыларга яхшы таныш. Х. Миңнегуловның «Чит илләрдәге татар әдәбияты» исемле китабы (2007. — 399 б.) уку-укыту процессында да бик теләп файдаланыла. Гомумән, галимнең башка күпчелек хезмәтләре дә педагогик процесста иркен кулланыла. Профессор киң җәмәгатьчелеккә аеруча дәреслекләр авторы буларак билгеле. Ул бу  эшкә, нигездә, узган гасыр азакларында ныклап керешә. 1992 елда дөнья күргән «Туган тел китабы: 5 нче сыйныф өчен дәреслек» (Б. Мифтахов, Н. Садриев белән берлектә язылган) — шуның бер мисалы, Хатыйп Йосыф угылының Ш. Садретдинов белән берлектә язылган 9 нчы сыйныф өчен дәреслеге, аның хрестоматиясе  күп мәртәбәләр басылып чыкты, укучылар, студентлар арасында аеруча популярлык казанды. Тукай чорына кадәрге татар әдәбияты тарихын үз эченә алган бу дәреслекнең Борынгы һәм Урта гасыр дәвере,  XIX  йөзнең аерым әдипләре (Акмулла, Г. Чокрый, Яков Емельянов һ. б.) турындагы бүлекләре Х. Миңнегулов тарафыннан язылган. Алар өчен чын мәгънәсендә авторлык, оригинальлек хас. Галимнең урыс мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен язылган  Х сыйныф өчен дәреслек-хрестоматиясе дә бар. Октябрь инкыйлабына кадәрге чор әдәбиятын үз эченә алган бу китап шулай ук күп тапкырлар басылып чыкты, киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик тә уңай бәяләнде. Х. Миңнегуловның шактый гына хезмәтләре югары уку йортларында дәреслек-әсбап буларак иркен кулланыла.

Галим — озак еллар буе университетта, Укытучылар белемен күтәрү институтында, курсларда татар әдәбиятын укыту методикасын да алып барган мөгаллим. Өстәвенә — дәреслекләр авторы. Шуңа нисбәтән, аның методик характердагы күпсанлы программалары,методик әсбаплары бар [«Диплом эшен ничек язарга» (1978), «Педагогик практика». Ике киисәктә (1981), «Әдәбияттан диплом эшләре» (1985) һ. б.].

Х. Миңнегулов —әдәбиятның теоретик һәм методологик мәсьәләләрен өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галим. Ул, мәсәлән, фәндә беренчеләрдән булып кысалы кыйсса жанрын өйрәнде. Аның «Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар» монографрясе (1988. — 198 б.) тюркологик тикшеренүләрдә еш телгә алына. Галимнең, төрки-татар, Шәрык, антик Греция, Рим, Европа, урыс әдәбиятларына нигезләнеп, сүз сәнгате тарихын чорларга бүлү (периодизация) турындагы карашлары да кызыклы. Аның бу хактагы фикер-күзәтүләре профессорның «Этапы развития...» монографиясендә шактый тулы чагылыш тапкан. Хатыйп Йосыф угылының газәл, касыйдә, робагый, хикәят, «тартмалы композиция», дастан, кыйсса һәм күп кенә башка жанрлар, шигырь төзелеше, поэтик чаралар һәм ысуллар (нәзыйрәчелек...), традицияләр дәвамчылыгы хакында да язмалары бар.  Алар дәреслекләрдә, энциклопедия китапларында да урын алган. 1990 елда дөнья күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә Х. Миңнегулов язган 80 ләп мәкалә-белешмә урын алган.

Озак гасырлар буе колониаль изелү, хокуксызлык, тарихның бәла-афәтләре аркасында татарның күп кенә язма истәлекләре, рухи ядкярләре юкка чыккан яисә тиешенчә барланмыйча, тикшерелмичә ята. Аларны эзләү, табу, өйрәнү зарури шәрех-аңлатмалар биреп хәзерге укучыларга җиткерү дә галимнәрнең, шул исәптән әдәбиятчыларның да мөһим бурычы. Шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап, Х. Миңнегулов та бу юнәлештә шактый гына эш-гамәлләр кылып килә. Илебезнең татарлар яши торган күп кенә төбәкләренә оештырылган археографик, фольклор экспедицияләре вакытында ук күп кенә кулъязма һәм басма китаплар, халык авыз иҗаты әсәрләре табып, аларны китапханә-музейларга, «Мирасханә»гә тапшырды, гыйльми-мәдәни әйләнешкә кертте. Шулай ук галим илебездәге һәм чит мәмләкәтләрдәге (аеруча Финляндиядәге, Төркиядәге) архивлардан, дәүләти һәм шәхси китапханәләрдән дә шактый гына язма истәлекләр, кыйммәтле материаллар табуга, аларны гавамга җиткерүгә иреште. Хатыйп Йосыф угылының, текстологик тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак, Сәйф Сараиның «Гөлестан. Лирика. Дастан» (1999), Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (2001, 2014), Шәмседдин Зәки һәм Салихҗан Кукляшев мираслары (1982), Әхмәд Үргәнчи, Котб, Хәсән Хәмидулла [«Яңапар тарихы» (2008), шигырьләре], Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт, Минһаҗ Исмәгыйли һ. б. ларның әсәрләре аерым китап-басмалар рәвешендә киң катлам укучыларга җиткерелде. Галим Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге публицистик мирасын халыкка кабат кайтаруда да нәтиҗәле эшләр башкарды.

Х. Миңнегулов академик басмаларны әзерләүдә һәм чыгаруда актив катнашып килә. Мәсәлән, 8 томлык татар әдәбияты тарихының тәүге өч китабындагы дистәләгән бүлек аның тарафыннан язылган. Бу хезмәтнең икенче томы Хатыйп Йосыф угылының фәнни редакциясендә дә дөнья күргән. Җиде томлык «Татар тарихы»ның да Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кагылышлы бүлекләренең дә авторы ул. Чит илләрдә, инглиз, төрек, казакъ телләрендә нәшер ителгән академик басмаларда да аның язмалары очрап тора [Мәсәлән, 33 томлык төрки әдәбиятлары тарихында (Анкара), «Tatar History and Givilisation» (Istanbul, 2012. — S. 303—311) һ. б.]. Урыс һәм татар телләрендә дөнья күргән «Татар энциклопедиясе» томнарында да профессорның шактый гына мәкаләләре бар.

Элеккеге рухи мирас, әдәбият тарихы ислам дине, суфыйчылык белән тыгыз бәйләнешле. Шуны күздә тотып, Х. Миңнегулов бу юнәлештә дә билгеле бер эшләр башкарып килә: аерым дини-суфыйчыл язмаларны бастырып чыгара; мөселман әһелләренең төрле чараларында катнаша, докладлар сөйли, чыгышлар ясый. Галимнең «Коръән һәм татар әдәбияты», «Татарларда ислам дине» [(ул хәтта 2018 елгы «Татар мөселман календаре»нә дә кертелгән. — 186—204б.)] , «Ислам вә Татарстан» [«Мesag» журналы. 1977. — № 294.  36—42 s. (төрек телендә)]. «Татарлык ислам белән көчле» һәм кайбер башка язмалары укучыларга билгеле. 2004 елда нәшер ителгән «Ислам на Европейском Востоке» исемле «Энциклопедик сүзлек»тә профессорның 25 мәкаләсе урнаштырылган (Ул бу басманың редколлегия әгъзасы да).

Алдарак әйтелгәнчә, Х. Миңнегулов университетта эшләү елларында, мөгаен, меңнән артык конференция-симпозиум-форумнарда катнашып, чыгышлар ясагандыр. Аларның шактые башка илләрдә, халыкара характерда. Галимнең докладлары төрле телләрдә, чит мәмләкәт басмаларында да нәшер ителеп килде.

Хатыйп Йосыф угылының халык һәм ил тарихы, сәясәт, милләт язмышы, тел, иҗтимагый тематика һәм кайбер башка мәсьәләләр буенча да язмалары бар. Аның редакциясендә, рецензия юлламалары белән күпләгән китапларның басылуын, диссертацияләр яклануын да искә төшерү урынлы булыр.

Гомумән, профессор Х. Миңнегуловның эшчәнлеге күпкырлы, шактый бай. Аның гомумән 1600 гә якын язма-публикациянең авторы булуы үзе генә күп нәрсә хакында сөйли. Алар арасында 60 ка якын китап (монография, дәреслек-әсбаплар...) кына да бар. Тематикалары белән  бу хезмәтләр гаять төрле.

Бу язма-белешмәдә галим эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аерым тармаклары гына телгә алынды.

Х. Миңнегуловның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында 600 гә якын мәкалә-язма дөнья күргән. Алар галимнең остазлары (Габдрахман Таһирҗанов, Шакир Абилов, Мансур Хәсәнов, Резедә Ганиева, Гомәр Саттаров...), хезмәттәш-коллегалары (Фоат Галимуллин, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатов, Әнвәр Шәрипов, Флюра Сафиуллина, Флорид Әгъзәмов, Марсель Әхмәтҗанов, Рифгать Әхмәтҗанов, Әлфинә Сибгатуллина, Мидхәт Гайнуллин, Ханисә Алишина, Муса Мөлеков, Дамир Гарифуллин, Әлфәт Закирҗанов...), күп санлы шәкертләре (Таһир Гыйлаҗев, Фәнүзә Нуриева, Рәшит Минһаҗ, Ләйсән Бәдретдинова, Фәридә Габидуллина, Рәҗәп Бәдретдинов...), әдип-шагыйрьләр (Рәдиф Гаташ, Батулла, Тәлгать Нәҗмиев, Ркаил  Зәйдулла...), тарихчылар (Равил Әмирханов, Гамирҗан Дәүләтшин...), мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре (Мөҗип Низамиев, Ландыш Шәйдуллина...), шулай ук башка мәмләкәт галимнәре  (Бегали Косимов (Үзбәкстан), Күлбәк Ергобәк, Д. Кыдырали, Каербәк Кеменгер (Казакъстан), Сергей Исаков (Эстония), Окан Таһир (Финляндия),  Чулпан Зариф (Төркия), Мортаза Зәйнетдинов (Таҗикстан) һәм башка билгеле затлар бар. Дистәләгән диплом эшләре якланган (Әмма әле диссертацияләр — юк). Бу язмаларда галим эшчәнлегенең күп яклары, эчтәлеге, үзенчәлекләре яктыртыла, аерым кимчелекләре күрсәтелә, аңа төрле киңәшләр дә бирелә. Хатыйп Йосыф угылына атап дистәләгән шигырь язылган. Аның эшчәнлеге хакында күпләгән радио-телетапшырулар [(шул исәптән «Яшәү яме» циклында да (2004)] эшләнгән. Галимнең 60, 65, 70, 75 еллык юбилейлары җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап уздырылды, төрле гыйльми-мәдәни чаралар (конференцияләр, кичәләр...) үткәрелде.

Хатыйп Йосыф угылы күпсанлы гыйльми дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия. Ул — филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1995), «Халыкара ел кешесе» (Кембридж, 1998), Казан университетының «Атказанган профессоры» (2009), Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы (1996), Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җәмал Вәлиди (2013), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017), Шиһабеддин Мәрҗани (2018) һәм кайбер башка төр премияләр лауреаты. Халыкара казакъ-төрек университетының (Төркестан) «Шәрәфле профессоры» (2004), Казан университетының фәнни конкурсларында (1983, 2005) җиңүче, «Университетская книга —2015» исемле Бөтенроссия конкурсының дипломанты («Восточная классика и татарская литература» әсбабы өчен (Казан, 2014. — 292с.) һ. б. Галим рәсми хакимиятнең, илдәге һәм чит мәмләкәтләрдәге төрле оешмаларның күпләгән «Рәхмәт хат»ларына, «Мактау грамота»ларына ия. 1982 елда “Ударник строительства КамАЗ”а исеменә лаек булдыХ. Миңнегулов 2014 елда халыкара TURKSOY оешмасының Мәхтүмколый медале белән бүләкләнде. Россия Фәннәр Академиясенең гыйльми стипендиаты (1994—1996), «Алтын Урда әдәбияты һәм мәдәнияте» халыкара конкурсының җиңүчесе (1995), «Казанның  1000 еллыгы» медале (2005, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” (2005) значок-тамгасына (2003) ия һ. б.

 

*        *        *

 

Х. Миңнегуловка мөнәсәбәтле биобиблиографик мәгълүматлар төрле характердагы, төрле телләрдәге күп кенә басмаларда гәүдәләнеш тапкан. Биредә аларның кайберләрен генә атап китик.

Хатыйп Миңнегулов турында. — О профессоре Миннегулове.  —  Казан: Идел-Пресс, 2009. —  484 б. Татар һәм урыс телләрендәге бу китапта галим хезмәтләренең һәм аның турындагы 2009 елга кадәрге язмаларның исемлеге, текстлары урнаштырылган. Бу басмада шактый гына иллюстратив материаллар да (фотолар, төрле документларның күчермәләре... дә)  бар.

Хатыйп МиңнегуловБиобиблиографик белешмә. Биобиблиографический справочник.  —  Казан, 2008. —58 б.

Хатип Миннегулов. Записи разных лет (Татарская литература: история, поэтика и взаимосвязи).  — Казань: Идел-Пресс, 2010. — 407 с. — Последняя глава: об авторе (В связи с 70-летием со дня рождения). — С. 377—403.

Милләткә багышланган гомер (Хатыйп Миңнегуловка — 75 яшь). — Себя отдающий народу  (Хатипу Миннегулову — 75 лет)/ Материалы республиканской научно-практической конференции учителей и учащихся, а также работников культуры, посвященной 75-летию со дня рождения профессора Х. Ю. Миннегулова (пос. Джалиль, 17 мая, 2014 г.). — Казан: Ихлас, 2015. — 400 б. Биредә шулай ук галимнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырган «Хроника»да бар (Китап — татар һәм урыс телләрендә).

Хатыйп Миңнегулов. Озын гомерем хатирәләре. Iкисәк. Гомернең беренче чиреге.  — Казан, 2018. — 112 б.

Биобиблиографические сведения об авторе: Хатип Миннегулов/В монографии: Хатип Миннегулов. Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII—XVI вв. (Казань: Яз, 2016). — С. 97—111.

Хатип Миннегулов. Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей:  Монография. — Казань: Ихлас, 2017. — 360 с. Приложения (стр. 291—326). Биобиблиографические  сведения об авторе; перечень докладов, прочитанных на международных конференциях за последнее десятилетие, «Хроника основных этапов жизни и деятельности Х. Ю. Миннегулова».

Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. — 383 б. — («Хатыйп Миңнегулов турында каләмдәшләре, шәкертләре») һәм VI («Биобиблиографикмәгълүматлар») бүлекләре.—  352—379 битләр.

Шулай ук галим хакында мәгълүматлар «Татар энциклопедиясе», «Әдипләребез» (2 том, 2009), «Габдулла Тукай. Энциклопедия» (2016) һәм кайбер башка белешмә китапларында, шулай ук бүтән төр басмаларда да бар.

 

 

Таһир Гыйлаҗев — филология фәннәре кандидаты,

КФУ доценты

        

XII. — 2018.  —I —2019

 

 

 

 

 

 

Read 602 times Last modified on Дүшәмбе, 28 Гыйнвар 2019 15:05
Союз писателей РТ