Җомга, 15 Февраль 2019 18:01

Җәлил рухына баш иеп. Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

Rate this item
(0 votes)

 

 

 

Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрендә февраль аенда Муса Җәлилгә багышланган төрле әдәби-патриотик чаралар, шигырь уку бәйгеләре үтте. Ә инде 15 февраль көнне Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды. Бирегә язучылар, шагыйрьләр, укучы балалар, укытучылар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган иде.

Чараны Муса Җәлил исемендәге  үзәк китапханә  хезмәткәре  Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьнең “Җырларым” шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүз алган   Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин  Муса Җәлилнең рух ныклыгы барыбыз өчен дә  өлге булуына игътибарны юнәлтте: "Һәр елны, көн нинди булуга карамастан,  без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз”, диде ул.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов үз чыгышында Җәлилнең батырлыгы, аның үлмәс шигырьләре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен тиңдәшсез үрнәк булуын ассызыклады һәм бирегә килүче балаларга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Шигъри митингта бәйгеләрдә җиңеп чыккан балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыратты,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова исә гамь һәм ялкын белән сугарылган үз әсәрләрен укыдылар. Ветеран композитор-җырчы Рубис Зарипов шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарганда, бөтен мәйдан кушылды:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып...

Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

 

 

 

Read 108 times
Союз писателей РТ