Дүшәмбе, 18 Февраль 2019 09:28

Түбән Камада Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды

Rate this item
(0 votes)

15 февраль көнне,   Түбән Кама зур чарага – герой шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шигъри митингка җыелды. Шәһәрнең Җәлил һәйкәле янындагы мәйданга  “Кама таңнары”, “Данко” әдәби берләшмәләре, Бөтендөнья  татар конгрессы, Аксакаллар шурасы вәкилләре, мәдәният, мәгариф  хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары килде.

“Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең исеме һәркайсыбыз өчен батырлык, кыюлык, Ватанга тугрылык, гражданлык һәм шагыйрь бурычына бирелгәнлек билгесе булып тора. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да яшәрлек булсын”,-дип язган Җәлил. Бүгенге чара бөек шагыйребез һәм сугыш кырларында башын салган һәркемнең үлемсезлегенә дәлил булып торсын”, - дип мөрәҗәгать  итте җыелган халыкка алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова.

Шигъри митингны шагыйрь исемендәге 1нче гимназия укучылары – Исмәгыйлова Гөлфинә, Игезбаева Камилла, Ипеева Аленалар ачты. Алар зур дулкынлану һәм аерым бер горурлык белән Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, “Бүләгем”, “Тик булса иде ирек” шигырьләрен яттан сөйләделәр. Соңрак сүзне бераз өлкәнрәкләр – медицина көллияте студентлары Гөлназ Әсәдуллина, Айгөл Әхмәтҗановалар алды. Студент кызларның чыгышын да  тамашачы алкышларга күмде.

Эстафета өлкән буын вәкилләренә -  “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләренә күчте. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, җирле әдипләр Нурулла Гаптуллин, Анастасия Усачева, Ралия Кәримова, Гөләндәм Галиевалар Муса Җәлилгә, Ватаныбыз, халкыбыз иминлеге өчен яу кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар, бүгенге тыныч тормышның нинди корбаннар  бәрабәренә яуланган булуын ассызыклап, аның кадерен белергә чакырдылар.

Үз чиратында, “Данко” әдәби берләшмәсе вәкилләре Виктор Золов, Әлфия Юдина, Нина Естафьевалар да шагыйрь шәхесенә хөрмәт-ихтирам хисләрен җиткерделәр, Муса Җәлил әсәрләрен күпмилләтле илебезнең тиңе булмас мирасы дип атадылар.

“Илһам” ансамбле җырчысы Илшат Хәбибуллин башкарган “Һәйкәл”, “Татарстаным” җырлары чараның тәэсир көчен тагын да арттырды. Шигъри митингта үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләренең  Җәлил иҗатына багышлап эшләнгән буклетлары да таратылды.

Яу кырында башын салган ватандашларыбыз, герой шагыйрь Муса Җәлил шәхесе бер минут тынлык белән искә алынды. Шигъри митинг шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Read 114 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Февраль 2019 09:36
Союз писателей РТ