Җомга, 22 Февраль 2019 11:27

Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев ТУГАН ТЕЛ көненә багышланган очрашуда катнашты.

Rate this item
(0 votes)

Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев ТУГАН ТЕЛ көненә багышланган очрашуда катнашты.

 

Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, Арча районының Д.Г. Хәкимов исемендәге  Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә «Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәгә Казаннан һәм Арчадан кунаклар килде. Кунакларны курай моңнарына уралган шигырьләр белән башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Кичә барышында туган телгә багышлап шигырьләр укылды, җырлар, дәртле биюләр башкарылды.

 балаларга туган телне яратырга, аны югалтмаска кирәклеге хакында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

 Әдәби кичәдә катнашкан укучыларга, кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Ш.Габдрахманова, Г.Р. Нәбиуллинага Татарстан язучылары исеменнән  рәхмәт әйтәбез.

 

Read 92 times
Союз писателей РТ