Җомга, 22 Февраль 2019 14:05

Кәче авылына язучылар килде!

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе бар, кадер-бәясе , хөрмәте бар. Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!

    21 нче февраль көнне Арча районының Кәче төп гомуми белем мәктәбендә «Туган тел» көненә багышланган язучылар һәм сәнгать әһелләре  белән бик матур очрашу кичәсе узды. Кичәдә  мәркәзебездән килгән хөрмәтле кунакларыбыз: татар поэзиясендә үз урын алган шагыйрь,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы,  якташыбыз  Арча районы Шура   авылында туып-үскән  Галиәхмәт   ага  Шаһи һәм Татарстанның атказанган артисты,  яраткан җырчыбыз, доцент Люция Хәсәновалар катнашты.

  Кунаклар  үз  чыгышларында туган телне сакларга өндәделәр, аның никадәр дәрәҗәдә кыйммәтле булуын ассызыкладылар.  Кичә  укучыларның  туган тел турындагы  шигырьләре, җыр һәм биюләре  белән үрелеп барды. Бу очрашу һәркем күңелендә якты, матур истәлек булып сакланыр.(Энҗе Әхмәтҗянова. Кәче авылы)

 

 

Read 97 times
Союз писателей РТ