Пәнҗешәмбе, 28 Март 2019 09:23

Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә «Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен...» дип аталган очрашу булды

Rate this item
(0 votes)

          Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә татар әдәбияты белән кызыксынучы егет-кызларны иҗатка тарту,  аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан "Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен..." дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Бу чарага  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрь, прозаик, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр иясе  Рәшит Бәшәр,  шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, доцент, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәзинә Мөхияр, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Сирень Якупова, прозаик  Марс  Яһүдин чакырылган иде.

 Очрашуга  килгән Чаллы педагогия көллияте, Чаллы педагогия университеты студентлары, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче китап укучылар   үзләре иҗат иткән шигырләрен укыдылар. Рәзинә Мөхияр яшь каләмкярьләргә шигырь иҗат итү  серләрен ачты: “Шигырь язу өчен,  беренче чиратта, нечкә күңел, хис кирәк. Хиссез шигырь башкаларның күңеленә үтеп керми, дулкынландырмый. Икенче шарт, билгеле, шагыйрьнең фикере, кешеләргә әйтер сүзе булырга тиеш”, – диде ул.

Рәшит Бәшәр,  үз чиратында, иҗатта сурәтләү чараларын  кулланырга кирәклеген ассызыклады, искиткеч матур рәсем-шигырләрен укыды. Марс  Яһүдин мәкалә, проза  язу белән кызыксынган укучыларга мавыктыргыч итеп үз иҗаты турында сөйләде,  Сирень Якупова  исә иҗади сәләтләрен үстерү өчен  яшьләргә "Идел ", "Мәйдан", "Казан утлары" һәм башка газета-журналларны, китапларны даими укып барырга кирәклеген искәртте, үзенең киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.

Милли рух яшәгән китапханә залыннан остазлар да, яшь каләм тибрәтүчеләр дә бөек Тукаебызның туган ае апрельдә кабат очрашырга кирәк дигән фикергә килеп, яңа әсәрләр иҗат итәргә этәргеч, илһам алып таралыштылар.

 

Зөлфия Шәкүрова.  

 

  

Read 24 times
Союз писателей РТ