Пәнҗешәмбе, 28 Март 2019 09:25

Кукмара районы Янил авылында «Туган җир сулышы» III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды

Rate this item
(1 Vote)

Туган як сулышын тоеп...

 

Туган якка кайтырга кайсыбыз гына яратмый икән? Каләм ияләре өчен исә аеруча тәэсирле мизгелләр инде ул. Күптән түгел без дә шундый мизгелләр кичереп танылган балалар язучысы Рәшит ага Бәшәрнең туган якларында, Кукмара районы Янил авылында булып килдек. Без дигәнем – Рәшит абый үзе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре. Ә сәфәребез очраклы түгел – Янил урта мәктәбендә узган «Туган җир сулышы» III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә чакырулы идек без.

Әлеге республикакүләм конференция Янил мәктәбендә инде өченче ел рәттән үткәрелә. Сигез төрле юнәлешне эченә алган кызыклы чара ул. «Кечкенә китапчык», «Педагогик осталык», «Минем сайлаган юл», «Төбәкне таныткан һөнәрләр», “Кайда да йөрәктә туган җир», “Ата-бабам һөнәре», «Автор шигырьләре» һәм башкалар. Икенче үзенчәлеге – балалар бакчасыннан алып югары сыйныфларга кадәр, ягъни төрле яшьтәге балаларны җәлеп иткән конференция. Быел исә катнашучылар саны тагын да арткан – Татарстанның 20 районыннан килгәннәр.

Темалар нигездә туган як һәм һөнәр сайлау белән бәйле булса да, конференциягә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе иҗади иде. Ничек иҗади булмасын? Кукмара районы Мәчкәрә мәктәбеннән килгән Самат Рәхимов («Кечкенә китапчык» секциясе) үзенең китабына иң яраткан әкият-шигырьләрен бергә туплаган. Шигырь язучы балаларны барлау өчен дә файдалы булды әлеге конференция. Уйлап кына карагыз – «Автор шигырьләре» секциясендә 31(!) бала катнашты. «Ата-бабам һөнәре» секциясендә дә искитмәле кызыклы темалар («Ничек колыннан чабыш аты әзерләргә?», «Сәламәтлек – бал кортлары канатларында» «Мәчетләребез тарихында – мәгърифәтебез тарихы», «Кулга дисбе алып уйланам...») күтәрелгән иде...

Инде чират иң мөһименә җиткәндер. Конференциянең тагын бер матур традициясе турында искәртмәдек бит әле без. Язучы Рәшит Бәшәр туган ягына бу юлы да буш кул белән кайтмаган иде – иң кызыклы эшләр өчен дүрт балага махсус премияләр тапшырды.

Бәшәр премиясен алу бик зур дәрәҗә инде ул.

 

Ризидә Гасыймова.

 

 

 

Read 96 times
Союз писателей РТ