Пәнҗешәмбе, 18 Апрель 2019 09:46

"Егерме елдан артык ниндидер салкынлык, боз бар иде. Инде эрер дип өметләнәбез". Татарстан һәм Башкортстан язучылары очрашуында яңгыраган төп фикер.

Rate this item
(0 votes)

 

Безне аермасыннар иде. Башкортстан Язучылар берлегендә ике халык әдипләре катнашында үткән түгәрәк өстәлнең төп фикере әнә шул булгандыр, мөгаен. Биредә шулай ук тел һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. "Тулпар" журналы мөхәррире Илдус Фазлетдинов, мәсәлән, Казан татарларын читтә яшәүчеләргә кече туган кебек карамаска өндәде.


– Егерме елдан артык вакыт ике республика арасында ниндидер салкынлык, боз бар иде. Ләкин бу салкынлык халык яки зыялылар арасында түгел, рәсми даирәләрдә сизелде. Ниһаять, шушы аңлашылмаучанлык бозы эрер дип өметләнәм. Мин моны беренче чиратта икътисадта күрәсем килә, – ди мөхәррир. – Чөнки, ничек кенә карасак та, рухи өлкә дә барыбер икътисадка килеп төртелә. Яшерен-батырын түгел, матди чыганагың булмаса, китап, журналлар да чыкмый, гастрольләр дә оешмый. Бу чарада иктисадый бәйләнешләрнең булуы рухи бәйләнешләрне дә ныгытыр дигән өметтә калам. Әдәбиятта бу беренче чиратта Башкортстандагы татар язучыларының, гомумән, читтә яшәүче татарларның китаплары сериясен оештыруда күрәм. Бу ниндидер туганлык киштәсе генә булмаска тиеш, нәкъ менә серия итеп күзаллыйм эшне. Аннан Татарстанда читтә яшәүчеләргә ничектер, кече туганга караган кебек карыйлар. Без кече туганнар түгел, без сезнең белән бер дәрәҗәдәге кардәшләрегез.


Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Наҗар борынгыдан килгән туганлыкның кадере югалмасын иде дигән теләген белдерде:

– Бер иманлы, бер сүзле халык без. Әдәби ешлыкта безне иң әүвәл Кол Гали берләштергән. Совет чорын алсак, безнең иҗади бәйләнешләр аеручы истәлекле, кадерле булды. Чөнки остазларыбыз – Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим татар милләтен үзләренең йөрәк моңнарына кушып якын күрделәр. Татар әдипләренең байтагы Башкортстаннан икәнен дә онытмыйк. Бүген дә бу туганлык үзенең кадерен югалтмыйча дәвам итә. Киләчәктә дә шулай булсын иде.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның да теләкләре шуңа аваздаш иде:

– Татар, башкорт – бер ананың ике улы кебек бит ул. Охшашлыклар биниһая. Әмма безгә бармак белән генә санаулы аерымлыкларны төртеп күрсәтеп, араларны ерагайтырга тырышып карадылар. Ләкин андый шартларда да халыкларның зирәклеген файдаланырга тиешбез. Бер-беребезне яклап кына бу шартларда милләт буларак сакланып калып була. Халык телләре атласы безнең барыбызга да гыйбрәт. Анда юкка чыгу куркынычы янаган телләрне кертәләр. Аеры-чөере яшәсәк, шушы хәвефле исемлеккә без дә керергә мөмкин бит. Хәтердә бер фактны да яңартыйк: 1912 елны, нәкъ менә 17 апрельдә Тукай Уфага килгән, Мәҗит Гафури белән очрашкан. Ул киткәннән соң, Мәҗит Гафури юньләп каршы алмадык дип үкенгән. Иртәгә Тукай Уфага һәйкәл булып әйләнеп кайтачак. Бу исә кадер-хөрмәтнең иң югары баскычы.

 

Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты бүлеге җитәкчесе Фәния Габидуллина да Татарстан белән Башкортстан арасындагы бәйләнешләрнең элек-электән килүен ассызыклады:

– Соңгы елларга килгәндә, әдәбиятны алсак, ике республиканың китап нәшриятлары дуслык киштәсен булдырды. Бу алмаш китап бастыруда чагылды. Татарстан Башкортстан әдәбиятын тәкъдим итсә, Башкортстан Татарстан әдәбияты үрнәкләрен бастырды. Хәзерге чарага килгәндә, Татарстаннан зур делегация килүе мондагы татарларга бик шатлыклы вакыйга ул. Бигрәк тә Тукайга һәйкәл ачуны зарыгып көттек. Аның эшләре 2011 елда ук башланды, карар кабул ителде. Һәйкәлгә кагылышлы бәхәсләр дә булып алды. Аның урынын Тукай урамында булырга тиеш дигән сүзләр дә чыкты. Олуг әдибебез үзенә урынны татар дәүләт театры каршында тапты. Киләчәктә монда Сәхипҗамал Волжcкаяга да һәйкәл куелыр әле дип өметләнәбез. Ул юнәлештә дә эш бара. Бу чарадан нәрсә өмет итәм? Безне Башкортстан татарлары дип чикләп кую юкка чыгар дип өметләнәм. Безнең дә бер Казанда кайныйсы, бер фикер-максатлар белән яшисе килә. Башкортстан язучылар берлегендәге түгәрәк өстәлдә язучылар әдәби журналларда туган телләрне саклау буенча уртак проектлар эшләргә дип сүз куештылар.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 56, 17.04.2019/)

Read 83 times
Союз писателей РТ