Дүшәмбе, 22 Апрель 2019 09:52

«Иделем акчарлагы» яшь татар язучыларын бәйгегә чакыра!

Rate this item
(0 votes)

 

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге 2000 елның 1 сентябреннән алып үткәрелә. Ленар Шәех – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, журналист һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, шагыйрә Эльвира Һадиева-Йылмаз, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина һәм башкалар төрле елларда әлеге бәйгенең лауреатлары булдылар.

Максаты - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

Оештыручылар:

   - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;

   - Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этаптан тора:

I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү;

II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;

III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру. Әлеге этапта катнашучыларның әсәрләре җыентыкта бастырыла.

Бәйге түбәндәге  номинацияләрдә үткәрелә:

ü     поэзия;

ü     проза;

ü     драматургия;

ü     балалар әдәбияты  (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш;

ü     хезмәт төбе – хәзинә (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр).

Бәйгегә әдәби әсәрләр Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон адресы буенча 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

 

 

XIX «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның                       1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

 

1.  МАКСАТ

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

 

2.  БУРЫЧЛАР

• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;

• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;

• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.

 

3.  ОЕШТЫРУЧЫЛАР

• Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

 

4.  БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ

Бәйге өч этаптан тора:

I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2019 елның апреленнән сентябренә кадәр).

IIэтап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2019 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр).

III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2019 ел ноябре).

 

5.  БӘЙГЕНЕҢ ТАЛӘПЛӘРЕ.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге түбәндәге  номинацияләрдә үткәрелә:

ü поэзия;

ü проза;

ü драматургия;

ü балалар әдәбияты  (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш;

ü «Хезмәт төбе – хәзинә» (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр).

 

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.

Катнашучы, әсәрләре белән бергә, үзе турында кыскача мәгълүмат һәм заявка тутырып җибәрергә тиеш.

Әсәрләрне түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк: Times New Roman шрифтында, 12 нче кегль, 1,5 интервалда.    

Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала.

Гран-при ияләре бәйгедә катнаша алмый.

Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый.

Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.

Бәйгегә әсәр җибәрү белән катнашучы аны бастыруга һәм интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә.

 

6.  БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ ЯСАУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ

Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Әмма жюри хөкеме буенча һәр номинациядә барлык призлы урыннар яки Гран-при билгеләнмәскә дә мөмкин.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында урын алачак.

Барлык катнашучыларга электрон сертификат бирелә. Катнашучы сертификаты pdf форматында электрон почтага җибәрелә.

 

7.  ЖЮРИ СОСТАВЫ

Жюри рәисе һәм әгъзалары оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Ел саен жюри әгъзаларының составы үзгәрергә мөмкин.

 

8.  ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

«Идел» яшьләр үзәге.

420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис.

Тел./факс: 231-81-54

Е-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Рәсми сайт: www.mc-idel.ru

 

 Кушымта

 

          

         

 

XIX «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»

 бәйгесендә катнашуга заявка

 

                    Номинация:  _______________________

 

 

 

 

Фамилияң /Исемең /Әтиеңнең исеме

 

 

 

 

Туган көнең, ае, елы

 

Өй адресың (ИНДЕКС БЕЛӘН!)

 

Яшәү урыны

 

Телефон номерың

 

E-mail

 

Паспорт,

туу таныклыгы

(серия, №, кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән)

 

ИНН

_ _  _ _ _ _ _ _ _ _ _ _

Иминият таныклыгы (Пенсионное страховое свидетельство)

 

_ _ _ - _ _ _ - _ _ _ - _ _

 

Яраткан авторларың

 

 

 

 

Яраткан китапларың

 

 

Язучылар өчен булган тагын нинди бәйгедә катнашканың бар?

 

«Иделем акчарлагы» конкурсының йомгаклау турына үткән очракта кем белән күрешергә телисең?

 

 

 

 

Дата   ____________

 

 

 

 

 

* Заполняя данное приложение, Вы потверждаете свое согласие на обработку оргкомитетом мероприятия указанных в ней персональных данных (в соответствии с требованиями федерального закона «О персональных данных»)

Read 82 times
Союз писателей РТ