Җомга, 26 Апрель 2019 14:14

Галиуллин Тәлгат Нәби улына Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде!

Rate this item
(0 votes)

Язучы, әдәбият галиме, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир - әгъзасы, Россия Федерациясе Гуманитар Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Галиуллин Тәлгат Нәби улына Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Күренекле  каләм иясе дәрәҗәле премиягә  «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен лаек булды.

Котлыйбыз!

 

Read 101 times Last modified on Дүшәмбе, 29 Апрель 2019 11:17
Союз писателей РТ