Дүшәмбе, 29 Апрель 2019 11:13

Чаллыда Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне уңенннан «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган шигърият бәйрәме булды

Rate this item
(0 votes)

Без – Тукайлы халык

 

Һәрбер татар җаны шигырь сулап яшәгән апрель аенда Чаллы  шәһәренең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәният сарайларында Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат җәүһәрләренә багышланган искиткеч матур, гамьле кичәләр узды. Ә инде 26 нчы апрель көнне  Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне уңенннан  «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган  шигърият бәйрәме  булды. Әлеге чарага йөзләгән шәһәрдәшебез – язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар килгән иде.

Бөек Тукаебыз сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән ачылып киткән тантана башында ук шәһәр хакиме грантына ия булыр өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр итеп “Әдәбият” номинациясендә шагыйрә Рәзинә Мөхияр, “Сәнгать” номинациясендә – рәссам Александар Петров, “Театр сәнгате” номинациясендә “LIBERTA” драма театры, “Музыка сәнгате” номинациясендә “Наигрыш” халык инструментлары ансамбле танылды. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аларга иҗади уңышлар теләп, дипломнар, чәчәкләр тапшырды.

Бәйрәм дәвам итте. Чаллы дәүләт татар драма театры артистларының, шигъри бәйгеләрдә җиңгән балаларның, җаннарны тетрәндереп, Тукайның үлмәс шигырьләрен сөйләве, Тукай рухы белән илһамланган каләм ияләре: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчсе шагыйрь, язучы Факил Сафин,  шагыйрьләр Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр, Лилия Гыйбадуллина, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова, Зимфира Исламова, Николай Алешковның чыгышлары – һәммәсе да халык күңеленә кереп калырлык ихлас, мәгънәле  булды.

Шигърият бәйрәме «Туган тел» җыры һәм флешмоб белән тәмамланды, Тукай һәйкәле ал кәнәферләргә күмелде.  

 

Г. Абдуллина

Read 562 times Last modified on Дүшәмбе, 29 Апрель 2019 11:17
Союз писателей РТ