Дүшәмбе, 29 Апрель 2019 11:16

Буада Ренат Харис укулары булып узды

Rate this item
(0 votes)

Киләчәге бар милләт без!

 

     Һәр елны апрель аенда Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә  Рәсәйнең Дәүләт премиясе  лауреаты,Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис исеме белән бәйле “Киләчәге бар милләт без,шәхесләргә бай милләт без”дигән фәнни-гамәли конференция уза.Шагыйрь әлеге укуларга бик теләп дуслары белән кайта.Мәктәптә 18 ел дәвамында Рәсәй статусындагы Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү”музее эшли.Ренат Мәгъсүмович быел да  ел дәвамында әдәбиятта,музыкада һәм сынлы сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларга үз исемендәге премияләрне тапшырды.

        Быелгы конференциядә Ренат ага Харис, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе , драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов ,Буа якташлыгы әгъзалары тарих фәннәре кандидаты ,күренекле журналист Ислам  Әхмәтҗанов, «Буа якташлыгы» секретаре Наил Шәмиев һәм әлеге фәнни укуларга нигез салучы,Ренат Харис музеен оештыручы шагыйрә Гөлнур Айзетуллова катнашты.Кунаклар музей эшчәнлеге,укучыларның эзләнү эшләре белән таныштылар,үзләре дә чыгыш ясадылар. Ренат Мәгъсүмович музейга яңа экспонатлар бүләк итте.

 

Read 59 times
Союз писателей РТ