Сишәмбе, 07 Май 2019 11:46

«Бу эшләрнең берсе дә бүген Туфан агага кирәк түгел инде, ә менә безгә кирәк»

Rate this item
(0 votes)

 

Шәхес гади халыктан ни белән аерыла? Мөгаен, үзе дөньядан киткәч тә милләтебезгә хезмәт итүе беләндер. Шәхесләрне халык үзе билгели һәм аларны үзе үк озын гомерле дә итә.

Шәхесләр тудырып үстергән авыл  инсафлы балалар тәрбияләгән ана шикелле бәхетле булырга тиеш. Ләкин авылларыбыз өстеннән заман җилләре бик кырыс  исә шул бүген.  Танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгатҗь  эшлеклесе, күп кенә  премияләр лауреаты Туфан Миңнуллинның туган җире Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылын да аямаган ул. Бүген Туфан абый Мәккә шикелле күргән бу авылда барлыгы 54 кеше гомер сөреп  ята. Аларның да күбесе ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар. Мәктәпнең башлангычы да юк.

 
Милләтебез туган телебез сагында уяу торган халык илчесе, әдәбиятыбызны үлемсез әсәрләр белән баетып калдырган  халык язучысының йөрәге моннан җиде ел элек, 2 май көнне тибүдән туктаган иде. Быел 4 майда  аның кызы Әлфия Туфанова-Юнысова әтисенең рухы шат булсын дип, туган авылындагы туган нигезенә аның иҗатташ дусларын, артистларны язучыларны чакырып Коръән укытты. Галиәскар Камал исемендәге театр артислары: Ринат Таҗетдинов, Әзһар Шакиров,  Наил Дунаев, Наилә Гәрәева һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем  язучылар: Ркаил Зәйдулла. Марсель Гали, Газинур Морат, Гәрәй Рәхим, Ләбиб Лерон, Өлфәт Закирҗанов, Лерон Хәмидуллиннар гаиләсе,  газета-журнал хезмәткәрләре  Туфан ага Миңнуллинның кендек каны тамган, беренче авазы ишетелгән изге җиргә кайттык. Безне капкадан керә-керешкә Туфан Миңнуллинның  портреты һәм көр тавышы каршы алды. Әдип туган телебез өчен борчыла, милләт дип яна. Аннары  тау ташларны тишеп, челтер-челтер аккан чишмә яныныа киттек. Монда кадр кайтып әдип чишмәсеннә ничек авыз итмисең ди.  Саф  сулы чишмә  Туфан аганың  иҗат мирасыдай  бүген дә халык җанын сугара.

 

 Монда, шөкер, Туфан ага рухы бар әле. Аны саклау өчен авылдашлары бик тырышалар. Ләкин киләчәктә  дә аны яшәтү өчен без бүгеннән үк нидер эшләргә тиеш.  Шуны аңлап уйга калдык.   

– Кырлай Казан артының мәдәният үзәге булган кебек, Туфан музее урнашкан  Олы Мәрәтхуҗаны  да тау ягының мәдәни үзәге итәргә кирәк.
– Моның өчен әлеге музейга  дәләт статусы бирергә һәм сәяхәт маршрутына кертергә.
– Туфанның 2020 елда булачак 85 еллыгын зуплап киң масштабта илкүләм уздырырга кирәк, - дигән эшлекле фикерләр яңгырады.

Дөрес, бу эшләрнең берсе дә бүген Туфан агага кирәк түгел инде, ә менә безгә, исәннәргә кирәк. Аларны тормышка ашырып безгә  үзебезнең Тукайлы гына түгел, Туфанлы да бөек халык икәнлегебезне   күрсәтергә җай чыгачак

(Йолдыз Шәрәпова. "Шәһри Казан". 6 май 2019 ел)

Read 22 times
Союз писателей РТ