Җомга, 17 Май 2019 17:43

Татарстан шагыйрьләре «Тукай урамы бәйрәме»ндә катнашачаклар

Rate this item
(0 votes)

 

Чаралар 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәм программасында:

  • «Екатерининская урамыннан Тукайга» – җәяүле һәм велосипед экскурсияләре, «Тукай&Китап әйләнеше», хәрәкәтчән фотоостаханә, сувенирлар һәм китаплар сату,
  • 12.30 -  14.00 – ачык микрофон – Юнысовлар мәйданында Татарстан язучылары чыгышы
  • ачык микрофон  Тукай урамында; 
  • 15.00- 16.00 – «Тукай моңнары» –  Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы артистлары – Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Лена Бичарина, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин  һәм «Фантазия» джаз-оркестры чыгышы – Г.Тукай әдәби музее бакчасында;
  • «Шигьри спектакль» – Г. Камал ис. Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында шигъри-музыкаль чыгышлар – Г.Тукай әдәби музее бакчасында. 


Г. Тукай әдәби музеенда шулай ук театральләштерелгән һәм тематик экскурсияләр, «Г. Тукай һәм театр» квесты, «Г. Тукай урамы тарихы» интерактив лекциясе, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар, Г. Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч дәресләр һ.б.  булачак.

 

Г.Тукай әдәби музееның адресы: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 74нче йорт

 

Read 59 times
Союз писателей РТ