Сишәмбе, 21 Май 2019 10:27

Казанда фронтовик шагыйрь Мәхәммәт Садрига истәлек тактасы ачылды

Rate this item
(0 votes)

Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йортта куелды.

 Казанда танылган татар шагыйре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәд Садрига мемориаль такта куйдылар. Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йорт диварына эленгән.

Ачылу тантанасы Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шулай ук шагыйрьнең балалары катнашында узды.

 

Шагыйрьнең кызы Гөлнур аның гаиләсе өчен әлеге вакыйганың зур бәйрәм булуын әйтте.

 

«Бүген әтиебез Мөхәммәт Садриның туган көне. һәм без Татарстан Мәдәният министрлыгына мемориаль такта куелуы өчен һәм әтиебез турындагы истәлекләр өчен рәхмәтле», - диде Гөлнур Мөхәммәт кызы.

 

Read 47 times
Союз писателей РТ