Дүшәмбе, 18 Март 2013 17:31

Җылытырга иде

Rate this item
(0 votes)

Шагыйрьне тота-каба мактау өчен күп акыл кирәкми. Ул ту­дырган шигърияттән үрнәк­ләр кирәк. Әнә шул үрнәкләрне табу бик мөһим. Шагыйрь һәм шигърият борын-борынгы Кол Гали заманна­рыннан безнең көннәргәчә шул ми­салларда ачылган һәм ачыла.

 Шагыйрьне тота-каба мактау өчен күп акыл кирәкми. Ул ту­дырган шигърияттән үрнәк­ләр кирәк. Әнә шул үрнәкләрне табу бик мөһим. Шагыйрь һәм шигърият борын-борынгы Кол Гали заманна­рыннан безнең көннәргәчә шул ми­салларда ачылган һәм ачыла.

Шигъри үрнәк ул шигъриятнең ачыш формуласы. Ә менә андыйлар­ны табу җиңел түгел. Аларны эзләп тапкан, яисә тапмаган очракта да, шигырь турында сөйләп, бары тик мактаучыга җаваплылык өстәлә. Чөнки ул, мактаучы, яңа шагыйрьне укучыга тәкъдим итә. Шуңа күрә элек шагыйрьләр-чичәннәр макташ­маган, алар шигъри ярышларда ярышкан гына. Шуңа мисал рәве­шендә мин Ленар Шәехнең «Җылы­тасы килә дөньяны!..» (Татарстан китап нәшрияте, 2011) дигән, исеме дә, тышкы җисеме дә бик тә бик сөйкемле мәҗмугасына «Сүз башы» язган шагыйрьнең мондый җаваплылыктан читләшебрәк: «...Без ши­гырьгә, шагыйрь иҗатына сәер таләпләр куярга ияләшеп киттек. Ян­әсе, шагыйрь көрәшергә тиеш! Һаман «Көрәшчеләр кирәк!» Янәсе, шул була инде чын гражданлык хисе! дип чыбыркы шартлатып алуын хәтергә сеңдерәм дә, ары таба укуны   дәвам итәм. Нәтиҗәләремне раслар өчен, Ленарның шигырьләреннән   мисал­лар китереп тормыйм. Чөнки, күңе­лемә хуш килгән юлларны мисалга китерә башласам, бу китапны баш­танаяк күчереп чыгарга туры килер иде... Теләгәндә, китапны тоташы белән бер поэма,дип атасаң да, әллә ни хилафлык булмас... Мин укый бардым һәм шигырьләрнең берсен де ятсынмадым», — дигән гыйбарәлә­ренә елмаеп кына куям. Мисалсыз ничек ачып була икән  шагыйрьне? Ә мин менә, шул, үземнең карашка, формула исәпләнерлек мисалларны эзләп   китапның 73 нче битендәге «Халәт» дигән бүлегенә кадәр  килеп җитеп, таба алмагач, йөзем караң­гыланды. Бездә еш кына «лирика» дип аталган мәхәббәт лыгырдыгы түгелме бу, дигәндәй, куркып та куйдым.   Нүжәли, дидем колхоз аб­зарындагы теге агай кебек, нүжәли мисаллар табалмам?! Һәм — ниһа­ять!..

Адашып   китәрсең кебек,

Төннәрнең карасыннан.

Төнге суыкка ияреп,

Җәй үтеп бара сыман...

Юк кына нәрсә кебек. Шагыйрь әнә шул «юк кына»да ачыла шул. Әйе, әле 13 яшемдә «Каенлык басуы»нда, августның күзгә төртсәң дә күренмәс   төнендә   көзге   арыш чәчәргә туры килгән иде миңа.Шун­дый төнге салкында җәйнең үтеп баруын  абайлаган идем. Хезмәт кыры минем өчен гаделлек кыры иде. Чәчкеч артында 50шәр килолы кытай капчыклары күтәреп, басу­ның бер башыннан икенче башына әйләнеп, гаделлек хакына тыры­ша торгач, башым әйләнгән иде. Сталин юл күрсәткән уңышлардан баш әйләнү иде ул. Нәкъ биредәге шигырьдәгечә: «Ялганны богау­лый, фаш итә, Җанымда мизгелгә тынычлык. Күңелем аларны баш итә — Дөреслек, ирек һәм тырышлык». Татарча һәм татарга хас милли характер бу.  Милли характер, дигәннән, Тукайны уйлап язылган «Ни­чек   кенә   яшәп   калырга?»  дигән әсәрендә 22 яшьлек шагыйрь,  миллә­тебез өшегән-янган капма-каршылык­ларның   амплитудасында   атынып, менә нинди тетрәнүләрне ача алган:

Нигә ябык мин керәсе ишек?

Җаным тулы сөю, ялкын бит...

Суланган кар аягымны кисә,

Кертегезчә, бигрәк салкын бит!..

Чуен тотка кадакланган ишек

Куркыныч та, үзе авыр да.

Котып кебек суык дәрьясында        

Ничек кенә яшәп калырга?

Кертмиләр шул. Ничек кенә яшәп калырга? «Сүз башы»н язган шагыйрь   «көрәшергә   кушмаса  да», «чуен тотка кадакланган» ишекләрне ачып керү, салкыннан җылынуөчен көрәшергә кирәк икән бит әле!.. Хезмәт-көрәшсез судан балык та кармаклап  булмый!.. Ничек исән калырга? Бүген бөтен татархаләте генә түгел, Русиянең барлык милләтләре даирәсе шушы сорау белән газаплана.   22   яшьлек   «сабый-шагыйрь» шушы халәтне ача алган. Һәм ул безнең татар баласы!.. Бәрәкалла!.. Гомумән, Ленар Шәех  шигърия­те (югарыдагы юллар шушы феномен барлыгын раслый) температур каршылыклар бердәмлегендә яши һәм ачыла. Бу аның даими халәте. Лирик герой җәй көне өши, кыш көне тир­ли. Гаҗәеп хәл!.. Һәм мондый халәт укучының барлык кан тамырларына тарала. Ул физик һәм акыл хезмәте­нең, уңай һәм кире кичерешләрнең бердәм симфониясен тәшкил итте­реп, укучысын көтелмәгән борылыш­ларга әзерли һәм, ышанасызмы, бе­ренче чиратта, татар кешесендә, моңа кадәр гомер буе үзебез киче­реп тә, шигъриятебез кичереп һәм ачып өлгермәгән «подсознание»не ача. Бу күренеш аның китапка исем биргән һәм шигъриятебездә билгеле урын алырга хаклы булган «Җылыта­сы килә дөньяны!..» дигән шигырьдә аеруча төгәл гәүдәләнә:

Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,

Табалмыйча җылы җаныма.

Бер кояшка сузам кулларымны,

Бер үреләм шырпы кабына.

Шундый салкын. Никтер аңлый ал­мыйм:

Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?

Суытамы әллә сөю юклык,

Ялгыш адым,гөнаһ гамәлләр?..

Туңарсың да шул. Шырпыга үре­лергә мәллә? Янгын чыгарыргамы?! Бәлки, кирәк булгандыр? Башкалар шырпыга үрелде, ирек тә алды!..Ә без күзне бәйләп, ашказанын майлап, «капитализмга мягкий вход» тиштек. Шуның белән бездән соң килгән бу­ыннарга, аеруча, Ленар Шәех кебек энекәшләрем, сеңелкәшләрем буы­нына, аеруча авырга туры килде шул. 10 мең еллык китап культурасы «ци-фирь культурасы»на күчте. Социализ­мнан кире капитализмның кыргый стадиясенә сикердек. Юрган астын­нан кесә телефоны аша бар галәм белән сөйләшә башладык. Ата-улны, ана кызын онытты. Безнең хакта Сибгать Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар кай­гыртса, безнең болай да үзләренә бикләнгәнбүгенге классик өлкәннәребез кәттиж, пинсә-премия кайгысына кереп батты, Элеккеге кебек яшь көчләрне барлау, иҗади семинар, конференцияләр үткәрүләр бетте диярлек. Әйе, Шәех әйтмешли, «җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?» Без сөю юклыктан өшегәнбез. Мин кайчандыр, моннан күп еллар элек Та­тарстанның мөстәкыйльлеген кайта­ру - татарның татардан тартып алын­ган мәхәббәтен кире кайтару өчен көрәш ул, дип язган идем. Әмма без бу көрәшне оештыра алмадык. Һаман да шул бердәмлек җитмәде. Татар­лар берләшегез!— дип тә карадым. Әмма барыбер дә беребез урамда яшел байрак янында булса, бишебез балконнан авыз ерды. Менә «мәхәббәтсез көннәр» дә килде. Ка­бул итегез! Һәм... инде хет хәзер бер­дәмлекне югалтмагыз. Яшь шагыйрь­нең бездән җылы таләп итәргә хакы, безнең аңа бу җылыны бирү бурычы­быз бар. «Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!» - дип инәлә ул безләргә. «Яфрак хәтле гомер җылы эзләп, ял­кын эзләп үтеп китмәсен!..» Яфрак кадәр!. Никадәр көчле, күләмле һәм сурәти образ!.. Никадәр нечкә, йөрәккә үтә торган алтын сүзләр!.. Шигъриятнең бурычы да шул иске сүзләрдән чиста алтын ясау бит инде: Яфрак кадәр гомер юкка чыкмас....

Мин   ышанам... Тоям мин аны...

Бүтән мәңге суынмаслык итеп

Җылытасы килә дөньяны!..

Бездән соң килгән шигъри буын — Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина һәм башка без белгән һәм без белеп өлгермәгән шигъри буынның эпигра­фы була ала бит бу юллар. Ничек ку­анмыйсың, алар безне генә түгел, демократик тенденцияләре белән дөньяга киң билгеле татар әдәбияте исеменнән барлык галәмне җылы­тырга хыяллана. Әмма аларны баш­та безнең үзебезгә җылытырга, аяк­ка бастырырга кирәк иде. Милләте­без белән. Өммәтебез белән. Прези­дентыбыз, хөкүмәтебез белән. Язма­учылар союзы түгел, Язучылар со­юзыбыз белән. Грантлар, номинантлар, яңа китаплар белән. Яхшы фа­тирлар, чит илләргә сәяхәт сертифи­катлары белән. Яшьләрне күрергә, үстерергә кирәк. Ленар Шәехне бөтенләй күрмиләр, дип булмас иде. Аның иҗаты турында Илдар Юзеев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Галим­җан Гыйльманов һәм башкалар язган. Шулай да, нибары 30 яшь өстендәге шагыйрь бер дә юкка «Ярсулык... Кар суык... Туң бәрә...» димәс. Бу зар­ланудан түгел, бу сыкранудан туган аһ. Чорга диагноз кую. Диагноз­дан соң көрәшсез яшәп булмый. Әнә бит:

Күңел — яңгыр... Ул гамь эзли

Йортныңкалай  түбәсеннән.

Асты өскә китерелгән

Бөек ханнар төрбәсеннән...

Бергәлекне, бердәмлекне, туган­лыкны   юксына автор. Бу хис минем үземә дә бик якын. Шундый хис ул: синең шактый кызыклы дип бәя ала­чак китапларың чыга, синең йөзләгән туганнарың, дусларың, танышларың, тормышта,эштә, укуда, хәрби хезмәттә   меңләгән   кардәшләрең бар. Син аларның берсеннән генә булса да «Син исәнмени? Ул син мени?» дип сораганын көтеп сарга­ясың. Ә ул юк. Бу шулай ук мал­дан га сусаудан түгел. Бу - Ленар юксынган һәм ул вәгъдә иткән җылыны сагынудан. Ә бу - глобаль проблема.  Бу хәтта элеккедән килгән борынгы милли-мәдәни («татарлык»)  һәм дини-рухи бердәмлекнең   («мөселманлык») соңгы елларда ниндидер бер коррупцион түбәнлеккә    төшүебелән бәйле. Яшерен-батырын түгел, татарлыкны сөйләп, без татарлыкны, мөсел манлыкны сөйләп, мөселманлыкныоныттык. Ул мәктәпләребездә татарәдәбиятен  укытуның  юкка чыгуыннан, әдәбиятнең «әдәп»   чыганагы булып торудан туктавыннан килә.Шушы нечкәдән-нечкә  нюансны Ленар Шәех үзенең бер шигырендә менә ничек ачып сала:

Акыл сатмыйм бу дөньяда

туганнарга.

Акча белән бергә юкка чыга

туганнар да.

Әйе, шундый якын булып

тоелганнар,

Үз булып, якты булып

җан-бөгырьгә уелганнар

Гүя төтен, эндәшмиләр...

Ленармогиканнар    иленнән. Аның Такталачыгы безгә бөек  Мох­тар Мутин, Гамил Афзал, Альберт Фәтхиләрне бирде. Аларны лаеклы лаеклы дәвам итә генә күрсен безнең Шәех. Традицияләрне яңарткандай итеп, ул авылдашы Гамил Афзалның атаклы «Тема юк» дигән шигырен үзенчә үстереп, сатира-юмор да чирттереп ала. «Тагарга төймә юк, Йөзәргә көймә юк. Урамда койма юк, Язарга тема юк». Германиягә баргач, ул бер­ничә шигырен нимес телендә дә яза һәм китабында бастырып та чыгара. Дөрес эшли. Матур киная. Мин, мәсәлән, 15 ел нимес телен укып, «schlaffen», ягъни «йокларга» дигән сүздән артыгын белмим. Бу минем үзем өчен бик кызыклы фал булды. Ни дисең, яшьләр алдатмый, димичә.

Китапта яхшы шигырьләр байтак. Мин аларның барысын эскәк белән чүпләп, көн яктысына күрсәтү буры­чын куймадым. Бу диссертация дә түгел. Җылы сүз генә. Минем үтмәс куанычым: әдәбиятебезгә нык басып Ленар Шәех дигән шагыйрь килде. Сүз башын язган шагыйребез дөрес әйткән.Ленар таганның тарихи дәва­сы һәмдәгъвасы бар. Ул - милләте­без. Өммәтебез. Телебез. Динебез. Әйе, автор хаклы, татар ул түгел нок­та, өтер генә.

Җылытасы, татарның үзен җылы­тасы иде.

Айдар ХӘЛИМ.

 

Read 2956 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:05
Союз писателей РТ