Шагыйрьне тота-каба мактау өчен күп акыл кирәкми. Ул тудырган шигърияттән үрнәкләр кирәк. Әнә шул үрнәкләрне табу бик мөһим. Шагыйрь һәм шигърият борын-борынгы Кол Гали заманнарыннан безнең көннәргәчә шул мисалларда ачылган һәм ачыла.
Шигъри үрнәк – ул шигъриятнең ачыш формуласы. Ә менә андыйларны табу җиңел түгел. Аларны эзләп тапкан, яисә тапмаган очракта да, шигырь турында сөйләп, бары тик мактаучыга җаваплылык өстәлә. Чөнки ул, мактаучы, яңа шагыйрьне укучыга тәкъдим итә. Шуңа күрә элек шагыйрьләр-чичәннәр макташмаган, алар шигъри ярышларда ярышкан гына. Шуңа мисал рәвешендә мин Ленар Шәехнең «Җылытасы килә дөньяны!..» (Татарстан китап нәшрияте, 2011) дигән, исеме дә, тышкы җисеме дә бик тә бик сөйкемле мәҗмугасына «Сүз башы» язган шагыйрьнең мондый җаваплылыктан читләшебрәк: «...Без шигырьгә, шагыйрь иҗатына сәер таләпләр куярга ияләшеп киттек. Янәсе, шагыйрь көрәшергә тиеш! Һаман «Көрәшчеләр кирәк!» Янәсе, шул була инде чын гражданлык хисе! – дип чыбыркы шартлатып алуын хәтергә сеңдерәм дә, ары таба укуны дәвам итәм. – Нәтиҗәләремне раслар өчен, Ленарның шигырьләреннән мисаллар китереп тормыйм. Чөнки, күңелемә хуш килгән юлларны мисалга китерә башласам, бу китапны баштанаяк күчереп чыгарга туры килер иде... Теләгәндә, китапны тоташы белән бер поэма,дип атасаң да, әллә ни хилафлык булмас... Мин укый бардым һәм шигырьләрнең берсен де ятсынмадым», — дигән гыйбарәләренә елмаеп кына куям. Мисалсыз ничек ачып була икән шагыйрьне? Ә мин менә, шул, үземнең карашка, формула исәпләнерлек мисалларны эзләп китапның 73 нче битендәге «Халәт» дигән бүлегенә кадәр килеп җитеп, таба алмагач, йөзем караңгыланды. Бездә еш кына «лирика» дип аталган мәхәббәт лыгырдыгы түгелме бу, дигәндәй, куркып та куйдым. Нүжәли, дидем колхоз абзарындагы теге агай кебек, нүжәли мисаллар табалмам?! Һәм — ниһаять!..
Адашып китәрсең кебек,
Төннәрнең карасыннан.
Төнге суыкка ияреп,
Җәй үтеп бара сыман...
Юк кына нәрсә кебек. Шагыйрь әнә шул «юк кына»да ачыла шул. Әйе, әле 13 яшемдә «Каенлык басуы»нда, августның күзгә төртсәң дә күренмәс төнендә көзге арыш чәчәргә туры килгән иде миңа.Шундый төнге салкында җәйнең үтеп баруын абайлаган идем. Хезмәт кыры минем өчен гаделлек кыры иде. Чәчкеч артында 50шәр килолы кытай капчыклары күтәреп, басуның бер башыннан икенче башына әйләнеп, гаделлек хакына тырыша торгач, башым әйләнгән иде. Сталин юл күрсәткән уңышлардан баш әйләнү иде ул. Нәкъ биредәге шигырьдәгечә: «Ялганны богаулый, фаш итә, Җанымда мизгелгә тынычлык. Күңелем аларны баш итә — Дөреслек, ирек һәм тырышлык». Татарча һәм татарга хас милли характер бу. Милли характер, дигәннән, Тукайны уйлап язылган «Ничек кенә яшәп калырга?» дигән әсәрендә 22 яшьлек шагыйрь, милләтебез өшегән-янган капма-каршылыкларның амплитудасында атынып, менә нинди тетрәнүләрне ача алган:
Нигә ябык мин керәсе ишек?
Җаным тулы сөю, ялкын бит...
Суланган кар аягымны кисә,
Кертегезчә, бигрәк салкын бит!..
Чуен тотка кадакланган ишек
Куркыныч та, үзе авыр да.
Котып кебек суык дәрьясында
Ничек кенә яшәп калырга?
Кертмиләр шул. Ничек кенә яшәп калырга? «Сүз башы»н язган шагыйрь «көрәшергә кушмаса да», «чуен тотка кадакланган» ишекләрне ачып керү, салкыннан җылынуөчен көрәшергә кирәк икән бит әле!.. Хезмәт-көрәшсез судан балык та кармаклап булмый!.. Ничек исән калырга? Бүген бөтен татархаләте генә түгел, Русиянең барлык милләтләре даирәсе шушы сорау белән газаплана. 22 яшьлек «сабый-шагыйрь» шушы халәтне ача алган. Һәм ул безнең татар баласы!.. Бәрәкалла!.. Гомумән, Ленар Шәех шигърияте (югарыдагы юллар шушы феномен барлыгын раслый) температур каршылыклар бердәмлегендә яши һәм ачыла. Бу аның даими халәте. Лирик герой җәй көне өши, кыш көне тирли. Гаҗәеп хәл!.. Һәм мондый халәт укучының барлык кан тамырларына тарала. Ул физик һәм акыл хезмәтенең, уңай һәм кире кичерешләрнең бердәм симфониясен тәшкил иттереп, укучысын көтелмәгән борылышларга әзерли һәм, ышанасызмы, беренче чиратта, татар кешесендә, моңа кадәр гомер буе үзебез кичереп тә, шигъриятебез кичереп һәм ачып өлгермәгән «подсознание»не ача. Бу күренеш аның китапка исем биргән һәм шигъриятебездә билгеле урын алырга хаклы булган «Җылытасы килә дөньяны!..» дигән шигырьдә аеруча төгәл гәүдәләнә:
Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,
Табалмыйча җылы җаныма.
Бер кояшка сузам кулларымны,
Бер үреләм шырпы кабына.
Шундый салкын. Никтер аңлый алмыйм:
Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?
Суытамы әллә сөю юклык,
Ялгыш адым,гөнаһ гамәлләр?..
Туңарсың да шул. Шырпыга үрелергә мәллә? Янгын чыгарыргамы?! Бәлки, кирәк булгандыр? Башкалар шырпыга үрелде, ирек тә алды!..Ә без күзне бәйләп, ашказанын майлап, «капитализмга мягкий вход» тиштек. Шуның белән бездән соң килгән буыннарга, аеруча, Ленар Шәех кебек энекәшләрем, сеңелкәшләрем буынына, аеруча авырга туры килде шул. 10 мең еллык китап культурасы «ци-фирь культурасы»на күчте. Социализмнан кире капитализмның кыргый стадиясенә сикердек. Юрган астыннан кесә телефоны аша бар галәм белән сөйләшә башладык. Ата-улны, ана кызын онытты. Безнең хакта Сибгать Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар кайгыртса, безнең болай да үзләренә бикләнгәнбүгенге классик өлкәннәребез кәттиж, пинсә-премия кайгысына кереп батты, Элеккеге кебек яшь көчләрне барлау, иҗади семинар, конференцияләр үткәрүләр бетте диярлек. Әйе, Шәех әйтмешли, «җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?» Без сөю юклыктан өшегәнбез. Мин кайчандыр, моннан күп еллар элек Татарстанның мөстәкыйльлеген кайтару - татарның татардан тартып алынган мәхәббәтен кире кайтару өчен көрәш ул, дип язган идем. Әмма без бу көрәшне оештыра алмадык. Һаман да шул бердәмлек җитмәде. Татарлар берләшегез!— дип тә карадым. Әмма барыбер дә беребез урамда яшел байрак янында булса, бишебез балконнан авыз ерды. Менә «мәхәббәтсез көннәр» дә килде. Кабул итегез! Һәм... инде хет хәзер бердәмлекне югалтмагыз. Яшь шагыйрьнең бездән җылы таләп итәргә хакы, безнең аңа бу җылыны бирү бурычыбыз бар. «Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!» - дип инәлә ул безләргә. «Яфрак хәтле гомер җылы эзләп, ялкын эзләп үтеп китмәсен!..» Яфрак кадәр!. Никадәр көчле, күләмле һәм сурәти образ!.. Никадәр нечкә, йөрәккә үтә торган алтын сүзләр!.. Шигъриятнең бурычы да шул иске сүзләрдән чиста алтын ясау бит инде: Яфрак кадәр гомер юкка чыкмас....
Мин ышанам... Тоям мин аны...
Бүтән мәңге суынмаслык итеп
Җылытасы килә дөньяны!..
Бездән соң килгән шигъри буын — Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина һәм башка без белгән һәм без белеп өлгермәгән шигъри буынның эпиграфы була ала бит бу юллар. Ничек куанмыйсың, алар безне генә түгел, демократик тенденцияләре белән дөньяга киң билгеле татар әдәбияте исеменнән барлык галәмне җылытырга хыяллана. Әмма аларны башта безнең үзебезгә җылытырга, аякка бастырырга кирәк иде. Милләтебез белән. Өммәтебез белән. Президентыбыз, хөкүмәтебез белән. Язмаучылар союзы түгел, Язучылар союзыбыз белән. Грантлар, номинантлар, яңа китаплар белән. Яхшы фатирлар, чит илләргә сәяхәт сертификатлары белән. Яшьләрне күрергә, үстерергә кирәк.