Print this page
Дүшәмбе, 18 Март 2013 17:33

Сүнә белми торган ялкын

Rate this item
(0 votes)

Татар халкының азатлыгы, мөс­тәкыйльлеге һәм сафлыгы өчен үзен аямыйча көрәшкән якташым-авылдашым Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Чистай районы хакимияте, районның музейлар берлә­шмәсе, үзәк китапханә хезмәткәрлә­ре белән берлектә, Яуширмә авылын­да зур чаралар оештырылды.

"Ул милләтебезне уяткан, күтәргән кеше; ул безне телле иткән кеше; ул безнең өчен кыен­лыклар чиккән, безне бер көлдергән, бер егълаткан кеше".

Г. Тукай.

Бөек шагыйребезнең бу бәяләмәсен укыганнан соң, әдәбияттән купмедер хәбәрдар кеше сүзнең кем турында барганын аңлагандыр, дип уйлыйм. Әйе, бу шәхеснең бөеклеген, иҗаты­ның ни дәрәҗәдә югарылыгын раслап, Галимҗан Ибраһимов та: "Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятенә башлап реализм кертүче иде", - дип язган.

Татар халкының азатлыгы, мөс­тәкыйльлеге һәм сафлыгы өчен үзен аямыйча көрәшкән якташым-авылдашым Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Чистай районы хакимияте, районның музейлар берлә­шмәсе, үзәк китапханә хезмәткәрлә­ре белән берлектә, Яуширмә авылын­да зур чаралар оештырылды.

Беренче чара Яуширмә авылы клу­бында узды. Залны тутырып килгән халык алдында Читай районы баш­карма комитеты рәисенең беренче урынбасары Н.Сергеева, музейлар берләшмәсе белгече В.Колесников, Чистай үзәк китапханәсе директоры Е.Курбатова әлеге бәйрәм белән кот­лап чыгыш ясады.

Бәйрәмгә Исхакый якташлары Тар­хановлар гаиләсе дә чакырылган иде. Мәдәният хезмәткәрләренең белемен күтәрү университеты проректоры, "Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе, юридик фәннәр кандидаты А.Тарханова авыл­ның Г. Исхакый чишмәсен төзеклән­дерү проекты буенча грант - 500 мең сум акча отуын һәм бу акчаның яз җитү белән әлеге эшкә тотылачагын җиткер­де һәм "Яңа гасыр" хәрәкәте исе­меннән авыл һәм мәктәп китапханәлә­ренә бик күп китап тапшырды. Ша­гыйрә, прозаик, тәрҗемәче, филоло­гия фәннәре кандидаты, Ф.Тарханова исә Г.Исхакыйга багышланган шигы­рен укыды һәм яңа басылып чыккан ки­тапларын Исхакый музеена һәм китап­ханәләргә бүләк итте. Татарстан Язу­чылар берлеге рәисе, балалар язучысы Р.Корбан, прозаик, Г.Исхакый исемен­дәге бүләге иясе Р.Кәрами чыгышла­ры да, халык күңеленә хуш килеп, ал­кышларга күмелде. Алар да үз китап­ларын бүләк итте.

Бәйрәм кичәсендә чыгышлар матур-матур җырлар, шигырьләр һәм Г.Исха­кыйның укучы балалар сәхнәләштергән әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды. Бөтенрусия сукырлар җәмгыя­тенең Чистай җирлеге оешмасы рәи­се, шагыйрь һәм тәрҗемәче якташы­быз, К.Тимбикова бүләге иясе Р.Гордиев чыгышын да халык яратып кабул итте.

Авылның бүгенге хәле, музей эшчәнлеге белән җирле үзидарә рәисе Л.Гәрәева, музей директоры Р.Ибраһимова, музейны ачуда башлап йөргән һәм күп көч куйган Я.Вәлиева таныштырды. Кичә, әлеге датага багышлап, башлангыч урта һәм югары сыйныф уку­чылары арасында оештырылган рәсем конкурсы һәм викториналар нәтиҗәлә­ре буенча призлы урыннарга ия булучы­ларны бүләкләү белән тәмамланды.

Икенче көнне, Чистайның үзендә - 2 нче гимназиядә шагыйрә Ф.Тарханова укучылар һәм ана телен укытучылар белән очрашты. Очрашуда 1нче гимна­зия, 1нче лицей укучылары да килде. Ә инде соңыннан үзәк китапханәдә өлкәннәр белән очрашу булды.

Соңыннан Яуширмә кунакларны ка­бат үзенә җыйды. Бу юлы чараны Та­тарстан Мәгариф һәм фән министрлы­гы, Чистай районы башкарма комите­тының мәгариф идарәсе оештырган иде. Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конферен­циягә республикабызның күренекле шәхесләре - Казан федераль универ­ситеты профессоры, филология фән­нәре докторы Х.Миңнегулов, Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе, галимә Л.Гайнанова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге өлкән мето­дисты А.Минһаҗева, "Чаян" журналы­ның бүлек мөдире М.Зәйнетдинов, шагыйрә һәм галимә Ф.Тарханова кил­де. Конференциядә республикабыз­ның төрле төбәкләреннән килгән төрле сыйныф укучылары һәм укыту­чылар катнашты. Бу чарада Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Тукай, Кама Та­магы, Чирмешән районнары укучыла­ры, укытучылары аерата активлык күрсәтте, алар үзләре иҗат иткән тирән эчтәлекле фәнни эшләр, шигырь-поэмалар алып килгән иде.

Конференция пленар утырыш белән башланып китте. Аны Чистай районы башкарма комитетының мәгариф ида­рәсе башлыгы Г.Нәбиуллин ачып җиб­әрде. Аннары конференция, өч сек­циягә бүленеп, эшен дәвам итте. "Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары" (укытучылар өчен) дигән беренче сек­циядә 15 эш, "Гаяз Исхакыйның әдәби мирасы буенча фәнни эзләнү" дигән икенче секциядә - шулай ук 15 эш, ә инде "Син кайттың, Исхакый, Ватанга" дигән өченче секци­ядә 13 укучының иҗади эше карал­ды. Һәр секциядә эшләрне өчәр ко­миссия әгъзасы һәм Казаннан килгән ку­наклар тикшерде. Эшләргә нәтиҗә дә ясалып, призлы урыннар билгелән­гәннән соң, кабат зур залга җыелып, чакырылган кунак­лар суз алды. Кон­ференциядә укыл­ган барлык эшләр дә диярлек уңай бәяләнде.

Гаҗәеп матур бу­лып, гөрләп узган әлеге конференциягә көч биреп, табигать тә дулап алды: кинәт кенә бөтен тирә-юньне каплап, күзачкысыз буран башланды. Гаяз Исхакыйның көчле энергетика­сы, инде ничә еллар җәсәде чит ил туфрагында ятса да, үзенең юбилей көннәрендә туган җиренә кайтып, укучыларны һәм укытучыларны гына түгел, табигатьне дә кузгатты, көчле ихтыярлы булуын тагын бер кат күрсәтте кебек. Аның хакында: "Сүнә белми торган ялкын", - дип, якташы Фатыйх Әмирхан юкка гына әйтмә­гәндер шул.

Язмамны мәшһүр Гаяз Исхакыйның милләтебезгә мөрәҗәгать итеп әйткән сүзләре белән төгәллисем килә:

"Татар халкы!!!

Сезнең милләтегез - бөек милләт. Сез татарлыгыгыздан оялмагыз, кая керсәгез дә, башыгызны югары тотып керегез, милләтебезне саклап калу өчен сезгә укырга, гыйлем алырга, зи­һенегезне баетырга кирәк".

Флера ТАРХАНОВА

 

Read 3611 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:07