Чәршәмбе, 20 Март 2013 15:20

Кандидатлар ачыкланды

Written by 
Rate this item
(0 votes)

18.03.2013.

Татарстан Республика­сының дәүләт бүләкләре ко­миссиясе 2013 елгы Г.Тукай исемендәге премиягә җиде кешене кандидат итеп рас­лады. Менә алар:

- рәссам Ильяс Айдаров. 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сән­гать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай му­зейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен;

- Нәбирә Гыйматдинова - «Мәхәббәттә гөнаһ бар» һәм «Синдә минем ха­кым бар» китаплары, «Ха­тыннар сагышы» әсәре өчен;

- Клара Булатова ике томлы «Сайланма әсәр­ләре» өчен;

- актриса Алсу Гайнуллина осетин драматургы Геор Хугаевның «Кара чик­мән» әсәрен сәхнәләштер­гәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәрен Мансур Гыйләҗевһәм Ризван Хәмид инсцени­ровкасында сәхнәләштер­гәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы ха­тыннар» әсәрен сәхнәләш­тергәндә Гайшә образын ту­дырган өчен;

- рәссам Софья Кузьминых. Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарыл­ган әсәрләре өчен;

- җырчы Гөлзада Сафиуллина. 1983-2007 елларда «халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт программа­лары» өчен;

- композитор Шамил Тимербулатов - «Җиңүнең ха­тын-кыз йөзе» исемле би­шенче симфония өчен;

- сәнгать белгече Розалина Шаһиева. «Бакый Урманче», «Әхсән Фәтхетдинов», «Фиринат Халиков. Кичке Казан», «Абрек Абзгильдин», «Тукайга мәхәббәт белән», «Шүрәле иле» хезмәтләре өчен.

 

Read 4090 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ