Җомга, 22 Март 2013 16:19

Клара Булатова: Әдәбият ул әдәп-оят сүзеннән

Rate this item
(0 votes)

Мин бүгенгесе көндә татар әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итү эшен җәелдерү һәм эзлекле хәлгә китерү өчен сезне Төркия Туризм һәм мәдәният министрлыгының 7 ел инде уңышлы рәвештә эшләп килгән бик тә кызыклы проекты белән таныштырырга телим. Ул проект “ТedaProjesi” дип атала. Аның максаты – төрек әдәбияты, мәдәнияте турындагы әсәрләрне төрекчәдән тыш телләргә тәрҗемә итүчеләргә һәм шул илләрдә нәшер итүчеләргә акчалата булышу. Әсәр нинди телгә тәрҗемә ителсә, шул илнең нәшриятында дөнья күреп, сатуга куелырга тиеш.

Татарстан президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Тукай бүләгенә cигез кешене кандидат итеп раслады. Алар арасында кайбер еллардагы кебек иҗат төркемнәре юк, һәрберсе аерым-аерым тәкъдим ителә. Ике язучы – Нәбирә Гыйматдинова һәм Клара Булатова бар. Шагыйрә Клара Булатова ике томлы “Сайланма әсәрләре” өчен тәкъдим ителде, шул уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 - Клара ханым, сез – педагог язучы. Педагогның да, язучының да максаты бер, ул – халыкны тәрбияләү. Иҗатыгыз әлеге максатка ирештеме?

- Башта эчкерсез итеп көлеп куйыйм әле (көлә). Ишан дәрәҗәсендә булмасам да, максатыма ирешеп яшим дип ышанып әйтә алам. Мин – укытучы гаиләсендә туган, мәктәптә әвәләнгән, мәктәптә ватылган, мәктәптә изелгән бер җан иясе бит. Әгәр мин дөньяга яңадан туа алсам, барыбер укытучы булып эшләр идем һәм шагыйрә булып яшәр идем.

Авыр шартларда, сугыш чорларында – 1943 елда беренче шигырем туган. 1951 елдан бирле газета-журналларда басылып яшим. 38 китап чыгардым. Безнең чорда бер генә татар шагыйрәсенең дә томлап-томлап китап чыгарганы юк иде, ул бәхеткә дә ирештем. Мин укыткан институтта менә икенче ел инде студентлар, укучылар арасында Клара Булатова исемендәге премия өчен ярыш бара, призлар алалар. Узган ел 158 кеше катнашып, шулардан 16 кеше бүләккә лаек булды. Быел 167 кеше катнашкан. Казаннан ерак яшәгәнлектән, тормышта үземә өеп-өеп бүләк бирмәсәләр дә, башкаларны бүләкләүгә сәбәп була алдым (көлә).  12 елда 12 китап чыгарганмын икән, димәк, миңа “ялкау” ярлыгы тагарга нигез юк.

 - Тукай – иң беренче чиратта шагыйрь. Һәм Тукай бүләге дә шул юнәлештә хезмәт куйган кешеләргә – язучыларга бирелергә тиеш дигән фикер белән сез килешәсезме?

 - Ул узган ел да язучыларга бирелергә тиеш иде. Туфан Миңнуллин (мәрхүм дип әйтәсе килми, чөнки язучының туган көне була, үлгән көне булмый) үзенең соңгы мәкаләсендә: “Язучыларга акча кызганып бирелергә тиеш түгел”, – дип язды. Һәм шуннан соң үзе дә юкка чыкты – узган елда язучыларга Тукай премиясе бирелмәүне йөрәге күтәрә алмагандыр... Имеш, лаеклы кандидатлар юк. Ник булмасын?! Язучыларга тиешле әдәби  бүләкне архитекторларга бирәләр. Архитекторлар да лаектыр, аларның да эшен бәяләргә кирәктер, ләкин аның өчен башка юлларны карарга кирәк. Былтыр дөрес эшләмәделәр.

 - Сезнеңчә, Тукай бүләгенә лаек иҗат нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

 - Ул хезмәтнең кулланучылары, укучылары булырга тиеш. Әсәрләрнең тәрбияви роле дә әһәмиятле. Хәзер бит һәркем китап чыгара. Чат саен нәшрият, акча түләдеңме – нәрсә язсаң, шуны басалар. Һәм шуның белән укучының зәвыгын ярыйсы гына бозалар. Укучының зәвыгын бозу чаралары телевидениедә дә, радиода да тулып ята. Мин инде карчык кеше булгач, бик күп яшәгәч,  50 елдан артык укыткач, балалар арасында эшләгәч, бәлки, консерватор кешедер, караш та икенче төрледер, тәрбия дә башкадыр. Ләкин азгынлыкны кирәкле яңалык дип яшәүчеләргә хуплап карый алмыйм. Әдәбият бит ул “әдәп+оят” дигән сүздән тора.

 - Бүгенге көндә ниләр башкарасыз?  

- Мин бит шагыйрә, шигырьләр язам. Иҗат орлыклары сибәм, уңышларын җыям. Әле тешсез интектем, теш куйдырып йөрим. Тешсез сөйләшү дә, ашау да кыен. Бабаем җырлый:

 Менә хәйран тамаша...

Теле дә юк, теше дә юк

Минем белән талаша.

 Картлык бәхетле кешегә генә килә икән. Картлык – шатлык ул...

 

 

Read 3583 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:20
Союз писателей РТ