Дүшәмбе, 25 Март 2013 16:34

Сүз тылсымы – дәва

Rate this item
(0 votes)

Һәлакәткә китергән чирләребезне беләбез анысы, беләбез! Тик менә дуңгыз кебек затсыз хайванны йортка кертүнең авылны корытуын бәреп әйтү өчен әдәби каһарман – дивана Петрович («Бер тамчы ярату»), «Татар бетә! Татарның радиосын бетерүдән башланды бу бетү!» дип чаң кагарга дивана «радио» Хәлил кирәк («Имән төбендә кырмыска оясы»). Эчүчелек кебек ялмавызга каршы көрәшү өчен инде Хафиз кебек эш башында торган ирләрнең ярсуы зарур ( «Синдә минем хакым бар»).

Сүзләр китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман, озын юл үтә. Иң әүвәле ул язучының кан тамырлары буйлап буыннар хәтере рәвешендә ага-ага да. Ә беркөнне ул, кояш нурыннан шартлап ярылган бөре кебек, яшәүгә хокук дәгъва итә башлый. Шул мизгелгә каләме әзер булган кеше, үзе дә сизмәстән иҗат тоткынына әверелә. Нәбирә Гыйматдинова бик яшьли сүз хастасына әверелгән кеше. Бүген аның узган юлга әйләнеп карар вакыты түгел, бәлки әле, киресенчә, канәгатьлек китергән иҗаттан дәрман алып, яңадан яңа үрләрне яулар заманы. Шуңа күрә, әдәбият басуында утыз елдан артык тир түккән каләм иясенә, ерак дистанциягә йөгерешче кебек, бер-ике йотым сихәтле дан шәрабын эчеп аласы да, тирән сулыш алып,  алга таба ыргыласы. «Дан шәрабы»ның касәсе исә  җәмәгатьчелек кулында. Әнә бит каләмдәш дуслары да, мәйданга  ирләр белән тигез алышка чыккан  иҗатчының хезмәтен бәяләргә вакыт,  дигән фикердә ныгыганнар. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 2013 елда Республиканың Тукай бүләгенә  Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итте.

Бу яңалыкны ишеткән гап-гади китап сөючеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бик вакыт! Хәлбуки, китап җенле халык яраткан язучысы файдасына инде күптәннән бердәм тавыш биреп килә. Нәбирә Гыйматдинованың китаплары Татарстан Мәдәният министрлыгы Милли китапханә белән берлектә ел саен үткәреп килә торган конкурсларда җиде мәртәбә «Ел  китабы» дип табылды. Беренче җиңүне 1993 елда «Сихерче» дигән әсәре алып килгән иде. Аннары бу татлы җиңү «Кыргый» (1996), «Сәвилә» (2001), «Парлы ялгыз» (2003), «Бер тамчы ярату» (2006), «Мәхәббәттә гөнаһ бар» (2008) өлешенә дә тиде.

Китапханәчеләр, Нәбирә Гыйматдинова китапларын халык бик сорый, хәтта ки кулдан төшерми, диләр. Хәер, язучылар белән очрашулар вакытында гади халыкның яраткан язучысына мөнәсәбәте һәртөрле сораштыруларга караганда да көчлерәк дәлил.

Нәбирә Гыйматдинова китапларының җәлеп итү көче, яратылып укылу сере, яшермим, күп иҗатчыларны уйландыра. Югыйсә бер сере дә юк  кебек. Язучыга фәкать үзе тасвирларга алынган каһарманнарның психологиясен аңлый алырга да, ул персонаж яшәгән мохитне «шагыйранә ялган»га төрә белергә генә кирәк. Тик ул «ялган» укучыны ышандырсын, мавыктырсын һәм һәр «ялганның» төбендә яткан чынлыгы белән тетрәндерсен генә. Нәбирә Гыйматдинова андый тылсымга башлангыч чорда язылган «Сихерче» бәяны белән үк иреште.

Әй бәхәсләр кайнар булган иде дә соң «Сихерче» тирәсендә. «Сихер» кодрәте язучының бөтен иҗатын бөтереп алып китәр кебек иде. Әмма Нәбирә ханым үзен «сихер-тылсым белгече» статусыннан аралый алды. Алай гына да түгел, тормышны, кешеләрнең күңел тирбәлешләрен белеп язганда гап-гади тормыш маҗарасының, яшәү рәвешенең дә укып туймас хикәят була алуын раслый алды ул. Ә бит егерме еллар элек  уйдырма, хыял җимеше кебек бәяләнә торган «серләр» хакында хәзер әнә кайбер телевидение каналлары көн озыны сөйләп тора. Зур-зур галимнәр кеше гакылының күзгә күренмәс хасиятләре, тоеп булмас мөмкинлекләрен аңларга тырышу белән мәшгуль. Нәбирә ханым – авыл кызы исә татар язучыларыннан беренче булып, шушы дулкынландыргыч дөньяга алып керә торган ишек чаршавын ачып карады.

Үзем дә сизмәстән, язучы иҗатының фәкать бер тармагы белән мавыгып китеп барам икән. Ә бит бу юлы дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләр турында сөйләшү дөресрәк. Нәбирә Гыйматдинова кандидатурасына тукталу өчен, әлбәттә, җитди сәбәпләр тагын да бар иде. Әйтик, өч әсәре театр сәхнәсенә менгән язучы китапларын укучылар сафын театр тамашачылары саны белән дә киңәйтте. Туфан Миңнуллин исемендәге  Түбән Кама дәүләт театры, әнә, Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны» дигән спектакль белән иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән «Нәүрүз» төрки телле театрлар бәйгесендә катнашты, 2012 елда Төркиянең Конья шәһәрендә уздырыла торган «Мең сулыш, бер аваз» фестиваленә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән уйларга сала торган тамаша театр сәхнәләрендә 60 тапкыр уйналды инде. Әле сәхнәдән тиз генә төшмәс кебек. Әзербәйҗанның театр тәнкыйтьчесе Севда Бабаева, Кыргыз милли академия драма театры режиссеры Замирбәк Соронбаев Нәбирәнең  иҗаты белән кызыксынып  Казаннан  китапларын  соратып алган хәтта. Нәбирә ханымның сәхнә күргән һәм бәхетле язмышка юлыккан әсәрләре хисабында Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры куйган «Бер тамчы ярату» да бар. «Кар өстендә күбәләк» тә (“Сихерче” әсәре буенча) озын гомерле спектакль булып чыкты. Димәк, язучыбыз халыкның рух дөньясын сугарып, нәтиҗәле хезмәт итүчеләр исемлегендә күптән лаеклы урын алган икән ләбаса! Ә бит әле аның иҗатының кызган гына чагы. Китап киштәсенә инде 18 китабын тезеп куйган. Нәшриятта 19нчысы чыгып килә. «Идел», «Казан утлары» журналларында яңа бәяннары укучыга таба юл алган. «Китәм, димә!» дигән бәянына нигезләнеп куелган 5 серияле телевизион фильмы менә 12 ел инде тамашачыны зәңгәр экраннар каршына җыя. Киң катлау укучыны җәлеп итү, иҗаты белән кызыксындыра алу өчен язучы бик тирән белемле булырга тиеш. Нәбирә Гыйматдинова ел дәвамында Татарстан мәктәпләрендә бихисап очрашуларга йөргән арада фәлсәфә, дин, психология өлкәсенә  караган хезмәтләр белән танышырга да, татар һәм рус телләрендә чыккан әдәби әсәрләрне укып барырга да тырыша. Чит ил әдәбиятыннан да яхшы хәбәрдар. Ләкин, өлкән әдипләр иҗатына игътибар белән караса да, кумирлар булдырмаган  ягъни кемнеңдер иҗатына табыну, ияреп язу шаукымыннан азат.Ул бөекләргә хөрмәтен бүтәнчә чагылдыра. Әйтик, якташы Хәсән Туфанга багышланган  истәлек-альбом төзегән. 

Кемнеңдер иҗатын бәяләргә омтылыш ясалганда бу иҗатны ниндидер бер мәшһүр күләгәсенә куеп, чагыштырып карарга тырышу  бар. Матрешка эченнән беренче, икенче, өченче... курчакларны дөньяга чыгарырга азаплану кебек тоела бу миңа. Әдәбият галәмендә Маркес та, Чехов та, Әмирхан Еники да берәр генә данәдә. Бер дә әдәби яңгырамаган исеме белән Нәбирә Гыйматдинова да! Әйтик, инглиз укучысы Нәбирә Бикчураны кабул итмәс идеме әллә?! Әле ничек кенә кабул итәр иде. Тик ул инглизгә яки французга аның, әйтик, мин бик югары бәяли торган  «Китәм, димә»сен кем тәрҗемә итеп бирә?! Бирсен иде! Шундагы әдәби персонажлар дөньясы аша зыялы Аурупа татар дигән кавемнең нинди албасты тырнагыннан котылырга азаплануын күрсен иде. Әйе, әйе, мәхәббәт линиясе сыман кайчак ипле генә, кайчак ярсып аккан елгалар төбендә бит ачы хәсрәт, ачы фаҗиганең эчкә йотылган әрнүле агымнары да бар.

Нәбирә Гыйматдинова халык тарихының тирән катламнарына төшми. Фәкать ике буын эчкәрерәк кенә юрганны ачып карый. Безнең буын тарихны унҗиденче елдан да түгел, сугыштан соң гына языла башлаган дип белеп үсте. Нәбирә ханымның Шәңкәлесе («Китәм, димә»), Давыл апасы («Синдә минем хакым бар»), Изге Корьәннең бер сүрәсе язылган китап битен сандык хәзинәсе саклаган Солтан карты («Беләсеңме, сагындым...»), иң каргалган нигезләрне догадан мәхрүм итмәгән Мөслимә әби («Эзләмәгез Җирдән...») кебек саваплы  әбиләре татар кавеменә затсызлык кармавычлары үтеп керә башлаганчы сыйфатыбыз ниндирәк булганны чамаларга ярдәм итә. Китап укучы халык аның әсәрләренә шул югалган затлылыкны эзләп тә тартыла булыр. Һәм ул, үзе дә абайламастан, борчыла, мазасызлана, чистарыну чарасын эзли  башлый. Игътибар иттегез микән – Нәбирә ханым бәяннары я янгын белән төгәлләнә, я янгын белән башланып китә. Явызлык оясы, яки каргалган нигез, яисә ашмаган өметләр әнә шул рәвешле дәһшәтле ялкын ризыгына әйләнә. Яңа тормыш чиста урында, янып тазарыну аша башлан Һичшиксез, анда яшь үлән үсеп чыгарга, яңа йорт бина кылынырга тиеш!

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләреннән гамьсез мәхәббәт тарихы гына көтү үзен акламас. Әле ул тарихларның барысы да «Беләсеңме, сагындым...» бәянындагы кебек «...аңа табан килә. Килә!» яки «Мәхәббәттә гөнаһ бар» дагы кебек  әкияти Акбүз ат белән дә тәмамланмас. Бәяннарның «Эзләмәгез Җирдән»дәге кебек  йолдызларга очкан шагыйрь җаны белән очрашу яисә «Китәм, димә»дәге кебек хәтердәге иң татлы хатирәне – бәхет балын татып караган бер ай гомерне гипноз тылсымы белән хәтердән юу белән белән нокта куелганнары да бар.Тормышның нәкъ үзендәге кебек.

Аек акылындагы яисә акыллы булып күренергә тырышучы кемсә җөрьәт итеп әйтә алмаган кыю сүзне «сәерләрдән» әйттерү хәйләсе Нәбирә Гыйматдинова табышы гына түгел, әлбәттә. Аурупа әдәбияты хәзер мондый «тел яшерү»гә мохтаҗ да түгел инде. Әмма безнең канга сеңгән саклык исән әле. Язучы әсәрләрендәге «сәерләрнең – Дәрвишнең, Шагыйрьнең, Дивананың, Сашканың, Пылаучы картның  өстәмә вазыйфалары да бар. Татар фаҗигасе хакында ачыктан ачык чаң кагуларны ишетергә теләмәгән бер заманда «сәерләрнең» вәхиләренә  кем колак салыр икән дә соң?! Әмма әдәби әсәрнең көче дә шунда. Мәсәл, әкият, кыйсса аша суктырып әйтү еш кына нәкъ ике каш арасына тия.

Һәлакәткә китергән чирләребезне беләбез анысы, беләбез! Тик менә дуңгыз кебек затсыз хайванны йортка кертүнең авылны корытуын бәреп әйтү өчен әдәби каһарман – дивана Петрович («Бер тамчы ярату»), «Татар бетә! Татарның радиосын бетерүдән башланды бу бетү!» дип чаң кагарга дивана «радио» Хәлил кирәк («Имән төбендә кырмыска оясы»). Эчүчелек кебек ялмавызга каршы көрәшү өчен инде Хафиз кебек эш башында торган ирләрнең ярсуы зарур ( «Синдә минем хакым бар»).

Бүтәнчә була да алмый. Чөнки әсәр ахырында тәртәгә тибә белгәннәрен исбатласалар да, Нәбирә Гыйматдинова бәяннарының каһарманнары һөнәрнең дә нәфисен сайлаган нечкә тоем ияләре. Балерина («Китәм, димә»), рәссамнар («Эзләмәгез Җирдән...», «Бер тамчы ярату»), артистка («Тәкъдир»), укытучылар, галимәләр... Гомумән, хатын-кыз болай да ярдәмгә мохтаҗ зат санала бит инде ул. Гәрчә Зәмзәмия кебек ( «Икебезгә дә авыр»)  мылтык тәтесенә басарга тәвәккәлли ала торганы булса да... Шуңа күрә микән әллә Нәбирә Гыйматдинова бәяннарына татар халкының тотемы саналган киекне – бүрене, әкияти  ак еланны кертә. Әмма бу мутантлана барган дөньяны алар гына коткара алыр микән? Нәфис затлар, уалырга торган хисси дөнья каршысына үгез кебек кара маңгайлы машиналар, тавышсыз гына дошманын юлдан алып ташлый торган ату кораллары чыга. Юк итү, изү кораллары арсеналында бит әле тагын дөньяның үзе кебек борынгы Куркаклык, Эчүчелек, Хыянәт, Байлыкка табыну, Наданлык, Хөсетлек  дигәннәре бар. Шуларның барысын бергә Җир йөзеннән себереп түгү өчен  Табигать кодрәте дә, мең сихерченең әфсене дә кирәк. Димәк, Нәбирә Гыйматдиновага язарга да язарга әле. Татар укучысын китаптан биздермәү өчен  көл булганчы янарга – язарга!  

  Асия ЮНЫСОВА

Read 2460 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:39
Союз писателей РТ