Чәршәмбе, 27 Март 2013 16:43

Фатих Кутлу: “Изге эш башкару – үзе бәхет”

Rate this item
(0 votes)

Чит җирләрдән килеп татар илен үз иткән төрек егете Фатих Кутлу үзенең иҗат җимешләре белән әледән-әле куандырып яши. Төркиядә яшәүче милләттәшләрен ул иң элек Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре белән таныштырса, быел аның тәрҗемәсендә «Җомга көн кич белән...» дигән китап дөнья күрде. Фа­тих әфәнде, редакциябезгә килеп, та­гын бер яңалыгы белән уртаклашты. Бу арада аның тәрҗемәсендә тагын ике җыентык төрек укучылары хозу­рына тәкъдим ителде. Шул уңайдан Фатих КУТЛУның үзе белән сөйләшәбез.

Чит җирләрдән килеп татар илен үз иткән төрек егете Фатих Кутлу үзенең иҗат җимешләре белән әледән-әле куандырып яши. Төркиядә яшәүче милләттәшләрен ул иң элек Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре белән таныштырса, быел аның тәрҗемәсендә «Җомга көн кич белән...» дигән китап дөнья күрде. Фа­тих әфәнде, редакциябезгә килеп, та­гын бер яңалыгы белән уртаклашты. Бу арада аның тәрҗемәсендә тагын ике җыентык төрек  укучылары хозу­рына тәкъдим ителде. Шул уңайдан Фатих КУТЛУның үзе белән сөйләшәбез.

 -  Фатих әфәнде, Сез, Алабуга педагогия инсти­тутын тәмамлап, башка­лабызда яшәргә калдыгыз. Татар әдәбияты белән та­нышып баруыгызны да беләбез. Тәрҗемә эше кат­лаулы булуга карамастан, аңа тотынырга нәрсә этә­рде?

 - Мин татар әдәбиятын һәм мәдәниятен бик яратам.Тәрҗемә ул - үзе бер иҗат. Мин аны изге эш дип са­ныйм. Татар әдәбияты белән төрек халкын да танышты­расым килде. Дөнья әдәбия­ты классигы булырдай язу­чылары да бар татарның. Шуларның берсе дип Аяз Гыйләҗевне атар идем. Аның «Өч аршын җир» повестен­нан соң, 2008 елның 7 мар­тында - җомга көнендә «Җомга көн кич белән...» әсәренә тотынган идем. Биш елдан соң, 2013 елның 15 февралендә ул җомга көннебасылып та чыкты. Катлаулы булуга карамастан, мин аны бик яратып тәрҗемә иттем. Миңа Бибинурның язмышы зур тәэсир ясады. Бу әсәрне дә Төркиядә яратачакларьша ышанам. Биредә дә аны са­туга куйсалар, Универсиа­дага килгән кунакларга бүләк тә булыр иде.

 - Сезне ике ил арасын­да мәдәни күпер салучы да дияргә була. Татар әдәбияты аша безнең го­реф-гадәтләр, мәдәниятебез белән таныштырасыз. Төркиядә китап уку белән кы­зыксыналармы?

 -  «Өч аршын җир»не Ч.Айтматовның «Гасырга тиң көн» әсәреннән дә юга­рырак бәяләделәр. Әлеге әсәрнең тәрҗемәсе узган ел, Ауразия Язучылар берлеге­нең төрки телләрдән төрек­чәгә иң яхшы тәрҗемә әсәре буларак, җиңү яулады. «Өч аршын җир»не олысы-кечесе укырга  өлгерде.   Төркия Мәгариф министрлыгының балаларга мәҗбүри укырга тиешле йөз китабы бар. Алар арасына фәкыйрегез тәр­җемә иткән Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» һәм «Матурлык» хикәяләре  дә кергән.

 - Соңгы вакытта тагын ике китап бастырырга өл­гергәнсез...

 - Узган ел Төркиядә ун татар   авторының   хикә­ясеннән торган (үземнең тәрҗемәдә) журнал чыккан иде. Аларга тагын ике хикәя өстәп, китап итеп тә бастыр­дым. 2010 елда Рабит Батулла миңа бер китабын бүләк иткәндә: «Алып батыр маҗаралары»н укы әле син», - дигән иде. Укыгач, сөенеп үзенә шалтыратсам: «Син бәхетле кеше», - дип куйды

Рабит абый. Аннары аны тәрҗемә итәргә рөхсәт со­радым. Шуннан соң ял көннәрендә дә өйдә биклә­неп, иптәшләр белән дә күрешмичә тәрҗемә иттем. Минем аны Рабит абый Ба-тулланың 75 яшьлек юби­леена бик өлгертәсем килде һәм минем бу хыялым чын­га да ашты, Аллага шөкер! Мин аны "1 апрель көнне Камал сәхнәсеннән әдипнең кулына тапшырырга телим. Аяз абыйга исән чагында әсәрләрен тәрҗемә итеп тап­шыру насыйп булмады. Төркиядә дә Батулланың ки­табын яратачакларьша ши­гем юк. «Алып батыр ма-җаралары»н тәрҗемә итү, чыннан да, бәхет булды минем өчен. Җырдагыча, мин Ходаема рәхмәтлемен. Бер ай эчендә өч китапның Төр­киядә басылып чыгуы ми­нем өчен олы шатлык бул­ды.

 - Ничек уйлыйсыз, ки­ләчәктә Сезнең эшне дәвам итүчеләр булырмы икән?

 - Әдәбият дөньясына та­гын тәрҗемәчеләр килер. Шул илдә яшәп, халыкның телен җаныңа сеңдергәндә генә тәрҗемә сыйфатлы ки­леп чыга.

Люция ГАЛИМҖАНОВА

“Шәһри Казан”

Read 3583 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 22:31
Союз писателей РТ