Җомга, 29 Март 2013 15:37

Төрек матбугатында “Өч аршын җир” турында басылып чыккан әдәби тәнкыйть мәкаләләре

Rate this item
(0 votes)

 29.03.2013.

ӨЧ АРШЫН ҖИР

Татар  милләтенең бөек язучысы Аяз Гыйләҗевнең  “Өч аршын җир” повесте туган җир туфрагын сагыну, җирсу халәтен  психо-социологик югарылыкта тасвирлаган әсәр. Фатих Кутлу тарафыннан төрекчәгә искиткеч камиллектә тәрҗемә ителгән бу әсәрдә Мирвәли белән Шәмсегаянның туган нигезләрен ташлап киткәннән соң тереклек итү рәвешләренең ни дәрәҗәдә авыр булуы тасвирлана.

“Өч аршын җир” әсәрендә бер-берсенә тәңгәлләштерелгән ике юнәлештәге фикер агымы бар. Берсе Шәмсегаянның поезд сәфәрендә чирләп китүе белән башлана, һәм поезддан төшерелеп авыл хастаханәсенә озатылуы белән дәвам ителә. Вафатыннан соң туган авылы зиратында җирләнүе белән төгәлләнә. Бу вакыйгаларны тасвирлау вакыты биш көнгә сузыла.

Ә икенче юнәлеш Шәмсенгаянның вафатыннан соң ире Мирвәлинең рухи кичерешләрендә бушанып китеп, үткәннәрен зиһене аша барлап, үзалдына сөйләшү рәвешендә башлана һәм шул мизгелдән соң илле сигез еллык вакыйгаларны үз эченә ала. Әйтергә кирәктер ки, бу ике юнәлештәге фикер агымы Мирвәлинең хатасын тануы, эчке исәпләшүләре, үкенүләре белән бергә  берләшә.

Бу әсәрнең баш каһарманнары Мирвәли белән Шәмсегаян һәм ярдәмчел геройлар: Шәйхразый карт, поезддагы юлчылар һәм авылдашлары. Хикәяләү, асылда, Мирвәли белән Шәмсегаян арасында тасвирланса да, ярдәмчел геройлар  шул вакыйгалар барышына рухи аһәң өсти.

Проза жанрындагы әсәрләрдәге беренче өлешләрдә тасвирлау алымнары күбесенчә  авторның үз геройларын озак-озак сөйләтүе аша бара. Әнгәмәләр рәвешендә барган шул сөйләшүләрдә геройларның характерлары формалаштырыла. Ә “Өч аршын җир” дә бүтәнчәрәк. Геройлар хакында башлангыч өлештә үк ачык мәгълүмат бирелми, ә хикәяләү дәвамында кирәгенчә кадәр генә таныштыру өстәлә бара. Бу күренеш авторның үз геройларының иркен үсешенә булышуы белән бер рәттән, укучының кызыксынуын йөгәнләп җанлы күтәрелештә  тота һәм аларны әсәрнең ахырына кадәр әсир итеп мавыктыра.

Әсәрдә автор геройларны күрсәтү белән бергә аларга характерларына карап, рәссамның үз әсәрендәге бизәкләргә буяуларны тәңгәл китереп салган кебек, монда да холыкларына җан өрү күренеше күзәтелә. Шунлыктан геройлар салынкылык рәвешендә сурәтләнми, алар хәрәкәт белән, табигать белән рухи халәтләре үрелеп, шул мизгелдәге үсешнең берәр кисәге буларак гамәлләрдә тасвирланалар.

“Борчак чәчәге төшкән бизәкле күлмәк кигән яшь кызның чынаяак тәлинкәсе кебек зур күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре тама...”

“Тик Шәмсегаян дәшми, акрын гына искән кыр җиле аның җәймә кырыйларын җилфердәтә, аның балавыздай йөзен азга гына ача да тагын каплый...”

Әсәрнең теле сөйләү методикасына тәңгәл килә. Автор укучыга җиткерергә теләгән мәгълүматны тиешле урында, тиешле микъдарда һәм тиешле мизгелдә бирә белгән. Хикәяләү барышында сайланган кайбер сүзләрдән авторның белемлелек дәрәҗәсе, галимлек югарылыгы, фикерләү структурасы сизелә.

Мавыктыргыч тел белән иҗат ителгән хикәядә тәрҗемәче тарафыннан урнаштырылган шигъри сөйләм алымнары да күзгә ташлана.

Хикәяне тасвирлап алып баручы рәвешендә бер кеше бар - ул өченче зат. Сөйләүче, бөтен нәрсәне күрә, белә, аңлый, ләкин вакыйгаларны тасвирлаганда ул үзен обьектив тота. Болай эшләве аны әсәргә карата төрле катлам укучыларында үзләренчә аңлау һәм фикерләү мөмкинлеген тәэмин итә.

Сөйләүче вакыйгалардагы иң ахыргы өлешне алга китереп куя һәм беренче өч өлештә хикәяне хронологик рәвештә сөйләп бирә. Бүлекләрдә хикәяәләү һәм күрсәтеп бирү технологиясе кулланыла. Үткәннәрне сөйләп бару рәвешендә бирелгән эпизодларда да кире кайтып искә төшерү алымнары кулланыла. Бу бүлекләр Шәмсегаянның авырып китүеннән вафатына кадәрге чорны эченә ала.

Шәмсегаянның вафатыннан соң хикәяләү башка яссылыкка күчә. Хикәяләү эчендә икенче бер хикәя башлана һәм алга таба ике хикәя бер-берсенә кушылып дәвам итә.

Илле сигез чакрым” ки, бу тасвирлауда  Шәмсегаянның мәңгелеккә киткән авыл хастаханәсе белән туып үскән Карачура авылы арасы илле сигез чакрым икән! Икенче өлештә бу хәл мөһим урын алып тора. Мирвәлигә үзен һәм Шәмсегаянның гомерләренә кайтаваз ролен башкара. Ир, хатын икесе дә илле сигез яшендәләр. Автор әсәрнең бер-ничә урынында “илле сигез ел” символын ассоциация максаты өчен кулланып, үткәннәргә кайта һәм бу кайтүда подсознание алымы һәм подсознание  агымы алымына юлыга. Автор Мирвәлине үз-үзе белән сөйләштерә һәм шул рәвешле геройларның үткәннәрен ап-ачык итеп уртага сала.

Әсәрдә ике хикәяләү булуына карамастан, гаҗәеп бер бөтенлек хөкем сөрә. Моның сере бәйләүче алымнарның һәм тоташтыручы чараларның оста рәвештә кулланылуының нәтиҗәсе. Язучы бу күчешләрдә символлардан һәм ассоциацияләрдән оста файдаланган ки, гүя укучыны   бер рухи хәләтеннән икенчесенә цунами дулкыны кебек үз эченә әвәрәләп алып кереп китә.

Әсәрдә табигать күренешләрен сурәтләү мөһим урын алып тора. Язучы сурәтләү белән генә чикләнмәгән, бу алымнары аша геройларының фигыль-гамәлләре белән бәйләп  аларга җан өрә.

Йомшак печән, күккүзләр, тукранбашлар,сарутлар тутырылган арбада җәйрәп, йомык күзләре белән туган җирнең зәңгәрсу-кызыл күгенә карап Шәмсегаян ята...”

Мәет барын сизенгән акбүз ат пошкыра, тоягы белән җирне казый, вак-вак кара җир кисәкләре куркынкан кошлар кебек аның аяк астыннан атылып чыга...”

“Ямь-яшел йомшак чирәмдә тезелешкән ап-ак казлар өстеннән Мирвәлинең дәү, кара-кара күләгәсе үтеп китә...”

Әсәрдә эчке мәгънәне көчәйтер өчен символлар мөһим урын алып тора. “Шәмсегаянның шәле” - саклау-яклау, “миләүшә” – балага җирсү, “чигүле кульяулык” – туган җирне җирсү,  ә “сары былбыл” – Мирвәлинең хатынын шундый тәэсирле итеп символлаштыра.  Әлеге символларның һәрберсе укучының күңел түренә җуелмас эзләр сала.

Хикәяләү барышында автор охшату тасвирлауларыннан да файдалана.  Вакыйгалар Шәмсегаян вафат булган авылдан алып туган җире Карачурага кайту юлында тасвирлана. Менә шул юл арасы аларның үткән тормышларына охшатып бирелә.

Мирвәли шушы юлда хатының мәете янәшәсендә бер ялгызы һәм күзгә-күз үз-үзе белән очраша. Хатыны туып үскән туфрагында җирләнүен васыять итеп калдыра. Мирвәли аны шунда алып барырга мәҗбүр. Ләкин авылдашлары Мирвәлигә рәнҗүле, шунлыктан аларны авылда кабүл итмәячәкләр һәм Шәмсегаянга өч аршын җирне күпсенәчәкләр.

Язучы әсәрен хикәяләгәндә  үз иленең мәдәниятен чагылдыручы сөйләү манерасы алымнарын  повестка бик оста рәвештә таслап салган. Әсәр күп кенә мәкаль, акыллы сүз һәм фразеологик алымнар кулланылып язылган.  Бу күренеш укучының  күңеленә тими һәм вәгазләр биреп кәефен сүрелдерми, ялыктырмый.

Акчарлактан да кара күләгә төшә.”

“Ялгыз агачка җил ныграк бәрелә.”

Байлык – бер айлык, кешелек – мәңгелек.”

“Гомереңнең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизү..”

“Сабан туйлары, сабан тургае, сыерчык бураннары...”

Язучы әсәрендә Төрки милләтләргә хас кыйммәтләрне дә бик уңышлы рәвештә укучыга җиткерә. Болар арасында ярдәмләшү, бүлешү-уртаклашу, тугърылык, гафу итү кебек кыйммәтләр бар. Язучы әсәрдә бигрәк тә гафу итү, кичерүгә басым ясап моны Мирвәли аркылы җиткерә. Бар нәрсәсен яндырып җимереп авылыннан качып киткән Мирвәлине утыз елдан соң кире кайтып килгәч авылдашлары гафу итә, җылы канатлары астына сыендыралар.

Әсәр гади ике кешенең  яшәү тәҗрибәләре аркылы  бик күп иҗтимагый күренешләрне уртага ярып салып искиткеч хикәяләнгән. Язучы әлеге хикәяләү барышында беркайчан да обьективлыктан тайпылмаган һәм вакыйга турындагы кирәкле мәгълүматны анык, ап-ачык, һич арттырмыйча укучының күңелен кайтармыйча җиткерә.

Иҗтимагый күренешнең башында Мирвәли һәм Шәмсегаянның тормышларын пыран-заран китергән вакыйга - Мирвәлинең атасыннан мирас итеп калган җирне ул вакыттагы Совет хөкүмәтенең үзләштерүе  була. Мирвәли бу хәлне кабул итә алмый һәм атасыннан калган бар мөлкәтне эшкә яраксызландыра һәм хатынын  үзе белән ияртеп туган-туфрагын ташлап чыгып китә.

Язучы Мирвәли  һәм Шәмсегаянның туып-үскән җирне ташлап киткәннән соң хәсрәт эчендә  яшәүләрен  экранда күз алдында хәрәкәтләнгән образлар кебек сурәтли һәм бәяләү хокукын укучыга тапшыра.

Язучының әсәрдә Мирвәлинең атасыннан калган мираска колхоз идарәсенең үзләштерүнә карата мөнәсәбәте  аеруча игътибарга лаек. Автор моңа басым ясарга теләп Шәмсегаянны сөйләттерә.

Нигә бу байлык безгә? Үзебез тир түгеп тапкан малымы әллә?.. Күпме кеше бил бөгеп, кан-яшь түгеп җыйналган хәрәм йорт-җир... Барын ташлыйк та чыгыйк. Советта дөрке уйлаганнар.”

Язучы барлык шушы иҗтимагый вакыйгаларның кеше рухындагы психологик чагылышларын биргәндә герое Мирвәлине  әһәмиятсез бер тузан бөртеге дәрәҗәсе чигенә җиткереп күрсәтеп әсәргә фәлсәфи төсмер бирә.

“Үлгән булсам, үлгән булсам!.. Гел шул турыда уйлап ятам!.. Һич тынлык тапмыйм. Мин үлгән булсам да, тормыш шулай ук кайнап торыр иде. Барысы да искешә яшәрләр, шайрырлар, көлешерләр, эшләрләр иде. Димәк, мин бик кечкенә, әһәмиятсез зат икәнмен! Кирәгем шул кадәр генә икән!”

Нәтиҗә буларак, “Өч аршын җир”  калебендә күпләгән яшәү тәҗрибәләрен    үзендә туплаган һәм нигездә туган җирне сагынуның тәкатьсез бер күренеш икәнлеген күз алдына китереп бастыра. Һәм утыз еллык бу дәвамлы сагыну барышында Шәмсегаянның йөрәгендә  үтмәс чир хәсил була. Ахыр чиктә шушы чир аны бу фани дөньядан бакыйлыкка алып китә. Ә Мирвәли утыз ел яшәү дәверендә үзенең яшәү тынычлыгын бөтенләй югалта. Ул яшәгәндә үк өч аршын җир өчен янып-көеп  тере мәеткә әверелә. А. Гыйләҗев бу әсәре белән “Кешегә аңа өч аршын җир дә җитә. Ә аны теләсә кайдан табып була.” диючеләрне кабат бер мәртәбә тирәнрәк уйланырга чакыра.

       Назмия ДӘНИЗӘР,

төрек язучысы

 

ТАТАРЛАРНЫҢ СТЕНДАЛЫ

 Стендаль роман һәм повестьны халык кайнаган базар-кибетләрне көзге аша чагылдырган үзенчәлекле әдәби жанр итеп бәяли. Әлеге әсәрләрдә укучыны әдәби сүз сөреше, аның байлыгы шаккаттырса, шуннан ары аны иң күп тәэсирләндергән төп нәрсә әсәрдә телгә алынган вакыйгаларның чын булуыдыр дип әйтергә нык нигез бар. Татар әдәбиятының иң олпат каләм ияләреннән берсе булган Аяз Гыйләҗев иҗтимагый темаларны уңышлы рәвештә башкарган һәм бу әсәрләре аркасында күп җәфалар, мәхбүслекләр  күргән идеалист язучы. 

Әсәрдә хәзерге вакыттан үткәннәргә кайтып телгә алынган вакыйгаларда кызыксындыру методы уңышлы рәвештә башкарылган. Тимер юл станциясендә башланган вакыйга тора-бара укучыны колачлап үзенең эченә тарта. Тимер юл станциясендәге хастаның кемлегендә кешегә карата җитди мөнәсәбәт белдерелә. Татар авылы кешесе булган Мирвәли белән Шәмсегаянның мәхәббәтләре һәм шушы мәхәббәтнең дәвамы булып туган кыен, катлаулы тормышларын тасвирлаган Гыйләҗев тирә-ягындагы табигый сыйфатларны күрә белеп, аны повестында  уңышлы башкарган. Яшьләрнең мәхәббәтләре белән башланган  беренче көннәрдән соң вакыйгалар бу мәхәббәтнең алдына  катлаулы күренешләрне озын, олы тормышның фаҗигаләре белән үрелдереп бирә.  Маллары алынган Мирвәлинең үзе ия булган бар байлыгын яндырып авылдан качуы белән катлауландырып җибәрелгән сурәтләүләр, Шәмсегаянның матди һәм рухи бар нәрсәсен калдырган Карачура авылына, ягъни ата-анасының барлык туган-тумачасының, икенче төрле итеп әйткәндә, аның рухы булган туган туфрагына кайту “тантанасын” тасвирлый. Чынлыкта, авылга кайтырга Мирвәли дә ашкынып тора, ләкин авылда аның гаепле эшләре күңел җепләрен өзгән. Шунлыктан, авылга кайтудан ул сагаеп шикләнә. Читтә кичергән ялгызлык газапларын, якташлары арасында күренеп кичерүне ул күзаллый алмый. Авылдан качып китүе белән чит җирләрдә үзен дә яратмый башлаган, үзеннән дә читләшкән, күңелендә һич искермәгән мәхәббәтен тышка чыгармаган Мирвәли Шәмсегаянның үзгәрмәгән мөлаемлыгына карамастан, мәхәббәтләрен көннән-көн җәрәхәтләндерүгә, сафлыгын югалтуга алып бара. Бакчадагы чәчәкләрдән аерып, тамырыннан өзеп, ялгыз башына гөлчәчәк савытында яшәргә мәҗбүр ителгән чәчәкнең сагышларын, газапларын, ялгызлыгын кичерәләр Мирвәли белән Шәмсегаян. Хатыны Шәмсегаянның бердән-бер теләге; авылда ничек каршы алсалар да Карачураны күрү, калган гомерен шунда үткәрү. Әсәр, төп вакыйгалар белән берлектә, кешедәге мал-мөлкәткә ия булу хисе – җәмгыятьтә яшәү тойгысы белән әдәби алымнар аша тасвирлана. Мәхәббәтнең кыенлыкларга карамастан өстенлекле сыйфатларын алга чыгара.

Мирвәли һәм  хатыны белән  бер үк поездда Сочига ялга баручы фельдшер хатынның изрәп йоклау күренеше ул чорның системасына карата нечкә төрттерү ясый. Язучы дидактик алымнарга төшмичә иҗат иткән әсәрендә бик нечкәдән дә нечкә алымнар белән укучыны, кеше ул нинди кыйммәтләре белән бәхетле, дигән сорау алдында калдыра.

                           Таһир ТАНӘР,  

төрек язучысы

 

Read 2465 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Сентябрь 2014 21:36
Союз писателей РТ