Пәнҗешәмбе, 18 Апрель 2013 13:18

Елмайта да, уйлата да...

Rate this item
(0 votes)

“Фаил язы” - Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында әнә шул исемдәге искә алу чарасы булып узды. Язучы, шагыйрь, юмористик хикәяләр остасы Фаил Шәфигуллинның якты дөньядан вакытсыз китеп баруына быел утыз ел тула.

      Катлаулы тормыш ыгы-зыгысына елмаеп карарга тырышкан язучыны искә алырга зал тутырып дуслары, иҗатташлары һәм әсәрләрен йотлыгып укучы яшьләр килгән иде.

     Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани: “Ф.Шәфигуллин үзгәртеп кору елларының чын әдибе иде. Үзгәртеп кору өчен көрәште. Ләкин аның тамчы да рәхәтен күрә алмады. Юмор һәм сатира, балалар прозасы жанрында иҗаты Фаил дәрәҗәсенә җиткән язучыбыз юк безнең”, - дип сөйләп узды.

      Искә алу кичәсендә Фаил Шәфигуллинның балалары да килгән иде. Кече кызы, гарәп теле укытучысы Резидә Шәфигуллина әтисе хакындагы истәлекләре белән уртаклашты: “Әти үлгәндә миңа нибары дүрт яшь кенә иде әле. Шуңа күрә аның хактагы хатирәләрем бик бай дип әйтә алмыйм. Шулай да, эштән кайткач, безнең белән уйнаганын хәтерлим. Аркасына утыртып йөртергә ярата иде. Китаплар алып кайтканы исемдә. Апа сөйләве буенча, таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак та булган ул. Безнең белән төрле уеннар, викториналар оештырып уйнарга яраткан. Әнием гомере буе әтигә, аның иҗатына карата бик зур мәхәббәт тәрбияләде. Кечкенәдән әтинең әсәрләрен укып үстек, әни әле аның хикәяләрен русчага тәрҗемә итәргә дә куша иде. Язучылар рухы гаиләбездә гел яши. Әдәбиятка, китапка хөрмәт үзебезнең балаларда да чагылыш таба. Бабалары, әбиләре кебек язучы, шагыйрь булмасалар да, китапка ихтирам зур аларда”.

      Фаил Шәфигуллин җыр җанрын да читләтеп узмаган. “Мин гармун булыр идем”, “Җырланмаган җыр”ны күпләр ярата. “Яшьлегем тугае” исә авторның үлемсезлек символы кебек, чөнки ул әсәр бүген дә яңгырый, моңландыра, халыкка хезмәт итә. Искә алу кичәсендә артистлар аның җырларын яңгыратты, хикәяләрен укыды. Язучы үзе: “Туган илем буйлап кай якларга гына барып чыксам да, җыр телен белгән кешеләр очраттым мин, кардәшләрем, дусларым, якташларымны таптым”, - дип язган булган.

      Әдәбият белгечләре раслаганча, әдип балалар өчен дә искиткеч гүзәл ике повесть, берсеннән-берсе матур йөзләгән хикәя һәм шигырьләр калдырды. Ул - күңеле белән шагыйрь, колачы белән прозаик иде. Шуңа күрә аның прозасы җырларда гына була торган үзенә бер төрле дәртле, сагышлы, тирән хисле моң белән өретелгән.

      “Иң кадерлесе, хикәяләре юмор ясыйм әле дип көчәнеп язылмаганнар. Алар барысы да безнең көндәлек тормышыбыздагы яшәү рәвешебезне, психологик халәтебезне үзебезчә матур тел белән кызыклы итеп сөйләп бирүгә корылганнар. Елмайта торган хикәяләр язу өчен кешеләрне ярата белергә кирәк. Әсәр геройларының җитешеп бетмәгән яки “артыграк җитешкән” якларыннан үзләрен рәнҗетмичә генә көлү - Фаил хикәяләренең асылын тәшкил итә. Фаил хикәяләре елмайтып кына калдырмыйлар, уйлаталар да”, - дип язган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин.

      Яшел Үзән районының Карашәм авылында туып үскән егет чын иҗатчы булган. Находка шәһәрендә эшче, төзелешләрдә, слесарь-җыючы, чирәм җирләрдә тракторчы, Коми АССРда урман кисүче һөнәрләрен үзләштергән егет чын-чынлап тормыш мәктәбе узып, әдәбиятка әзерлекле язучы булып килә. КДУның журналистика факультетында югары белем ала. Кыска гомерле булса да, үзеннән соң нурлы иҗат, башкалар һич курыкмыйча иярә алырдай Фаил мәктәбен калдырган иҗатчы да ул. Аның әсәрләрендәге тел, сүз-сүрәт осталыгы, диалоглар кору маһирлыгы бүгенге күп язучыларга, журналистларга өлге булып тора. Киләсе елга аның 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

     Әле бу талантлы язучы-әдипнең, Равил Рахмани бәяләп үткәнчә, классик язучының мирасы җитәрлек дәрәҗәдә бәяләнмәгән. Сайланма әсәрләре, җыентыклары да чыкмаган. Җәмәгате Эльмира ханым Шәрифуллина һәм кызы Раушания Шәфигуллиналар тырышлыгы белән истәлекләр китабы әзерләнеп ятканына да сөендек. 2013 ел язының бер көне генә түгел, башка көннәре дә атаклы каләм остасын искә алу чаралары белән баетылсын иде. Фаил Шәфигуллин шикелле әдипләребез сирәк бит. Хәер, сирәгәйде дип әйтү дөресрәктер...

 Мөршидә КЫЯМОВА.

“Интертат.ру”

Рәсемдә: кичәдән күренешләр

 

Read 4420 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:36
Союз писателей РТ