Дүшәмбе, 27 Май 2013 16:54

"Тәнкыйть – кирәкле шәйдер"

Rate this item
(0 votes)

Тәнкыйть, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган язучыларның әсәрләренә бәя бирү өчен дә бик кирәк. Бездә бу юнәлештә дә эш аксый. Соңгы елларда безнең тәнкыйть дигән нәрсәбез әдәбият белеме фәне өчен язылган мәкаләләр рәвешен алды

 Бөек Тукаебыз сүзләре бу. Дөресрәге – Тукаебызның бер мәкаләсенең исеме. Без бу мәкаләне, аерым бер биткә чыгарып, Язучылар берлегенең быелгы ел йомгаклары җыелышына килгән  һәр язучының кулына тоттырырга дигән карарга килдек.

    Тукай тәнкыйтьнең ни-нәрсә икәнен, аның ни өчен кирәкле булуын шушы язмасында гади генә, шул ук вакытта бик тә аңлаешлы итеп күрсәтә. Тәнкыйтьнең, халык мәкалендә әйтелгәнчә, кибәкне арпадан аерып бирү өчен бик кирәкле бер нәрсә икәнен төшендерә. Ә бит Тукайның бу мәкаләсе бүгенге көндә аеруча мөһим бер, әйтергә кирәк, программ язма булып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки әдәбиятыбыз соңгы елларда гаять тә чүпләнде, арпасы бик азайды. Ә ул чүп дигәне тау-тау өемнәр булып, артканнан арта, ишәйгәннән ишәя бара. Арпаны әнә шул чүп өемнәрдән аерып алыр чак җитте. Кызганыч ки, офыкта аерып алырдай тәнкыйтьчеләребез дә күренми бугай инде. Ә бит аерып алырга кирәк. Әгәр шуны эшләмәсәк, безнең әдәбиятыбыз гына түгел, туган телебез дә ярлыланачак. Бүген мәктәпләребездә туган телне укыту тиешле дәрәҗәдә түгел дип чаң сугабыз икән, әдәбиятыбызның ярлылануы мәгарифебездәге әнә шул тискәре процессның тагын да көчәюе өчен утка утын өстәү белән бер булачак.

    Соңгы егерме елда китап укучылар саны нык кимеде, дибез. Элек китапларыбызның тиражлары ким дигәндә 10–20 мең данә булса, бүген алар 2–3 мең данәгә калды. Аларын да халыкка таратып бетерү өчен берничә ел вакыт кирәк. Ярый инде, соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китапларның 85 проценты китапханәләргә тапшырыла. Ләкин бу әле халык китап укый дигән сүз түгел. Үз-үзебезне алдамыйк, китапханәләрнең бүгенге хәле турында китапханәчеләрдән  сорарга кирәк, бик мөшкел аларның хәле. Ә китаплар күп чыгарыла. Чөнки Татарстан китап нәшриятыннан тыш та йөзләгән шәхси нәшриятлар эшләп тора. Алар акча таба алган һәр "язучы"ның каләм очыннан төшкән язмаларын китап итеп бастырып чыгарырга чират көтеп  кенә торалар. Әйе, китаплар күп языла. Ләкин аларның уннан берсен генә Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган профессионаллар иҗат итә.

    Миңа вазифам буенча районнарда күп йөрергә туры килә. Кая гына барып төшсәм дә мине кулларына бишәр-унар китап тоткан картлар уратып ала. Барысының да телләрендә бер сүз – язучылар берлегенә керергә телиләр. Ләкин китапларына күз төшерү белән, үзешчән, әдәбилектән шактый ерак торган язмалар күреп, күңел әрни. Бердән, бу язучылар кызганыч булып китә. Араларында бик күптәннән кулына каләм алган авторлар да бар. Гомерләре буе нидер язып азаплансалар да, үсмәгәннәр, беренче, өйрәнчек язмалары дәрәҗәсендә калганнар. Вакытында күрүче, киңәш бирүче, ярдәм итүче булмагандыр инде. Икенчедән, шул язмаларын дөньяга чыгарабыз дип күпме акча сарыф иткәннәр. Үзләренеке булмаса, иганәчеләргә ялынып, күпме түбәнчелеккә төшкәннәр. Ә бит ялынудан да түбән нәрсә юк дөньяда. Өченчедән, һәр районда шушы авторлар хөрмәт казанган үз язучылары булып йөриләр. Рәхмәт инде, шушы язучылар – районнарда мәдәни тормышны җанландыручылар. Ләкин аларның күрсәткән хезмәтләре халыкны чын мәгънәсендә зәвыклы итеп тәрбиялисе урында, киресенчә, зәвыксызлык яисә түбән зәвыклы итеп тәрбияләү булып чыга. Шуны танырга кирәк, бу язучылар белән эшләү, дөресрәге эшләмәү ул безнең Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегенең җитешсезлеге. Урыннардагы бу язучылар мине дөрес аңлый күрсеннәр, мин аларны һич кенә дә кимсетергә теләмим. Киресенчә, үзләренә ярдәм итәсе килә. Шуңа күрә киләчәктә районнарда әдәби берләшмәләрнең эшчәнлегенә игътибарны арттырырга, аларны җыеп сөйләшү, тәҗрибә уртаклашулар үткәрергә, алар белән эшләү өчен шул төбәкләрдән чыккан профессиональ язучыларны куратор итеп билгеләргә дигән уй-теләк тә бар. Язмамны тәнкыйтьнең кирәклеге хакында сүз белән башлап җибәргән идем бит. Төбәк язучыларына ярдәм дигәндә нәкъ менә тәнкыйтьчеләрдән файдаланырга кирәк дип уйлыйм мин. Аларның язмаларын, китапларын укып, алар турында төпле сүзне тәнкыйтьчеләребез әйтсә, җитешсезлекләрен күрсәтеп, алардан ничек итеп арыну юлын күрсәтүче булса, файдасы һичшиксез тими калмас дип уйларга кирәк.

    Тәнкыйть, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган язучыларның әсәрләренә бәя бирү өчен дә бик кирәк. Бездә бу юнәлештә дә эш аксый. Соңгы елларда безнең тәнкыйть дигән нәрсәбез әдәбият белеме фәне өчен язылган мәкаләләр рәвешен алды. Андый мәкаләләр дә кирәк. Ләкин әдәбият үссен өчен, әсәрләребезнең әдәбилек дәрәҗәсе югары булсын өчен профессиональ әдипләргә дә киңәш-табыш итү, җитешсезлекләрен күрсәтү дигән нәрсә дә булырга тиеш һәм бик кирәк. Кызганычка каршы бездә тәнкыйтьне күтәрә алмау чире барлыкка килде. Тәнкыйтьнең үзенең дә төп макчатыннан читкә тайпылу күренеше күзәтелә. Бу урында Тукайның мәкаләсеннән бер өзек күрсәтеп үтәсе килә.

       "Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем  очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Тәнкыйтьче булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы таләп ителәдер. Югыйсә бер шәхси файданы күздә тоту максаты белән тәнкыйть итүчеләр күптер".

    Тәнкыйтьчеләр алдына бик җитди, җаваплы һәм мөһим бурыч куя Габдулла Тукай.

    Күргәнегезчә, тәнкыйть – бик кирәкле нәрсә. Татарстан Язучылар берлегенең быелгы ел йомгаклары җыелышын без тәнкыйтькә багышларга булдык. Тәнкыйтьнең безгә никадәр кирәклеген һәм җитешмәвен күрсәтергә исәп. Шул ук вакытта аны ничек булдыру турында да уртага салып сөйләшү мөһим. Әдәбиятыбызның, әдипләребезнең җәмгыять алдында абруен күтәрик дисәк, мондый сөйләшү бүген бик вакытлы һәм бик кирәк.

     Без инде моннан алдагы ике йомгаклау җыелышыбызны яшьләр иҗатына һәм балалар әдәбиятына багышлап үткәргән идек. Һәр икесе дә бик кирәкле, эшлекле сөйләшү булып тарихта калды. Әдәбиятка яшь язучылар килү бик матур күренеш булды. Бүген берлегебездә 35 яшькә кадәр яшьтәге дистәдән артык егет һәм кызыбыз бар. Язучыларның 17 корылтаена баглап дистәдән артык яшьләребезнең әсәрләрен туплаган "Ак юл" дигән китап басылып чыккан иде. Колылтайдан соң тагын да шул кадәр үк егет һәм кызыбызның шигырьләреннән һәм хикәяләреннән  "Дәвам" дигән җыентык туплап чыгардык. 2013 ел башында Язучылар берлегендә "Яшьләр" клубы эшли башлады. Казан федераль университетында укучы студентлар берлек бинасына җыйналып үз иҗатлары турында сөйләшәләр, тәҗрибәле язучылар белән мастер-класслар оештыралар. Шагыйрь Зиннур Мансуров, язучы Рабит Батулла катнашында үткән шундый остаханәләрнең яшьләргә файдасы тимичә калмагандыр дип уйларга кирәк.

    Әлбәттә язучыларыбызның җыелып сөйләшүләре, фикер алышулары, киңәш-табыш итешүләре бик кирәкле нәрсә. Кайберләүләр бәхәсләшеп, пар чыгарып алырга да сусаганнардыр. Аларга да сүз бирелер, һичшиксез. Ләкин сөйләшү тәнкыйть өчен тәнкыйтькә генә кайтып калмаска тиеш. Югыйсә безнең арада шундыйлар да бар. Аларга нинди генә җыелыш булса да – әдәби-музыкаль кичәме ул, кемне дә булса искә алумы, китап тәкъдим итүме – барыбер, бары тик сүз бирелсен дә, пар чыгарып алсыннар. Милләт өчен алар гына көрәшә дә, алар гына ничек итеп милләтне саклап калу юлын белә. Бигрәк тә Нәҗибә Сафина акыллы, Айдар Хәлим хак, Зәки Зәйнуллин туры юлны күрсәтә. Язган әйберләренә килгәндә – нигездә публицистика. Ә бит без язучылар дип аталабыз. Һәм бездән әдәби әсәр, замандашыбызга аеруча хас булган сыйфатларны туплаган герой образын тудыру сорала. Кызганыч ки, безнең андый образны күптән инде тудыра алганыбыз юк.

   Без быел Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә бүгенге авыл тормышын чагылдарган проза әсәрләренә республика конкурсы игълан иттек. Конкурсның приз фонды да шактый саллы гына – бер миллион сумнан артык. Өстәвенә, җиңүче әсәрләрне туплап китап чыгару мөмкинлеге дә бар. Язучыларыбыз өчен иҗат итәргә, замандашыбыз образын гәүдәләндергән әсәрләр тудырырга стимул, иң мөһиме форсаттан файдаланып җиң сызганып эшләп алу мөмкинлеге бар. Конкурска әсәрләр тапшыруның соңгы көне – 1 август – инде таулар артында да түгел. Ләкин мине авыл хуҗалыгы министры алдында оятка калмабызмы дигән уй борчый башлады. Конкурс өчен әсәр язам дигән кешеләр бик сирәк.

    Без быел шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика "Сәләт" оешмасы белән берлектә шигырь язучы мәктәп балалары арасында да республика конкурсы үткәрдек. Язучыларыбыз бу конкурсны үткәрүдә актив катнашырлар, үз туган районнарында аны үткәрү буенча жюри башында торырлар дип өметләнгән идек. Ни кызганыч, алты-җиде язучыдан кала бу эшкә алынучылар да табылмады. Ә бит җыелышларда, корылтайларда яшь алмаш турында сөйләнергә яратабыз. Шул хакта эшләрбез дигән вәгъдә сүзләребез үткән корылтаебызның резолюциясенә дә кертелде.

    Язучыларыбызның иҗатта гына түгел, җәмгыять тормышында пассивлыклары да борчый. Бүгенге көндә берлектә әгъза булып торган 325 язучының 210-ы – пенсионер. Язучыларыбызны уртача яше – 65 яшь тәшкил итә. Күпләр социаль ярдәмгә мохтаҗ. Рәхмәт президентыбызга, хөкүмәтебезгә – быел берлегебезнең финанс хәле узгандагыдан күпкә яхшырак. Соңгы идарә утырышында без аеруча мохтаҗ 30 язучыбызга матди ярдәм күрсәтергә дигән карар чыгардык. Президент Р.Н.Миңнеханов белән очрашуда пенсиядәге язучыларыбызга быелның икенче яртысыннан ай саен бер мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә башлау турында килешенде. Аллаһы боерса, президент үз сүзен аяк астына салмас дип ышанырга кирәк.

     Бездән, язучылардан да, бүген элекке әдипләребез казанган абруйны кабат кайтару өчен заман сулышы белән сугарылган саллы әсәрләр иҗат итү сорала.

                                                                                                                             Рафис КОРБАН

 

Read 3234 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 22:58
Союз писателей РТ