Сишәмбе, 28 Май 2013 12:51

Ел йомгаклары: Әлмәт язучылар оешмасы

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Бер тауда - ун чишмә

28.05.2013.

     Әлмәт шәһәре зур юбилейлар бусагасында тора. Татарстан нефтенә быел – 70, Әлмәт шәһәренә  – 60, ә Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешканга  2013 елның 23 мартында 50 ел тулды. Юбилейга әзерлек эшләре 2012 елдан ук башланды. “Әлмәт язучылар оешмасы: кичә, бүген, иртәгә” дигән рубрикада оешманың  тарихын, бүгенгесен һәм киләчәккә булган планнарын чагылдырган мәкаләләр белән үзебезнең төбәктәге ун район газетасында чыгышлар ясалды. Ай саен “Әлмәт язучылар оешмасы: безнең эшләр” дигән рубрикада район газеталарында башкарылган эшләр күрсәтелә.

     “Татнефть”нең “Рухият” рухи яңарыш фонды ярдәме белән “Рухият” нәшриятында  2013 ел азагында 10 районнан булган  язучыларның һәм әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатларын берләштергән китап чыгарга тиеш. 2012 ел башыннан ук язучыларның һәм түгәрәк әгъзаларының әсәрләре җыйналды, мәрхүм язучыларның да әсәрләре керде. 

     2012 елда Әлмәт язучылар бүлеге ике язучыга артты. Болар: Мөслимнән - Роза Хәбибуллина, Әлмәттән – Резеда Фәрхетдинова. Шулай итеп, хәзер бүлектә 20 әгъза. Шуларның тугызы Әлмәттә, дүртесе Мөслимдә, дүртесе Азнакайда, икесе Лениногорск шәһәрендә, берсе Сарманда яшәп иҗат итәләр.

     Районнарда язучыларыбыз да, түгәрәк җитәкчеләребез дә бик актив.  Лениногорскида  “Чишмә” әдәби берләшмәсе язучылар белән бергә эшли. Алар 2012 елның октябрь аенда төбәктәге барлык язучыларны җыеп, отчет бирделәр, Әлмәт язучылар оешмасының  күчмә җыелышы да шунда  узды. Лениногорскида яшәүче язучыларыбыз “Чишмә” берләшмәсе белән берлектә оештырган очрашу һәм әдәби чараларның барысын да санамыйча, иң әһәмиятле бер-икесенә генә тукталасым килә. Г.Тукайның туган көне алдыннан, “Чишмә” әдәби берләшмәсенең 55 еллыгы уңаеннан  иҗади бәйге игълан ителде.  Максатлары - яшь Тукай, Муса Җәлил һәм Г.Ибраһимовларны табу иде. Һәм алар максатларына ирештеләр дә, бар икән яшь талантлар. Яшь алмашчылар “Чишмә” әгъзалары итеп кабул ителделәр. Шулай ук Татарстан язучылар берлеге, Лениногорск муниципаль шәһәре, Әлмәт язучылар оешмасы, “Чишмә” берләшмәсе белән берлектә Җәмит Рәхимовның укуларын уздырулары, әлеге эшне дәвамлы итеп,  Ш.Бикчурин, Рамазан Байтимеров, Әсрар Гали укуларын да оештырырга уйлаулары мактауга һәм игътибарга лаек. Ә инде “Чишмә” берләшмәсенең 55 еллыгы уңаеннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздыруларын ничек әйтми калдырасың, конференциянең эшләнмәләре үз районнарына гына түгел, чит районнарга һәм төбәкләргә дә таратылды.

     Бөгелмә шәһәре дә,  рус шәһәре генә түгеллеген дәлилләп, матур гына иҗат итеп яши.  Узган 2012 елда анда өч тапкыр очрашуда булдык: бер тапкыр - милли китапханәдә, ике тапкыр - мәдәни үзәктә. Әлеге очрашулар  җирле телевидениедә дә, “Татнефть - информ”да да күрсәтелде.

     Мөслимдәге язучыларыбызның иҗади хезмәтләре хакында әйтмәсәм дә, алар республика газета-журналларын укып баручыларга мәгълүм. Үзе дә иҗат кешесе, “Зөлфәт” клубының җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриеваның 2012 елда “Күңелләр чәчәк тели” дигән шигырьләр җыентыгы чыкты. Шагыйрәнең әдәби клубны җитәкләве,  клубның олпат язучыларыбыз белән  берлектә киң колач җәеп эшләве, клубка  йөздән артык бала йөрүе,  иҗатларының массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылуы барыгызга да билгеле түгелдер.  Аларның иҗади эшчәнлекләрен  шушы мөнбәрдән  әйтеп, киләчәктә дә  иҗат утын сүндермәүләрен телим.

     Сарман районының Җәлил бистәсендәге “Җәлил чаткылары”ның эшен үрнәк итеп куярга була. Җитәкчесе  шагыйрь Индус абый Мәрдәншин, яшьләрне көнләштерерлек итеп, Чатыртауларга сәяхәтләр, музейларда, мәктәпләрдә  очрашулар  уздыра, түгәрәк әгъзаларын, аларның иҗатларын даими барлап тора.

     Азнакайдагы “Гөлстан”ны да шагыйрә Резеда Шәрипова җитәкләве куандыра. Башкарган эшләре иҗади, очрашулар тәрбияви була. Түгәрәк җитәкчесенең 2012 елда Татарстан китап нәшриятында  “Авызыңа бал да май” дип аталган китабы да чыкты.

     Әлмәттәге иҗади эшчәнлек  “Татнефть”, шәһәр хакимияте белән берлектә алып барыла. Ел саен октябрь аенда С.Сөләйманова фестивале  уза. Премия тапшырулар, Шигырь бәйрәмнәре, иҗади бәйгеләр оештырыла. Аларның барысында да язучылар катнаша. Әлмәт нефть институтында  С.Сөләйманова исемендәге “Исәнме, тормыш!” фестиваленең офыгы киңәйгәннән-киңәя бара. Хәзер ул Әлмәтнең генә түгел, Татарстан республикасында гына да түгел, башка регионнарга да чыкты. Әлеге фестивальне шагыйрә Минзифа Әхмәтшина оештыра, шуның өстенә әле ул “Кызыл каурыйлар” әдәби түгәрәгенә дә җитәкчелек итә. Түгәрәк 30 дан артык  әгъзаны берләштерә.

     2012 елда Альберт Хәсәновның “Данәгөл” романы китап булып басылды, Фоат Садриевның “Таң җиле” романы яңадан нәшер ителде, Клара Булатованың  “Тополиный пух” дигән китабы дөнья күрде. Нур Әхмәдиев,  Илдус Гыйләҗев, Таһир Шәмсуаров, Минзифа Әхмәтшина, Роза Хәбибуллинаның һәм  Әсгать Салаховларның әсәрләре  “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында басылды. Әсгать Салахов һәм Рәмзия Габделхакова иҗаты Фатих Кутлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителде.

     Әлмәт муниципаль институты кысаларында шагыйрә Клара Булатова исемендәге  әдәби премия булдырылды. Анда  менә ике ел рәттән республикадагы егермедән артык  районнан 200 гә якын  укучы катнаша. Беренче елны бәйгедә катнашканнарның әсәрләрен үз эченә алган “Өмет тулы иҗат” дигән  китап та чыкты. Бу эш дәвамлы булачак.  Әлеге бәйгенең олылыгы һәм әһәмияте әйтеп бетергесез.

     Болардан тыш әле  Әлмәттә  рус телендә язучыларның “Белое перо”  әдәби берләшмәсе дә бар. Ел саен  шагыйрә Наилә Ахунова җитәкчелегендә Вероника Тушнова фестивале дә уза. Аның да географиясе киң.

     Әлмәттә Р.Төхфәтуллин премиясе булдырылганга  19 ел.  Әлеге премиягә 100дән артык әдәбият һәм сәнгать әһелләре лаек булды. Татарстан язучылар берлеге һәм “Татнефть” акционерлык җәмгыяте тарафыннан булдырылган  С.Сөләйманова исемендәге олуг бүләккә 2012 елда Әлмәт төбәгеннән Резеда Шәрипова белән Мөҗәһит Әхмәтҗанов лаек булды.

     Без - бер таудагы ун  чишмә кебек:  суларыбыз иҗат дигән дәрьяга коя. Төрле төбәкләрдә, төрле шәһәр-авылларда  яшәсәк тә, безне Язучылар берлеге берләштерә. Киләчәктә дә  олпат язучыларыбызга ихтирамлы, яшьләргә  игътибарлы булып, бергә-бергә иҗат итеп яшәсәк иде.

                  Илүсә НӘБИУЛЛИНА,

Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе

 

Read 5008 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ