Сишәмбе, 28 Май 2013 13:06

Ел йомгаклары: Балалар әдәбияты

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Максат – әдәбиятыбызның киләчәген кайгырту

28.05.2013.

     Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр, балалар китаплары һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора, кече яшьтән үк телгә, әдәбиятка, милләткә, китапка мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт, горурлык хисе тәрбияли. Шуңа күрә балалар әдәбиятына аерым игътибар булырга тиеш. Уйлап карасаң, әгәр балалар өчен язылган әсәрләребез, китапларыбыз булмаса, без төн йокыларыбызны калдырып, вакытны аямыйча, гомер буе тырыша-тырыша язган шигырьләрне, хикәя, повесть, романнарны кемнәр укыр, пьесаларны кемнәр кызыксынып карар? Сабыйлар нинди тәрбия алыр? Гомумән, туган телдә сөйләшүче, аралашучы булырмы да, милләтнең киләчәге өметле күренерме?..

     Димәк, балалар әдәбиятының йогынтысы искиткеч зур һәм тоткан урыны гаять әһәмиятле. Бу җәһәттән, ирешелгән уңышларыбыз да шактый, хәл итәсе мәсьәләләребез дә җитәрлек.

     Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты остаханәсе эшчәнлегенә килгәндә, узган ел Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә балалар язучысы Нәкыйп Каштанов кандидатурасы күрсәтелде һәм ул аңа лаек та булды, яшь шагыйрә Римма Шәехова ТР Язучылар берлегенә тәкъдим ителде, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләм иясе Флера Мәрданованың балалар һәм әкиятләр җыентыгы кулъязмасы тикшерелде, балалар китаплары турында сөйләшү узды һ.б.

     Балалар китаплары, Аллага шөкер, бар һәм төрледән-төрле. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр редакиясе хәзерге заманның яңа технологик мөмкинлекләреннән куллана, нәни укучыларның да, ата-аналарның да, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучыларның да ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Әдәби китаплар белән беррәттән танып белү юнәлешендәге, энциклопедик характердагы басмалар да дөнья күрә. Нәшриятта узган ел 31 исемдәге балалар китабы басылса, быел 30 китап планлаштырыла, шуларның 7-се укучыларга барып та иреште.

     2012 елда һәм 2013 елның беренче яртысында Абдулла Алиш, Резеда Вәлиева, Мәхмүт Газизов, Галимҗан Гыйльманов, Ләлә Гыймадиева, Җәүдәт Дәрзаман, Нәкыйп Каштанов, Гөлнур Корбанова, Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Фәйрүзә Мөслимова, Булат Садретдинов, Нәҗибә Сафина, Сәмига Сәүбанова, Әнәс Хәсәнов, Рәйсә Юсуповаларның китаплары дөнья күрде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен үз эченә алган, сораулар-биремнәр, кызыклы мәгълүматлар, күренекле рәссамнарыбыз шагыйрь әкиятләренә ясаган рәсемнәр, фотосурәтләр белән баетылган “Тукай иленә сәяхәт” китабы татар һәм рус телләренә басылып чыкты. “Балачак эниклопедиясе”нең дүртенче китабы, беренче китапның тулыландырылган икенче басмасы укучыларга барып иреште. Бу дүрт китапта барысы 165 автор турында мәгълүмат тупланган, аларның иң яхшы иҗат үрнәкләре тәкъдим ителгән. Татар халык әкиятләренең “Ак бүре” дип аталган яңа басмасы белән бергә дөнья халыклары әкиятләрен туплаган юка китаплар да, картон басмалар да басылды. “Мырау батыр” китабында исә рус халык әкиятләре ике телдә тәкъдим ителә.

     Калын картон, уенчык китапларны бастыру технологияләре республикабызда гына түгел, Россия күләмендә дә эшләнмәгән. Шуңа да андый басмалар Кытайда гына бастырыла. Узган ел ахырында Татарстан китап нәшрияты да өч балалар китабын Кытайга җибәрде. Берсе шигырь, икенчесе әкият китабы, өченчесе – нәниләр өчен татарча әлифба. Әлифбаны укып кына түгел, ә андагы хәрефләрне ишетеп-тыңлап та карап була. Тиздән бу өч китап кайтып җитәчәк.

     Тәнкыйтькә килгән вакытта, ни өчендер балалар әдәбияты игътибар үзәгеннән читтә кала. Вакытлы матбугатны карап чыктым, бер ел дәвамында балалар китабына язылган бер генә рецензия дә тапмадым. “Сабантуй” газетасында бер, “Көмеш кыңгырау”да алты аннотация формасындагы кыска-кыска гына мәгълүматлар урын алган. Шуның белән бетте.

     Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче яшь авторлар да күп түгел. Булганнары да актив иҗат итмиләр, бер-ике китап чыгарганнар да тынычланганнар. Бу үз чиратында буыннар алмашы проблемасын китереп чыгара.

Ленар ШӘЕХ,

Татарстан Язучылар берлегенең

Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе

 

Read 4388 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ