Чәршәмбе, 29 Май 2013 15:46

Ел йомгаклары: Әдәби тәнкыйть

Written by 
Rate this item
(0 votes)

28.05.2013.

     Үткән гасырның башында ук Тукай тәнкыйтьне әдәбиятның мөһим бер тармагы санап, аның нинди юнәлешләрдә үсәргә тиешлеген шәрехләп бирә. “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” мәкаләсе язылуга йөз елдан артык вакыт узса да, бу өлкәдә күкрәк киереп йөрерлек алга китешебез, фикерләү дәрәҗәбез үсүе белән мактана алмыйбыз шикелле.

     Сүздә, чыгышларда тәнкыйтьнең кирәклеген таныйбыз, әмма башка жанрларны әйдәп бара алмавын күздә тотып, “бездә чын тәнкыйть юк”, дип зарланабыз, ә аны үстерү, профессиональ белгечләр әзерләү юнәлешендә акрын кыймылдыйбыз. Дөрес, вакыт-вакыт шундый жанр да барын искә төшереп, талпынып та алган булабыз. Җөмләдән, 2007 елда “Казан утлары” ошбу төргә азмы-күпме катнашы булган каләм әһелләрен тартып, зур сөйләшү оештырды, чыгышларыбызны бастырып та чыгарды. Анда тәнкыйтькә туры сүзлелек, фикер-бәя төрлелеге, кыюлык җитми, табыннарда әйтелә торган тост дәрәҗәсендәге мәдхияви рух өстенлек итә дигән сүзләр әйтелде. Шуннан соң да бу өлкәдә артык җанлану сизелмәде. Тәнкыйтьче исеменә дәгъва иткән затны да аңлап була. Аның да башы ике түгел. Яшьрәк, дөнья барышын аңлап җиткермәгән чорда тешләшеп, принципиальлеген күрсәтеп ала да, рус мәкалендә әйтелгәнчә, кыслаларның кая кыш чыгуын аңлагач, классиклар иҗатында шигырь төзелешен, вәзен, кафия үзенчәлекләрен өйрәнеп, фикерен Көнбатыштан иңгән атамаларга төреп, үгез каны төсле куе чәен көмеш кашык белән болгатып яшәнең исәнлеккә файдасы зуррак икәнлекне аңлап, фәнни мәкаләләр сырлап, тыныч кына утыру юлын сайлый. Тәнкыйть сүзен яла ягу, яисә “мине аңламыйлар, бәяләмиләр”, дип кабул итәчәк язучы белән дә әчелешле булмый.

     Күренекле тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин, Р.Мостафин белән Мансур Вәлиевләрнең тәүге чыгышларында, кайбер иптәшләрне чеметкәләп, авырткан сөялләренә кагылгач, аларны һау-һаулап ояларына “куып кертүләре” турында ачынып язган иде. Нәтиҗәдә Р.Мостафин Җәлилнең батырлыгы һәм шигърияте, беренче президентыбыз турында югары өслүб белән язуның отышлырак икәнен аңлап, тиз арада “машинасының көпчәкләрен” уртасы ялтыравык тимерләргә алыштырды. Әҗере озак көттермәде. М.Вәлиев тәнкыйть жанрын бөтенләй ташламаса да, үзен икенче М.Вәлиев белән бутаудан куркып, Барҗылы тәхәллүсен алып, әдәбиятка тәнкыйтьче буларак килгән М.Мәһдиев, Р.Мөхәммәдев, Т.Галиуллиннар кебек, тынычрак жанрга– прозага күчте.

     Һава торышына карап тунны икенче ягы белән әйләндереп кию очраклары безнең көннәрдә дә булып тора. Чаллы доценты Гомәр Даутов “Мәдәни Җомга”, “Казан утлары” битләрендә усал-усал тәнкыйть мәкаләләре белән чыккалап, берише әсәрләрне артык күпертеп мактаулар белән килешмәвен белдергән иде. Башына “гөрзи белән китереп тондыргач”, аңардан ни-нәрсә таләп ителү турында төшенде. Дөньяга мактау җитми. Сыйпап-майлап, эрудицияңне күрсәтеп яшәүнең файдалырак икәнен аңлап, “Йозак ачкычы” (К.У., 2013, №5) мәкаләсендә Чаллыда яшәүче барлык язучыларны классикларга теркәп, иң соңыннан, жанр кысасы шуны таләп итә, гафу ит дигәндәй, балның тәмен алмаслык кына микъдарда бер тамчы дегет тамызып алды.

     Абзый, башкалар турында килешле сайрыйсың, ә үз мәкаләләреңдә тәнкыйди фикер еш кунакмы, дигән сорау да туарга мөмкин һәм ул табигый да булыр иде. Ошбу чыгышка әзерләнгәндә, яшьлегемдә язылган “Яңа үрләр яулаганда”, “Еллар юлга чакыра”, “Шагыйрьләр һәм шигырьләр” җыентыкларыма күз салып, хәтеремне яңартып, элеккеге тәвәккәлегемә шаклар каттым. И.Юзеевның “Соңгы сынау”, Р.Гаташның “Диңгез эзлим”, Ә.Баянның “Сез аңларсыз мине” кебек хәзер дәреслекләр түрендә урын алган әсәрләрендә дә килешеп бетмәгән якларны тапканмын, булачак депутатлар, халык язучылары иҗатына каныгудан өркеп тормаганмын, минем тәнкыйтьтән соң Х.Камалов, Ф.Батталлар, шигырь язуны башкаларга калдырып, күренекле прозаик, сатириклар булып киттеләр. Хәзерге мәкаләләремдә күбрәк аналитик фикергә өстенлек биреп, алдарак әйткән, тынычта чәй эчүче булып китеп,  замана балалары сафын тутырганмын икән.

     Белемне, зәвыкны, интеллектны таләп иткән тәнкыйть жанры оештыруны, кайгыртуны таләп итә дигән идек. Аның үз агышына ышанып, язарлар әле, дип көтеп утырып кына әлләни алга китмәвен күреп торабыз. Тәнкыйтьчеләрне максатчан әзерләүгә омтылышлар да юк түгел. Казан дәүләт университетының татар факультетында Рифә Рахман җитәкчелегендә берничә ел тәнкыйтьчеләр әзерләү бүлеге эшләп алды. Анда укып чыкканнар арасыннан Гомәр Галиләр, Гали Халитләр чыкмаса да, әдәби сизгерлеге, әсәрне аңлавы сизелеп торган, җөмлә төзүгә өйрәнгән яшьләр үсте. Аларның күбесе “Идел” журналында, төрле редакцияләрдә хезмәт итәләр. Кызганыч ки, шундый авырлык белән ачылган татар факультеты, кушу аша юкка чыгарылгач, булачак тәнкыйтьчеләр дә, әдәби хезмәткәрләр дә кирәкми башлады, белгечлек яшәүдән туктады.

     “Казан утлары”ның тәнкыйть бүлегенә галим, укытучы Әлфәт Закирҗанов килгәч, бу юнәлешнең үсешенә игътибар артты. Яңа мөдир журналга каләмдәшләрен, күренекле тәнкыйтьчеләрне, фән әһелләрен тарта башлады. Аерым алганда, Ф.Хатипов, Ф.Ганиева, Р.Ганиева, Р.Сверигин кебек танылган галимнәрнең максатчан чыгышлары төрле юнәлешләрне иңләргә омтылулыры белән аерылып торалар. Бәхәсле мәкаләләр дә күренә башлады. “Казан утлары”ның бишенче саны профессор Ф.Яхинның “Шигъри рух тантанасы” (XX гасыр ахыры татар шигърияте мәйданында К.Сибгатуллин һәм Н.Акмал иҗаты) исемле сүз сәнгатенең бу төренә яңачарак караш дип бәяләнергә тиешле мәкаләсен тәкъдим итә. Юри шулай катлауландырылган җөмләләр, атамалар, мөгез чыгарулар белән булса да, мәкалә үткән йөз еллыкның икенче яртысы татар поэзиясен глобаль нәзари схема рәвешендә күзалларга омтылышы илә кызыклы. Авторның төп принцибы янәшәлек алымы. Күпчелек чагыштырулары ышандырса да, бәхәсле урыннары да җитәрлек. Әйтик, талантлы, кыю фикерле булулары, лидерлык сыйфатлары, шигъри тукымада һәрдаим яңалык эзләүләре белән бер дулкында иҗат итсәләр дә, Р.Фәйзуллин белән Р.Харис каләмнәре тудырган фикри, хисси дөньялары арасындагы аерманы тою өчен әдәбият галиме булу кирәк түгел. Татар дөньясында җан дуслар буларак танылган, иҗатларында “китапханә” белән  “котыпханә” кебек аерылып торган С.Рәмиев, Такташлар юнәлешен яңача дәвам иткән, коеп куйган романтик кына түгел, экспрессив иҗек тарафдары И.Юзеевны Тукай һәм халык иҗаты мәктәбеннән күтәрелгән, чеп-чи реалистик Ш.Галиев белән бер рәткә кую, бер тәртә артына кертү – үзе бер кыюлык.

     Ф.Яхин схемасының тышында калган интеллектуаль поэзия тарафдары, күптән түгел безне ташлап киткән Ә.Баянны, дөнья поэзиясе казанышларын милли җирлеккә утырткан Ш.Анакны, дуамаллыгы белән көчле Роберт Әхмәтҗановны, “Җир алмалары” Н.Мадьяр, Р.Гәрәй, Ш.Маннапларны, хатын-кыз керфегеннән сыгылып төшкән шигъриятне кая куясың? Үз шигъри әсәрләренә кайсы кишәрлектән урын бирер икән?  Кыскасы, гаять үзенчәлекле структурасы, бай образлары галереясы (Ф.Яхинның яраткан атамасын “эшкә” тартам, тик “модулы” белән “модусы”на гына урын тапмадым) тудырган “Умырзая” авторы тәнкыйди әсәрдә дә теоретик мәсьәләләрне калкытып куярга мөмкинлеклекне раслап, стереотик фикерләүдән китеп, эстетик уйлануларга зәмин булырдай мәкалә язган.

     Бүгенге сөйләшү тәнкыйть жанры үсеше турында кайгыртуның бер күрсәткече. Язучылар берлегенең яңа рәисе үзенең сайлау алды программасында ук тәнкыйтькә зур урын биргән, аны киләчәктә үстерү турында да тәкъдимнәрен керткән иде. Алдагы гамәлләре белән ул вәгъдәсен үтәргә нияте барлыгын сиздереп килә кебек. Аерым алганда, кабул итү коллегиясенә биш тәнкыйтьчене, һәрхәлдә әдәбиятка шул жанрда килгән кешеләрне (Т.Галиуллин, Ә.Закирҗанов, Р.Рахман, Мөдәррис Вәлиев, Р.Рахмани) тәкъдим итүе дә шуңа дәлил була ала.

     Күренекле тәнкыйтьче, галим И.Нуруллин белән 70-нче еллар уртасында ясаган әңгәмәсендә Р.Фәйзуллин болай дигән иде.

     “Минемчә, әле тәнкыйть шигъриятебезнең үсү тенденцияләрен ачыклау, барыр юлларын билгеләү процессында үз ролен үтәп җиткерми шикелле”.

     Бу сүзләрдән соң кырык елга якын вакыт үтте, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр буыны алышынды, әмма Р.Фәйзуллин сүзләре бүгенге халәтебезгә карата әйтелгәндәй тоела. Ә бит шул ук поэзиябез үсешендә дә тәнкыйть үз сүзен әйтергә тиешле җитешсезлекләр җитәрлек. Шигъриятебез көчле, дөнья сүз сәнгате дәрәҗәсендә тора, “һәр шагыйрь – бер дәрья”, арка терәгебез нык, борчылырлык урын юк. Элек яулаган биеклектән чигенмибез, дип, үзебезне тынычландырып  яши бирәбез. Дөрес, шигырьләр языла, китаплар басыла тора.

     Сүз дә юк, татар шигърияте халкыбызның олылыгының рухи күрсәткече, үлчәү бизмәне. Әмма үткәндәге үрләрдә кул кушырып, без кем дә, сез кемсә дип кенә үсеп тә, яшәп тә булмый. Сер түгел, үткән гасырның 90-нчы еллар күтәрелешеннән соң, яңа гасырның икенче унъеллыгында шигърияткә төшенкелек, югалып калу, яктылыктан качу, киләчәккә ышанмау мотивлары үтеп керде. Сәяси лирика бөтенләй диярлек юкка чыкты.

     Бу халәтебезне А.Хәлим “Дусларга” шигырендә төгәл әйтеп бирде кебек.

     Хат сорашып, хат язып тормагыз,

    Хәлне күзгә карап белешербез.

    Диктатура кайтты. Озакламый

    Без бер камерада күрешербез.

 

     Үткән гасырның 90-нчы елларында Көнчыгыш сүз сәнгатендә туган жанрларга мөрәҗәгать итү мәртәбә, милли җирлеккә якынаю саналды, Р.Гаташ робагыйлары эссе көнне салкын суга таргандай кабул ителде. Беренче мәлне мөкиббән киткән робагыйлар шигъриятебезне чүп үләне шикелле басып китте, эпидемия төсен алды. Мәгәр Гомәр Хайям робагыйларына яңалык өсти алдыкмы, тәкълид дәрәҗәсендә шул бөеклекнең шәүләсендә калмыйбызмы? Газәл, касыйдә, мәснәви, мәрсия, фәрд һ.б. шәрыкътә күптәннән туган төрләр белән кирәгеннән артык мавыгу жанрлар артына яшеренү генә түгелме? Күпме генә тыпырчынсалар да кечкенә илләр, аз санлы халыклар белән санашмаган шикелле, югарыда аталган лиик жанр төрләрендә шигъри роман, повесть, поэма, баллада кебек олы лиро–эпик әсәрләр күтәрә алган сәяси –иҗтимагый, милли мәсъәләләрне тиешенчә калкытып куеп булмый. (Бу бусаганы М.Мирза гына “Адәм баласы” бәйләмендә уза алды бугай). Соңгы елларда олы жанрда Р.Харис, Ф.Гыйззәтуллина, Сөләйман, З.Мансуров, яшьләрдән Р.Мөхәммәтшин генә җиң сызганып эшлиләр.

     Безнең чорга хас янә бер борчу тудырган мәсьәлә. Бик нык тернәкләнеп киткән үзешчән поэзия белән профессионал шигърият арасындагы чикне тәгаен ачыклау җиңел түгел. Бу – бигрәк тә җыр текстларына карый. Шигърияттә үз сүзен әйтә, индивидуальлекнең нәрсә икәнен дә белмәгән кем генә юк хәзер җыр тексты сырлаучылар арасында. Ә.Фәйзи, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланнарның халык арасында танылган җырлары кичереш үсешен үзәккә алган лирик шигырь буларак язылдылар, аннан соң гына җыр, булып икенче яшәеш алдылар. Хәзер исә җиңел эчтәлекле, күбрәк хиснең тышкы чагылыше күрсәтүгә корылган җыр текстлары эстраданы күмде.

     Яшьләрнең иҗатка килүе көтелгән, табигый хәл, әдәбиятта өзеклек булырга тиеш түгел. Әдәбият ул сулап, яңарып, тормыш җилләреннән дәрт, илһам алып үсәргә тиешле җанлы организм.

     Иншалла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, Алина Бикмуллина, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһимов кебек талантлы яшь шагыйрьләребез иҗатка килеп торалар. Шулай да беришесенең эзләнүләренә эзлеклелек, милли җирлеккә таяну җитеп бетми. М.Цветаевага ияреп мәгънәне мәгънәсезлектән эзләүләр, Маяковский, Г.Кутуйлар кебек юлларны кирәксә-кирәкмәсә бүлгәләүләр һәрвакытта да кичереш киеренкелеген тәэмин итми.

     Кабул итү коллегеиясе һәм язучылар берлеге идарәсен, бәлки, киләчәгебезне кыен хәлгә куячак янә бер мөһим мәүзугъ бар. Ул – берлегебезне яшәртү мәсьәләсе. Хикмәт шунда: язучы булырга, союзда торырга хыялланган күпчелек пенсиягә чыккач, эшсезлектән интегеп, каләмгә тотынган затлардан тора. Яшьләрдән кабул итүне сорап язган гаризалар килсә, кабул итү коллегиясе аларны чиратсыз карый. Ә инде алтмышын алыштырып, җитмешкә үрләгән, аннан да өлкәнрәкләрдән гаризалар буа буарлык. Бу өлкәдә дә тәнкыйть укучыга яхшы әсәрне йомшак язмалардан аерып алырга ярдәм итәргә тиеш иде кебек. Андый тәнкыйть юк дәрәҗәсендә шул. Икенче яктан, әдәби тәнкыйтьнең торышы белән кәнагать чорны мин белмим, хәтта аның күгендә Җ.Вәлиди, Г.Гали, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди кебек бөекләребез ялтыраганда да йөзләрен чытып мырлаучылар табылган. Нотыгымны Тукай мәкаләсенең соңгы җөмләсе белән тәмамлыйсым килә. “Нә исә, тәнкыйть – кирәкле вә лөзүмле бер шәйдер. Әфкаре гомуми (җәмәгать фикере) берлә уйнарга ярамый”.

 

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН

 

Read 4468 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ