Пәнҗешәмбе, 30 Май 2013 16:15

Ел йомгаклары: Әдәбият үсешендә тәнкыйтьнең урыны

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 30.05.2013.

     Хәтерләсәгез, җыелышларда әдипләр алдында инде менә ничә дистә еллар буена “Нәрсә ул әдәби тәнкыйть?”, “Бездә тәнкыйть бармы?”, “Булса, аны ничек яхшыртырга?” кебек бер үк традицион сораулар күтәрелеп килә. Хәер, 20-30 еллар әдәбиятында да, хәтта элегрәк – XX йөз башында да әлеге мәсьәлә әдәби җәмәгатьчелеккә һәм әдипләргә һич тынгылык бирмәгәнгә охшый. Бу проблема ул башлангыч чорда әле кискенрәк тә куелмадымы икән? Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер!” дип язып чыгуы тикмәгә түгел бит. Мөгаен, әдәбиятның асылын ачыкларга һәм әйбәтрәк язу серен тирәнрәк аңларга омтылудан бер генә заман да, бер генә язучы-әдип тә кырыйда кала алмый торгандыр.

     Өйрәтеп кенә язучыны әдип ясап булмый, әлбәттә... шул ук вакытта өйрәнмичә дә, язучы зур әдипкә әверелә алмый. Бүген техника өлкәсендә генә түгел, сәнгать дөньясында да укымыйча, табигый талант белән генә ерак китә алмыйсың. Тәнкыйтьнең ни икәнлеген ачыкларга тырышу да, беренче карашка, бик авыр түгел: беренчедән, әсәрне укып чыгарга кирәк; икенчедән, аны билгеле бер логик җепкә тезеп анализларга кирәк; өченчедән, шуңа таянып үзеңнең бәяңне, ягъни әсәргә карата уңай яисә тискәре мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк. Дөрес, чынлыкта хәл бераз катлаулырак, шуңа җавапны берникадәр фәннирәк нигездә эзләргә туры килә.

     Әдәбият белеме дәреслекләрендә әдәбият тәнкыйте әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, текстология, биобиблиографик белешмәләр янәшәсендә, алар белән беррәттән, бер структура эчендә күзаллана. Шушы алда саналган әдәбият фәне предметлары фонында гына аңларга тырышсак та, без әдәби тәнкыйтьнең нинди катлаулы проблемалар белән үрелеп яшәвен күрербез:

     1.Сүзне әдәбият теориясеннән башлап берничә сүз әйтеп китик.

     Теориядән башка әдәби әсәр иҗат ителә алмый. Язу ниятеннән башлап әсәрнең кабул ителүенә чаклы бөтен процессларда автор эстетик законнарга таянып эш итә. Гаҗәп түгел, гади бер урындык ясау өчен генә дә бит син аның материалын да, аерым элемент-детальләрен дә, ныклык, уңайлык, үлчәм, матурлык, экономия һ.б. законнарны да исәпкә алып, шуларның барысын гамәлдә яраклаштырырга тиешсең. Әдәбият – чынбарлыкка билгеле бер шартлы күзлек-пыяла аша күз ташлау. Пыялаң яшел икән, ап-пак җир өсте дә чирәм булып күренергә, пыялаң сары икән, ул ак җир өсте көзге яфраклар булып кабул ителергә мөмкин. Ә бит шушы шартлы эстетик образ, дөрес итеп күрә белгәндә, нинди тирән психологик кичерешләрне, нинди җитди фәлсәфи фикерләү механизмын хәрәкәткә китерә, заманның иң актуаль әхлакый проблемаларын мизгел эчендә хәл итеп ташлый! Автор иҗатында йөзләгән тел-стиль, эстетик, психологик, фәлсәфи, этик кануннарны йөрәге аша уздырып, камил яңгырашлы әсәр тудыруга ирешә. Укучы исә шул эзләрдән барып, автор табышларын яңабаштан ача һәм үз күңеле таләпләренә туры китереп рухи азык, ләззәт-мәгънә ала. Әлбәттә, шагыйрь, тукта бер-ике метонимия яки оксиморон язып алыйм әле дип өстәл янына утырмый. Әсәрне тормыш тудыра. Әмма табылган гомум эстетик законнарның сәнгать дөньясында, шул исәптән әдәбият белемендә дә үз яшәү тылсымы, үз исем-терминнары бар. Аларны белми-тоймый торып, профессионал композитор да, рәссам да, шагыйрь дә булып булмый. Ул гына да түгел, автор бер үк вакытта үзенәчә табылган, исемләнгән ул законнарга таянырга һәм, аларны күпмедер бозып, кулланыш чикләрен һәрдаим киңәйтергә омтылып яши. Шулай итеп, гамәли иҗатчылар һәм теория арасында туктаусыз ярыш, дөресрәге үзенчәлекле-мавыктыргыч качышлы уены бара. Беренчеләре тормыштан интуитив рәвештә яңадан-яңа оригиналь образлар табу белән мәшгуль булса, икенчеләре бу образларның серен ачу һәм логик аңлаешлы телгә күчерү белән мәшгуль. Бәлки, шуңададыр, теория белән генә даһи әсәр язарга өйрәнеп булмый, әмма авторның рәссамлык талантын билгеләүдә һәм бигрәк тә әсәрне ничек язмаска кирәклеген аңлатуда теориянең роле бәһасез. Теге яки бу жанрда үзеннән нәрсә соралуын төгәл белмәвенә, әсәрләреңдә иң элементарь сәнгать таләпләрен үтәмәвенә карап, авторның теоретик әзерлеклелеген чамалау авыр түгел. Әйтик, поэзиядә шуларның бер ачык мисалы – рифмачлар. Бит барыбызга да яхшы мәгълүм – шигырьнең төп хасияте рифмада түгел... Ак шигырьләр моңа ачык дәлил. Ә нәрсәдә соң ул хасият? Теория ярдәмендә автор үзенә менә нинди сорауга җавап табарга тиеш! Прозада да, драматургиядә дә, балалар әдәбиятында да шул ук хәл. Әдәби иҗатка һәрбер жанрда талантлар күп килә. Әмма әдәбиятыбызның ачылмый калган иң зур үсеш потенциалы, миңа калса, теоретик зәгыйфьлеккә барып тоташа. Бу яктан алар күпмедер дәрәҗәдә эстраданы – андагы үзе шагыйрь, үзе композитор, үзе җырчы булырга азапланган моңлы, дәртле, тырыш авыл балаларын хәтерләтә. Талантлы, мәшһүр композиторларыбызның да, үз көйләренә оранжировка да ясый алмыйча, кемгәдер мөрәҗәгать итүләрен күрү күңелдә авыр тойгы уята. Табигый талантларыбызны теоретик әзерләп, ачып бетермәүгә, һичшиксез, без – милләтнең киләчәген кайгырткан, шуны аңлаган һәм аңларга тиеш булган кешеләр гаепле.

     2.Әдәби тәнкыйть әдәбият тарихы белән дә аерылгысыз. Үзеңә кадәрле иҗат иткән замандашларыңны гына түгел, мең ел буена тупланган әдәби мирасны, иҗат тәҗрибәсен, гомум үсеш кануннарын күзалламый торып, яшь әдип үзенә дөрес ориентир ала алмый. Әдәбият ул – рухи хәзинә генә түгел,  тулы комплекслы үрнәк һәм гыйбрәт мәктәбе дә. Бүген фәннәр академиясендә татар әдәбияты тарихының сигезьтомлыгы төзелеп ята икән, монда без калейдоскоп кебек күз алдыннан йөзләгән әдипләрнең шигъри ачышларын, фаҗигале язмышларын үткәрергә тиеш булабыз. Мәсьәләнең икенче – уңайсыз ягы белән дә очрашырга туры килә: эзлекле тарихы да булмаган милләтнең әдәбият тарихын барлау ансат эш түгел. Бездә фән кандидатлары, фән докторлары шактый булса да, теге яки бу чорга караган авторның иҗат хасиятен ачкан нормаль бер мәкалә яздырып алуы да зур бер проблема. Мәкаләнең сыйфатын фәнни дәрәҗәләр генә хәл итмәвен, авторның барыннан да бигрәк зур белгеч булырга тиешлеген сез яхшы беләсез. Өстәвенә әдип иҗатын нечкә тоемлап, аны чын-чынлап яратып, шуны укучыңа илтеп җиткерә белүең дә сорала. Нигездә китаптан өйрәнгән логик категория-терминнар белән эш иткән галимнәргә бу сыйфатлар һәрвакытта да җитеп бетми. Ә әдипләр үзләре ни өчендер ярдәмгә бик ашкынып тормыйлар. Яза алган әдипнең һәркайсы үз иҗаты белән мәшгуль. Үзләре дә олы язучылардан ким  фикер йөртмәгән, милләт өчен фидакарь хезмәткә һәрчак әзер торган, шуны төп яшәү максаты иткән Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Наис Гамбәров кебек югары зәвыклы редакторлар исә хәзер күренми. Бу затларның эштә һәм эштән тыш башкарган һәр гамәле, һәр сүзе әдәби тәнкыйтебезнең югары дәрәҗәсен билгели иде, югыйсә.

     3.Текстология мәсьәләсе шулай ук әдәби тәнкыйтьнең мөһим бер тармакташы. Иҗат итүләренә һәм үлүләренә йөз ел үтүгә карамастан, Тукай, Ибраһимовларның академик басмаларын чыгару әлегә безнең өчен хыял гына булып кала. Г.Исхакыйның халыкка кайтуы да бу техника заманы өчен гаҗәп дәрәҗәдә – безгә бу эш гомумән дә кирәкмәгән кебек акрын бара. Хәер, ул хакта академик Рузәл Йосыпов Институтта галимнәр җыелышында аны турыдан-туры кычкырып әйтүдән дә тайчанмады. Текстолог З.Рәмиев күрсәтүенчә, Г.Ибраһимовның күптомлыгы главлит тырышлыгы ярдәмендә умырып алынган кыскартылулар белән телгәләнеп беткән: «Андый очраклар белән без 5 нче томда 67 мәртәбә очрашабыз, 6 нчы томда 40 җирдә киселгән, тарихи хезмәтләр урнаштырылган 7 нче томда – 40, 8 нче томда – тел томында – 55», –  дип яза ул («Галимҗан Ибраһимов һәм XXI гасыр». Тууына 120 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2007, 84 бит).

     Мондый мәсхәрәле мөнәсәбәтне мин классик әдипкә түгел, һичбер заманның һичбер уртакул язучысына да теләмәс идем. Ә авторның күпме хезмәтләре әлегәчә киң катлам укучыга билгесез булып кала килә. Әдип иҗатында мөһим роль уйнаган «Адәмнәр» повесте (1923) да, «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» (1927) программ хезмәте дә, «Кызыл чәчәкләр»нең 1931 елгы тулы һәм дөрес варианты да томнарда урын тапмаган. Нәтиҗә бер – тулы текстология кулда булмый торып, бу очракта, әйтик, Г.Ибраһимовның сигезтомлыгы белән генә эш иткәндә, әлбәттә, әдип турында бервакытта да тулы канлы, объектив тәнкыйди хезмәтнең буласы юк.

     Шуңа күрә бүгенге исән авторларның колагына ирештерәсе килә: китапны чыгармыйлар дип сукранудан туктап, үзегезнең иҗатыгызны электрон версиягә күчереп куегыз. Бер чыкмаса, бер чыгар. Һәрхәлдә, әдәбият хәзинәсен барлаганда, яисә иҗат портретыгызны җитди язарга алынган яшь авторга иң зур ярдәмегез шул булыр.

     4. Биобиблиографик белешмәләр дә шулай ук рухи мирасыбызның һәм рухи культурабызның аерылгысыз бер өлеше булып тора. “Әдипләребез” икетомлыгын төзегәндә күргән авырлыклар әле дә онытылмый. Ә кыенлыкларның төп сәбәбе – безнең хуҗасызлыгыбызда.  Театр кием элгечтән башлана, диләр, ә фән – китапханәдән, андагы картотекалардан. Барыгыз, эзләп карагыз ул кәгазь картотекалардан, ул электрон картотекалардан берәр тулы мәгълүмат?! Ә бит Тукайлар заманында гына да 300ләп кеше каләм тирбәткәне мәгълүм. Бик күбесенең без инде бүген әсәрләрен дә, исемнәрен дә белмибез. Замандаш каләмдәшләребез дә әнә шулай күз алдында онытыла-юкка чыга бара. Чыккан китаплары, алар хакындагы мәкаләләр бигрәк тә... Оныту үзебезнең Язучылар берлегендә үк башлана түгелме соң? Хәзер ул бардырмы, юктырмы – әле 3-4 ел элек кенә монда язучыларны кабул итүне язып бара торган бер амбар кенәгәсе бар иде. Язучылар турындагы мәгълүматны, һич югы аларның Союзга кергән елларын мин шул картотекалар һәм шул амбар кенәгәсе аша да табарга тырышып караган идем. Тик ул настроениегә карап эшләнгән эш булып чыкты... Анда әгъзаларның өчтән икесе теркәлгән, өчтән бере – бөтенләй язарга онытылган. Бүгенге көндә Язучылар берлегенә кергән яңа әгъзалар компьютерга теркәлеп, фото-мәгълүматлар җыйнап барыладырмы?  Әллә теге амбар кенәгәсе бүген дә яшиме әле? Монысын мин белмим. Сорарга куркам. Бит тагын 5-6 ел үтүгә үк белешмәлекнең яңасын чыгару көн чиратына килеп басачак. Моңа әзерлекне бүген үк башлаганда, хәерлерәк булмас идеме икән?

     5. Инде әдәби тәнкыйтьнең үзенә килеп җиттек. Әмма аны мондый гомуми исем белән атау һәм бигрәк тә аңа гомуми бәя бирү, миңа калса, аз дигәндә урынсыз. Ул бер бөтен төшенчә түгел. Жанрлар ягыннан чыгып кына карасак та, монда җиделәп төрле мөстәкыйль яшәешле дөньяга килеп чыгабыз. Һәрберсенең үз уңышлары, үз проблемалары. Аларның һәрберсенә, табигый ки, аерым якын килү сорала.

     1) Балалар әдәбияты үсешендәге катлаулы проблемаларга тукталып, без әле ике ел элек кенә зур сөйләшүләр алып барган идек. Монда, әйтик, нәниләр әдәбиятының Ф.Әмирханнар заманындагы, Алишлар, Фаил Шәфигуллиннар һәм бүгенге замандагы үсеше чагыштырылып, чордан чорга аның очыш биеклеген югалта баруы хакында борчулы нәтиҗәләр дә ясалган иде. Кызганычка каршы, нәниләр шигъриятендә дә шул ук хәл – уңышларның дистә елдан дистә елга төшә баруы хакында сүз булган иде. Тукай югарылыгы безнең өчен ирешмәс биеклек булып калуын дәвам итә. Шулай да балалар әдәбиятын мин гел тонык буяуларда гына күрәсем килми. Аерым алганда, Татарстан китап нәшриятының фирма кибетендә нәниләр өчен бастырылган китаплар ассортименты, аларның кәгазь сыйфаты, бизәлеше, техник эшләнеше, тиражы, редакторларның бу өлкәдә иҗади эзләнүләре киләчәккә өмет уятырлык. Эчтәлекләре ягыннан да китаплар гаять төрле: монда дөнья халыклары әкиятләрен дә, үзебезнең әкиятләрне дә, Тукай, Алиш кебек нәниләр әдәбияты классикларын да, бүгенге заман әдипләрен дә күрергә була. Бигрәк тә фәнни популяр жанрда күп серияле, күп форматлы китапларның чыгып килүен уңай яктан бәяләмичә булмый. К. Насыйрилар, Тукайлар да үз әсәрләренең мондый затлы китапка әверелүенә сөенми калмаслар иде, мөгаен. Әмма шулай да болар нигездә техника казанышы. Язучыларыбызга килгәндә исә, алар китап нәшрияты материальләштергән бу товарлар югарылыгына, тагын да ныграк бурычлы булып кала бирә. Культураны техник яктан үстерү җиңелрәктер, күрәсең. Ә рухи як, белмәссең, әллә бер урында тора, әллә кирегә таба китә?..

     Поэзия тәнкыйте, проза тәнкыйте, драматургия тәнкыйтенә мин, ул хакта ел саен махсус докладлар куелып килгәнлектән, аерым тукталып тормыйм. Тик шуны гына ассызыклап үтәсе килә –карашымча, жанрлары нинди булса, аларның тәнкыйте дә бүген нәкъ шул дәрәҗәдә.

     Иҗат барышында без, ни өчендер, шушы ике башлангычны – әдип һәм тәнкыйтьче эшен аерып куярга гадәтләнгәнбез. Ә бит чынлап торып карасаң, әдип – инде әсәр язарга ниятләгәндә үк күпмедер үзе тәнкыйтьче, әдәби әсәрне язып бетергәч тә ул кабат тәнкыйтьчегә әверелә. Авторда әдип һәм тәнкыйтьче, ягъни иҗат һәм аңа бәя бирү омтылышы — бербөтен. Әгәр дә Тукай югары сәнгать әсәре тудырган икән, аның үзендә үк тиешле тәрбия-зәвекъ алган тәнкыйтьче таләбе утырмаганмыни?! Шундый югары дәрәҗәле әсәр тумый икән, тәнкыйтьче нинди генә зур бурычлар куеп язмасын, жанр үсешкә ирешмәячәк. Гоголь, Пушкин, Лермонтов иҗатыннан башка Белинский иҗатын күз алдына китереп булыр идеме? Талантсыз әдипләрнең кимчелеген ни өчендер еш кына тәнкыйть юклыкка бәйләп күрәсебез килә. Әйе, тәнкыйди караш җитми… тик бу — әсәргә читтән бирелгән бәядән бигрәк, беренче чиратта, авторның үзендәге тәнкыйди караш җитмәве дияр идем мин.

     5) Шәхсән минем үз күңелемне нык тырнап торган жанр тәнкыйте ул – тәрҗемә тәнкыйте. Дөресрәге, аның бөтенләй диярлек булмавы. Моннан кырык ел элек әлеге жанрның әдәби үсешебездә үзәк урыннарның берсен алып торганын, Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Фәния Гайнанова, Яхъя Халит, Таһир Нурмөхәммәтов һ.б.асыл тәрҗемәчеләрнең Татарстан китап нәшриятын, рус һәм дөнья әдәбияты тәрҗемә лабораториясенә әверелдереп, Достоевский, Толстой, Тургенев, Гончаров, Куприн, Паустовский, Шолохов, Маркес кебек классикларны табигый яңгырашлы татар телендә сөйләштерә алганнарын күргән кеше буларак, мин бу хакта берничә сүз әйтми китә алмыйм. Татарчага тәрҗемәнең хәзер абруе нык төште. Әдәбиятыбыз үсешенә тон биреп торган көчле тәрҗемәчеләр отряды инде хәзер юк. Татарчадан русчага һәм башка дөнья телләренә тәрҗемә итү өлкәсендә исә алдыбызда үтеп булмаслык тоелган зур авырлыклар калкып чыкты.  Шигърияттә бигрәк тә. Берничә ел элек татар шагыйрьләренең тәрҗемә әсәрләреннән төзелгән күләмле җыентык басылды. Бәхетсезлегемә каршы, минем дә анда 2-3 шигырем тәрҗемә ителгән. Минекеләр дип фамилиягә карап кына әйтәм инде. Чөнки текстка карап алай дип кистереп әйтеп булмый. Башка авторлар ни дәрәҗәдә бәхетлеләрдер, һәрхәлдә, зур сөенеч кичергәннәрдер дип уйламыйм. Безгә ярар инде. Менә анда классикларыбыз Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфаннарга ничек авырдыр. Алар кызганыч. Гомумән, миңа калса, Тукайның Липкин тәрҗемә иткән 2-3 шигыреннән башкалары, һичшиксез, яңабаштан тәрҗемә ителергә тиеш. Такташның “Март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый” юллары Мартынов тәрҗемәсендә рус телендә инде менә ярты гасырдан артык “Слушаю мартовский ветер, пожирающий снега!” рәвешендә яшәп килүе безнең үз классик мирасыбызга булган мөнәсәбәтебез хакында бик ачык сөйли. Оят та, кызганыч та... Тукайның моннан кырык еллар элек Язучылар берлегендә Шамил абый Анаклар әзерләгән сүзгә-сүз ясалган тәрҗемә варианты бар иде. Кайда икән ул хәзер? Нәрсә, кырык ел элек начар дип чаң суккан тәрҗемәләр хәзер безне канәгатьләндерә башладымыни инде? Бәлки, Р.Бохараев белән В.Вәлиева тәрҗемәләре проблеманы хәл иткәннәрдер? Юк, тукталып калуыбызның сәбәбе бер генә – без шушы вакыт эчендә начар белән яхшыны аермас дәрәҗәдә сукырайганбыз. Ә, белүебезчә, җүләргә суд юк, сукырга көн белән төннең аермасы юк. Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында Тукайга  багышланган нинди матур, саллы китаплар чыгарылды, ә алардагы тәрҗемәләрне күреп җан әрни. Гаепнең шактый зур өлеше, минемчә, тәрҗемә тәнкыйтенең булмавына да барып тоташа.

     6) Дөнья әдәбияты югарылыгында яңгырыш тапкан әдәби жанрларыбыз да юк түгел. Шуларның берсе итеп мин публицистика жанрын атар идем. Әйе, ул моннан кырык ел элек көн кадагы итеп куйган фәлән литр сөт саву, фәлән тонна нефть чыгару кебек проблемалар белән баш катырмый. М.Юныс, А.Тимергалин, А.Хәлим, Ф.Бәйрәмова, Ф.Баттал, З.Зәйнуллиннар иҗатына күз салсагыз, моңа бик тиз төшенерсез. Бу уңышларны татарның эчкә яшерелгән зур потенциал мөмкинлеге белән тышка чыгып реальләшә алмаган минимум яшәеш чынбарлыгы арасында килеп туган каршылыгы тудыра. Бу авторлар иҗаты турында тәнкыйтьтә сүз булмады түгел. Уңай бәяләр шактый әйтелде. Менә монда яңа бер каршылык килеп туа – тәнкыйтьтәге тискәре бәяләргә колак салынмаган кебек, тәнкыйтьтә уңыш итеп күрсәткән бәяләрнең дә бездә, димәк, кирәге шуның кадәр генә? Алда саналган авторлар иҗатына мөнәсәбәт безгә шул хакта сөйли. Тәнкыйтьнең тискәресе дә, уңае да кирәкмәгәч, аның роле, вазифасы, әһәмияте дә күзгә күренеп тарая. Нәрсә, ул сүз куертып, җыелышларда булса да, күңелне тынычландырыр өчен генә языламыни? Күтәрелгән проблемалар дәүләт дәрәҗәсенә куелып, реаль чишелешен тапмаганда, эш, һичшиксез, шуңа кайтып калачак.

     7) Ниһаять, тәнкыйть жанрын үзен системага салу эше, ягъни тәнкыйтьнең тәнкыйте дә җайга салынып килә.

     Фән һәм әдәби тәнкыйтьнең үзара уңышлы кушылуына мисал итеп Әлфәт Закирҗановның 2011 елда “Рухи таяныч” (287 б.) һәм “Основные направления развития современного татарского литературоведения” (320 б.) исеме белән басылып чыккан ике саллы китабын атарга кирәк. Аларның беренчесендә авторның драматургия жанрына – татар сәхнә әдәбиятын анализлауга, икенчесе исә, монысы авторның докторлык диссертациясен үз эченә алган монографиясе татар әдәбият белеменең актуаль проблемаларын, әдәбият теориясендәге традицион һәм яңа тенденцияләрне ачыклауга, әдәбият тарихын өйрәнү мәсьәләләренә, бер бүлеге исә турыдан-туры әдәби тәнкыйтебезнең үткәндәге үсеш этаплары һәм аның бүгенге хәлен күзаллауга, үсеш перспективаларын билгеләүгә багышланган. Бай, конкрет материал, фәнни тирән система – хезмәтләрнең төп асылын әнә шул сыйфатлар тәшкил итә. Авторның соңгы хезмәте исә бездә әдәби тәнкыйть жанрының киләчәктә, очраклы бер эмоцияләр ташкыны гына булмыйча, төпле фәнни нигезгә куелган җанлы иҗат төре булып үсеп китәчәгенә ныклы өмет уята.

     Болар – әдәби тәнкыйтьнең аерым жанрларга бәйле төстә яшәгән күп кырлы тармакланышы булды. Инде аның аерым максатлардан чыгып яшәгән берничә төренә тукталып үтик.

     Тәнкыйтьнең иң тәэсирле үрнәкләре белән коллегиядә яшь язучыларны Берлеккә кабул итүне сорап язган рекомендацияләрдә танышырга була. Өлкән әдипләребезнең яшь каләмдәшләренә фатиха биргән ул бәяләрдә бу өметле яшь әдипнең бу талантлы язылган китапларындагы яулаган биеклекләрен күзаллагач... күздән яшьләр килә. Берлек әгъзалары шул – яза беләләр тәнкыйтьне! Өйгә бер кочак китап алып кайтып таныша башлагач, күзгә тагын да яшь килә – монысында инде киләчәк татар әдәбиятын кызганып. Шунысы күңелне юата: языла бит әдәби тәнкыйть, яши бит!

     Әдәби тәнкыйтьнең, артык үсмәсен дип торсаң да, гөрләп чәчәк аткан тагын бер перспективалы юнәлеше – ул премияләр бүлешү тәнкыйте. Монысында инде бөтен язучылар һәм тәнкыйтьчеләр генә түгел, бөтен әдәби җәмәгатьчелек дөррәү куба. Ел саен бер дистә премияне тиешле кешесенә таратып чыгу уен эш түгел. Ай буена Язучылар берлеге, татар иле, татар халкы шул стихиядә яши, бирсә дә бирә бит тел ачкычлары әдипләргә! Иң шәп әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә әнә шул бәрәкәтле айларда язылмыймы икән әле? Кем әйтә алыр бездә әдәби тәнкыйть юк дип?

    Дөрес, изге йолага әверелеп барган бу тантаналы күп серияле мероприятиеләрнең тәменә бер кашык дегет салып тәмен җибәрүчеләр дә, ниһаять, табылды. Язучылар бит. Туфан абый әйтмешли, погода ясамасалар да, аны бозарга хәлләреннән килә. Әле шушы матур май аенда гына, инде эшләр документ җыюга барып җиткәч, 86 яшьлек карт әдибебез Миргазиян Юныс Халык язучысы исеменнән баш тартты. Акылын югалткандыр ул  дип гаепләргә ашыкмагыз. Миргазиян Юныс – минем докладның төп герое. Аның бу адымы исә – әдәби тәнкыйтьнең иң кыска, иң үтемле сүзсез төре. Димәк, бездә олы шәхесләр, классик әдипләр һәм чын әдәби тәнкыйть бар икән әле!

    Әдәби тәнкыйть үсешенең тагын бер перспективалы юнәлеше ул әдәбиятка аспирантура, фәнни диссертацияләр аша якын килү. Әдәбият теориясенең әдәби тәнкыйтьтә нинди зур роль уйнавын искә алсак, һичшиксез, җитди игътибарга лаек өлкә бу! Әдәби процесска яшьләрне тарту ягыннан да аның әһәмияте гаять зур. Тәнкыйть бармы, юкмы, дип ятканда, каядыр Язучылар берлегеннән читтә фәннәр академиясендә яисә берничә югары уку йортында синең әдәбиятыңны анализлаган берничә дистә диссертация язылып ятсын әле! Һичшиксез, бу зур табыш. Тик менә аларның зур профессиональ әдәби агымга килеп кушылулары гына гадәттә без теләгән дәрәҗәдән ерак тора. Монда, күрәсең, аспирантурага килгән бу яшьләрдә максатның чикләнгән булуыннан, ягъни бөтен тырышлыклары шул диссертация яклап тизрәк әҗерен күрүгә, аларда еш кына язучылык сәләтенең дә чикле булуына кайтып кала торгандыр. Әмма тагын да бер зур сәбәпләрнең берсе – аларның һәм шул исәптән җитәкчеләренең дә әдәбият теориясен, нигездә, китап теориясе итеп кенә аңлауларыннан килә дип беләм. Әдәбият теориясенә иҗат теориясе итеп карамау фәнни терминнар белән логик монипуляция ясауга һәм хезмәтләрен җанлы әдәбияттан ерагайтуга, иң әһәмиятлесе, әдәби тәнкыйть таләп иткәнчә, әсәргә дөрес анализ ясап, лаеклы бәясен куя алмауга, әсәрнең гомум әдәбият эчендәге төгәл урынын ачыклый белмәүгә китерә.

     Күптән түгел безнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына татар әдәбиятының иң яхшы йөз әсәрен билгеләгез, дигән күрсәтмәнең килеп төшүе дә нәкъ әнә шул сериядән. Монда заказның, максатның, өч билгесезле тигезләмә кебек, бик томанлы булуы күз алдында. Классикларның 2-3 строфалы шигыре белән беррәттән бүгенге әдипләрнең 3-4 томлы эпопияләрен янәшә куеп тәкъдим иткәндә, без укучыны шактый сәер бер парадоксаль хәл алдына куяр идек. Бу очракта да авторлар ягыннанмы, жанр  ягыннанмы, күләм яки сыйфат ягыннанмы – төгәл максатка буйсындырылган конкрет күзаллау сорала. Әйтүебезчә, безгә гомуми тәнкыйтьтән, гомуми сөйләшүдән инде качарга вакыт.

     Шулай итеп, без көндәлек тормышыбызда әдәби тәнкыйтьнең бик күп төрләре белән очрашып киләбез. Бүгенге докладлар, чыгышлар, электрон язмалар яисә бәхәс-сөйләшүләр дә бит, ахыр чиктә, шул ук тәнкыйтьнең төрле чагылышы булып тора.

     Әдәби тәнкыйть күп төрле, димәк, монда аларны бергә җыйнап, системага салып, уртак бер юнәлеш бирү ихтыяҗы да күзалдында. Шул максаттан чыгып, мин Язучылар берлеге каршында әдәби тәнкыйть проблемаларын бер үзәккә тупларлык көч итеп “Әдәби тәнкыйть – милләт язмышы” дигән журнал чыгарырга тәкъдим итәм. Дөрес, бу ният моннан 3-4 ел элек, әле әдәби тәнкыйть остаханәсен җитәкләгәндә үк туган иде. Менә хәтта тышлыгы да әзер. Әмма “Казан утлары”, “Идел”, “Мәдәни җомга”да да мәйдан җитәрлек бит дип, бу идея идарәдә хуплау тапмады, үземнең исә  шәхси рәвештә чыгарырга материаль як мөмкинлек бирмәде. Тик аның максаты бераз икенчерәк иде. Ул, бер яктан, профессионал жанр төрлелегендә һәм тирәнлектә, икенче яктан яшьләр һәм бу өлкәдә беренче кат каләм тирбәтүче һәвәскәрләр белән эшләүне күз алдында тотып уйланган иде. Һәр икесе дә чыгып килгән журнал мәкаләләрен кабатларлык түгел иде. Ул чагында Университет, пед университет, ИЯЛИ студентлары һәм аспирантлары арасында 30лап кеше дә тупланган иде. Бу өлкәдә бигрәк тә Университетта Рифә Рахманның зур эш алып баруын, ул укыткан ике мөхәррирләр-тәнкыйтьчеләр төркеменең аеруча активлыгын әйтеп үтәсем килә. Ул балаларның һәрберсеннән яздырып алган тәнкыйть мәкаләләре миндә әле дә журнал чыгуын көтеп ята. Бу аларны сәнгатьле фикерләүгә, әсәрне анализларга, әдәбият хакында үз сүзләрен әйтә белергә өйрәтү теләге иде. Ике-өч айга бер чыккан альманах кына булса да, ул остаханә басмасы, тәнкыйть иҗат лабораториясе буларак үз ролен үтәр иде. Газета-журналларга, китап нәшриятларына алмашка бит әле бүген дә әнә шул Рифә төркеменнән чыккан яшьләр килә. Тик бу традициянең инде өзелеп калуы гына бик аяныч.

     Бу журнал шул эшнең һәм бүгенге сөйләшүләрнең логик дәвамы булыр иде. Менә шундый кечкенә форматта – гади, менә шулай җиде жанр юнәлешен тышлыкка ук чыгарып – максатчан, журналның электрон төре белән бергә үрелеп барган – аерым оперативлык күрсәтерлек профессиональ тәнкыйтькә туры юл ярыр идек.

    Әйткәнебезчә,  әдәби тәнкыйть әдәбиятның башы да, әдәбиятны йомгаклап куя торган нәтиҗәсе дә һәм киләчәккә төбәлгән үсеш офыгы да. Әдәбиятыбызның үсешен якты итеп, максатчан итеп күрәсебез килсә, киләсе елга ук җыелышларны яңадан да, нәрсә ул әдәби тәнкыйть, бездә тәнкыйть бармы, дигән кырык еллык сораулар куюдан башламас өчен кирәк бу  журнал!

     Русларда, хәтерләсәгез, ничә еллар буена  “Литературная учеба” чыгып килде. Мондый журнал, минемчә, милләтнең һәм милли әдәбиятның өлгереп җитүен сөйләүче саллы бер күрсәткеч, әдәби фикернең ул бәйсез, мөстәкыйль-максатчан яшәеше. Бу яңа журнал әдәбиятыбызны бергә туплаучы һәм җанландыручы катализатор, аның юл күрсәтүче кыйбласы булыр иде.

Равил РАХМАНИ

 

Read 3864 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ