Пәнҗешәмбе, 30 Май 2013 16:19

Берлек рәисе Рафис Корбанның ел йомгаклары буенча хисап чыгышы

Written by 
Rate this item
(0 votes)

30.05.2013.                                                                                               

     Татарстан Язучылар берлегенең 17 нче корылтаеннан соң нәкъ бер ел вакыт узып китте. Традицион әдәби ел йомгаклары җыелышына җыйналып, шушы узган бер елда башкарылган эшләребезгә хисап тотар көн җитте. Шуны эшләдек, моны эшләдек, дип, берәмтекләп санап чыксаң, нәрсәдер эшләнгән дә кебек. Ниндидер гомуми кереш сүзләре сөйләп тормыйча, хисапны әнә шул көндәлек эшләребезне барлаудан башларга кирәктер дип уйлыйм.

     Уважаемые коллеги, приглашенные, гости! Прошел ровно год после семьнадцатого съезда Союза писателей Республики Татарстан. Настал день традиционного собрания, посвященного итогам литературного года. Вроде есть чем то отчитаться, рассказать о проделанной за этот период работе. Во-первых, прошлой осенью мы начали освоить свой отремонтированный дом. Стали здесь работать. В основном занимались организацией мероприятий в клубе имени Габдуллы Тукая. Провели около двадцати литературно-музыкальных вечеров, посвященных юбилееям писателей, презентиции книг, фестивали.

     Узган хисап чорында безнең өчен иң истәлекле вакыйга зиннәтле итеп төзекләндерелгән бинабызга күчеп эшли башлау булды. Элекке бинадагы күп мөмкинлекләр мәңгегә юкка чыккан булса да, төзекләндерелгән бинада җиң сызганып, яңа бер энергия белән эшләребезне җәелдерер өчен шактый гына мөмкинлекләр бар. Иң элек дистә ел буе югалып торган Тукай клубыбызның яңадан сафка басуы шатландыра. Бинага узган елның октябрендә күчеп эшли башласак, бинабазга иганәчеләр ярдәме белән бераз ямь керткәч, ноябрь аеннан Тукай клубында эшне башлап җибәрдек. Һәр атнада диярлек җомга көннәрендә нинди дә булса кичә үткәрүне гамәлгә куйдык. Нинди кичәләр үткәрелүе хакында исемләп санап тормыйча, шуны гына әйтәм: ярты елда барлыгы егермеләп кичә үткәрдек. Шулардан Равил Бохараевны искә алу, күренекле сәясәтче, җитәкче һәм депутат Фатих Сибагатуллинның татар тарихына багышланган өч томлыгын тәкъдим итү, Рифат Җамал иҗатына багышланган, Фаил Шәфигуллинны искә алу кичәләре  тулы залларда, аеруча истә калырлык булып үттеләр. Әле болардан тыш Камал һәм Тинчурин театры биналарында узган Нури Арслан, Рөстәм Миңгалим, Илфак Ибраһимов, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Рабит Батулла юбилейларын билгеләп үтәргә кирәк. Исән булсак, 28 майда каләмдәшебез Фарсель ага Зыятдинов иҗатына багышланган кичә Филармониянең концерт залында булачак. Барыгызны да шунда чакырып калабыз. Тукай клубы кичәләре уңаеннан бер генә нәрсә күңелне борчый. Ул да булса, бу кичәләргә язучыларыбызның йөрмәве. Без еш кына Бауман урамындагы Тукай клубын, аның инде тарихта гына калган кичәләрен сагынып сөйлибез. Ә үзебезнең туган йортыбызда, бер дигән затлы, зиннәтле бинада үткәрелә торган кичәләргә йөрмибез. Бу аңлашылмый торган ностальгия, сусау. Хәтта Габдулла Тукайның вафат булуына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичәгә дә биш-алты язучы килгән иде. Ә бит Тукай премиясен даулап йөрүчеләрнең  исәбе генә дә дистәдән артык. Гәрчә, премияне даулап түгел, яхшы әсәр иҗат итеп алырга кирәк булса да. Кайбер язучыларыбыз исә кичәгә чыгыш ясар өчен генә килә. Программада бармы ул, юкмы, анысы мөһим түгел, ул кичәгә килгән икән, димәк, һичшиксез чыгыш ясарга тиеш. Сүз бирмисең исән, синнән дә әшәке кеше дөньяда юк. Мин Нәҗибә апа Сафинаны күз алдында тотып әйтәм. Нәкыя апа Гыйләҗева кебекләр, планда булмаган килеш кичә үткәреп тә, рәхмәт ишетәсе урында, тырнак астыннан кер эзлиләр, эшеңнән гаеп табарга омтылалар. Аның журналистлары да, сенсация ясарга телиләр бугай инде, тикшереп-нитеп тормыйча, тизрәк мәкалә әвәләп, гәзиткә бастырырга ашыгалар. Җәй – яллар чоры, халык бакчада, дачада. Тукай клубы кичәләре шуңа күрә көзгә хәтле тукталып тора. Тукай клубында кичәләр үткәрү зур чыгымнар сорый. Артистларга, җырчыларга, чыгыш ясаучыларга түләргә кирәк. Бу акчалар берсе дә бюджетта каралмаган иде. Рәхмәт президентыбызга, хөкүмәтебезгә, мәдәният министрлыгына, биредә мин Разил Вәлиев исемен дә атап үтмичә булдыра алмыйм, аның да зур тырышлыгы белән, безгә быел бюджеттан бирелгән күләмдә өстәмә акча бирелде. Бу безгә Тукай клубында үткәрелгән кичәләрдә катнашучыларга түләү мөмкинлеген тудырды. Киләсе елдан Тукай клубы кичәләренең бюджеттан финанслануына өметләнәбез. Күптән түгел президент белән булган очрашуда шул хакта сөйләшү булды.

     Тукай клубы хакында шулар.

     Без узган хисап елында берлек аппаратында эшләүче һәр хезмәткәрне компьютерлар белән тәэмин итүгә ирештек. Бу эштә безгә – бик зур рәхмәт аңа – республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готович Әхмәтов зур ярдәм итте. Элек аппарат хезмәткәрләре барлык эшләрне кулдан язып, элекке машинистка, ягъни  компьютерда җыючы оператор Мөршидә бастырып биргәнне көтеп утыралар иде. Хәзер һәркем үзе компьютерда эшли. Хәтта Ркаил Зәйдулла белән Вакыйф Нуриевны да компьютер белән эш итәргә өйрәттек. Кызганычка каршы язучыларыбыз арасында әле һаман да комьютерда эшли белмәүчеләр бар. Бу безне бер дә бизәми, җәмәгать. Бүген без сезгә бирелгән папкаларга анкеталар салдык. Ул анкеталарда һәрберегездән электрон почталарыгызның нинди булуын язып бирүегезне үтенәбез. Бу безгә үзара элемтәдә торырга ярдәм итәчәк. Аннан соң Татарстан Язучылар берлегенең интернет челтәрендә үз сайтын ачтык. Сайтка кереп, безнең эшләребез белән танышып баруыгызны да сорыйбыз. Ул гына да түгел, сайтка кертү өчен язмалар җибәреп торуыгыз да бик кирәк. Югыйсә сайт өчен бары бер кеше материаллар туплау белән шөгыльләнә – Гөлнур Корбанова. Ул өлгерми, без – язучылар – көндәлекләр, хәбәрләр язып тору безнең көндәлек эшебез. Гөлнурга бу, бердән, зур ярдәмегез булса, икенчедән, үзебезнең эшчәнлекне дөньяга танытуда зур хезмәтбез булыр иде. Югыйсә төп эше язу булган кешеләр тупланган оешманың сайты бай булу – ул безнең эшчәнлегебезнең дәрәҗәсен күрсәтә торган нәрсә. Бу җәһәттән мин бигрәк тә яшьләребезгә мөрәҗәгать итәргә телим. Берлеккә теләп кергәнсез икән инде, берлекнең абруе турында да бераз уйласагыз иде.

     Надо сказать, свою работу мы начали со снабжения всех сотрудников аппарата персональными компьютерами. Выражаем большую благодарность министру сельского хозяйства и продовольствия республики Марату Готовичу Ахметову – он оказал нам спонсорскую помощь для покупки компьютерной техники. Нам также помогали – Татнефть, – на чьи деньги купили бытовую технику для сотрудников аппарата – холодильник, микроволновые печи, чайники, снегоуборочную машину; помогал Альберт Кашапович Шигабутдинов – генеральный директор ТАИФа – подарил для здания ковровые дорожки высокого качества. Теперь каждый сотрудник аппарата работает на персональном компьютере. Это дало нам возможность создать в Союзе свой прессцентр, открыть в интернете сайт Союза писателей. В связи с этим, прошу всех ежедневно войти в наш сайт, сотрудничать с нами, писать и отправить в наш адрес сообщения, информации, статьи, свои размышления о литературе, о созданных нами произведениях. Это поможет нам дальше развиваться, жить и творить.

     Яшьләр дигәннән, яшьләр белән эшләү соңгы вакытта канәгатьләнерлек димәс идем. Дөрес, без былтыргы 17-нче корылтай алдыннан чыккан, яшь язучыларыбызның әсәрләреннән торган "Ак юл" дигән китапка өстәп, тагын да 12 яшь авторның шигырьләрен һәм хикәяләрен туплаган "Дәвам" дигән китап бастырып чыгардык. Ләйсән Фәтхетдинова, Амур Фәләх, Резеда Фәрхетдинова, Илзирә Вәлиуллина кебек, чагыштырмача яшь – 22 – 40 яшьләрдәге егет һәм кызларны берлеккә кабул иттек. Римма Шәехова, Лира Вәлиди, Гүзәл Әдһәм һәм Наил Шәрифуллиннарның иҗатларын остаханә утырышларында тикшереп, шулай ук алар берлеккә әгъзалыкка тәкъдим ителделәр. Союз каршында "Яшь язучылар клубы" эшли башлады. Аның җитәкчесе итеп Гөлнур Корбанова билгеләнде. Клубка нигездә Казан Федераль Университеты студентлары йөри – җитәкчеләре Хәлисә Ширмән. Алар җыелышып үзара сөйләшәләр, аксакаллар белән очрашалар. Шундый очрашулардан Зиннур Мансуров һәм Рабит Батулла белән үткәргән мастер класслар файдага булгандыр дип уйлыйм. "Болгар" радиосы ай саен яшьләр иҗатына багышланган тапшырулар циклы башлап җибәрде. Яшьләр үзләре дә нәрсәдер эшләргә омтылалар. Бүген "Идел" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин безгә үз эшләре хакында сөйләргә җыена. "Дәвам" һәм "Ак юл" китапларында чыккан 27 егет һәм кызыбызның бишесе генә әлегә безнең берлектә әгъза булып тора. Калганнарын да, китапларын чыгаруда ярдәм итеп, берлеккә кабул итү безнең алда торган мөһим бурыч, һәм быелдан ук без бу эш белән актив шөгыльләнергә тиешбез.

      Иҗат яшьләрен барлау, үзебезгә яшь алмаш хәзерләү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Әгәр дә киләчәктә берлек булып яшәп калырга телибез икән, бу безнең көнүзәк мәсьәләләребезнең берсе булырга тиеш. Быел без шуны күздә тотып Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, республика "Сәләт" фонды белән берлектә шигырь язучы мәктәп укучылары арасында конкурс үткәрдек. Бәйгедә республиканың барлык 43 авыл һәм Казан районнары мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Һәр район өч җиңүчесен ачыклап, аларның шигырьләрен Казанга юллады. Республика буенча 10 җиңүче билгеләнде. Бер беренче урын, өч бала – икенче, биш бала өченче урыннарны яулады. Бер бала гран-прига лаек булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ләкин ни кызганыч, конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә язучыларыбыз катнашыр дип уйлаган идек, биш-алты язучыдан кала, мондый конкурс үткәрелүе турында белмичә дә калдылар. Монда әлбәттә минем ярдәмчеләремнең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве дә зур роль уйнады. Шул ук вакытта язучылар да битарафлык күрсәттеләр. Хөрмәтле коллегалар, әгәр дә сез әдәбиятта урын алырга, укучы күңелендә калырга телисез икән, мәктәпләргә, укучылар белән очрашуларга йөрүне үзегезнең мөһим бурычыгыз итеп куюыгызны сорар идем. Югыйсә күбебезне  халык белми, әсәрләребезне укымый. Мондый конкурс үткәрүдә, аны оештыруда турыдан туры катнашып сезгә һичьюгы үз туган районыгыз укучылары алдында үзегезне таныту форсаты бирелгәнен аңларга тиешсез. Бу чара бит әле бер үк вакытта милләтебезнең киләчәге турында кайгыртуыбыз да.  Димәк, без бу хакта да уйламыйбыз. Милләтне дә кайгыртмасак, нәрсәгә кирәк ул безнең язучы исемен күтәреп йөрүебез.

     Бүген мин шулай ук язучыларыбызның иҗтимагый пассивлыкларын да билгеләп үтәсем килә. Заман проблемаларына багышланган, көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләр белән вакытлы матбугат битләрендә чыгыш ясаучы каләм әһелләребез бармак белән генә санарлык. Мине газета редакторлары хуплар дип уйлыйм. Аеруча борчыганы – язучыларыбызның күбесе берлек тормышына, аппарат һәм идарә эшчәнлегенә карата да битараф. Союз ничек яши, нинди эшләр башкара, нинди чаралар оештыра – бик аз кызыксыналар. Чараларга йөрмиләр. Тукай клубы чараларында катнашмау турында әйтеп үттем инде. Күп язучылар белән элемтә бик начар. Телефоннар аша тотып булмый. Матди ярдәм күрсәтер өчен саклык кенәгәләренең номерларын, исәп-хисап счетларын эзләп табу да бухгалтерлар өчен бер проблема булды. Шуңа күрә, бүген без сезгә өләшкән анкеталарны тутыруга җитди карасагыз иде. Андагы шәхси документларыгыз турындагы мәгълүматларны, мөмкин булса, бүген үк тутырып, Айгөлгә биреп калдырсагыз иде. Өлгермәсәгез, өйләрегезгә кайткач тутырып, почта аша җибәрүегезне үтенеп сорыйбыз.

     Мин бүген кайбер идарә һәм кабул итү коллегиясе әгъзаларыннан да канәгать булмавымны әйтеп үтәсем килә. Кайберәүләр, мин исемнәрен әйтеп тормыйм, үзләре белән аерым сөйләшербез, утырышларга йөрмиләр. Еш кына хәлиткеч мәсьәләләр килеп чыкканда кворум булмый, килмәүчеләрдән, телефоннан сорап, тавышларын белешергә туры килә. Бу иптәшләргә шушы трибунадан торып мөрәҗәгать итәсем килә, идарә әгъзасы, коллегия әгъзасы дигән исемне почет өчен генә күтәреп йөрмәсәгез иде. Әгәр дә эшләргә теләмисез икән, бүген үк үз теләкләрегез белән ул урыннарыгызны бушату турында гариза язуыгызны сорыйм. Изге урын буш тормый, диләр, эшләргә теләкләре булган кешеләрне табарбыз.

     Иҗат өлкәсенә килгәндә дә сөйләшер сүз күп. Безнең инде күптән халык егылып китеп укырлык әсәр иҗат иткәнебез юк, дисәм, гафу итәрсез. Ләкин бу шулай. Былтыр без Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә бүгенге авыл турында проза әсәрләренә конкурс игълан иттек. Бу язучыларыбызга иҗатка стимул булсын дип эшләнде. Конкурсның приз фонды миллион сумнан артып китә. Ул өч номинациядә үткәрелә – роман, повесть һәм хикәя. Бер үк вакытта җиңүче әсәрләрне китап итеп чыгару да каралган. Ә бит Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, Гариф Ахуновлар үз заманында авыл турында повестьларын конкурсларсыз гына иҗат иттеләр һәм йөзек кашы булырдай матур әсәрләр тудырдылар. Безнең арада да бүгенге авыл тормышын, аның проблемаларын күтәргән, аның геройларын күрсәткән әсәрләр яза алырдай прозаиклар бар дип уйлыйм мин. Конкурска әсәрләр кабул итүнең соңгы көне – 1 август. Инде кайбер авторлардан хезмәтләр керә башлады. Жюрига җиң сызганып эшләрдәй эш булыр, авыл хуҗалыгы министры алдында кызарырга туры килмәс, дип уйлыйм. Авыл конкурсы – әлегә беренче белен. Бу конкурс уңышлы килеп чыкса, мондый бәйгеләрне алга таба да үткәрергә дип уйлыйбыз. 

     Хөрмәтле каләмдәшләр! Бүген сезгә бирелгән папкаларга "Идел" журналының һәм "Мәдәни җомга" гәзитенең соңгы саннары салынган. Аларда минем бүгенге җыелыш уңаеннан әңгәмәм һәм мәкаләм басылган. Ничек тә вакыт табып укып чыгарсыз дип уйлыйм. Икесендә дә берлегебезнең бүгенге хәле, соңгы елда башкарган һәм башкармаган эшләребез турында сүз бара. Бу чыгышымда ул язмалардагы фикерләрем күпмедер дәрәҗәдә кабатлана да.

     Хәзер безнең берлектә 325 язучы әгъзалыкта тора. Бер ел элек тә шулай иде. Артмадык та, кимемәдек тә. Әле тагын берничә ел шулай булыр кебек. Берлеккә кабул итәрдәй тагын дистәдән артык яшьләребез бар. Бу сөендерә. Шул ук вакытта безне дә язучылар берлегенә кабул итегез дип дистәләгән пенсионер чират тора. Бу безне бераз сагайта да. Чөнки аларның күбесенең язмалары әдәби әсәр булудан ерак. Ләкин без аларга да ярдәм итәргә тиеш. Чөнки алар арасында да сүзнең тәмен, аһәңен яхшы тоемлаган талантлы кешеләр очрый. Әйтик, без быел шундыйлардан инде олы гына яшькә җиткән Роза апа Хәбибуллинаны, Фәүзия Мөхәммәтованы берлеккә кабул иттек. Өлкән яшькә җитеп кулына каләм алырга батырчылык иткән ул кешеләргә ярдәм итү – безнең алда торган бурыч. Шуңа күрә киләчәктә районнарда әдәби берләшмәләрнең эшчәнлегенә игътибарны арттырырга, аларны җыеп сөйләшү, тәҗрибә уртаклашулар үткәрергә, алар белән эшләү өчен шул төбәкләрдән чыккан профессиональ язучыларны куратор итеп билгеләргә дигән ният бар.

    Сейчас в нашем союзе 325 членов. 210 из них – пенсионеры. Средний возраст членов союза составляет 65 лет. Это настараживающая цифра. Пенсионер, значит нуждается в социальной защите, помоще. Число пенсионеров из года в год увеличивается. Возраст членов с каждым годом растет. А также в наш состав вливаются новые пенсионеры. Почему-то среди желающих вступить в союз пенсионеров больше, чем молодых. Но к сожалению их произведения оставляют желать лучшего, не совсем удовлетворяют наши требования по приему в союз. Поэтому коллегии по приему в союз приходится многим отказывать.

     Берлектә 325 язучы исәптә, дидек. Шуларның 210 -ы – пенсионерлар. Бу бик зур сан. Пенсионер икән, димәк социаль яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Кайчагында безгә бөтенләй уйламаган, көтмәгән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кызганыч, бүгенге көндә әдәби фондыбыз юк дип әйтерлек. Дөресрәге – исәпкә бар, санга юк. Өлкәннәр көнен үткәрү дә,  өлкәннәргә ярдәм итүне кайгыртырга да үзебезгә туры килә. Рәхмәт инде мәдәният министрлыгына, хөкүмәтебезгә, президентыбызга. Безне онытмыйлар, сорап мөрәҗәгать иткәндә мөмкин кадәр гозерләребезне үтәргә тырышалар. Быел берлеккә республика бюджетыннан бирелгән кадәр өстәмә ярдәм күрсәтелде. Бу безгә башка елларда хыялланып йөреп тә эшләнми калган кайбер эшләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Үткән идарә утырышында аеруча мохтаҗ 30 язучыбызга матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул иттек. Тәрҗемә китаплары чыгарырга да мөмкинлекләр барлыкка килде. Шигырь язучы балалар конкурсын үткәрергә дә мөмкин булды. Башка еллардагы кебек, ел йомгаклары җыелышын үткәрү өчен акчаны каян табыйк икән дип аптырап та утырмадык. Югыйсә, былтыргы корылтай өчен тотылган чыгымнарны әле күптән түгел генә түләп бетердек. Кайбер эшләр өчен әле һаман да түләнеп бетмәгән икән. Әйтик, "Мәдәни җомга"ның корылтайга чыгарылган махсус саны өчен "Татмедия"гә бурычыбыз эленеп торуы ачыкланды.

     Күптән түгел президент белән очрашып сөйләшүдә пенсиядәге язучыларыбызның һәрберсенә киләсе ярты еллыктан ай саен берәр мең сум күләмендә пособия бирә башлау турында килешенде. Президент, шәт иншалла, сүзендә торыр дип уйларга кирәк. Былтыр, май аеннан соң 34 язучыбыз "Васильево" санаториенда, 14 язучыбыз "Бәкер" курортында сәламәтлеген ныгытты, иҗат итте. Быел да 7 язучыбызны "Васильево"га җибәреп кайтардык. Теләкләре булган язучылар, бүген дә гаризасын язып, "Васильево"га путевкалар алып китә ала. Якын арада "Бәкер" курортына да путевкалар булырга тиеш.

     Кадерле дуслар! Чыгышым озынга китте бугай. Ләкин сүземне түгәрәкләр алдыннан бер нәрсәгә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Ул да булса – бүгенге җыеныбызның төп темасы, максаты. Быелгы әдәби ел йомгакларын без соңгы елда иҗат ителгән әсәрләребез турында сөйләшүгә түгел, бәлки тәнкыйтькә, аның бүгенге хәленә, торышына багышларга дигән карарга килдек. Чыгышларыбызның төп өлеше гадәттә авторларның фамилияләрен санап чыгудан торганлыктан, бу юлы һәрберегезгә төп журналларда басылган әсәрләребезнең исемлекләрен төзеп таратырга булдык. Шуннан кемнең нәрсә язганын күрерсез. Шулай ук барыгызга да Габдулла Тукайның "Тәнкыйть – кирәкле шәйдер" дигән мәкаләсе дә таратылды. Тәнкыйть – ул әдәбиятны үстерүнең бер этәргече, ярдәмчесе. Без күптән инде бездә тәнкыйть юк дип сөйләшәбез. Арабызда тәнкыйтьче дигән исемне йөртүче каләмдәшләребез дә шактый гына. Безнең мондый сөйләшүләребез аларга бигүк ошап та бетми булыр. Ләкин без алга таба үсүебез, әсәрләребезнең камиллеге, чын мәгънәсендә югары сәнгатьле әдәби әсәрләр итү өчен тәнкыйтьнең ярдәменә бик мохтаҗбыз. Шул ук вакытта без тәнкыйтьнең бүгенге торышыннан да канәгать түгел. Ул кыюрак, таләпчәнрәк, үтемлерәк булсын иде. Тәнкыйтьчеләребез әсәрләребезне, аларда әйтергә теләгән фикерләребезне укучыларга аңлатып бирүдә дә, алардагы кимчелекләрне, җитешсезлекләрне авторларга күрсәтеп бирү буенча да, нәкъ Тукай әйткәнчә, бернинди дә шәхси максатны күздә тотмыйча, принципиальлек күрсәтеп эшләсеннәр иде. Әйдәгез, бүген шул хакта сөйләшик. Уй-фикерләребез белән уртаклашыйк, киңәш-табыш итешик. Киләчәктә әдәбиятыбызны күтәрү өчен файдалы җыелыш үткәрик.

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Рафис КОРБАН

 

   

Read 4508 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ