Сишәмбе, 11 Июнь 2013 15:51

Галимҗан Гыйльманов: “Традицияләрне яңарту – төп максат” (Ел йомгагы)

Written by 
Rate this item
(0 votes)

     11.06.2013.

     Әдәби тәнкыйтьнең кирәклеге турында күп сөйләнде. Бу хакта бәхәс булырга да мөмкин түгел.

     Бүгенге татар әдәбиятында әдәби тәнкыйть жанрының торышы, барышы, үсеше дә күпмедер күзалланды. Бу жанрда әле җан бар, ул яши, булдыра алган кадәр хәрәкәтләнә.

      Болар хакында кабатланып тормыйм.

     Бүген мин каләмдәшләремнең игътибарын хәзерге әдәби тәнкыйтькә җанландырып җибәрердәй, аңа импульс бирердәй кайбер традицион чараларга юнәлтергә телим. Җыелышыбызның да максаты шул бит – әдәби тәнкыйтьне активлаштыру юлларын эзләү.

     1. Хәтерлисездер: узган гасырның 60-70 елларында күзәтелгән, хөр фикер һәм милли идея-хыяллар белән сугарылган рухи күтәрелеш татар әдәбиятының алгарышын тәэмин итеп кенә калмады, әдәби тәнкыйтьнең җанлануына, активлашуына, иң мөһиме, фикри, фәлсәфи һәм поэтик яктан үткенләнүенә китергән иде. Бүгенге көнгә кадәр тәнкыйтьтә каләм уйнатучы олы шәхесләребез, нәкъ шул чорда формалашып, әдәбият мәйданына чыккан иде. Рафаэль Мостафин, Мансур Вәлиев кебек “чиста” тәнкыйтьчеләрне дә беренче мәртәбә шул чорада күрдек.

     Бу күтәрелешнең дулкыннары 80 елларга да килеп җитте. Тәнкыйтьчеләр өчен искиткеч уңышлы, уңдырышлы чор иде бу. “Идел” альманахында яшь тәнкыйтьчеләр өчен рубрикалар гөрләп эшли, “Татарстан яшьләре”, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газеталары битләрендә  әдәби тәнкыйть дәресләре бара, бу уңайдан махсус сәхифәләр, кушымталар чыгып тора... Иң мөһиме, 80 еллар башында “Казан утлары” журналы каршында “Яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге” оешты. Шул чорның һәм шул түгәрәкнең бер вәкиле һәм әгъзасы буларак, шикләнми әйтә алам: Мансур Вәлиев җитәкчелегендәге бу оешма ул вакытта бәя биргесез зур эш башкарды – яңа, яшь тәнкыйтьчеләр буынын бирде. Бу уңайдар Мөдәррис Вәлиев, Фәиз Зөлкарнәев исемнәрен атау да җитә. Фәүзия Бәйрәмова, Флюра Низамова, Фәрит Бәшировлар да беренче каләмнәрен шул түгәрәктә чарладылар. Мин үзем дә шушы “тәнкыйди казанда” формалаштым.

     Ул елларда “Казан утлары” журналы каршындагы  “тәнкыйди мохит” искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Һәр утырыштан соң журнал битләрендә гөрләп безнең  язмалар басыла, яшьлек максимализмы белән өртелгән тәнкыйди фикерләребез яңгырый. Шунда ук “Казан утлары” оештырган “түгәрәк өстәл”ләрдә, конкурс-бәйгеләрдә дә катнаштыралар. Бигрәк тә “Рецензия”конкурсы яшьләрдә ифрат зур кызыксыну уятты. Мин үзем дә “Шагыйрь сүзе бер була” дигән язма белән катнаштым һәм, менә бәхет, беренче урынны алдым. Боларның барысы да минем әдәби язмышны хәл итте – нәкъ менә тәнкыйтьче сыйфатында СССР Язучылар союзына алып килде.

     Әйтер сүзем шул: бүген әнә шул чордагы традицияне яңартасы иде. Төп әдәби басмаларыбыз янында  яшь тәнкыйтьчеләрнең берләшмәләрен булдырасы иде. Булдырып кына калмыйча, яшьләргә кызыксынырлык темалар, әсәрләр, проблемалар бирәсе иде. Һәм шунда ук аларның язмаларын бастырып чыгару чарасын да күрәсе иде. Бу берләшмә-түгәрәкләр матур гына эшләп китсә, киләчәктә яшь тәнкыйтьчеләр белән республика-күләм җыеннар – укулар, семинарлар, конференцияләр дә оештырырга мөмкин булачак.

     2. Советлар заманында Татарстан китап нәшриятында, шулай ук кайбер үзәк республика газета-журналларында да, эчке рецензияләр язу практикасы бар иде. Бу эш системалы рәвештә алып барыла иде һәм әдәби әсәрләрнең сыйфатын (әлбәттә инде, идеологик кимәлен дә) тәэмин итүче хәлиткеч чара буларак карала иде. Совет чорында төп тәнкыйди фикер нигездә шушы эчке рецензияләрдә формалашты, дисәк тә ялгыш булмас.

     Ул чорда, тәнкыйтьчеме ул, әллә шагыйрьме, прозаикмы – һәр әдип үз фикерен әйтә, теләсә нинди әсәрне бәяли белә иде. Чөнки ул, азмы-күпме, тегеләйме-болаймы, эчке рецензияләр язу белән шөгыльләнергә тиеш була иде. Нәшриятларның заказын үтәү йөзеннән  яисә гонорар өчен генә булса да, каләмдәшләренең әсәрләрен укып, фикерен белдерә иде. Шул рәвешле, җанлы әдәби процесска, әдәби тәнкыйть жанрына хезмәт итә иде. Иң яшерен тәнкыйть төре буларак, эчке рецензияләр татар әдәбиятының объектив үсешенә  зур ярдәм күрсәткән иде ул вакытта.

     Татарстан китап нәшриятында 15 елга якын хезмәт иткән кеше буларак, эчке рецензияләр белән бәйле уникаль вакыйгаларны хәтерлим. Мәхмүт Хәсәнов бик озак вакытлар үзенең “Язгы аҗаган” роман-эпопеясын бастыра алмаганын хәтерлим. Алты эчке рецензия бар, әмма редакторларны (Яхъя Халитов, Кым Миңлебаев) бу рецензияләр ышандырып бетерә алмый, күрәсең. Җиденче эчке рецензияне Аяз Гыйләҗев язды. 30 биттән торган бу “тәнкыйди тикшеренү”дән соң гына “Язгы аҗаган”ны тематик планга кертү хакында карар кабул ителде. Баксаң, бу әсәргә ХХ гасырның соңгы чирегендә татар әдәбиятында пәйда булган иң күренекле әсәр булырга язган ласа! Миңа тагын бәхет елмайды – бу бөек әсәрнең редакторы булырга насыйп булды.

     Тәкъдимем шул: бүген нәшриятларда эчке рецензияләр  системасын һәм традициясен яңартырга иде!  Бу гамәл иң элек басылачак китапларның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр иде, бер очтан, әдәби тәнкыйтьнең тернәкләнеп китүенә, җанлануына һәм үткенләнүенә дә китерер иде.

     Бу тәкъдимем әдәби әсәрләр белән эш итүче газета-журналларга да кагыла. Редакцияләргә кергән күләмле әсәрләргә, төрле жанрдагы язмаларга бәяләмә, ягъни эчке рецензия алу гадәти хәл булып әверелсен иде.

     Бу уңайдан да хатирәләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә: мин үземнең тәнкыйди фикеремне  нигездә әнә шул редакцияләр заказы белән язылган “эчке рецензия”ләрдә, “редактор фикере” дигән, һәр китапны,  һәр күләмле әсәрне редакцияли башлау алдыннан языла торган хезмәтләремдә чарладым. Хәтта балалар өчен чыга торган “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасы да күләмлерәк повесть-хикәяләрне тәнкыйди бәяләмә аша бастыра иде ул вакытта. Редколлегия әгъзасы буларак, газетаның бу мөһим эшендә миңа да күп катнашырга туры килде.

     3. Советлар чорында СССР Язучылар союзына, соңрак Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителгән яшь каләм ияләренең иҗатын тагын бер критерий белән сыныйлар иде – әдәби тәнкыйтьтә нинди бәя алган ул? Вакытлы матбугатта басылган тәнкыйди язмалар, рецензияләр хакында сүз бара монда. Шул рәвешле, яшь язучы  Берлеккә үзенә багышланган саллы гына мәкаләләр исемлегенә ия булып,  дөресрәге, бу мәкаләләрдәге тәнкыйтьнең уңай фикеренә лаек булып килергә тиеш иде. Мин үзем бик яхшы хәтерлим: Хатип Госман, Нил Юзиев мәкаләләре мине Берлеккә алып килгән иде  ул вакытта.

     Бүген дә кабул итү коллегиясе эшендә бу фактор искә алынырга тиеш, минемчә. Аның эше бер битлек рекомендацияләр уку белән генә чикләнергә тиеш түгел. Таләп ителгән документлар арасында өлкән әдипләрнең, бигрәк тә профессиональ тәнкыйтьчеләрнең язмалары да булырга тиеш.

     4. Советлар чорындагы тагын бер матур традицияне искә төшерергә туры килә. Бу традиция турыдан-туры гыйльми учреҗдениеләр эшчәнлеге, бигрәк тә аспирантлар белән эшләү принциплары белән бәйле. Хәтеремдә: 70-80 елларда татар филологиясе белгечлекләре буенча укучы, гыйльми эш язучы аспирантлар еллык хисапларына, көндәлек матбугатта катнашып, теге яки бу тема буенча бастырып чыгарган мәкаләләрен дә теркиләр иде. Шулай тиеш иде. Шуңа омтылалар иде. Чөнки вакытлы матбугатта актив язышу аспирантка өстәмә баллар бирә иде.

     Ул вакытта елга ике-өч аспирант кандидатлык диссертациясе яклый иде. Шулай да, әдәбият дөньясы белән азмы-күпме таныш һәркем аларны исемләп белә иде. Бүген әдәбиятка килүче аспирантларның саны  берничә дистә. Аларны кемнәр белә?! Бүген дә фәндә популяр әдәбият актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм. Булачак галимнәрнең гыйльми эшләрендә бик мөһим темалар күтәрелә. Төпле фикергә, матур, образлы стильгә ия яшьләр дә күп араларында. Ләкин, нишләптер,  вакытлы матбугатта актуаль темалар белән катнашучылар юк дәрәҗәсендә аз. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, дәүләт вузларындагы филология кафедраларына мөрәҗәгатем шул: аспирантларны практик эшчәнлеккә, вакытлы матбугатка, әдәби тәнкыйтькә ныграк тартасы иде. Аларның бу өлкәдәге эшчәнлеге еллык хисапларын да кертелсен иде. Иманым камил: бу традицияне яңартсак, берничә елдан без өр-яңа тәнкыйтьчеләр буыны алачакбыз.

     5. ХХ гасыр татар матбугатында, бигрәк тә әдәби басмаларда тагын бер матур традиция күзгә чалына – сирәк кенә булса да татар әдәби тәнкыйтенең классик мәкаләлләрен кабатлап басалар иде. 90 елларда да әле “Казан утлары”, “Татарстан”, “Аргамак” журналлары гаять актив, газеталар да классик тәнкыйди фикергә еш мөрәҗәгать итәләр иде. Г.Тукай, Г.Ибраһимов. Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г.Сәгъдиләрнең легендар мәкаләләрен без ул вакытта кулдан-кулга йөртеп укый идек.

     Бу традицияне бүген кабат яңартырга кирәк, минемчә. Г.Нигъмәтинең романтик реализмга, Х.Туфанның шигырь техникасына караган бөек мәкаләләре, Х.Госманның һәм Н.Юзиевнең образлылыкка һәм поэтикага багышланган хезмәтләре бүгенге яшь әдәбиятчыларга һәм тәнкыйтьчеләргә бигрәк тә кызык һәм гыйбрәт булыр иде. Кайбер мәкаләләр тирәсендә бәхәсләр, диспутлар, диалог-әңгәмәләр кузгалып китсә, тәнкыйтебез бигрәкләр дә җанлана төшәр иде. “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларында, аеруча табадан гына төшкән “Чын мирас” басмасында, “Мәдәни җомга” газетасында махсус рубрика-сәхифәләр ачылып,  әдәби тәнкыйтьчеләргә сабак, рухи таяныч бирердәй классик язмалар басыла башлар дип уйлыйм. Моңа чын күңелемнән ышанам.

     6. Совет чорларында татар әдәби тәнкыйте буенча фундаменталь мәкаләләр тупланган  тупланган альманахлар, җыентыклар басылып тора иде. Әдәбиятның үсеш преспективасына, киләчәгенә  багышланган, жанрлар үсешенә багышланган (социалистик реализм казанышлары хакында әйтеп тә тормыйм) җыентыкларны хәтерлим. Кайчакта мондый тематик җыентыклар конференция материаллары рәвешендә, нинди дә булса зур әдәби форум нәтиҗәсе буларак дөнья күрә иде.

      Бүген безгә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Бу эш инде кузгалырга әйтеп тора. Алдагы елларда Равил Рахмани шундый бер җыентык әзерләгән иде. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында бу җыентык басылмый күрми калды. Бүгенге тәнкыйть остаханәсе көче белән тагын бер тәнкыйди җыентык әзерләнә. Ике елга бер тапкыр басылып торырга тиешле бу җыентык-альманах хакында Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге дә белә. Шушы җыен трибунасыннан файдаланып, каләмдәшләремә мөрәҗәгать итәм:  Татарстан Язучылар берлегенә, аның тәнкыйть остаханәсенә бүгенге әдәби процесска һәм алдагы прогнозларга багышланган тәнкыйди язмаларыгызны юлласагыз иде. Таләп бер генә: күтәрелгән мәсьәлә актуаль булырга тиеш. Тематик чикләүләр юк. Стиль дә ирекле – лирик-фәлсәфи яисә публицистик рухта язылган, шулай ук гыйльми-популяр характердагы  мәкаләләрне дә тәкъдим итәргә мөмкин.

     7. Бүгенге җыента искә алынырга тиешле тагын бер факт: бүген әдәби тәнкыйть, акрын-акрын гына шуышып, Интернетка кереп бара... Бу хәл бүгенге көндә татар әдәбиятына битараф булмаган, әдәби процесс белән кызыксынып яшәгән бер төркем яшьләргә кагыла. “Белем.ру”, “Матбугат.ру” кебек  дистәләгән коллектив һәм шәхси электрон ресурсларында, “Татар иле” социаль челтәрендә уенлы-җитдиле тәнкыйди процесс бара. Әдәби әсәрләргә, басылган китапларга  бәя бирелә, репликалар язылып тора, хәтта бәхәсләр кузгала... Арада дилетантлар күбрәк булса да, төпле фикерле, аек акыллы, белемле, әзерлекле “тәнкыйтьчеләр” дә аз түгел. Казан дәүләт университетында берничә ел Рифә Рахман җитәкчелегендә алып барылган “Әдәби тәнкыйть” группасыннан чыккан студентларны да танып сөенәбез. Аларны күбесен инде исемләп беләбез, кайберләре үзләре иҗат белән шөгыльләнә, киләчәктә Язучылар берлегенә керергә җыена...

     Бу безнең өчен әлегә яңа күренеш. Ничек бәяләргә, ничек җавап бирергә, тиргәргә яисә мактарга да белмәссең... Бер нәрсә генә аерым-ачык – электрон тәнкыйть инде бар, һәм ул гади генә түгел, хәтта каршылыклы, яшерен (астыртын)... “Әйбәт тәнкыйтьне гайбәт тәнкыйтьтән ничек аерырга?” “Позитив, акыллы тәнкыйть авторларын ничек җыярга, тупларга һәм профессиональ тәнкыйтькә хезмәт иттерергә?” дигән кебегрәк сораулар барыбызны да борчый бүген.

     Тәкъдимем шул: Заман ресурсларында “утыручы” бу яшь тәнкыйтьчеләрне Язучылар берлегенә якынайтырга кирәк. Татарстан Язучылар берлегенең сайты бар, шунда бер мобиль группа оештырырга мөмкин. Һәрхәлдә, Берлек бу заман күренешеннән читтә торырга тиеш түгел. Бу темага бер идарә утырышын, хәтта берәр җыенны да багышларга кирәктер, дип уйлыйм.

     Секция эше хакында берничә сүз. Әдәби тәнкыйть остаханәсе үткән елда барлык ниятләрен дә тормышка ашыра алмады. Иң аянычлысы шул булды: Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителгән, өметле каләмгә ия, берничә китап бастырырга, дистәләгән мәкаләләр белән вакытлы матбугатта чыгыш ясарга өлгергән тәнкыйтьчебезне Кабул итү коллегиясе Берлеккә лаек дип тапмады. Ә бит әдәби тәнкыйтькә яңа сулыш үткәндәге традицияләрне яңарту, кайтару юлы белән генә түгел, ә иң беренче чиратта яңа кешеләр, яңа фикерләр, яңа казанышлар белән киләчәк.  Шуны онытмыйк.

 

Read 3997 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ