Сишәмбе, 23 Июль 2013 17:15

«Шундый матур аның шигырьләре...»

Rate this item
(0 votes)

Илсөяр Иксанованын бер-ике генә бөртек фикердәше белән шулкадәр дә милли рухлы альманах чыгарырга алынуы да матбугатыбызның кадере китебрәк торган бу заманда чын фидакарьлек дип бәяләнергә хаклы. Сүз «Түгәрәк уен» дип исемләнгән, баш мөхәррире Илсөяр Иксанова булган, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах турында бара.

-  Сездә Илсөяр Иксанованың «Кырык кыл» исемле китабы бармы? – дип соравыма каршы, авылыбыз китапханәчесе Фирдания ханым:

- Ба-ар! – диде дә, хисләнеп, яттан сөйләргә кереште.

Серләр тулы кара урман булдың

Кердем дә мин шунда адаштым.

Син серлерәк була барган саен

Мин көчлерәк сине яраттым.

Аннары, китапханәдәге кешеләрнең гаҗәпләнүен күреп:

-  Ник аптырадыгыз, шундый матур бит аның шигырьләре, элеккедәй хәтерем булса, күбрәк тә ятлар идем әле, — дип куйды.

Шундый матур бит! Матбугатта күренә башлауларыннан соң Илсөяр Иксанова шигырьләренә карата мондый сүзләр ничә йөз тапкыр әйтелде икән инде? Ә бәлки ничә мең тапкырдыр. Китапханәче Фирдания яттан сөйләгән строфаны шагыйрәнең кулыбыздагы өч китабыннан («Ышанасы килә», «Кышкы канәферләр», «Кырык кыл») табып булмады. «Мин аны бик күп еллар элек кайсыдыр газетадан укыган идем, шуны укыганнан соң гына Илсөяр Иксанова исемле шагыйрә барлыгын белдем. Китаплары соңрак күренә башлады», – ди Фирдания ханым.

Турысын әйткәндә, әлеге строфадан бүгенге Илсөяр Иксанованы танып булмый да кебек иңде. Рифмаларына гына игътибар итик, бүген «адаштым» белән «яраттым»ны рифмалаштырып язса, без хәзер белгән нәфис шигъриятле Илсөяр булмас иде ул. Дөньяга гүя шигъри сүз белән матурлык тудырырга килгән, өстәвенә каләмдәшләренең иң зәвыклыларыннан булган шагыйрәнең һәр шигыре диярлек камиллек үрнәге хәзер. Сайлап тезелгән сүзләре генә түгел, сүзләрдәге авазлары да үзләренә бертөрле көйгә килеп, мон бөркеп тора:

Иделләргә карап Идел булмам,

Урманнарга карап, шау урман...

Тик урмансыз, болыннарсыз җирдә,

Иделләрсез илдә мин булмам.

Илсөяр шигырьләрендәге рифмалар, бер яктан, шулкадәр табигый булсалар, икенче яктан, һич көтелмәгән, әмма шигъри табыш саңалырлык тирән мәгънәле сүзләр белән укучыны сөенечле гаҗәпләндерәләр. Менә аның «Бәхет таңы» исемле иҗат җимешеннән бер строфа:

Минем халкым, күпме өметләнеп,

Шул таңына каршы йөгергән лә.

Туды гына дигән сәгатьләрдә

Сабый-таңын урлап өлгергәннәр.    

Бер җөмләдән бер строфа ясап, шунда ук гаҗәеп яңгырашлы вәзендәшләрен дә матур гына килештереп куя алу сәләте шулай ук бик аз шагыйрьләргә генә биреләдер, ахры. Шул бер җөмләдә иң-иң шигъри җанлылар гына әйтеп бирә алган күпме асыл фикер!

Беркөнне йөзләрдә соң кабат

Шәфәкънең яктысы чагылыр,

һәм җаның

Син күпме йөгереп

җитмәгән

Офыкка кагылыр...

Камил бер строфа-җөмләдә күкләрне иңләрлек зур мәгънә үрнәген «Илдарыма» исемле шигырьдә дә очратабыз:

Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,

Тагын бер кат бу дөньяга килсәк,

Киек казлар, безгә юл салыгыз,

Табышалмый адашыплар йөрсәк!

Әйе, нибары бер җөмләдән торган, әмма төзелеше белән һәрьяктан килгән, шул бер җөмләгә олы фикер, гаҗәеп шигъри сурәт сыйган строфалар Илсөяр Иксанова китапларында байтак. Аларны уйлап чыгарырга мөмкин түгелдер, шагыйрьлек дигән илаһи көч ярдәмендә алар үзләреннән-үзләре туадыр, шуна күрә шагыйрь булмаганнарга моның сере чишелеп тә бетмидер, бәлки.

Әйләнә дә кайта тарих,

 Җилкетеп, алдап ала.

Ашкынган күңел алдауны

Соң гына аңлап ала,

ди ул Г.Тукайдан эпиграф алып («Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы») язылган «Өзелү» шигырендә. Әйе, бөек Тукайны уйлап язылган шигырь форма ягыннан да, эчтәлек ягыннан да камил булырга тиештер, анысы. Шагыйрә иҗатыннан «моңнарым – тын агым», «җан янды–ялганды», «ымсына – мин сиңа», «янасын күк – ягасым күп», «булып там – болыттан» кебек, шигырьләргә матурлык биргән вәзеннәрне кинәнеп укыганда Г.Тукайның «Сәгъде Вәкъкас әфәндегә» исемле мәкаләсе хәтергә килә. Мәгълүм булганча, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгъде Вәкъкас тәхәллүсе белән «Шура» журналында бер мәкалә язып чыгарып, Г.Тукайның «Мияубикә» шигыренә уңай бәя бирә дә, җитешмәгән яклары итеп, «рифмаларының (ахыр сүзләренең) ямьле оеша алмаулары»н күрсәтә, «ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрес күрми» (Г.Тукай.) Габдулла Тукай исә «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итә. «Һичбер шагыйрь, – дип яза ул,– шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер». Күренә ки, шигырьдә рифмалашкан сүзләрнең нинди булырга тиешлеге хакында Тукай кебек бөек шагыйрьләр дә матбугат битләрендә сүз куертканнар, бәхәсләшкәннәр. Рифманың нәкъ менә көтелмәгән, строфаның төп мәгънәсен туплаган сүз булырга тиешлеген, строфаның беренче яртысын укыганнан соң үзеннән-үзе укучының теленә килеп торган шома рифмаларны хуп күрмәвен заманында рус шагыйре В.В.Маяковский да язган иде. Хәзер ул хакта тәнкыйтьчеләр дә язмый, кайбер шагыйрьләр дә аңа вак, әһәмиятсез, әллә ни кирәге булмаган бернәрсә итеп карый кебек. Бу җәһәттән соңгы еллардагы байтак җыр текстларының «шигырьлеге» турында сүз башларга да кыенсындыра, күп очракта «җырчылар моны җырларга алынганда ни уйладыларикән?» дип гаҗәпләнергә генә кала. Ә иң матур җыр тексты үрнәкләренең берсен әлеге дә баягы Илсөяр Иксановада очратабыз:

Сагышларым бураннарга салдым,

«Китәр юлларына ят!» дидем.

Ап-ак буран җаннарыңны урар,

Сөюләрем сине хак минем.

Шул ук вакытта Илсөяр Такташны уйлап Такташча да яза белә. Аның «Такташка хат» исемле мини-поэмасының һәр строфасы, җаннарны сыкратып, бик иртә дөньядан киткән бунтарь шагыйрьне хәтерләтә. Менә монда тагын бер җөмлә - бер строфа:

Аһ, ул еллар,

Моңлы, шомлы еллар,

Син белмисең, Такташ,

Ярый белмисең,

Сөргеннәрдә гомер сөргәннәрен,

Ә аннан соң җирдән сөргәннәрен

Җырчы дусларыңның күбесен.

Бөтенесен...

И.Иксанова шигырьләрен укыганда МАТУРЛЫК төшенчәсе һәрдаим күз алдыбызда торганлыктан, шагыйрәнең шул исемдәге иҗат җимешен аерым бер игътибар белән укып чыгабыз. Шигыреннән аңлашылганча, Илсөяр өчен матурлык ул – язга елмайган йөз дә, мес-мес итеп әнисен имеп яткан нарасый да, нәфис гөл-чәчәкләр һәм аларны таплатмый сакларлык нечкә күңел дә, салкын кышның һичшиксез узачагына ышану да, кеше җаннарын нәфис бөреләргә яшереп кыш чыгара алган серле могҗиза да.

Көзләрнең дә яктылыгын күрдем,

Җылылыгын тойдым кышларныц.

Иң зәмһәрир ачы суыкларны

Бөреләргә посып кышладым,

ди ул «Матурлык» исемле шигырьдә.

Чү, Илсөяр шигырьләренең, сайрар кошлар җырыдай, искиткеч табигый яңгырашына, алардагы җете сурәтләргә: офыкта янган баланнарга, миләшләргә, ап-ак бураннарга, гөрелтесе ераклаша барган таңгы яңгырларга, Сараланның тәпи пешерерлек сары кайнар комнарына, җанының кырык кылы өзелер мәлләрдә дә «Туган ил!» дип, «милләтем!» дип җан аткан фидаиларга соклануыбыз күпкә китмиме һәм... шул соклануыбыз белән шагыйрәне кабат үпкәләтмибезме без? Назланып-наянланыпмы, әллә чын күңелдән үкме, шундый сокланулары өчен укучыларына бер үпкәләде кебек бит инде ул. Әйе-әйе, «Мин — хатын кыз» исемле шигырен күз алдында тотып әйтүем:

Ал таң булып кундым офыкларга

һәм көн булып төштем өзелеп.

Шагыйрь, диеп сокландылар бар да

Мин хатын-кыз идем иң элек!

Ләкин Илсөяр Иксанова атлы хатын-кызны бары тик шигырьләре аша гына белгән, аны бер тапкыр да күрмәгән меңнәрчә укучылары да бар бит әле, авторның әлеге шигыре аларга да адресланганмы? Шагыйрьнең кемлеген белүдән бигрәк, шуны белмичә генә шигырен укучылар, әйбәт язылган булса, сокланучылар уннарча тапкыр күбрәк булачак һәм шулай булуы яхшы да бит инде. Өстәвенә, Илсөяр ханымның шигырьләре, бигрәк тә мәхәббәт лирикасы болай да әллә кайдан «мине пәрәвез җебедәй нечкә җанлы, үтә нәфис табигатьле, шул ук вакытта баласын, мәхәббәтен яклап ана арысландай дошманына ташланырга әзер шагыйрә – хатын-кыз иҗат итте» дип кычкырып торалар, аларда шагыйрьлекне хатын-кызлыктан аерып карау һич мөмкин түгел. Шулай булгач, үпкәләвендә бераз арттырып җибәрмәде микән шагыйрәбез?

Ә менә бүтән бер очракта, аның белән бәхәсләшүче зур талантлы кыю шагыйрьне түгел, Илсөяр сеңелне яклыйсы килә. Биредә Илсөяр Иксанованың «Төшенкелек»(!) исемле шигыре, төгәлрәге, аның бер строфасы һәм шул строфаны эпиграф итеп алып, зур шагыйрь язган җавап турында сүз бара.

Ул бөек идеаллар сафсата

Күңелнең үз-үзен алдавы.

Галәмдә син тузан бөртеге.

Кыенмы, йә, шуны аңлавы?! —

дип яза Илсөяр. Бәхәсләшүче шагыйрь исә, аңа кискен каршы килеп:

Нәрсә уйлап язасыздыр?

Максат нидә? Төшенмим.

Күрмисезме, сеңелкәем,

Тузан түгел Кеше мин! —

дип белдерә. Шигыре азагында тагын «Тузан булыр өчен генә / Нигә яшәп торырга?» дип тә әйтеп ташлый. Бәлки ул «Төшенкелек»тәге «галәмдә» сүзенә игътибар итеп тормагандыр? Югыйсә «уйлый торган, яза белгән» бер горур зат кына түгел, шундый миллиард Адәм балаларын сыйдырган Җирнең дә иксез-чиксез Галәм киңлегендә әлләни тормаганына отыры ышана барабыз түгелме? Күптән түгел Чиләбе, борынгы Чибәркүл өсләрендә хәвефле шартлап метеорит коелган көннәр моңа кабат ышандырды: без Җирне үзе кебек үк «галәм тузаны» бәрелеп һәлак итүдән берничек саклый алмыйбыз икән бит, рәхимле Алла сакласа гына. Үтә нечкә шигъри җанның нинди чагы булмас, кем-кем инде, каләмдәше шуны аңламыймы (шагыйрәнең бер шигырендә «Таулар холкын таулар гына аңлар» дигән гыйбарә бар)? Әнә лачын карашлы Дәрдемәнд тә көннәрдән бер көнне «Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан» дип яза, нинди хөр рухлы бөек Тукайның да «Өзелгән өмид»е бар. Сәгыйть Рәмиев, әлегеләрдән капма-каршы якка ташланып:

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,

Миңа бер зур көч керә,

Аллалар, шанлар, кануннар

Булалар бер чүп кенә, —

дип яза да, бераздан, үзе кебек үк авыру, фәкыйрь, ач драматург Мирхәйдәр Фәйзине очраткач, «Бәхетсез кәсепкә тотынганбыз, толчукчы буласы гына калган икән» дип зарлана. Әйе, дөнья бу! Әлеге очракта, чынлап та, шигырендә «тузан» сүзен кулланучының шагыйрь генә түгел, «иң элек» хатын-кыз булуын истә тоту хата булмас иде, минемчә. Илсөяр Иксанованың «Төшенкелек» шигыре — үз төрендә бердәнбер ул. Хатын-кыз буларак, бала тудырган әни буларак кичергән зурдан-зур югалтулары соңында да мондыйны бүтән язмады, киресенчә, һәр шигъри юлында үзенең Җирдәге тузан бөртеге генә түгеллеген раслап килә.

Китмә, дип,

китмә, дип өзелдем,

Син күчкәч күкләрнең катына.

Аңладым:

Бу язган язмышлар,

Мин түзәм шул язмыш хакына.

Китмә, дип, китме, дип өзелеп, Кулыма сарылыр балам бар. ...Кыгиларныц суыгын җылытып Кызара ап-ачы баланнар.

Илсөяр Иксанованын бер-ике генә бөртек фикердәше белән шулкадәр дә милли рухлы альманах чыгарырга алынуы да матбугатыбызның кадере китебрәк торган бу заманда чын фидакарьлек дип бәяләнергә хаклы. Сүз «Түгәрәк уен» дип исемләнгән, баш мөхәррире Илсөяр Иксанова булган, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах турында бара. Аның өч айга бер тапкыр чыга торган һәр саны татар халкының кемлеген, аның матур йолаларын, күңел җәүһәрләрен сөйләүче, бөтен татар дөньясыннан тупланган язмалар белән тулы була. Безнең аз санлы матбугат басмаларына гына хас булган, милләткә, аның киләчәгенә ышанып хезмәт итү үрнәге шушы, ләбаса. Илсөяр сеңелнең «Юлга чыгам» исемле шигырен укысак, аның нилектән мөхәррир кебек «бәхетсез кәсеп»кә алынуын да, шагыйрьлек максатын да әйбәтрәк аңларбыз:

Бу дөньяда күпме кеше җаны

Җырга-моцга сусау санаусыз.

Юлга чыгам кабат,

Юллар, мине

Кай якларга алып барасыз?

Кай тарафка гына юл тотсам да,

Сагынып көтә мине татарым.

Үзе генә тойган,

Җырга сыйган

Мең гасырлык моңы бар аның.

Уза гомер юллар-еллар санап,

Кая барма, җанда ашкыну.

Җырларыма күчә,

Сезгә күчә,

Җанымдагы хисләр ташкыны.

Илсөяр шигырьләрендә «кар» төшенчәсе шулкадәр күп кулланыла, кемдер алардан салкынлык бөркелүен тоярга да мөмкиндер, бәлки. Ә чынлыкта аклык-сафлык билгесе икән бит алар. Үз күңеле хакында никадәр югары фикердә булса да, барыбер аклыкка мохтаҗ әле Кеше.

Аклык җитми икән...

Әйтәм җирле

Торган саен күңел күшегә.

Беренче кар төсле сафландыргыч

Якты хисләр кирәк кешегә, —

ди Илсөяр Иксанова «Аһ, кар яуган!» дип башланган шигыреңдә. Иҗаты белән күңелләребездәге аклыкны ишәйтергә омтылган шагыйрәгә уңышлар телик.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

Read 3258 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:34
Союз писателей РТ