Пәнҗешәмбе, 25 Июль 2013 15:49

Кем син, чакырылмаган кунак?

Rate this item
(0 votes)

     Бүгенгедәй күз алдымда: Тукай һәйкәле эргәсендә Зөлфәт, бөдрәләрен өскә чөеп, аяз зәңгәр күзләрен еракка төбәгән, йодрыклары кы­сылган. Шагыйрьнең ярсулы тавышы Ка­зан өстендә тирбәлә:

Үз-үзеннән яманрак татар,

Дошман барда җирдә, үч барда.

Чакырылмаган кунак — дошманнарга,

Көтеп алган кунак - дусларга.


     Апрель кояшы астында, бер йөрәк булып тупланган халык, сулышына кабып, аны тыңлый. Арырак - урам ыгы-зыгысы. Ду­гасыннан очкын чәчрәтеп, троллейбуслар үтә. Шыкы-шыкы трамвайлар. Бер иңсәсе янтайган автобуслар. Кырмыска җитезле­гендә - җәяүлеләр. Кайный дөнья. Әмма шагыйрьнең дәртле тавышы бөтен шау­лардан да өстен югарылыкта.

     Пушкинның "Незваный гость хуже татарина" дигән гыйбарәсенә җавап булып яңгыраган бу шигырьне әсәренеп тыңла­ган чордашларның күбесе исән әле. Узган гасырның 70 нче еллары бит ул. Цензура балтасының үткен кайралган, нык куллар­да аяусыз чагы. Әз генә кыюлык тарафына авышкан фикернең дә муены бүкәнгә куе­лып, рәхимсез чабылырга тора. Ах, ул дәвер... Цензураның сакалын тартып уй­нап карауның эчке ләззәте... Тыюлык зын­җыры өзеп атылган сүзнең яшерен тәме, йөрәкне чәнчүе, талымлы кадере башка иде бит! Сагындырып та куя...

     Ул көнне Зөлфәт тантана итте. Гүя ул, сүз хәнҗәрен тотып, Пушкинның үзе белән ду­эльгә чыккан. Нинди фикер ташлады бит мәйданга. Аңардан соң микрофон янына килеп шигырь укырга җөрьәт итү, ай-һай, уңайсыз булгандыр бүтәннәргә. Иҗатын­да - суынган учак көленнән бәрәңге кәлҗе­мәсе эзләргә күнеккәннәр күз алдында карсакланып, сай фикерләре коргаксып калды.

     Шигъри митингтан соң, сүз тибеше туры килгәннәр, гадәттәгечә, төркем-төркем укмашып, аулакта "яфрак асты" кафесын­да кан кызыштырып, пар чыгарып алды. Ул көнне уртага төшеп ярылган сүз "чакырыл­маган кунак" хакында барды. И эләкте дә соң Пушкинга, элә-танагын калдырмыйча тетеп салдык "негр малаен": "Империя солдафоны...", "Ата-бабасының ком гарә­бе икәнен онытып...", "Эфиоп яһүде ди­ген", "Чын шагыйрь бүтән халыкларга өстән, мыскыллап карый димени!", "Чакы­рылмаган кунак", дип ул урысны күз алдын­да тоткан бит!"," Ни генә әйтсәгез дә, Пуш­кин бетте минем өчен!"...

     Әнә шулай кайнарланып сөйләшүләр төркем-төркем кешеләрнең канын уйнат­ты. Пушкинның "Капитан кызы" дигән әсәрендәге бер бүлеккә эпиграф итеп ку­елган бу әйтемне кемнәр генә укымаган инде, югыйсә... Укыган, ваемсыз гына үтеп киткән, бер мизгелгә сискәнеп алган да оныткан, яисә, үзалдына сызланып, йотып җибәргән. Ә менә Шагыйрь мәйданда ха­лыкның күңел ятьмәсенә селтәп ыргыткач, бу сүзнең мәгънәсе, хәтәрлеге кабаттан ачылып китте. Моны һәркем халкыбызга карата әйтелгән нахак гыйбарә дип, яңа бер ачыну белән кабул иткәндер. Пушкин чыдасын гына! Китапта бу эпиграф асты­на "пословица" дип куелса да, аны бөек шагыйрь үзе уйлап чыгарганлыгын күпләр тоя булыр.

     Петербург аксөякләре катлавына кергән Пушкинның бүтән халыкларга өстән, җилкә аша карап, вәкарь белән генә реплика таш­лавы иҗатында чагылгалый, әлбәттә.

И гордый внук славян,

и финн, и ныне дикий

Тунгус, и друг степей калмык, -

дип яза ул үзенең мәгълүм бер шигырендә. Славян -"кол" дигән мәгънәне белдергән. Аңа "гор-дый" эпитетын бирүе, тарихтан "олы баба" эзләп саташучы славянофиллар йогынты­сыннандыр, мөгаен. Ә менә тунгуска кара­та "кыргый", дип тәкәллефсез әйтүе... Яшәү рәвеше, кием-салымы синекенә-минекенә охшамаган, гореф-гадәте аңла­шылмаганга карап кына, теге яки бу халык­ны "кыргый" дип атау... Моны Ленин әйткән "балаларча суллык авыруы" белән генә аклап булмый.

     Аңлыйм, француз гувернанткаларыннан тәрбия алган, чит ил архитекторлары төзе­теп биргән затлы башкалада яшәп, бүтән халыкларны изү хисабына сынын турайт­кан империянең рухи җырчысы - беренче шагыйре саналган Пушкинга бүтән милләтләр мәнфәгате бик вак, әһәмиятсез тоелырга да мөмкин. Әнә бит ул, танылган поляк шагыйре Адам Мицкевич белән дус­танә мөнәсәбәттә, шигырьләр багышла­шып яшәгән бер вакытта, патша самодер­жавиесенә каршы Польшада кан коюлы азатлык хәрәкәте башлангач, шунда ук үзен баррикаданың каршы ягында итеп тоя, урыс гаскәрләренең уңышсыз һөҗүменнән соң, болай дип яза:

Ковда безмолөная Варшава поднялась

И ярым бунтом опьянела,

И смертная борьба меж нами началась

При клике "Польска не згинела!",

Ты руки потирал от наших неудач...

     Шуннан соң Мицкевич урыс шагыйрьл­әренә мөрәҗәгать җибәрә: "Может быть, кто-то из вас продал душу свою царю и сегодня на его пороге бьет ему поклоны... Может быть, кто-то из вас продажным языком прославляет триумф и радуется мучениям своих друзей..."

     Казанның үзәк мәйданында әлеге шигьри митинг тынганнан соң еллар узды. Пуш­кинның "Незваный гость хуже татарина"сы вакыт-вакыт искә төшеп куя, уйландыра, акылны котырта иде.

     Зөлфәт аны эффектлы итеп, шагыйрь буларак тәрҗемә иткән: "Чакырылмаган ку­нак татардан да яманрак". Күрәбез, "кунак" белән "яманрак" дигән сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә рифмалашуга кыюсыз гына ишарә бар сыман. Шул кызыктырганмы шагыйрьне? Югыйсә, "хуже" дигән сүзне "яман" дип тәрҗемә итмәскә дә булыр иде. (Әлбәттә, безнең аннан-моннан корышты­рылган сүзлекләрдә әлеге вариант та ка­ралган.) Аннары Зөлфәт бу әйтемгә, тулы сулышлы булсын өчен, "да" кисәкчәсен дә өстәп куйган. Һәм шушы кечкенә генә төртем "хәтта татардан да яманрак" дигән төсмер китереп чыгара. Ә Пушкинда исә, ямаулык өстәмичә, җөйсез генә, кистереп әйтелә: "хуже татарина". "Хуже даже татарина" дими бит.

     Әгәр, төптәнрәк уйласаң, Пушкин - урыс­ның беренче шагыйре, "чакырылмаган ку­нагы" белән урыс халкыннан көлгән булып чыга түгелме? Чөнки кунакчыл, киң күңел­ле, юмарт халыкта мондый әйтем туа ал­мый. Менә шигъри кардәшлектән бер ми­сал: Рәсүл Гамзатовның бөтен Кавказ хал­кына хас гадәт-хасиятне белдергән бер шигыре урысча болайрак яңгырый:

Путник, өсли ты обойдешь мой дом,

Град и вром на тебя, град и гром.

Гость, если будешь сакле моей не рад,

Гром и град на меня, гром и град.

     Күрәсез, үтеп баручы билгесез бер юлчы, өйгә-сакляга керүгә, кадерле кунакка әве­релә.

     Татарларның кунакчыллыгы хакында Пушкин бик яхшы белгән булырга тиеш. 1833 елда ул Пугачев хакында әсәр язар өчен җим туплау нияте белән сәфәр чыга, Оренбур якларына барышлый Казанга су­гыла. "Татарларның иң матур гадәте - ку­накчыллык", дип, тормыш-көнкүрешен сурәтләп гаҗәеп хезмәтләр язган Карл Фукс өендә кунак була, Пушкин аның язма­лары белән кызыксына. Соңыннан да алар хат язышып, фикерләр уртаклашып тора.

     Бу гыйбарәсе белән ни әйтергә теләгән соң Пушкин җәнабләре? Әгәр өй түрендә аяк бөкләп утырып, тирләп-пешеп чәй эчкән кунакны һәм очраклы килеп кергән, хуҗа­ның йөзен каралткан, чакырылмаган бәндәне күздә тотса, шулай итеп урыс һәм татар халыклары мөнәсәбәтенә киная яса­са, Пушкин бөек Пушкин булмас, ә шапа­лак сүз әйткән бер шаталак булып калыр иде. Әмма Пушкинның мөнбәре биек шул. Монда мәгънә тирәнрәк һәм аны бөек ша­гыйрь яшәгән дәвер яссылыгында анализ­лап карарга кирәк.

     Иң элек "гость" дигән сүзнең урыс теленә латиннан кергәнен искәртик. Ноstis - дош­ман, чит кеше, дигән мәгънәне аңлаткан. Урыста ул заморский гость, чит илдән килгән сәүдәгәр, визитер мәгънәсендә йөргән ("отель", "гостиница", "гостиная" дигән сүзләр дә шуннан ясалган). Тора-бара дәверләр үткәч кенә, өйгә чакырыл­ганнарны да "гость" дип атый башлаган­нар. Пушкин дәверендә исә "гость" - чит кеше, чит илдән килеп урнашкан кеше мәгънәсендә күбрәк кулланылган.

     Беркатлы, тиз ышанучан урыс кавеменә чит илдән килгән адәм бик акыллы, укы­мышлы тоелган. Бу табыну олуг кенәзлөрдөн үк башланып, тәхет тоткан патшалар чорында инде киң колач алган. Бигрәк тә татар канлы нәселдән чыккан патшалар династиясен кисеп өзгәннән соң... Билгеле булганча, 1605 елда ялган Дмит­рий (Григорий Отрепьев), чуалышлар куз­гатып, тәхетне яулап алуга ирешә. Берен­че эше итеп ул Годуновлар нәселен кырып чыга: исәннәрнең башы киселә, мәрхүмнәрнең каберләре хәкарәтләнә. Шулай итеп, тәхет кашагасында татар аурасы бетерелә. (Гришка Отрепьев ар­тында нинди көчләр торуы, бер елдан соң үтерелүе, тәхет тирәсендәге ыгы-зыгылар - болар хәзергә кадәр ачылып бетмәгән олы сергә ия.) 1613 елда, ниһаять, бер­кемгә билгеле булмаган дворян катлавын­нан Михаил Романовны патша итеп куялар. Менә шуннан соң башлана инде... Бу нәселнең канын затландыру өчен, Аурупа илләренең принцессаларын патша улла­рына ярәштереп, кыргый дип саналган ка­раңгы чырайлы Русиягә кан елатып ки­тертә башлыйлар.

     Патша таҗын кигән Екатерина II (Софья Фредерика Августа Анһальт-Цербстская) 1763 елда, чит ил кешеләренә төрле таш­ламалар вәгъдә итеп, Русиягә яшәргә ча­кырган Манифест игълан итә. Бу докумен­тта «яһүдләр кертелми» диелгән була. Француз, румын, грек, алман, швед, поляк, литва һәм башка шундый илләрдән килгән "гость"ларның барчасын да, гадәттә, "не­мец" дип йөртәләр (урыс телен белмәгән немой мәгънәсендә).

     Колбиләүчелек иленә әверелдерелгән, буразнада бөкресе чыккан крәстиәнле Русиянең җелеген суырып, байлыкта коену патша сараеның, югары аксөякләр даирә­сенең Аурупа корольләре мисалында фан­фаралы яшәү рәвешенә әйләнә.

     Екатерина II (татарга "Әби патша" булып кергән) 1762 елда швейцарлы көмешче Позьедан таҗ ясаттыра. Бизәлеше, купшы зиннәтлелеге ягыннан бу таҗ бөтен Ауру­па корольләренекеннән дә затлырак булып чыга. Таҗ кидерү тантанасына патшабикә кигән күлмәк итәгенең киңлеге 7 метрга, озынлыгы 70 метрга җитә. Екатерина ха­лыкка алтын һәм көмеш тәңкәләр чәчә, Кремльдә өч сәгать буе ак һәм кызыл шәраблы фонтаннар атып тора, сый-нигъмәттән сыгылган йөзләрчә өстәлләр тезелгән була...

     Яисә мисалга императрица Фике дип аталып йөртелгән Елизавета Петровнаны (1741— 1761 елларда тәхет тота) алыйк. Ул тәхетне бертуганының улы Петр Голштин-скийга калдырганда, казнада сыңар көмеш тәңкә дә калмаган була. 20 ел ха­кимлек иткән дәверендә Елизаветага 15000 күлмәк тектерелә. 20 елны 7160 көн дип исәпләсәк, көнгә ике күлмәктән артыг­рак туры килә (юынып тормаган, күлмәк кенә алыштырган дип фаразларга да мөмкин). Бу купшы күлмәкләрнең зиннәт­ле бизәкле итеп, бик затлы тукымадан, чит ил осталары тарафыннан мулдан каелып тегелүен дә исәпкә алсак... ил казнасын­да ни өчен җил уйнавын күзалларга була. Кара исәп белән чамаласак, патшабикәнең бер күлмәгенә киткән суммага чабаталы мең крәстиәнне киендереп булыр иде.

     Пушкин тарихи әсәрләр язарга ни­ятләгән язучы буларак, күпне белгән, күпне күргән. Каләмдәшләре, аркадашлары белән хакими затлар, югары урын биләгән шәхесләр, аларның нәсел-нәсәбе, миллә­те, холык-фигыле хакында күп тапкырлар гәпләшеп утырганнардыр. Югары кимәлдәге гайбәт - иң ләззәтле гайбәт. "Мин кем!" дип, тәхет тирәсендә казганучылар­ны хыялыңда үз биеклегеңә төшереп, типкәлөп, талкып яисә чөеп алу - кеше дигән затка борын-борынгыдан ук би­релгән акыл камчысы. Шулай булган. Шу­лай була. Шулай булачак.

     Пушкин дәверендә инде "заморский гость"лар тамыр җәеп, православие динен кабул иткән атлы кыланып, ышанычка ке­реп, җәмгыятьнең төшемле урыннарын биләп алган була. Урыс армиясе башлыгы Барклай-Де-Толлидан башлап, гадәти бер шулер - астролог Остерманга кадәр нин­ди генә вазифаларда сәләтен ачмый алар: патша сараенда тәрбияче-укытучылар, күңел ачу осталары - шутлар; табибләр, дипломатлар, банкирлар, масон ложесын оештыручылар, яшерен киңәшчеләр, да­руы да, агуы да үзендә булган аптекарь­лар, дин әһелләре, эзотериклар, тегү­челәр, архитекторлар, сәүдәгәрләр, рос­товщиклар һәм тагын әллә кемнәр. Бу җәһәттән Пушкиннарның канына тоз салып торган бер графны - жандармнар шефы (Өченче бүлекнең баштүрәсе) А.Бенкен­дорфны мисалга китерү дә җитә. Ә икенче якта - татардан чыккан кенәз Юсупов, Мансуров, Нарышкин, Давыдов, Аракчеев, Бекетов, Урусов, Кочубей, граф Шереме­тьевлар... Болар—Алтын Урда нигезеннән калыккан Русиянең чын варислары, аны уз Ватаны итеп тоеп, антына, кабул иткән диненә тугры калып, гаделлек үрнәгендә хезмәт итүче фидакярләр. Болар инде хата эшләсә дә, тегеләр кебек, килгән эзеннән чит илгә чыгып качмый, горур башларын бүкәнгә куя. "Без хезмәт иткән Ватан бөек булырга тиеш", дип, Карам­зин моңа кадәр күрелмәгән күптомлы та­рих язып бирә. Әлегә җитлегеп, пешеп җитмәгән урыс теленнән, беренче булып, әдәби тел үрнәген эшләп күрсәтә ("Бедная Лиза" әсәре белән). Казан бусага­сында туган Гавриил Державин шигырь телен җайга сала. Пушкин аның иңенә басып күтәрелә. "Русофил"ларның (со­ңыннан "славянофил" дип атала) идеоло­гы булып С.Аксаков калка. Империя тот­кан халыкның борынгы дастаны булырга тиеш бит. Мусин-Пушкин "Слово о полку Игореве" дастанын күтәреп чыга. Төп нөсхәсе үзенең китапханәсендә янасын алдан сизенепме, күчермәсен алып кал­ган була... П.Чаадаев (Чыгтай) филосо­фик трактатлар яза. Әнә шулай кайнап тора Пушкин дәвере, империянең рухи күтәрелешле, алтын эпохасы.

     Пушкин күп акылларны котырткан әлеге мәкаль-әйтемендә "татар" дип, җәмгы­ятьтә күренекле урын биләгән әнә шул аксөякләр, олы байлар, зыялы катлауны тәшкил иткән кавемне күздә тоткан. Шар­тлы рәвештә алсак, бер якта - "чакырыл­маган кунак" граф Бенкендорфлар, икенче якта - кенәз Юсуповлар булып чыга. Димәк, шагыйрьнең "чакырылмаган ку­нак" белән чагыштыру өчен башканы түгел, нәкъ менә татарны мисалга ките­рүе юкка түгел; Русия дәүләтчелеген тор­гызу дәверендә татарның ролен ул тари­хи чынбарлыктан чыгып таныган һәм бәһаләгән. Чакырылмаган кунак татардан начаррак, ягъни илнең хезмәтле даирә­сенә читтән кергән милләт (гость) кеше­сенә караганда үз татарыбызга таяну ях­шырак, дигән мәгънәгә ирешкән Пушкин хәзрәтләре. Бу гыйбарәсен ул чакырыл­маган кунакның кем икәнен аңлаганнар өчен әйткән!

     Дәүләтчелек системасы рәткә салынып кына килгән илдә «болганчык судан» ба­лык эләктерергә килгән «чакырылмаган кунак»лар, тамыр җибәреп, икенче, өчен­че буында инде төшемле чиновникларга, урыс булмаган халыкларның җирләрен басып алу, байлыгын талауны дини сәясәткә корган кансыз воевода-гаскәр башлыкларына әверелеп тә китә.

     Кальбенә — үз мәнфәгатен генә кай­гырту, байлык үзләштерү, халыкны кол итеп изү ләззәте оялаган бу кавем татар­дан чыккан югары катлауның, урыс аксө­якләре белән берләшеп, зур көчкә әйләнүеннән курка; үзләренең астыртын эшчәнлеген аклау, игътибарны читкә юн­әлдерү өчен, ике арага чөй кагыла, «татар-монгол игосы» дигән мәкерле мифик дошман сурәте җәмәгатьчелек аңына утлы кисәү итеп салына. Русиянең Аурупа илләреннән артка калу сәбәбе менә кайда ята икән бит! Шулай итеп, «иго» дигән купайтылган уйдырма гасырлар буена җәмәгатьчелек аңына гарипләндерелгән рәсми тарих булып иңдерелә. Һәм бу кара яла гомум татар милләтенә күләгә төшереп, рухы киселгән күпме асыл зат, сәләтен ача алмыйча, ил улы буласы урынга ил колына әверелдерелө...

     Чынлыкта А.Пушкинның әдәби галәмгә йогынтысы шулкадәр көчле булган ки, ул күп кенә әдипләргә көтелмәгән илһам биргән, уй-фикер оеткысы салган, гамь­ле күңелләрне уятып, үсендерә алган. Шагыйрь «чакырылмаган кунак» хакында­гы мәкальне «Капитан кызы» әсәрендәге баш героеның нәкъ менә Пугачёв катына килеп сөйләшүен сурәтләгән бүлеккә эпиграф итеп куя. Тарихтан билгеле: ял­ган Дмитрийлар ике мәртәбә Русия тәхе­тен тетрәтеп ала, канлы сугышлар, чуа­лышлар кабына, күпме җан кыела. Олы­дан купкан бу мәхшәр артында чит илләр белән дә бәйле зур көчләр торган. Пуга­чёв та патша тәхетенә үз белдеге белән генә дәгъва кылмаган. Әлеге канлы спек­такльнең авторлары - шул ук «чакырыл­маган кунак»лар... Бу мәхшәрнең нинди фаҗигаләргә китерүе — тарихтан мәгълүм, әмма өске күбеге генә...

     Әнә, А.Пушкинның иҗатын тирәнтен аңлаган, кабул иткән һәм олылый белгән Ф.Достоевский, Көнбатыштан кергән идеянең һәм аны таратучы аяусыз көчләрнең киләчәктә Русиягә, революция ясап, моңа кадәр күрелмәгән афәт ките­рәчәген чамалап, күрәзәлек кылып, "Бесы" дигән тәшвишле романын язган. Пушкинның "Незваный гость хуже татарина» дигән әйтеменең гадәти бер киная түгеллеген, хәтәр, тарихи кисәтү икә­нен үзендә дә татар каны булган Достоевский дөрес аңлаган, күрәсең.

Марсель ГАЛИЕВ.

 

Read 2219 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:39
Союз писателей РТ