Җомга, 16 Август 2013 17:02

Туфанның җиденче йортында очрашу

Rate this item
(0 votes)

Татарстанның халык язучысы, Россиянең Станиславский, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россиядәге күп дистәләрчә милли театрлар репертуарын­да уңыш белән барган драма әсәрләре авторы, халкыбызның иң яраткан һәм татар милләтенең үсеше өчен тиңдәшсез көч куйган әдибебез Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә нибары ел ярым бул­ды. Ул август аенда дөньяга аваз салса, май аенда мәңгелеккә күзен йомды.

 

Аның гомере өзелүен татар җәмәгатьчелеге, радио-телевидение, газета-журналларыбыз аеруча бер вакыйга, зур югалту итеп билгеләп үтә. Вафатыннан соң үткән бу вакытның һәр көне татар баласының йөрәгенә энә булып кадалган кебек...

Туфан Миңнуллин хәрәкәтчән һәм йөремсәк әдип буларак, Татарстанның һәр төбәген, һәр гүзәл табигать почмагын бик ярата иде. Ул республикабызның төрле почмакларында үз көче һәм үз акчасы белән шәхси йорт, шәхси иҗат бинасы салды - туган Кама Тамагы районында өчәү. Иделнең Казан шәһәре тирә­сендә икәү, Казан эчендәге Нагорный бистәсендә берәү, һәм, ниһаять, гомеренең соңгы көннәрендә ул Биектау районын­да Ашыт елгасының гүзәл таби­гать кочагына урнашкан Кече Битаман авылында җиденче иҗат йорты салды. Татарстан Язучы­лар берлегенең бүгенге рәисе, күренекле әдип Рафис Корбан­ның да туган авылы читендә -Ашыт елгасының яры текә булып күтәрелгән җирдә - искиткеч ма­тур бер җир кишәрлеге бар. Та­тарстанның күренекле драма­тургы Данил Салихов шул кыр­гый кишәрлекне үзләштереп, текә тау маңгаена гаиләсе белән кышын-җәен яшәрлек иҗат итү, яшәү һәм ял итү өчен матур бер бина салды. Аның кишәрлеген­нән һәм өй тәрәзәсеннән Ашыт буйларының ерактагы басу-кырлары, урман-сулары шушы гүзәл табигать кочагына кереп сыен­ган авыллар уч төбендәгедәй күренеп тора. Драматург Данил Салихов үзенең каләмдәше, остазы Туфан Миңнуллинга бу оҗмах почмагы кебек матурлык дөньясын күр­сәтәсе килә һәм аны кунакка ча­кыра. Туфан Татарстан дигән ту­ган иленең бу гүзәл урынын күреп гаҗәпкә кала һәм Данилга үзенең дә шушы кишәрлектә кечкенә генә бер иҗат бүлмәсе булдырасы килүен әйтә. Кече Битаман осталары Туфанга нәни генә бура бурап, бер кешелек кенә бина салып бирәләр.

Кызганыч ки, Туфанга бу иҗат бүлмәсендә бөтенләй эшләргә туры килми диярлек, йорт тө­зелеп беткәч, озакламый Казан каласында аның гомере өзелә...

...Туфанның сәхнә буенча каләмдәше Данил Салихов, Та­тарстан язучылары, бигрәк тә соңгы елларда ул баш мөхәррир булып эшләгән "Сәхнә" журналы коллективы, бу театраль басмага беренче булып нигез салган һәм Туфаннан соң баш мөхәррир бу­лып калган күренекле язучы Зин­нур Хөснияр әлеге кечкенә бинаны аксакалыбызның соңгы ниге­зе итеп, Туфанның тууына - 78 ел, ә вафатына ел ярым тулуын нәкъ менә шушында, әлеге бина янәшәсендә билгеләп үтәргә бул­дылар. Бу әдәби һәм мәдәни ча­рага Туфанның тормыш иптәше, күренекле актриса Нәҗибә Ихсанова, кызы Әлфия һәм кияве Кор­бангали, шулай ук әдип белән озак еллар каләмдәш булып яшәгән язучыларыбыздан Рафис Корбан, Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим чакырылды. Аларга Туфан иҗаты белән яхшы таныш булган, аның әсәрләрен даими күзәтеп барган, күптән түгел генә гаиләсе белән Санкт-Петербургтан Ка­занга күчеп килгән рәссам, кино­режиссер, кинооператор һәм фотограф Фәйзрахман Камал белән журналист-тәрҗемәче Гөлзадә Камалова да кушылды. Санкт-Петербургта ук үз өйлә­рендә татарлар өчен махсус газе­та нәшер иткән бу гаиләнең чит илләрдә дә якын дуслары бар. Алар Никарагуаның безнең иң борынгы төрки кардәшләребез булган майя шагыйре Орландо Давила Лазо һәм аның хәләл җефете Франция журналисты һәм үзешчән рәссамы Жанна Па-яр.

Шагыйрь Орландо 1953 елда Никарагуа майяларының башка­ласы булган Себако шәһәрендә туа. Әти-әнисе борынгыдан кил­гән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Ярлы гаилә булуына карамастан, алар 40 сы­ер асрыйлар.

Орландо туган каласында башлангыч белем ала, аннары Никарагуа башкаласы Манагуа гимназиясен тәмамлый, шул шәһәрдәге университетта укып психолог белгечлеге ала. Бу чор­да Никарагуа президенты дикта­тор Самоса була. Орландо Ника­рагуа халкына кушылып дикта­торга каршы булган гражданнар сугышында катнаша. Бу сугыш 7 ел дәвам итә. Орландо исә Ника­рагуадагы төрки тамырлы майя­лар азатлыгы өчен көрәшә. Бу көрәштә аларга Советлар Союзы ярдәм итә. "Мин кулыма совет ав­томаты тотып сугыштым" , - ди Орландо. Никарагуада диктату­ра җиңелгәч, күрше Венесуэла илендә Самосаның диктаторлык буенча дусты Саркос Андре Пе­рес хакимиятне кулда тота. Ника­рагуа азатлыгы өчен көрә­шүчеләр, шул исәптән Орландо да Венесуэладагы халык хәрә­кәтенә кушылып китәләр һәм диктатурага каршы көрәшәләр. Өч елдан соң диктатор Саркос Перес җиңелә. Шуннан соң Ор­ландо Венесуэладагы азатлык өчен көрәшүче Чавес партиясен оештыруда катнаша.

12 елдан соң шагыйрь яңадан туган иленә, Никарагуага әй­ләнеп кайта, майя халкын яклау эше белән мәшгуль була. Хәзер ул хәләл җефете Жанна белән Франциядә яши. 2000 елда Никарагуада Орландоның испан телендә шигырь китабы чыга. Ул бала чагыннан ук шигырьләр яза, кулъязмаларын туплап бара. Әмма әлеге сугыш­лар  аркасында  китабын чыга­рырга соңлый.

Хәзер Орландоның 4 китабы бар, аның икесе майя һәм төркиләр тарихына багышлана, соңгы китабын аның беренче ро­маны тәшкил итә.

Орландо майя һәм Себер, Идел буе татарларының бер та­мырдан булуы белән бик кызык­сына, бу хакта ул шигырьләрендә дә тирән уйлана. Ул майялар белән татарларның бер кан, бер рух, бер тарихлы булуы турында горурланып яза.

Казан кунаклары Орландо белән Жанна да Туфанны искә алу мәҗлесенә кушылдылар. Алар ямьле Ашыт буйларына бу як табигатен сурәтләү максаты белән дә килгәннәр иде.

Шулай итеп татар әдәбия­тының бу күркәм бәйрәме халык­ара дәрәҗәгә күтәрелде.

Мәҗлестә Орландо белән Жанна Казанга килгәч өйрәнгән татар җырын башкардылар. Ор­ландо гитарада уйнады, Жанна белән Гөлзадә Туфан Миңнул-линның якын дусты, Мәскәүдә Югары әдәби курсларда бергә укыган, халкыбызның күренекле шагыйре Зөлфәтнең "Һаман яра­там" җырын гаять моңлы итеп җырладылар...

...Туфан да юк, Зөлфәт тә юк... Күзгә яшьләр килде...

Язучылар һәм "Сәхнә" жур­налының Туфан белән кулга-кул тотынып эшләгән хезмәткәрләре истәлекләр сөйләделәр.

Туфанның тормыш иптәше Нәҗибә ханым һәм кызы Әлфия иң кадерле истәлекләре белән уртаклашты...

Безнең күңелләрне татар хал­кы, аның бөек улы Туфан Миңнуллин белән горурлану хисләре биләп алды... Шул ук ва­кытта безгә бик тә моңсу иде...

Гәрәй РӘХИМ

 

Read 2551 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:34
Союз писателей РТ